"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" (әти-әниләр өчен консультация)
консультация

Шакирова Эльвира Альфредовна

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazgy_chorda_kurkynychsyzlyk_kagyydlre_-_mart_2018.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре

(әти-әниләр өчен консультация)

Картинки по запросу картинки весенней реки представляющей опасность для детей

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән  балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында төшендерү мөһим. Яз көне бозның ныклыгы кими, ул кояш җылысында йомшара, шуңа күрә боз өстенә керү тыела.  Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге турында да  аңлатырга кирәк.

Сак бул – юка боз!

Елгаларда су 10 сантиметр калынлыкта катса гына кеше өчен куркыныч булмый. Елга тамакларында, камышлыкларда боз юкарак була. Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында 0 градустан югарырак  тора икән,  бозның  калынлыгы 25 процентка  кими. Бозның калынлыгын гади күз белән дә билгеләп була: зәңгәрсу төстәге боз – ныклы, ак төстәгесе - юкарак, соры яисә саргылт булса,  ышанычсыз.
Әгәр дә боз өстендә бәла-каза чыкса, паникага бирелмәскә, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Әгәр дә, боз ярылып, салкын суга батсагыз, нишләргә?
Бу очракта кулларны җәеп,  ничек тә булса, бозга башта бер аякны, аннан соң икенчесен күтәреп, шуышып, менәргә кирәк. Әгәр дә боз сезнең авырлыкка чыдаса, әкрен генә ярга таба үрмәләргә була. Кайсы ярдан килгәнсез, шул якка үрмәләргә  кирәк, чөнки анда боз тикшерелгән.
Әгәр дә Сезнең ярдәм таләп ителсә, нишләргә?
Озын таяк, такта, яисә бау табарга кирәк. Йә булмаса шарф, каеш һәм киемнәрне бергә  бәйләргә була. Бозга ятып, шушы әйберләр белән бәлагә таручы ягына шуыша башлагыз. Суга батучы янына җитәргә бер-ике метр калгач, туктарга һәм  таякны, тактаны яисә бауны сузып, бәлагә таручыны куркыныч зонадан чыгарырга тырышыгыз. Зыян күрүчене коткаргач, җылы урын табып, аның юеш киемнәрен салдырырга, тәнен спирт яисә аракы белән ышкырга, кайнар чәй эчерергә кирәк.                                                                       Ел да язгы чорда  елгаларда  кешеләр  һәлак була, шул исәптән балалар да. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә килеп чыга бу.                                                                                                                           Караңгы вакытта һәм томанлы көнне боз өстенә чыгарга ярамый. Боз аша   махсус җайланмалар белән чыгарга кирәк. Боз ныклыгын аяк белән тибеп карарга ярамый. Әгәр дә чаңгы таягы белән бозны тишсәгез һәм аннан су чыкса, димәк боз юка дигән сүз. Мондый вакытта киредән кергән эзеңнән аякны боздан алмыйча гына, адымнарны җилкә киңлегендә итеп, шуа-шуа яр буена чыгарга кирәк. Боз ярылып китсә дә, шулай эшләргә кирәк.                               Сулыклар аша төркем-төркем булып чыкканда бер-береңнән 5–6 метр ара калдырып чыгарга киңәш ителә.                                                  Әти-әниләргә бер киңәш:  балаларны  өлкәннәрдән башка  үзләрен генә сулыкларга җибәрмәскә!

Бәхетсезлек очраклары булмасын өчен сулыклардагы боз калынлыгы   түбәндәгечә булырга тиеш: 1 кешегә 7 сантиметрдан да ким булмасын; каток ясау өчен  кимендә 12 сантиметр; елга аша йөрү өчен – кимендә 15; автомобиль белән елганы үтү өчен  кимендә 30 сантиметр.

Безопасность в весенний период / Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Алан балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде.  Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.

Яз көне бозның ныклыгы кими ул кояш җылысында йомшара-шуңа күрә боз өстенә керү тыела.  Язгы чорда елга буйларында үзләре генә йөрмәскә, әти-әниләренең рөхсәтеннән башка өйдән чыгып китмәскә кирәклеге төшендерелде.

 В весенний период лёд начинает таять и становится непрочным. Скреплённый ночным холодом, он ещё способен выдерживать небольшую нагрузку, но днём в связи с плюсовыми температурами быстро нагревается. От просачивающейся талой воды, «тело» льда становится пористым и очень слабым, хотя сохраняет достаточную толщину.

Наибольшую опасность весенний период представляет для детей. Оставаясь без присмотра родителей и старших, не зная мер безопасности, так как чувство опасности у ребенка слабее любопытства, играют они на обрывистом берегу, а иногда катаются на льдинах водоема. Такая беспечность порой кончается трагически.

В детском саду воспитатель провела с детьми беседу о безопасности на льду, водоемах, паводках.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары.Кыш - тылсымлы вакыт. Кыш - хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Ләкин кыш үз куркынычларын китерә.Елның салкын вакытында иминлекне саклау өчен рекомендация...

Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү...

“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре”

- балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру                          -...

“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек)

ull;Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Куркынычсызлык ...

Тема: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

Максат:Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү.Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү....

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары.

Елның салкын вакытында иминлекне саклау өчен  киңәшләр....

Консультация “Җәйге чорга куркынычсызлык кагыйдәләре”

Хэзерге заманда кече яшьтәге балаларның тормышы төрле куркынычларга дучар ителә. Фаҗигаларны булдырмау, кисәтү максатыннан, балалаларны кечкенедән тормыш иминлеге нигезләренә өйрәтү мөһимлеге хәзерге ...