“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре”
план-конспект занятия по обж (старшая группа) на тему

Тимергалиева Фанзия Ахкамутдиновна

- балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру                          

-         балаларның логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү;геройларның эш гамәлләренә бәя бирү;

-         миһербанлык тәрбияләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә теләк уяту; беренче ярдәм күрсәтә белүне камилләштерү; кисеп ябыштыру алымнарын ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon boz_ostend_kurkynychsyzlyk.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

        “Боз өстендә куркынычсызлык

                                     кагыйдәләре”

                (зурлар төркемендә үткәрелгән эшчәнлек)

                                                            Татарстан Республикасы ,Теләче

                                                        муниципаль районы Олы Нырсы

                                     балалар бакчасының

                                                              муниципаль бюджет мәктәпкәчә

                                                    белем бирү учреждениясенең

                                                   1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

                                                   Тимергалиева Фәнзия Әкаметдин кызы.    

     

    Максат:

                    - балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре

                       белән таныштыру;

  • балаларның логик фикерләү сәләтен,сөйләм телен үстерү;

геройларның эш гамәлләренә бәя бирү;

  • миһербанлык тәрбияләү, куркынычсызлык кагыйдәләрен

үтәргә теләк уяту; беренче ярдәм күрсәтә белүне камилләштерү;

 кисеп ябыштыру алымнарын ныгыту.

 

     Җиһазлау :  аудио язма, уенчык куян – чаңгыда, слайдта рәсемнәр, балаларга

                            таратма материаллар (кисеп ябыштыру өчен), раскраска китаплары.

                           

     

        Эшчәнлек барышы:

           (буран тавышы)

  ТӘРБИЯЧЕ – “Кыш килде” Г.Зәйнашева шигырен уку  (192 бит “Балачак аланы”)

  • Ой, балалар , кемдер кыштыртый. Карыйк әле, кем икән ул.

(куян ала – куян чаңгыда)

   КУЯН -  Исәнмесез, балалар!

   БАЛАЛАР  - Исәнме Куянкай.

   ТӘРБИЯЧЕ  -  Куянкай, чаңгылар белән кая барырга җыендың?

   КУЯН  -  Елгага, чаңгы  шуарга.

ТӘРБИЯЧЕ  -   Иртәрәк тугелме соң Куянкай?

  КУЯН -  Вакыт җитте инде, урамда җыелып торган сулар да     каткан. Елгага төшәргә ярый, уйнарга, шуарга телим.

ТӘРБИЯЧЕ  -  Әй куянкай, Куянкай! Кыш әле башланды гына, боз әле бик юка.                                                 Әйдәгез  балалар ,карыйк әле, юка боз өстенә керсәң нишләргә мөмкин икән. Куян –кай синдә утыр балалар янына.

                     (мультфильм өзеген карау “Храбрый олененок”)

ТӘРБИЯЧЕ -  Менә нинди  бәла көтә безне.Бу бәлане булдырмас өчен нишләргә

 кирәк ?

БАЛАЛАР  -  Боз остендә куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә кирәк.

ТӘРБИЯЧЕ  - Дөрес

 Беренчедән – юка бозга кермәскә.(1 нче слайд)

   Икенчедән – боз өстеннән барганда бергә өелеп бармаска, бер  -

береңнең арасы 5 – 6 метр булырга тиеш.  (2 нче слайд)

                          Өченчедән – боз калын булсада кайбер җирләренә су чыгып

 торырга мөмкин, димәк бу җирдә су агымы. Шуның өчен таяк белән тикшереп карарга кирәк.   Ә чаңгыда боз өстеннән йөрү куркынычсызрак. (3 нче слайд)

                             

                           Дүртенчедән – агач, куак, үлән арасындагы боз да юкарак була, ул тирәдән  йөрү бөтенләй тыела.  ( 4нче слайд)

 ТӘРБИЯЧЕ -  Менә балалар, күрәсезме ничә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк безгә. Әлбәттә  өлкәннәрсез боз өстенә беркайчанда керергә ярамый.

Зурлар гына бозның нинди булуын билгели алалар.  Ә шулайда бәла  килеп чыкса нишләргә кирәк ? Булышыргамы?

                       Әйе.

  ТӘРБИЯЧЕ   - Тизрәк ярдәм сорап чакырырга кирәк. Ватылган боз янына якын килмәскә, ераккарак сузылып ятарга. Суга төшүчегә озын әйбер  атарга (шарф,таяк, бау) һәм тартырга, боз өстеннән   шуышып  барырга. Алга киткәч басып ярга таба йөгерергә,юеш киемнәрне салып  корыны кияргә яки одеял белән капланырга кирәк.

(рәсемнәр буенча күсәтү)

ТӘРБИЯЧЕ -  Ә хәзер”Ялгышны тап” дигән уен уйныйбыз (рәсемнәр күрсәтү балаларның аңлатуы)

ТӘРБИЯЧЕ  - Бик дөрес әйттегез, менә Куянкай боз остендә куркынычсызлык

кагыйдәләрен истә калдырдыңмы инде?

КУЯН  - Әйе.

ТӘРБИЯЧЕ  - Ә хәзер бергәләп чаңгыда шуып алабыз. (физминутка)

(киенү хәм чаңгыда  шуу хәрәкәте ясап бару  музыка астында бару)

 (тукталу)

ТӘРБИЯЧЕ -  Куянкай , син бөтен кагыйдәләрне истә калдырдыңмы?

КУЯН  - Әйе, моннан соң чаңгыда урманда  гына шуам, ә елгага әтием , әнием белән шуарга барам.Рәхмәт сезгә  .Сау булыгыз, балалар!

БАЛАЛАР - Куянкай туктале.Синең монда дусларың күпме соң?

КУЯН  - Күп , бик күп.

ТӘРБИЯЧЕ  - Ә алар бу кагыйдәләр белән танышмы соң?

КУЯН  - Юк шул. Нишләргә инде?

ТӘРБИЯЧЕ  - Кайгырма  Куянкай ,  балалар сиңа булышырлар. Әйдәгез балалар

Куянкайның  дусларына, боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре дигән ,открытка ясап бирәбез. Открыткалар яшел һәм кызыл төстә булачак.

  • Балалар яшел төс ул нәрсәне аңлата?

                                       Ярый

                      - Ә кызыл төс?

                                   Ярамый

 Яшел төскә без дөрес эшләүче балалар рәсемен ябыштырабыз,ә кызыл төскә дөрес эшләмәүче балалар рәсемен ябыштырабыз (2 рәсемне балалар белән ачыклау, балаларның хезмәте)

 ТӘРБИЯЧЕ -  (эшне төгәлләү) Ә хәзер үзегезнең открыткаларыгызны Куянкайга бүләк итегез.Ул аларны үзенең дусларына бирер һәм безнең балалар бакчасында нәрсәгә өйрәнгәне турында сөйләр.

 КУЯН -  Әлбәттә сөйлим, аңлатам. Рәхмәт сезгә балалар.Сау,булыгыз.

ТӘРБИЯЧЕ - Ә сез балалар үзегезнең әти – әниегезгә, абый – апаларыгызга бүген боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре өйрәнүегез турында сөйләрсез.Балалар бу кагыйдәләр гел исегездә торсын өчен , мин сезгә кагыйдәләр раскраска китабын бүләк итәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү...

“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек)

ull;Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Куркынычсызлык ...

Тема: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

Максат:Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү.Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү....

Презентация "Язын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик!"

Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный...

“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....

"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" (әти-әниләр өчен консультация)

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бала...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....