“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек)
методическая разработка по обж (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна
•Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.
Куркынычсызлык кагыйдәләре белән әкиятләр аша танышу балаларга күпкә кызыклырак булуын күргәч, минем үземнең дә әкиятләр язып карыйсым килә башлады. Шулай итеп, әлеге җыентык барлыкка килде.Әлеге әкиятләрнең һәрберсе балаларны нинди дә булса куркынычсызлык кагыйдәсе белән таныштыра, хәвеф-хәтәрләрдән саклана белү юлларын өйрәтә. Сезнең игътибарга шул җыентыкка кергән берничә әкиятне тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_pdd_ekiyatler_2.pptx2.74 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек) Автор Гөлназ Нурутдинова

Слайд 2

Куян кызы Яшәгән ди булган ди бер куян. Булган ди аның кечкенә генә, бик матур гына бер кызы. Кояшлы, җылы язгы көннәрнең берсендә Куян кызы: - “Әнием, уйнарга чыгып керим, әле,”- дип үтенгән. Ярый, алайса, - дигән әнисе,- тик, зинһар өчен, ишегалдыннан чыгып китмә.Таныш түгел җәнлекләр килеп чыкса, алар белән сөйләшмә. Тиз генә өйгә йөгер. Тәмле кишер, матур курчак бирәбез, дисәләр дә ышанма. Син әле, кызым, бик кечкенә. Бу дөньяда үзеңне күпме куркыныч көтүен аңлап та бетермисең,- дигән аңа әнисе. Куян кызы шатлыгыннан җырлый-җырлый ишегалдына йөгергән. Тик ялгызы уйнап тиз туйган ул, күңелсезләнә башлаган. Аның бик тә урамга чыгасы килгән. Ул әкрен генә капканы ачып караган. Урамда берсе дә күренмәгәч, батыраеп чыгып ук баскан. Шулвакыт аның янына, ялтырап торган машинага утырып,төлке килеп чыккан. Төлке бик чибәр, күлмәге дә искиткеч матур икән. Ул Куян кызын күргәч, елмаеп җибәргән, йомшак, назлы тавыш белән: - Һай, нинди матур кызчык син. Ник моңаеп торасың, күңелсезме әллә үзеңә?- дип сораган.- Әйдә, минем белән барасыңмы, минем дә өемдә синең кебек кечкенә кызым ялгызы моңаеп утыра. Аның йомшак, нәни мәче баласы да бар. Сез бергәләп уйнарсыз. Мин сезне тәмле туңдырма белән сыйлармын,- дигән төлке. Куян кызы: “Шундый матур апа усал булмас инде,- дип уйлаган һәм төлке белән барып тиз генә, тик биш кенә минут кечкенә төлке кызы һәм йомшак мәче баласы белән уйнап кайтырга булган. “Әй, әнием сизми дә калыр. Мин бит хәзер кайтып җитәм”,- дип уйлаган. Төлкенең бик усал һәм хәйләкәр булуын аңламаган шул ул. Өенә кайтып керүгә төлке бик усал һәм ямьсезгә әверелгән һәм мескен Куян кызын ашап та бетергән. Миңа әкиятнең болай күңелсез тәмамлануы ошамады әле, балалар, ә сезгә? Әйдәгез, аны яңадан, башкача итеп сөйләп карыйк әле. Яшәгән ди булган ди бер куян. Булган ди аның кечкенә генә, бик матур гына бер кызы. Кояшлы, җылы язгы көннәрнең берсендә Куян кызы: - “Әнием, уйнарга чыгып керим, әле,”- дип үтенгән. Ярый, алайса, - дигән әнисе,- тик, зинһар өчен, ишегалдыннан чыгып китмә.

Слайд 3

Куян кызы шатлыгыннан җырлый-җырлый ишегалдына йөгергән. Тик ялгызы уйнап тиз туйган ул, урамга чыгып киткән.Шулвакыт аның янына, ялтырап торган машинага утырып,төлке килеп чыккан. - Әйдә минем белән барасыңмы?- дигән төлке. - Юк, - дигән Куян кызы,- мин таныш булмаган җәнлекләр белән бер кайда да бармыйм. Минем әнием монда гына, якын килсәгез хәзер чакырам аны,- дигән ул һәм тиз генә өенә йөгергән.Йөгереп кергән дә, әнисен кочаклап алган. -Әнием, мин яратам сине,- дигән Куян кызы. - Мин дә сине бик яратам, йомшагым минем,- дигән әнисе. Ә менә хәзер әкият миңа бик ошады. Ә сезгә, балалар?

Слайд 4

Лап-лап белән Ка м АЗ абый. әкиятем Лап-лап атлы бер тиктормас аю баласы турында булыр. Лап-лап әтисе һәм әнисе белән урман уртасындагы бик матур аланда яшәгән. Үз аланнарын бик яраткан аю баласы. Ул көннәр буе шунда уйнаган. Күбәләкләр куып йөргән, чәчәкләр җыйган. Ә әтисе велосипед алып кайтып биргәч, Лап-лап өчен бигрәк тә күңелле көннәр башланган. Ул яңа дусты белән урманның бар почмагын айкаган. Ә көннәрдән бер көнне олы юл янына килеп чыккан. Менә кайда киңлек! Менә кайда иркенлек!- дип сөенгән Лап-лап,- Дустым, без синең белән әлеге тигез юлдан җилдән дә җитез йөри алачакбыз! Шулай дигән дә, велосипедына атланып, олы юлга омтылган. Тик шул вакыт аның каршына КамАЗ абый килеп чыккан. -Һай, нишләп йөрисең безнең юлда! – дип кычкырып җибәргән ул, калын тавыш белән, - Олы юл балалар уйный торган урын түгел. Әгәр тагын бер биредә йөргәнеңне күрсәм, велосипедыңны алып калырмын, үзеңне колагыңнан тотып әтиең янына илтермен!” Аю баласы бик курыккан. Ул КамАЗ абыйдан качып китәргә теләгән. Тик аның каршына башка машиналар килеп чыкканнар. Пип-пип! Безнең юлдан кит! Кит! – дип кычкыра башлаганнар. Лап-лап елый-елый өенә ашыккан. Кайткан да: Әни,әни! Миңа кү-ү-үп итеп ботка салып бир әле,- дигән. Нишләп алай? – дип аптыраган аның ботка яратмаганын белгән әнисе. Мин хәзер ботка ашыйм да зур үсәм, көч җыям. Ә аннары, олы юлга барып, барлык машиналарны, беренче чиратта КамАз абыйны, ватып бетерәм. Алар бик усаллар,- дип елап җибәргән аю баласы. Әллә инде олы юлда уйнадыңмы!? – дип куркып калган әнисе,- Ничә тапкыр әйттем, олы юлга чыкма дип, нигә мине тыңламыйсың икән! – дип орышкан ул Лап-лапны, – Ә машиналар алар усал түгел, улым, аларның эшләре генә бик күп. Кешеләрне төрле җиргә илтәселәре, кибетләргә тәмле әйберләр китерәселәре, йортлар салыр өчен таш һәм ком ташыйсылары һәм башка күп-күп эшләр башкарасылары бар. Шуңа күрә алар бик ашыгалар. Ә ашыккач, юлда уралып йөргән балаларны бер дә яратмыйлар. Күрмичә калып, зыян китерербез дип куркалар,шунлыктан ачуланалар да. КамАз абый да сине орышып бик дөрес эшләгән. Әгәр дә ул сине күреп ачуланмаса, ялгыш машина астында калсаң, синсез бу дөньяда мин нәрсә эшләр идем?!- дигән әни аю. Бу сүзләрдән соң Лап-лап та уйга калган. - Әнием, мин башка беркайчан да юлда уйнамам, син кайгырма, ярыймы!- дигән ул. Балалар, ә сез велосипед белән кайда йөрергә ярый, ә кайда юк икәнлекне беләсезме?

Слайд 6

Керпе һәм тылсымлы туп Яшәгән ди бер бик шук Керпе малае. Ул йөгерергә, уйнарга бик яраткан, бер минут та тик тора алмаган. Шуңа күрә, әтисе туган көненә туп бүләк иткәч, бик сөенгән. Ничек инде шатланмаска, туп та бит аның кебек шаян. Бергәләп уйнавы ничек күңелле булачак. Керпе малае тубын алып урамга йөгергән. Көне буена уйнап, кичтән генә кайткан да, арып йокыга киткән. Иртә белән тагын тубы белән уйныйсы килгән. Тик, аны бер җирдән дә таба алмаган. Карават астында да, шкаф башында да, пәрдә артында да булмаган туп. Керпе малае аны чакыра башлаган: “Туп, туп, сикереп чык. Син бик матур уенчык. Әйдә, бергә уйныйк без. Синсез миңа күңелсез”,- дигән Керпе малае. Шулвакытны туп тәгәрәп килеп чыккан. Юк, мин синең белән башка уйнамыйм!- дигән туп. Ни өчен?- дип аптыраган Керпе малае. Яле, кичәге көнне исеңә төшер,- дигән туп,- Беренчедән, син мине зур юлда типкәләп йөрдең. Чак кына машина астына керми калдык. Ярый, әле мин машинаны күреп, тизрәк юл кырыена йөгердем. Харап була идек, алайса. Икенчедән, син мине өйләр янында биеккә чөеп уйнадың. Чак кына Әминә әбинең тәрәзәсен ватмадык.Мин көч - хәл белән генә борылып өлгердем. Каты диварга бәрелеп, менә битемне сыдырдым. Өченчедән, син минем белән дустың куянның битенә бәрдең, аны елаттың. Миңа синең өчен шундый оят булды. Һәтта төсем яшелдән алсуга әверелде. Бу сүзләрне ишеткәч, Керпе малаена да бик оят булып киткән. Аның энәләренә чаклы кызарып чыккан. Мин башка алай эшләмәм. Мин синең белән сак кына, балалар мәйданчыгында гына уйнармын. Әйдә инде, дуслашыйк. Ачуланма миңа,- дигән Керпе малае. Тубы, аның үз хаталарын тануын күргәч, гафу итәргә булган. Ул сөенеп Керпе малаеның кулына сикереп менгән. Һәм алар балалар мәйданчыгына футбол уйнарга йөгергәннәр. Балалар,ә сезнең тупларыгыз сезгә үпкәле түгелме? Алар белән дөрес уйный беләсезме? Рәсем буенча бирем: Туп ни өчен Керпе малаена үпкәләде икән? Зур юлда уйнарга ярыймы ? Ни өчен? Ә өйләр янында туп уйнасаң нинди хәл килеп чыгарга мөмкин? Туп белән кайда уйнау дөрес булыр ?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү...

“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре”

- балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру                          -...

Тема: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

Максат:Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү.Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү....

Презентация "Язын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик!"

Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз. Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный...

“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....

"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" (әти-әниләр өчен консультация)

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бала...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....