Презентация "Язын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтик!"
презентация по обж

Ибраева Гелюся Халимовна

Кышның салкыннарыннан соң барыбыз да язны сагынып көтеп алабыз.

 Яз − табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты.
Әле язның башы гына. Аның әле кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Ләкин мин боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйм. Кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Төннәрен салкын булса да, көндезен инде кояш балкый. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый.

 Яз − матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт, ләкин  балаларыбызны  һәр ел фасылындагы шикелле, яз көне дә төрле хәвеф-хәтәрләр саклап тора. Нәрсәләр аеруча куркыныч соң, шуларны искә төшереп китик, балаларга һәрдаим аңлату эшләре алып барыйк.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Исәнме, яз Хуш киләсең яз! Язын балаларны нәрсәләрдән сакларга?

Слайд 2

Барыбыз да зарыгып көткән яз җитте. Көннәр җылына. Җылы кояш нурлары барыбызны да урамга дәшә. Әмма безне урамда бик күп хәвеф-хәтәрләр көтеп тора. Балаларның иминлеген саклау максатыннан, язын урамда дөрес тоту кагыйдәләрен карап китик.

Слайд 3

Язгы боз өсте Язгы кояш нурлары тәэсирендә боз өсте дә юкара. Балаларга язгы бозның ярылып китү куркынычын аңлатырга, боз өстенә керергә ярамаганлыгын, балык тотарга ярамаганлы- гын һәм су өстендә агып баручы боз кисәкләре өстендә сикереп йөрүнең куркыныч икәнлеген төшендерергә кирәк

Слайд 4

Боз сөңгеләре Өй түбәләрендәге карлар эрү сәбәпле бик озын боз сөңгеләре барлыкка килә. Боз сөңгеләре төшеп төрле җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә балаларга боз сөңгеләре асылынып торган урыннардан читтә йөрергә кирәклеген аңлатырга кирәк.

Слайд 5

Яр кырыйлары Күп урыннарда яр кырыйлары текә һәм биек. Кышын өшегән балчык яр кырыйла- рын бик яргалый әгәр дә яр кырыена якын килсәң язгы кар суына төшеп китү куркынычы бар. Балаларны яр кырыйларында йөрүдән саклыйк!

Слайд 6

Су басулар Язын кар эри башлау белән елгаларда су күләме арта башлый. Ярларыннан ташып чыккан суда йөрергә ярамый. Яр кырыйларына якын килергә ярамый.

Слайд 7

Гөрләвекләр, җыелып торган сулар Яз җитүгә урамнарда гөрләвекләр ага башлый, күп урыннарда җыелып торган кар суларын очратырга мөмкин. Ә балалар нәкъ шушы сулар- да уйнарга , кәгазьдән көймәчекләр җибәреп уйнарга яраталар. Кар сулары бик салкын булган- лыктан балалар салкын тидерергә мөмкин!

Слайд 8

Язгы кояш Язгы кояшның сәламәтлек өчен нинди дә булса зыяны булуга ышанып та булмый, билгеле. Әмма ул да, дөресрәге, ультрашәмәхә нурлар, җәйге вакыттагы кебек үк, беренче чиратта тирегә һәм күзләргә начар йогынты ясый .

Слайд 9

Транспорт Яз җитүгә транспорт агымы көчәя. Йөртү таныклыгы булмаган яшьләрне мотоцикл, машина артында очратырга мөмкин. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтик, балаларның тиешле урыннарда уйнауларын булдырыйк.

Слайд 10

Велосипед Яз-җәй чоры җитүгә, юлларда мото-велотранспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән һәлакәтләр күбәеп китә. Чөнки аларның күбесе үсмерләр һәм яшьләр, юл кагыйдәләре турында да кемнәндер ишетеп кенә беләләр. Әти-әниләр дә балаларына велосипедлар сатып алганда, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләргә оныталар. Ә мото-велосипедларда йөрүчеләр өчен кагыйдәләр бар һәм аларны белеп торырга кирәк. Иң беренчедән, 14 яше тулмаган балаларга юл һәм урамнарда велосипедта йөрү тыела! Велосипедчыларга автомобиль хәрәкәте тыелмаган ишек алларында йөрү дә рөхсәт ителми. 14 яше тулмаганнарга махсус велосипед юлларында һәм транспорт хәрәкәте чикләнгән мәйданчыкларда гына йөрү рөхсәт ителә.

Слайд 11

Истә тотыйк! ИҢ ГАДИ КАГЫЙДӘЛӘРНЕ ҮТӘВЕБЕЗ БЕЗНЕҢ ДӘ, БАЛАЛАРНЫҢ ДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫНА ЫШАНЫЧ БУЛЫП ТОРА Текст надписи


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Өйдә куркынычсызлык кагыйдәләре

Балаларны тормыш өчен куркыныч булган әйберләр белән таныштыру, алар белән сак эш итәргә өйрәтү...

“Боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре”

- балаларны боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру                          -...

“Тылсымлы әкиятләр аша куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү” (Тәрбиячеләргә методик ярдәмлек)

ull;Балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, аларда иминлек күнекмәләре булдыру, куркыныч хәлләрдән чыгу юлларын таба белергә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль булып тора.Куркынычсызлык ...

Тема: Куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнү.

Максат:Өйдә куркынычсызлык чараларын, куркыныч предметлар турында белемнәрне ныгыту.Экстремаль ситуациядә дөрес һәм тигез карар кабул итүләренә ирешү.Үз-үзеңә сакчыл караш тәрбияләү....

“Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты.

ldquo;Өйдәге куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына үткәргән әңгәмә эшкәртмәсенең план – конспекты....

"Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре" (әти-әниләр өчен консультация)

Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бала...

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....