”Куркынычсызлык буенча балалар һәм әти-әниләр белән эш”
консультация (младшая группа) на тему

Ибрагимова Гулия Зиятдиновна

Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konsultatsiya.docx18.04 КБ

Предварительный просмотр:

 ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА  КОМИТЕТЫНЫҢ”МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ.

”Куркынычсызлык буенча балалар һәм әти-әниләр белән эш”

Консультация

64 НЧЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ        

тәрбиячесе: Ибраһимова Гөлия Зиятдин кызы

Түбән Кама, 2017нче ел

          Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү. Билгеле инде өйрәтү системалы рәвештә һәм яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә.

Беренче адымын атлап киткән, яисә коляскада утырган балага куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтеп утырып булмый. Аның тормышы тулысынча әти-әниләре һәм әби-бабайлары кулында.

Балага 3-4 яшь булгач ул үзенең тән төзелешен белергә тиеш. Интим урыннарын да белергә һәм аңларга тиеш(ул кыз бала, яисә ир бала икәнлеген) таныш түгел кешене бәяли белергә ,чит кешедән кәнфит алмыйча әти-әнисеннән рөхсәт алырга өйрәтү. 3-4 яшьлекләр һәм шулай ук аннан олырак балалар үзләренең исемен, фамилиясен, адресын белергә тиешләр.

     Әти-әни, әби-бабай баланың ышанычын акларга тиешләр. Бала үзенең якын кешеләренә, шатлыкларын, борчуларын, күргәннәрен ышанып сөйләргә тиеш, ә әти-әни, әби-бабай баланың ни әйтергә теләгәнен игътибар белән тыңларга, ситуацияне бәяли белергә тиешләр. Әти-әни вакыт юклыкка баланы тыңлаудан баш тартса, төзәтә алмаслык ялгышлык эшләргә мөмкин. Әгәр дә ата-ана, әби-бабай һәм бала арасында тыгыз бәйләнеш юк икән, ул бала кырыйдан үзен аңлган ягымлы “абый” яки “апаны” эзлиләр.

    Куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү- ул күп еларга сузылган эш. Бу эш әти-әниләр белән берлектә алып барыла. Әти-әниләр белән әңгәмәләр алып барыла, консультацияләр языла һәм анкеталар тутырабыз. Консультацияләр дә мәсьәлән: “Будьте примером для своих детей”, “Иртәгә соң булыр”, “Бәлага бер адым” дигән консультацияләрдә әти-әниләргә киңәшләр языла, уйланырга ярдәм итә. Чөнки куркынычсызлык кагыйдәләрен күп очракта әти-әниләрнең үзләрен өйрәтүдән башларга туры килә. Күп очракта мәсьәлән, юл аркылы чыкканда, сабыен кулыннан тоткан әти-әнинең җәяүлеләр чыгар өчен яшел ут янганны көтеп тормыйча, йөгереп юл аркылы чыгып киткәнен күрергә туры килә. Ишектә звонок булгач. Кем икәнен сорамыйча яки карамыйча ишек ачулар, балага кагыйдә өйрәтүнең урынсыз булуын, һәрберебез дә аңлыйбыз билгеле.

      Баланы куркынычсызлык буенча кагыйдәләр өйрәткәндә, криминал хәбәрләр сөйләп утырырга кирәкми, бала теге яки бу апаны артына пычак яшергән котычкыч кеше итеп күз алдына китерә һәм параличланган хәлдә кала, куркудан ситуациядән чыгу юлын таба алмый.

     Безнең максат бит киресенчә, үз-үзенә ышаныч тәрбияләү. Кагыйдәләрне өйрәнеп аны үтәсә, бернинди дә куркыныч ситуациягә эләкмәс, әгәр эләксә, бик җиңел генә аннан чыгу юлын таба белергә өйрәнәчәк. Куркынычсызлык турында кагыйдәләрне өйрәнгәндә, төрле методлар, формалар кулланабыз.

      Бик кечкенә балалар белән төрле ситуацияләрне уйнау юлы белән өйрәнәбез. Мәсәлән, тәрбияче юлда велосипед белән йөргәндә, кинәт кенә бер бала машина белән килеп чыгып, бәрелеш чыга һәм шул ситуация турында сөйләшәбез һәм нәтиҗә чыгарабыз.

     Кечкенә балалар белән курчаклар белән уйныйбыз.  Кечкенә бала әнисенең кулыннан ычкынган, елап басып тора, тәрбияче килеп исемен, фамилиясен сорый. Бала белми, башка бер “апа” килеп, әйдә кәнфит бирәм дигәч, бала кеше күп җиргә йөгереп китә һәм әти-әнисен эзләп таба итеп уйныйбыз. Зуррак яшьтәге балалар белән картиналар карыйбыз, әдәбияттан төрле ситуацияләрне укып, сез бу ситуациядә нишләр идегез?- дигән темага әңгәмә үткәрәбез. Дөрес итеп җавап бирсә мактыйбыз, бераз ялгышсалар төзәтеп җибәрәбез. Экскурсияләргә йөрибез, кайсы җирләрдә сак булырга кирәклеген аңлатабыз.

      Безнең балаларыбыз нинди кагыйдәләрне өйрәнергә тиешләр соң?

- Үзең яшәгән өйдән ерак китмә!

- Таныш булмаган кеше кулыннан берни дә алма!

- Караңгыга кадәр урамда йөрмә!

- Таныш булмаган үсмерләр компаниясенә якын барма!

- Кеше булмаган җирдә йөрергә тырышма!

- Ерак юлга әти-әниеңнән башка чыкма!

- Таныш булмаган кешегә ишекне ачма!

- Телефоннан әти-әниең өйдә юклыгын  чит кешегә әйтмә!

 - Чит машинага утырма!

 - Чит кеше елмаеп сөйләшсә дә, сөйләшүдән качып кеше күп җиргә, кит!

 - Ярдәмгә чакырырга оялма!

     Бу кагыйдәләрне өйрәнсәк кенә, безнең балаларыбызга куркыныч янамас дип ышанасы килә.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Әти – әниләр өчен консультация. «Балалар һәм куркынычсызлык»

Консультация для родителей при обучение детей наблюдательности на улице и дома....

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

Балалар һәм куркынычсызлык

Ата - аналар өчен консультация...

Әти-әниләр өчен консультация: "Куркынычсызлык буенча балалар һәм әти-әниләр белән эш"

Баланы куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү-ул баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтү. Билгеле инде өйрәтү системалы рәвештә һәм яшь үзенчәлекләренә карап билгеләнә....

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик" темасына белем бирү эшчәнлеге конспекты

Уртанчылар төркеме өчен ,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, "Алсуга ярдәм итик"  темасына шөгель конспекты....

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе буенча балалар бакчасы һәм гаиләнең үзара хезмәттәшлеге.

quot;Ватан белән шәхси бәйләнешне сизмичә,  ата-бабаларыбызның, әтиләребезнең һәм бабаларыбызның ничек яратканнарын һәм аны ничек саклаганнарын белмичә, патриот булып булмый.Гаилә -  ул бал...