“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын кулланып шигырь ятлау” (мастер-класс)
методическая разработка

Шакирова Эльвира Альфредовна

Мастер-класс әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мнемотехника алымын кулланып шигырь ятлау белән таныштыру максатыннан әзерләнде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САБА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ш.т.б. БАЙЛАР САБАСЫ ГОМУМИ ҮСЕШ БИРҮЧЕ ТӨРДӘГЕ                                                               САБА 2 нче “ӘЛЛҮКИ” БАЛАЛАР   БАКЧАСЫ”                                                                                                                   МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ  МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын кулланып шигырь ятлау”.

(гомуми әти-әниләр җыелышына мастер-класс)

Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы

1 квалификацион категорияле

тәрбияче Шакирова Э.А.

                                               План:

1.“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын кулланып шигырь ятлау” темасы буенча материалларны презентацияләү.

2. Әти-әниләр өчен практик өлеш: “Шигырьне рәсем итеп яса” уены.

3.Рефлексия.

Максат: әти-әниләрне “мнемотехника” алымы һәм аны куллану методикасы белән таныштыру.

Ярдәмлек: презентация, ноутбук, экран; әти-әниләр белән уен үткәрү өчен кәгазь битләре, фломастерлар, төсле карандашлар.

                                 Мастер-класс барышы:

I.Презентация

слайд 2  

“Балаларга ниндидер аңа билгеле булмаган биш сүз өйрәтер өчен бик озак һәм заяга интегәчәкбез, әгәр егерме  шундый сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк - бу күпкә җиңелрәк , тизрәк һәм отышлырак булыр...”

                                                                                             К.Д.Ушинский

слайд 3  

Күрсәтмәлелек модельләрен куллану : монологик сөйләм үстерү максатында төрле символлар, пиктограммалар, схемалар куллану - истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне арттыра, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә.

слайд 4

 Мнемотехника (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «истә калдыру, хәтер үстерү технологиясе»)   дигәнне аңлата.

слайд 5

Мнемотаблица - ул аерым бер информация тупланган схема. Аның асылы шунда: һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана; шулай итеп текст схематик рәвештә «языла», әлеге схема-рәсемгә карап, бала информацияне җиңел генә истә калдыра.

слайд 6

Мнемотехника структурасы.

слайд 7

Шигырь өстендә эш этаплары:

1. Шигырь сәнгатьле итеп укыла.

2.  Балага бу шигырьне ятларга кирәклеге әйтелә һәм, мнемотаблицага таянып, икенче мәртәбә укыла. 

3. Төп фикерне ачыкларга ярдәм итү максатыннан, балага  шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирелә.                                                                                  

4. Авыр аңлаешлы сүзләр балага  аңлатыла.

5. Шигырьнең һәр юлы аерым укыла. Бала мнемотаблицага таянып, аны кабатлый.  

6. Бала мнемотаблицага таянып шигырьне сөйли.

слайд 8                    Туп.

                   Әминә елый үкереп,

                   Тубым суга төште, дип.

                   -Чү, Әминә, елама,

                   Туп батмый ул елгада.         Ә. Бикчәнтәева

слайд 9

Яз килде, кояш көлде.

Дөньяга нур бөркелде.

Агачлар уяндылар,

Барысы да куандылар.

слайд 10       Сынамышлар.

слайд 11      Җырлар өйрәткәндә дә кулланырга мөмкин.

слайд 12

Нәтиҗә

Мнемосхемалар һәм мнемотаблицалар кулланганда:

  •  сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый.
  •  шигырь ятлау - бер уенга әверелә.  Бу балаларга бик ошый.
  •  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бу бик отышлы алым.

II. Практик өлеш: әти-әниләр белән уен “Шигырьне рәсем итеп яса”.

  • Хөрмәтле әти-әниләр, сезгә практик бирем тәкъдим ителә: Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” һәм Х.Вахитның “Уңган сыерчык” шигырьләренә  мнемотаблица ясарга һәм ни өчен теге яки бу символларны кулланганыгызны  аңлатырга кирәк.

III. Рефлексия.    Фикер алышу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төрле яшьтәге балалар төркемнәрендә укыту-методик комплектны кулланып, балаларны татар теленә өйрәтү бурычлары.

Берничә ел яңа методика буенча шөгыльләнәбез, нәтиҗәсе бик зурдан. Аудио-видео материалы булгач кызыксындыруы җиңел.Бала дәресләргә уйнарга дип йөгереп керә. Тәрбиячеләрнең сабыйларны шаккатыра белүе ...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану.

Презентация работы по использованию мнемотаблиц при обучении детей родному татарскому языку длявоспитателей по обучению детей татарскому языку...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теленә һәм туган телгә өйрәтүдә проект методын куллану

Материал предлагается вниманию воспитателей дошколҗных учреждений.Использование проектного метода при обучении дошкольников второму  или родному языку позволит превратить процесс обучения в интер...

Использование приемов мнемотехники в развитии связной речи у дошкольников среднего возраста с элементами мастер- класса.

Уважаемые коллеги, хочу представить  вашему вниманию  свою работу  по использованию приемов мнемотехники в развитии связной речи у детей среднего дошкольного возраста. При организа...