Универсиада алдыннан
методическая разработка по музыке (старшая группа) по теме

Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна

Сәламәтлек  театры

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл universiada_aldynnan.docx18.86 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Сәламәтлек театры

Катнашалар: Куянкай,Винни-Пух, Пятачок, Ябалак, Юлбарыс.

(сәхнә урман аланы кебек бизәлгән)

Куянкай: Пятачок дускаем! Син беләсеңме, тиздән башкалабыз Казанда Универсиада булачак.  Син ничек уйлыйсың, безгә дә катнашырга кирәк булыр микән?

Пятачок:Катнашсак бик яхшы булыр иде лә, әмма ләкин без нишли алабыз соң?

Куянкай:-Менә Винни-пух, мәсәлән, авыр атлетика ярышларында катнаша ала. Ә синең, Пятачок дус, тавышың бик көчле, “Группа поддержки булырсың”. Мин үзем судья булырмын.Универсиадага волонтер-судьялар җыялар дип ишеткән идем. Мин бу эшне бик теләп башкарам, чөнки мин 3 тел  беләм: татарча, русча, инглизчә.

Винни-Пух:безнең бит әле Юлбарыс дускаебыз да бар. Менэ ул катнашса, беренчелекне беркемгә дә бирмәс иде. Ләкин ул соңгы вакытта бик еш авырый башлады. Авыруының сәбабе: иртән торгач зарядка ясамый, саф һавада сирәк була, күп вакытын компьютер артында уйнап уздыра, боткалар ашамый, бик аз һәрәкәтләнә.

Пятачок:әйдәгез дуслар, без Юлбарыс дускайга ярдәм итик! Аннан спортсмен ясыйк!

Винни-Пух: Бу бик яхшы фикер.(җырлый)

Юлбарыс дус авырмаса

Спортсмен булыр иде!

Пурум-пурум, пурум-пурум

Беренче булыр иде!

Пятачок(Винни-Пух тирәсендә сикерә)

И-я, и-я, и-я, и-я

И-я такого же мнения!!!!

Нишләргә соң? Нишләргә!

Куянкай: Әйдәгез, дуслар, Ябалак дус белән киңәшләшеп карыйк әле. Ул бик башлы, безгә булышмый калмас!

(Ябалак янына киләләр)

Бергәләп: Исәнме Ябалак туганкай!

Ябалак: Исәнмесез минем кадерлеләрем! Сезне миңа нинди җилләр ташлады. Миндә нинди йомышыгыз бар?

Куянкай: Ябалак туганкай, без сина бик зур үтенеч белән килдек. Син бик күп беләсең.  Тиздән Казанда Универсиада булачак, ә без анда катнашырга телибез. Әмма ләкин безнең Юлбарыс дускаебыз авырып китте, кәефе бер дә юк! Аны тазартырга булышчы безгә!

Ябалак: Әйе, спортсмен булыр өчен бик сәламәт булырга кирәк.  Әйдәгез бергәләп Юлбарыс янына барып карыйк әле.

Пятачок.

И-я, и-я, и-я, и-я

И-я такого же мнения!!!!

(бергәләп баралар, Юлбарысның башы бәйләнгән, ыңгырашып ята)

Куянкай: Исәнме Юлбарыскай! Без сиңа яхшы дүшәмбе теләргә килдек.

Юлбарыс: Ә дүшәмбе көнне нәрсә булачак?

Винни-Пух: Без синнән менә дигән спортсмен ясаячакбыз!

Ябалак: Әй Юлбарыскай!  Болай ятып булмый! Спорт комплексын тезеп бетергәнне кетсәң син тәмам урыннан да торалмас дәрәҗәгә җитәчәксең! Ә синең дусларың Универсиадага әзерләнәләр. Алар көн саен иртә белән зарядка ясыйлар, спорт белән шөгелләнәләр. Хәрәкәттә-бәрәкәт! Ышанмыйсызмы? Тикшереп карыйбызмы? Минем арттан кабатлагыз!

(музыка астында зарядка ясыйлар)

Юлбарыс:  Ничек рәхәт! Башым авыртмый башлады! Мин спорт мәктәбенә барып андагы түгәрәкләргә язылачакмын! Минем эчәсем килә!

Ябалак: Мин сиңа фиточәй әзерләдем.

Юлбарыс:  Ә нәрсә соң ул фитачәй? Кытай чәе дер инде?

Ябалак: Юк шул дускай! Ул үзебезнең Татарстан болыннарында үскән  җир җиләкләре, мәтрүшкә, юкә чәчәге, геләф җимешләреннән әзерләнгән чәй.Фиточәй көчне арттыра, иммунитетны булдыра, сәламәтләндерә! Эчеп җибәр!

Юлбарыс:   Шәәәәп! Мин хәзер кояшка кадәр сикерергә әзер!

Винни-Пух:

Шатлыклы көн, шатлыклы көн!

Пурум-пурум-пурум!

Юлбарыс таза  ул сикерә

Ул сәламәт хәзер!

Пятачок(Винни-Пух тирәсендә сикерә)

И-я, и-я, и-я, и-я

И-я такого же мнения!!!!

Куянкай:Без барыбыз да бик шат! Юлбарыскай, безнең белән Универсиадага барасың дыр бит?

Юлбарыс: Ә нәрсә соң ул Универсиада?

Куянкай: 2013 нче елда безнең башкалабыз Казанда бөтендөнья студентарының  спорт ярышлары була. Без дә шунда катнашырга уйлап торабыз!

Пятачок: Мин группа поддержки булам!

Винни-Пух: Мин шундый көчле, штанга күтәрәм, яки гирь күтәрү ярышларында катнашачакмын!

Куянкай:-Ә мин судья булачакмын!

Юлбарыс: Мин дә, дусларым , сездән калышырга теләмим! Мин бит бик җитез, чаба да алам, сикерә дә алам! Әле ике ел вакыт бар, әзерләнергә кирәк!!! Без булдырабыз!

Пятачок(Юлбарыс тирәсендә сикерә)

И-я, и-я, и-я, и-я

И-я такого же мнения!!!!

Ябалак: Бик яхшы! Менә күрдегезме, зарядка белән фиточәйнең файдасын!

Залга мөрәҗәгать итеп: дусларым, ә сез зарядка ясыйсызмы соң?

(“Дорогою добра” җыры башкарыла)

Куянкай: Дусларым! Ә сез беләсезме, Универсиада ул спорт бәйрәме генә түгел, шулай ук ул дуслык бәйрәме дә!  Башкалабыз Казанга бик күп кунаклар киләчәк! Шуңа кадәр шәһәребезнечистартыйк, агачлар утыртыйк!

Пятачок(Куянкай тирәсендә сикерә)

И-я, и-я, и-я, и-я

И-я такого же мнения!!!!

Винни-Пух: Сез дә дуслар, кул кушырып утырмагыз! Эшлисе эшләр бик күп әле!

Бәхеттә, шатлыкта,

Исәнлектә, саулыкта,

Үтсен гомер юлларбыз,

Тазалыкта, байлыкта.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Детям о Универсиаде 2013года"

Красочные слайды  познакомят детей с обектами Универсиады , которая пройдет в г.Казани  в 2013 году....

Презентация для дошкольников, посвященная XXVII Всемирной летней Универсиаде 2013 в Казани "На встречу Универсиаде! "

Яркие картинки и фотографии олимпийских объектов. Текст на татарском языке....

Универсиада 2013

Роль воспитателя в проведении Универсиады 2013....

Интегрированное занятие "Навстречу к Универсиаде"

интеграция аппликации с коммуникацией...

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013

Республиканың киләчәген күзаллау...