"Гаиләдә милли тәрбия" темасына әти-әниләр алдыннан чыгыш
материал на тему

Милли тәрбия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygysh.odt505.11 КБ

Предварительный просмотр:


Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре муниципаль районының

31 нче номерлы “Чишмә” исемле мәктәпкәчә яшьтәге балаларга

белем бирү бюджет учреждениесе

Әти-әниләр җыелышында чыгыш:

“Гаиләдә милли тәрбия”

Үткәрде:

Беренче квалификацион категорияле

тәрбияче Зайнуллина Г.Т.

Яшел Үзән, 2012г.

Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән.

        Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә,балалар бакчасында әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергәкирәк.

Бу – балаларны халкыбыз рухында тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Бүген без балаларыбызны туган телдә укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәрьяклап камил шәхес тәрбияләүнең бер юнәлеше булган милли культура формалаштыру, халкыбызның милли-мәдәни рухын сеңдерү юнәлешендә эшлибез.

Әдәплелек, тыйнаклылык, намуслылык, башкаларга хөрмәт белән карау кебек әхлакый сыйфатлар – һәр милләт кешесенә дә хас. Милли культура формалаштыруда иң мөһиме – халык традицияләре, гореф-гадәтләренә нигезләнеп, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Балаларда милли мәдәният турында бер бөтен күзаллау булдыру – туган телеңне белү һәм шул телдә аралашу, халык авыз иҗатын, халыкка хас әдәплелек кагыйдәләрен, туган як табигатен, милли халык уеннарын белү дигән сүз.

Балалар бакчаларында шөгыльләр уен элементлары белән алып барыла, чөнки, алар балаларның теләкләрен, ихтыяҗларын канәгатьләндерәләр, уен вакытында аларның индивидуаль үзенчәлекләре ачыла. Безнең “Чишмә” балалар бакчасы мили төбәк компонентлары кертү, мили аң һәм үз аң тәрбияләү, нәниләрне үз халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныштыру юнәлешендә эшли. Балалар үзләре яши торган республикабызның табигате һәм аның үзенчәлекләрен, туган халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре, сәнгате, әдәбияты, мәдәниятен белеп үсә. Балалар бакчасы – умарта күчен хәтерләтүче урын ул. Нинди генә чаралар узмый монда! Ул – халык, халыкның йола, календарь бәйрәмнәре дисеңме, әдәби атналармы! Бакчабызда “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы”, “Сабан туе”, “Каз өмәсе” кебек бәйрәмнәрне үткәрү традициягә керде. Әлеге чаралар аша безнең балаларыбыз мили тәрбия ала, тарихыбызны өйрәнә.

Тотрыклы (толерант) шәхес тәрбияләү – ул балаларда башка милләт кешеләренә, аларның мәдәниятенә уңай мөнәсәбәт булдыру дигән сүз. Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән, кайда яшәүләренә һәм нинди милләт кешеләре булуларына карамастан, аларны барлык халыкларны, аларның мәдәниятен, гореф-гадәт, традицияләрен хөрмәт итәргә, табигатьне яратырга өйрәтәбез, гомуми кешелек кыйммәтләре белән таныштырабыз. Балалар мәктәпкәчәяшьтә үк үзләре яшәгән төбәк халкының мәдәниятен, динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, мили бәйрәмнәрен, яшәү рәвешен хөрмәт итәргә өйрәнсә генә, алга таба – мәктәптә укыганда да, тормышка аяк баскач та – ул балаларда янәшәдә яшәүче халыкларга кимсетеп карау булмаячак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Чыгыш.Тема:"Балаларның логик фикерләү сәләтен үстерү" (Ата-аналар җыелышы өчен чыгыш)

Балачак – кеше тормышында иң бәхетле чор. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бик хәрәкәтчән һәм актив. Аны тирә-юньдәге бар нәрсә кызыксындыра, ул олыларга бик күп сораулар яудыра, аның бөтен ...

Проект.Татар халык уеннары аша балаларга милли тәрбия бирү. Педагогикик киңәшмәдә чыгыш."Эксперименталь эшчәнлек аша балаларда танып белү эшчәнлеген үстерү."

Өлкәннәр төркемендә татар халык уеннарын кулланып милли тәрбия бирү.Уеннарны өйрәнүнең перспектив планы,уеннар,уеннар баырышы,оештыру алымнары бирелгән...

Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"

 Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк....

“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш.

ldquo;Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар” темасына әти- әниләр җыелышы өчен чыгыш....

Чыгыш: “Балалар бакасы һәм гаилә бердәмлеге” .

Гаилә - җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллетивы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт ...