Чыгыш "Милли бәйрәмнәр балалар бакчасында"
статья на тему

   Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рәхим – шәфкатьле булсын өлкәннәр,

Җанны җылытсын иман нурлары.

Әй, нәни кешем – өмет йолдызы,

Имин, уң булсын барыр юлларың.

Кул сузып сиңа, елмаеп дәшәм:

“Якты дөньяга ямь биреп яшә.

Җиргә син кирәк, илгә син кирәк,

Көнгә син – терәк, исәнме, Кеше!”

   Факил Сафин

   Бала үзен Кеше итеп тойсын өчен, аңарга милли горурлык, татар теленә мәхәббәт хисе тәрбияләргә кирәк. Шуның өчен дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә халкыбызның борынгы гореф – гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен өйрәтү мөһим чараларының берсе булып тора.

   Хәзерге чорда  компьютер һәм телевидение, урам тәрбиясе балаларның аңына һәм рухына  әдәпсезлек үрнәкләрен дә  сеңдерә. Моны искә алып безнең Болгар шәһәренең”Антошка” балалар бакчасында нәниләрне халкыбызның күркәм аралашу традицияләре нигезендә тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә. Бу изге эшне башкаруның күп юллары бар.

Милли бәйрәмнәр – халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Моны истә тотып  әти – әниләр белән берлектә “Гаилә бәйрәме”, “Аулак өй”,

Болгар тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә “Каз өмәсе”бәйрәмнәре үткәрәбез. Ел саен Болгар тыюлыгына, шәһәр музеена  экскурсия оештырыла.

“Чәчәк атучы Татарстан” исемендә күргәзмәгә балалар рәсемнәре  Истәлек билгедә оештырылды.

  Җир астында озак еллар яткан чишмә сыман, өскә  калкып барлык тәрбиячеләрне берләштереп, елга булып аккан  “Тылсымлы куллар” журналына зур рәхмәт. Дәрес эшкәртмәләре, фото сүрәтләр даими басыла. Игълан ителгән “Мин мөселман баласы” бәйгесендә Сафин Салават  2 нче урынны алды.”Спортчы буласым килә” бәйгесендә Әмил Кәримов 3 нче урынны,”Нәни пешекче” бәйгесендә Карина Шәйхетдинова 3нче урынны, “Мин дәү инде” бәйгесендә Марина Платонова, Юлия Калисанова 3 нче урынны яуладылар.

“Салават күпере” журналы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Даими балалар рәсемнәре җибәреп торабыз. ТНВ каналы “Күчтәнәч” балалар тапшыруына үзебезнең эшләребезне җибәрдек.

Республика буенча игълан ителгән  “Билингваль балалар бакчасы”конкурсыда катнашып  ноутбук белән бүләкләндем.

Ел саен үткәрелә торган район “Йолдызчык” конкурсында каташып грамоталар алабыз.

 Балалар өчен үткәрелә торган иң күңелле кичәләрнең берсе – “Әбием мәктәбе”. Бу кичәдә балалар әбинең балачак хатирәләрен, әкиятләрен, мөнәҗәтләрен тыңлыйлар.  “Серле” сандыкны карыйлар, андагы борынгы әйберләр белән танышалар һәм, ниһаять, сандыкның “төбенә төшәләр”.Анда инде әбинең кечкенә генә күчтәнәче була.Балалар әбигә бүләкләр әзерлиләр – шулай итеп күчтәнәчтән авыз итәләр.

  Ә бит,үткәнебезгә күз салсак, татар халкы гомер – гомергә эшчән, әдәпле, кунакчыл, ачык йөзле, миһербанлы булган. Матур гореф - гадәтләр, милли бәйрәмнәр, куп төрле йолалар хезмәт кешесенә дәрт өстәгән. Шуны онытмаска кирәк: без, балаларны милли, дини рухта тәрбияләп, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне хәзерлибез, чөнки милли, дини рух – акыл һәм гүзәллек, зәвык һәм әхлак, хезмәт һәм физик тәрбия чарасы ул.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында белем-тәрбия эшен календарь планлаштыру

Район балалар бакчалары тәрбиячеләре семинарында ясаган чыгыш...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...