Музыкальное занятие в старшей группе.
методическая разработка (музыкально-ритмическое занятие, старшая группа) по теме

Гараева Резеда Равилевна

"Балалар бакчасында музыкаль занятиенең оештыру һәм алып бару методикасы"

Зурлар төркеме.

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

«Балалар бакчасында музыкаль занятиенең оештыру һәм алып бару методикасы»

Зурлар төркеме.

        Бу вакытта балаларны мәктәпкә әзерләү вакыты. Бу яшьтә алар үзләре музыкаль әсәргә характеристика бирә алалар, үзенчәлеклеген аңлый беләләр. Тулысынча музыкаль сүрәтне кабул итә алалар.

        Аларда яңа музыкаль әсәрләргә кызыксыну туа һәм яхшы башкаруга омтылыш  барлыкка килә. Җиде яшькә тавыш аппараты ныгый, сузынкылык һәм ачыклык килеп чыга, диапазон тигезләшә.

        Биюләргә, җырларга, уеннарга иҗадилык туа, индивидиуаль музыкаль сәләтләре аеруча барлыкка килә.

Зурлар төркемендә үткәрелгән занятиенең конспекты.

        Максатлар:

  1. Балаларда музыкага кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү. Көйләр аша туган якка, туган илгә мәхәббәт уяту.
  2. Балаларның төрле жанрдагы музыкаль әсәрнең эчтәлеген аңлау сәләтен үстерү, аларда чагылган хисләргә карата тиешле эмоциональ мөнәсәбәт булдыру.
  3. Музыкаль авазларның нинди югарлыкта булуын ишетә, ритмны тоя, тембрларны  аера, динамик төсмерләрне сиземли белү күнекмәрен һәм балаларның иҗади активлыгын үстерү өстендә эшләү.
  4. Балаларны композиторлар белән таныштыру.
  5.  Балаларны сәнгатьле итеп, кычкырмыйча, тавышны күтәрмичә, җиңел яңгырашлы итеп җырларга өйрәтү.

Музыканың характерына туры килә торган ритмик хәрәкәтләр башкарырга өйрәтү.

                Занятие барышы:

        Балалар музыка астына марш белән керәләр. Исәнләшү.

Муз.җит: Балалар, без һәр занятияда яңа җырлар өйрәнәбез, яңа көйләр тыңлыйбыз, бию хәрәкәтләрен өйрәнәбез. Алар барсы да музыка иленнән. Без бүген сезнең белән музыка иленә сәяхәтне дәвам  итәрбез. Балалар, мин сезгә хәзер шигырь укыйм, игътибар белән тыңлагыз. Нәрсә турында бу шигырь:

        - «Сегодня, друзья, как вчера,

             Начинается день наш с утра.

         На всех языках говорят

         Миллионы ребят. «Доброе утро! Доброе утро!»

         С этих слов начинает свой день детвора.

         «Доброе утро! Доброе утро! Доброе утро!»

- Нәрсә турында бу шигырь? Әйе, хәерле иртә турында.

Ә хәзер без сезнең  белән «Иртә» «Утро» дигән әсәр тыңлыячакбыз. Ул шул хәтле матур,  салмак, ашыкмыйча яңгырый. Аны Э.Григ дигән композитор язган. (портретын  күрсәтү). Сез күзләрегезне йомыгыз да күз алдына китерегез, ничек иртән агачлар, кошлар, бар дөнья уяна. Тау артыннан елмаеп кояш чыга һәм матур көн башлана. (иллюстрация күрсәтү) Тыңлагач миңа кыскача гына сөйләрсез. Нинди  иртәләр булганын. (әсәрне тыңлау).

(Балалар җаваплары: кышкы иртәләр, көзге иртәләр, яңгырлы, суык, моңсу, күңелле иртәләр була).

Муз.җит: - Әйе, балалар, иртәләр төрле булла. Моңсу һәм  күңеллесе дә булла. Хәзер икенче тапкыр  өзеген тыңлыячакбыз һәм сез миңа дидактик карточкаларда күрсәтерсез, кайсы рәсем туры килә бу әсәргә. Нинди характерда булуын ачыкларсыз.

(һәр балада 2 карточка, музыка җитәкчесендә дә «кояш(күңелле)»- «болыт (моңсу)» рәсеме.

Муз.җит: - Нинди характерда бу көй иде?

Балалар: - Күңелле характерда.

Муз.җит: - Әйе, күңелле иде. Ә хәзер икенче көйнең өзеген тыңлыйбыз, бу көй «Ел фасыллары» «Времена года» дип атала. Уйлагыз бу көй нинди характерда, нинди рәсем туры килә. (Балалар туры килгән рәсемне күрсәтәләр).

- Әйе. Болыт туры килә, чөнки бу моңсу көй.

Ә ни өчен син (бала исеме) шулай уйлыйсың?

(Бала үз фикерен әйтә)

- (Нәтиҗә) Буген без сезнең белән күңелле һәм моңсу көйләрне тыңладык. Моңсу характерны һәм күңелле характерны аера белергә өйрәндек. Булдырдыгыз балалар.

    - (Занятиянең 2 нче өлеше) – озакламый безгә Яңа Ел бәйрәме килеп җитә. Нәрсәдән башлана соң Яңа ел. Әйе, бәйрәмнәр күңелле һәм шатлыклы көннәрдән, чыршыдан, бүләкләрдән башлана, кыш бабай һәм кар кызы белән үтә. Ә кайдан без беләбез кыш җиткәнен? (Балалар җавап бирәләр)

   - Әйе, ап-ак кардан, кар бөртекләреннән, салкын көннәрдән, кояш әзрак  яктырта башлый. Менә мин, балалар бакчасына килгәндә хат  ташучы бер хат биреп китте. (яки хат ташучы хатны балаларга үзе биреп китә). Әйдәгез, укып карыйк әле, кем язган икән аны.

  - Бу хатны безгә кыш бабай җибәргән. Ул шигырьләр язып җибәргән. Тыңлыйбыз.

        «Яңа яуган  кар  шыгырдый

        Өстенә баскан саен.

        Курыкмыйча каршылыйбыз

        Салкын кыш аен.

        Стали дни короче,

          Солнце светит мало.

        Вот пришли морозы,

        И зима настала.»

- Нәрсә турында бу шигырьләр?

   Балалар: - Кыш турында.

   Муз.җит:- Әйе, кыш көннәре, кыш турында. Хәзер без сезнең белән тамакларыбызны җылытып алабыз һәм безгә җырларга җайлы булачак.

(җыр күнегүе) 1. Тын алу күнегүе (кар бөртегенә өрү). 2. «һәр җир карланган, сулар бозланган, уйный җил буран. Бу кайчак, туган?»

        

      (Күнегүдәге иҗекләрне, сүзләрне ачык итеп әйтергә, җырларга өйрәнү. Кыска сузык авазларны төгәл башкару. Нинди югарылакта булуын ачыклау, ритм, динамик төсмерләрне сиземли белү. Балаларның иҗади активлыгын үстрерү өстендә эшләү).

        Муз.җит: - Булды, балалар. (Иллюстрация күрсәтү). Нәрсә ясалган бу рәсемдә?

        Балалар: - Кыш.

        Муз.җит: - Без бит кыш турында җыр өйрәнә башлаган идек, әйдәгез өйрәнүне дәвам итәбез. Кушымтасын җырлаганда елмаерга онытмыйбыз, бу бит күңелле җыр. Туры итеп утырдык. Кычкырмыйбыз, бердәм башлап бердәм тамамлыйбыз. (сүзләр өстендә эш – «ап-ак карлар», «явалар»), (2 нче куплетны өйрәнеп бетү, басып җырлау).

Җыр «Кышкы җир» Г. Гәрәева сузләре һәм көе.

- Афәрин. (Молодцы)

        

         Кыш бабай җибәргән хатның дәвамын укыйм әле. Игьтибар белән тыңлагыз.

        «Озакламый киләм, киләм

          Ерак җирдән

        Матур көннәр,

        Бураннар да, карлар да

        Алып киләм,

        Киләм, киләм

        Бүләк белән

        Сезгә киләм.

        Ә сезгә, нәни дусларым,

        Мин җыр күчтәнәчкә җибәрдем.

(чыршы рәсеме күрсәтү).

- Монда нәрсә ясалган, балалар?

Балалар: - Чыршы. Кыш.

Муз.җит:- Әйе, кыш, чыршы. Ә яңа елга нәрсә алып кайталар өйләргә?

Балалар: - Чыршы.

Муз.җит:- Дөрес. Аны бизәп куялар, төрле-төрле уенчыклар эләләр һәм балалар шатланалар. Тыңлагыз әле бу нинди көй. (көйнең 1 нче өлешен уйнап күрсәтү).

Балалар: - Чыршы турында җыр.

Муз.җит: - Әйе, бу җыр чыршы турында. Әйдәгез, кыш бабайның күчтәнечкә җибәргән җырын матур итеп башкарабыз. (сәнгатьле башкару) солистлар – кызлар бер адым алга басалар, һәм беренче өлешне куплетны җырлыйлар, ә малайлар кушымтада кушылалар)

        Җыр «Бу нинди агач?» М.Старокадомский көе, И.Некрасова сузләре, Г. Гәрәева тәрҗемәсе. (1  куплеты татарча, 2 куплеты русча башкарыла)

Муз.җит:

- Бик яхшы, балалар.

(Занятиянең 3 нче өлеше)

- Карагыз әле монда. Мин сезгә ике рәсем күрсәтәм. Бу балалар кайсы халык киемендә?

Балалар: - Татар халык киемендә.

      Муз.җит: - Әйе, татар халык киемендә. Әйдәгез, балалар түгәрәккә басып татар халык биюен башкарабыз.

      Бала: «Биюченең итәкләре

                Бии, бии кыскара

                Биючегә сүз әйтмәгез

                бии, бии остара».

        

Бию «Тыпырдаулы бию» татар халык көе. (Биюне башкарганан соң, балалар түгәрәктә басып калалар)

Уен-бию башкарыла «Кул яулык бирешле» (татар халык көе), (көй туктагач «кул яулык  кемдә кала, шул балага «җәза» бирелә).

  1. Җырларга.
  2. Биергә.
  3. Шигырь  сөйләргә кушу. (шигырь сюрпризлы моментка туры килә).

        «Яратканы Булатның

        Карбыз, компот һәм…банан

        Шундый тәмле-томлы гына

        Ашамакчы ул һаман.

        Ярый Инде – компотлар күп,

        Карбыз да табарсың,

        Әммә гел генә, банан, дип

        Кая чыгып чабарсың».

Муз.җит: - Булдырдыгыз, балалар, бик яхшы. Хәзер ярым түгәрәк ясап басабыз. Күзләрегезне йомыгыз… Ачтык… Карагыз әле, кыш бабай сезгә кәрзин белән күчтәнәч тә җибәргән (матур итеп төрелгән бананнарны тарату).

        Җыр «Кунаклар» Ш. Галиев сузләре, С.Сабирова көе.

Муз.җит: - Шушының белән безнең занятия тәмам. Барагызга да рәхмәт.

(Саубуллашу музыка астында залдан чыгу).  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музыкальное занятие в старшей группе « Путешествие в гости к гномам». Третьякова Светлана Викторовна-музыкальный руководитель.д\с № 22 "Балбобек"

Сюжетное музыкальное занятие  для детей 5-6 лет, с использованием классической музыки и современных игровых технологий....

"Игра на детских музыкальных инструментах». Конспект открытого музыкального занятия в старшей группе

развитие детского исполнительского творчества в игре на детских музыкальных инструментах...

Конспект открытого музыкального занятия в старшей группе «Игра на детских музыкальных инструментах».

Конспект открытого музыкального занятия в старшей группе«Игра на детских музыкальных инструментах»....

Интегрированное музыкальное занятие в старшей группе с использованием здоровьесберегающих технологий «Путешествие к музыкальным гномикам»

Цель: обогатить детей новой информацией о музыкальной грамоте; развить познавательный интерес, любовь к творчеству, самостоятельности, развивать творческое воображение, используя музыкально - ритмичес...

Конспект музыкального занятия в старшей группе «Музыкальный магазин игрушек»

Цель:Развивать творческие способности детей, средствами музыкальной деятельности, делая жизнь воспитанников наиболее интересной, содержательной, наполненной радостью музыкального творчества.Задачи:Обр...