белмэмеш мажаралары (пдд)
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) по теме

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

 

Кичәдә катнаша:Белмәмеш, балалар, ЮХИДИ хезмәткәре, шофер, Белмәмешнең әтисе, юл патруль хезмәткәре, юл билгеләре, Кызыл Калфак, Йомры Күмәч.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belmmshmaaralaryi.doc385.5 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МБМББУ “Актаныш 7 нче балалар бакчасы”

 

(зурлар төркеме)

                                                           Музыка җитәкчесе:

                                               Басыйрова Чулпан

Актаныш 2012

Максат:

  1. Татарстан юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында статистик һәм теоретик мәгълумат бирү.
  2. Балаларның юл йөрү  кагыйдәләрен  ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен таный белүләрен ачыклау.
  3. Юлларда игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү; дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

“Юл йөрү кагыйдәләре”, “Хәерле юл” – плакатлар, юл билгеләре, костюмнар, юл күренеше, магнитофон язмалары.

Кичәдә катнаша: Белмәмеш, балалар, ЮХИДИ хезмәткәре, шофер, Белмәмешнең әтисе, юл патруль хезмәткәре, юл билгеләре, Кызыл Калфак, Йомры Күмәч.

Кичәнең барышы.

        Зал бәйрәмчә бизәлә. Плакатлар эленә. Кичә вакыйгаларын күзаллау өчен өй күренеше, юл, юлдагы билгеләр, светофор булып киенгән балалар тора.

        Тәрбияче башлап җибәрә.

        А.Б:

  1. Балалар,  бүген без юл йөрү кагыйдәләрен кабатларбыз һәм аларны кулланырга өйрәнербез. Бу бик кирәк. Чөнки имгәнүне булдырмау, сәламәтлекне саклау үзебездән тора. Кагыйдәләрне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәгләр. Ажгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, трамвай, троллейбус артына ябышып йөрү, светофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. Кызганыч, мондый күренешләрнең шаһиты булырга туры килгәне бар.

                Ә хәзер шушы хәлләргә тарыган һәм дуслары ярдәмендә исән-сау калган Белмәмеш маҗараларын күзәтербез.

        Белмәмеш көзге каршында сызгырына-сызгырына бакчага әзерләнә. Әтисе керә.

Әтисе:

 - Менә, улым, беренче мәртәбә син мәктәпкә барасың. Укытучы ярдәмендә бик күп белем алырсың. Укы, балам, белем кирәк. Юкка әйтмәгәннәр: “Белемле меңне егар”.

Тәртип булса, белем булса, синнән чын кеше чыгар.

Белмәмеш:

  1. Беләм инде, папаша,

      Күп, өйрәтеп маташа!

      Мин бит инде зур малай,

      Өйрәтмә мине алай!

Әтисе:

  1. Урамда йөргән чагында

      Алдың-артыңны кара.

     Игътибарлы, сак йөргәндә

    Мәктәп бик якын ара.

Белмәмеш:

  1. Минем кебек шәп малайлар

      Нинди куркып торырга? Чао!

(Җырлый-җырлый урамнан бара.)

      Мин барам урамнан,

      Як-ягыма каранам.

Урам тулы машина,

Ә мин мәктәпкә барам.

Ля-ля-ля-ля-ля-ля.

Ә мин мәктәпкә барам.

(Урамда, юлның икенче ягында, иптәшләрен күрә.)

  1. Әй дусларым, дусларым,

      Мәктәпкә барасызмы?

      Хәзер чыгам яныгызга,

      Мине дә аласызмы?

(Юл аркылы чыкканда аны машина бәрә. Иптәшләре йөгереп килә.)

 Балалар:

  1. Ах, Белмәмеш, ни булды?

     Машина гына узды.

    Чыкмадың юлдан карап,

    Була яздың бит харап.

Юл – патруль хезмәткәре:

  1. Ни хәл бу, дусларым?

      Бу нинди тәртипсезлек?

Йомры Күмәч:

  1. Бу... Белмәмеш гаепле,

       Ул йөрми юлдан карап.

       Безне күргәч ашыкты,

       Була язды бит харап.

Юл – патруль хезмәткәре:

  1. Ашыгыгыз, барыгыз,

      Ярдәмне чакырыгыз!

      Кирәк беренче ярдәм,

      Була бит бала әрәм.

Кызыл Калфак:

  1. Хәзер үзем чакырам,

      Телефонга йөгерәм.

      Дуслар, номеры ничә?

       Кайсыгыз әйтеп бирә?

      Алло, алло, тизрәк

      Монда ярдәм бик кирәк.

       Белмәмеш аңсыз ята,

      Ярасыннан кан сарка.

Юл – патруль хезмәткәре:

  1. Я, сөйләп җибәр, шофер,

      Бу нинди тәртипсезлек?

Шофер:

  1. Иптәш юл хезмәткәре,

      Минем гаеп юк монда.

      Бала кагыйдәне белми

     Килде дә чыкты юлга.

     Кинәт бастым тормозга,

     Ә машина туктамый,

     Бала да һаман килә

     Бернәрсә дә уйламый.

Ашыгыч ярдәм:

  1. Хәзер, хәзер, авырттырмыйм,

      Азрак сабыр итегез.

   Менә булды, я, әйдәгез,

   Юлны дәвам итегез.              

(Балалар мәктәпкә киләләр).

“Шофер буласым килә” җыры башкарыла.

        Кызыл Калфак:

  1. Менә, дәрес тә бетте,

     Кайтыр вакыт та җитте.

     Әйдәгез, бергә кайтыйк.

     Белмәмешкә юлда йөрү

     Билгеләрен аңлатыйк.  

 (Кайтырга чыгалар. Белмәмешкә очраган юл билгеләрен аңлата баралар. Юл эшләре билгесе очрый.)

Белмәмеш:

  1. Әнә, әнә, бер малай

      Кулына тоткан көрәк.

      Мин дә янына барам,

      Бергә уйнарга кирәк.

Юл эшләре билгесе:

  1. Тукта, дустым, хаталанма,

      Без андый урын түгел.

      Уйнарга дип кабаланма.

      Юлда ремонт һәм төзелеш –

      Аңлавы кыен түгел.

Балалар:

  1. Аңладыңмы, Белмәмеш?

Белмәмеш:

  1. Рәхмәт, рәхмәт ярдәмеңә

      Бик кирәк билге икән.

      Әнә,әнә, тагын берәү,

      Карагыз әле, дуслар.

      Велосипед ясап куеп,

     Уйнарга чакырганнар.      

 (“Велосипедта йөрергә ярамый” дигән билге очрый.)

Велосипедта йөрергә ярамый:

  1. Велосипедка атланырга

      Син ашыкма, Белмәмеш!

      Күргән берсенә утырып

      Йөрергә ярый имеш!

      Зәңгәр түгәрәктә булсам –

      Мин рөхсәт бирер идем.

      Кызыл түгәрәктә ич мин,

      Димәк, “ярамый” дидем.

Балалар:

  1. Аңладыңмы, Белмәмеш.

Белмәмеш:

  1. Ярый,ярый, аңлашылды,

       Мин яңадан алдынмыйм.

       Зәңгәр түгәрәктә - “ярый”,

       Кызылында  - “ярамый”.  

(Юлда зебра билгесе очрый.)

Белмәмеш:        

  1. Әнә, әнә, тагын берәү

     Каралы-аклы үзе.

   Нинди билге монысы тагын?

   Әйтсен әле үз сүзен.

Зебра:

  1. Юлда аклы сызык күрсәң –

      Булыр чыгу урыны.

     Мин булмаган җирдә чыксаң  -

     Машина бүлер юлыңны.

     Мине күрсәң дә, ашыкма,

     Светофорга кара син!

     Юл читендә басып тора

     Өч күзле бер командир.

Светофор:

  1. Урамнарны күзәтәм,

      Узганнарны кисәтәм.

      Янып тора өч күзем,

      Күреп торам ич үзем,

      Әйтеп торам өч сүзем:

  1. Кузгалма! – ди кызыл ут.
  2. Сабыр! – дия сары ут.
  3. Ярый! – дия яшел ут.            

 (Балалар “Светофор җырын җырлыйлар.”)

      Без дә аңа карыйбыз,

      Күзебезне алмыйбыз.        

      Ни әйткәнен аңлыйбыз...

Юл – патруль хезмәткәре (балаларны кул болгап озата):

  1. Ә мин әле һаман  юлда –

      Сакта торам, эх!

      Балакайлар, булсын сезгә -

      Яшел урам, яшел ут!         (Балалар өйгә кайтып җитәләр.)

Әтисе:

  1. Әйдүк, әйдүк, балакайлар,

      Мәктәптә ни хәлләр бар?

Балалар:

  1. Мәктәптә хәлләр яхшы,

      Юлда хәтәр хәлләр бар.

Белмәмеш:

  1. Юл аркылы чыкканда

     Кинәт бәрде машина.

     Дуслар ярдәмгә килеп,

     Аңлаттылар барсын да.

А.Б:

  1. Менә шулай итеп Белмәмешнең сәяхәте тәмамланды. Әйдәгез, аңа киләчәктә уңышлар, яшел урам телик. Бу барыбыз өчен дә гыйбрәт алырлык кичә булды.

Балалар бергә җырлыйлар:

  1. Егылсаң торып була,

      Торсаң йөгереп була,

        Йөгерсәң, җитеп була –

        Дусларың гына булсын.

        Сөйләшеп, уйнап була,

      Күп нәрсә белп була.

        Шаярып-көлеп була –

Дусларың гына булсын.

А.Б:

  1. Әйе, балалар,

        Дуслар бер-берсенә ярдәмгә килсә,

        Дөньяда яшәп була.

        Хәерле юл сезгә! Барыгызга да зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гномик мажаралары

Приключения гномика в лесу перед новым годом....

Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча....

Телдең мажаралары

Конспект индивидуального занятия по автоматизации звука л...

Сценарий "Новогодние приключения"- "Яна ел мажаралары" для старшей,подготовительной группы

Сценарий "Новогодние приключения"- "Яна ел мажаралары" для старшей подготовительной группы на татарском и русском языке для смешанных групп. Материал подготовлен для группы, г...

Хоттабыч мажаралары

Уртансылар төркөмөндә "Хоттабыч мажаралары "исемле яңы йыл иртәлеге...

Асыҡ дәрес "Көҙгө мажаралар"

quot;Көҙгө мажаралар" дәресе балаларҙың көҙ тураһында белемдәрен дөйөмләштереү; тәбиғәт һәм кеше араһындағы бәйләнеште күрһәтеү;  балаларҙың һүҙлек запасын байытыу, һорауҙарға яуап бирергә ...

Яңы йыл мажаралары

Яңы йыл мажаралары...