Разработка мероприятия к осеннему празднику.
методическая разработка по музыке (подготовительная группа) по теме

Мероприятие к осеннему празднику.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon osenniy_prazdnik.doc41 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Актаныш районы

Новоалимовский детский сад

Сөмбелә” бәйрәме

Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме очен әкият - тамаша

Нуриманова Илүзә Флүс кызы

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән. Урман күренеше. Аю йоклап ята. Керпе баласы аланны әйләнеп чыга. Ике тиен бәхәсләшә-бәхәсләшә чыга.

1 тиен: Мин тизрәк йөгерәм!

2 тиен : Ә мин биегрәк сикерәм!

1 тиен: Ә мин күбрәк чикләвек җыям!

2 тиен: Ә мин тизрәк гөмбәләр җыям!

Аю: Нәрсә шаулашасыз! Урманда көз, миңа кышкы йокыга талырга вакыт,  ә алар монда тавышланып йөриләр!

1 тиен: Ачуланма  инде, аю бабай. Сиңа йокларга вакыттыр да, безнең нәкъ күңел ачар чак шул!

2 тиен: Безнең күлмәкләребез дә яңа, матур. Урман тулы тәмле ризык. Гөмбәләр үсте, чикләвекләр өлгерде!

1 тиен: Безнең көзге концертка нинди номер әзерләгәнне күрәсең киләме?

Аю: Нинди номер инде ул? Вакытка чикләвек ватасызмы әллә?

Икесе бергә: Нәрсә инде син! Менә кара!

Тиеннәр бииләр.

Читтән генә кызлар карап  тора.

Аю: Менә тамашачылар да барлыкка килде. Билет кына сатасы калды. Нәрсә карап торасыз. Тотып ашыйм бит хәзер!

1 кыз: Без синнән курыкмыйбыз бит!

2 кыз: Әйдә тотып кара! (чабышылар, аю арып, ята)

1 кыз: Син бит әйбәт! Без дә урманга начар ният белән килмәдек.

2 кыз: Гөмбә, чикләвек җыярга килдек.

1 кыз: Тсс.. Ниндидер тавыш ишетелә.

Аю: Әй, артистлар. Безгә качсак яхшырак булыр.              

                (патша, министр, принцесса керәләр)

Патшабикә: Нәрсәгә килдек инде без бу урманга? Ә министр?

Министр: Патшам, мин сезне монда тагын да акыллырак, көчлерәк, баерак итү планы белән таныштырырга дип алып килдем.

Патшабикә: Тизрәк әйтегез инде планыгызны!

Министр: Сезнең җирегезнең күп өлешен шушы бернинди файдасы булмаган урман алып тора.

Принцесса: Нәрсә сөйлисез сез? Ничек инде урманның файдасы булмасын? Ә гөмбәләр? Җиләкләр? Кошлар сайравы? Ә матурлык! Һавасы! Нинди саф һава!

Министр: Сезнең кызыгыз мине бүлдерә. Мин болай сөйли алмыйм.

Патша: Барыгыз да авызыгызны ябыгыз. Министр гына сөйләсен!

Министр: Рәхмәт патшабикәм!  Мин менә нәрсә тәкъдим итәм. Беркемгә дә кирәкмәгән урманны юк итәргә. Агачларны кисәргә, кошларны, җәнлекләрне зоопаркка тапшырырга. Ә урман урынына сакчылар өчен сарай төзергә.

Патша: Сезнең планыгыз миңа бик ошый, министр.

Принцесса: Патшабикәм, Алай эшләмә инде! Зинһар өчен!

Патша: Тагын бер сүз эндәшсәң, мин сине бүлмәңә  бикләп куям!  Йә, безнең балталар җитәрлекме?

Министр: Җитә, җитә.     (чыгып китәләр)

Аю,  2кыз керә

Аю: Менә нәрсә эшләргә җыеналар икән?

1 кыз: Әнә, куянарны тота да башладылар!

Аю: Моңа юл куярга ярамый. Үзебезнең урманны саклап калырга кирәк. Безгә моның өчен ярдәмгә хәзерге урман хуҗасы кирәк.

2 кыз: Кем соң ул?

Аю: Көз кызы Сөмбелә! Ләкин аны ничек табарга?

Кызлар: Табарбыз. (чыгып китәләр, аю да китә)

Охотник керә, капкан куя, үзе икенче яктан карап тора.

Куян керә

Куян: Нинди тәмле ризык!

1 тиен: Анда капкан!

2 тиен: Кит аннан!

Куян : Рәхмәт, дусларым!

Охотник: Ох, сезне! Мин сезне хәзер юкка чыгарам!

Арттан аю килеп чыга

Аю: Мин сине үзеңне юкка чыгарам!

Охотник: А ааааа . Мин бүтән алай эшләмим! Коткарыгыз!!! (кача)

Аю: Менә шулай ул.

1 тиен: Синең белән бар да яхшымы?

Куян : Әйе, рәхмәт сезгә дусларым!

Патша, сакчы, охотник керә

Охотник: Хөрмәтле, патшабикә. Менә ул, мин тотмакчы булган куян. Ә әнә теге аю миңа комачаулады!

Патшабикә: Сакчылар! Тотыгыз шуны!

Сакчылар  тотмакчы булып аю янына киләләр.

Аю ырылдый, тегеләр кача. Сөмбелә, 2 кыз керә.

Сөмбелә: Синең сакчыларың бигрәк кыю икән!

Патшабикә: Кем син?

Сөмбелә: Эх, син, 60 ел минем белән күрешеп, һаман танымыйсың! Кем әле мин?

Барсы бергә: Сөмбелә!

Патшабикә: Ярый, Сөмбелә. Ә син монда нишләп йөрисең?

Сөмбелә: Урманны сездән саклап калырга дип килдем.

Патшабикә: Төрмәгә утыртыр идем, сакчылар качты, әйдә сөйләшик,минем акчам да  күп,  көчем дә җитәрлек.

Сөмбелә: Ә мин сиңа киресен исбатласам?

Патшабикә: Исбатласаң, китәм.

Сөмбелә: Син үзеңне бик бай саныйсың. Ә син тирә якка игътибар белән кара!

(яфраклар биюе)

Патшабикә: Алтын, алтын яңгыры. Кемнеке ул? Нишләп мин моны элек күрмәдем?

Бергә : Сөм- бе- лә- не-ке.

Сөмбелә: Ышандыңмы инде минем байлыгыма?

Патшабикә: Ышындым. Ләкин минем әмерем һәрвакыт үтәлә. Сугыш башлыйм дисеңме, берәр кешенең башын кисим дисеңме!

1 тиен: Нәрсә инде ул! Ә менә синең әмерең  буенча гөмбәләр үсәме?

 2 тиен: Чикләвек өлгерәме? (чикләвек маскасы кигә укучы чыга)

1 тиен: Баланннар пешәме соң? (балан маскасы кигән укучы чыга)

2 тиен: Гөмбәләр үсәме? (гөмбә булып киенгән бала чыга)

1 тиен: Гөлҗимешләр өлгерәме?

Патшабикә: Ярый, син тагын җиңдең. Ләкин минем солдатларым бик күп. Алар шундый көчле!!

Сөмбелә. Солдат дисеңме? Бая качкан солдатларны әйтәсеңдер инде! Ә минем көзге җилләрем, яңгырларым бар.

Яңгыр биюе. Зонтик тоткан кызлар Патшабикәне уратып бииләр

Патшабикә: Җитте! Җитте!  Туктагыз. Мин урманны тынычлыкта калдырам. Урманга тимим.

Сөмбелә: Дуслар, без урманыбызны коткарып калдык. Карагыз ул нинди матур!

Барысы бергә көз турында матур җыр җырлыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка праздничного мероприятия для ДОУ "Праздник осени"

Данное мероприятие может быть использовано в средней и старшей группах дошкольного учреждения. Праздник построен ввиде празднования Дня рождения осени. Мероприятие направлено на развитие творческих, к...

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА СЦЕНАРИЙ «СЦЕНАРИЙ ОСЕННЕГО ПРАЗДНИКА»

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКАСЦЕНАРИЙ «СЦЕНАРИЙ ОСЕННЕГО ПРАЗДНИКА»...

Методическая разработка. Песня к Осеннему Празднику с использованием Орф-технологий для детей младшего дошкольного возраста

В этой песне происходит не сложная, но довольно интересная смена деятельности детей, музыка и слова простые и понятные детям, атрибуты, которые используются для имитации шуршания листьев и звона капел...

Сценарий мероприятия осенний праздник "Письма осени"

Сценарий праздничного досуга для детей средней группы, включает элементы театрализации, конкурсы, музыкальные игры осенней тематики...

Методическая разработка мероприятия праздник осени в подготовительной группе "Ярмарка"

Сценарий праздника осени для подготовительной группы  «ЯРМАРКА» Ведущая - взрослыйОсень – взрослыйДевочки – русские красавицыМальчики –коробейники.(Под русск. н...

Методическая разработка, конспект к Осеннему празднику.

Праздник Осени Цель: Доставить детям радость и удовольствие от праздника, закрепить все полученные за осенний период знания. Задачи: Закрепить знания об осени, развивать навыки пения, развив...