«Тукай иҗатына ияреп»
методическая разработка (старшая группа) по теме

Галимуллина Ландыш Маликовна

Галимуллина  Ландыш  Мәлик  кызы,

МБМБУ “Яңгул балалар бакчасының” музыка җитәкчесе

 

«Тукай  иҗатына ияреп»

(5-6  яшьлек  балалар  өчен  бәйрәм иртәсе)

Максат:

1. Балаларда  Г. Тукайныӊ  күпкырлы  иҗатына  кызыксыну  уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү.

2. Шигырьнеӊ  эчтәлеге  буенча  үз фикерләрен  әйтә  белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү.

3. Г. Тукай әкиятләре, шигырьләре  аша балаларда     матур әдәбият белән кызыксыну, аларда  укырга теләк тәрбияләү.

4.Бию, җырлау осталыклырын үстерү.Җырлы-биюле  уеннарда катнашу теләге булдыру.

5.Әкияти геройларның образларына кереп сәнгатьле итеп әкиятне сәхнәләштерергә күнектерү.

 

 

Зал бәйрәм чарасына туры китереп бизәлгән. «Бәйрәм буген» көе яӊгырый. Көй астына залга балалар керәләр.

 Тәрбияче:Хәерле көн, кадерле балалар,килгэн кунаклар! Исәнмесез!Күрәм, кәефләрегез яхшы, күӊелләрегез шат. Балалар, исегезгэ төшерегез эле, бүген көн нинди?

Балалар:Матур,коящлы.

Тәрбияче: Ә хәзер елныӊ нинди фасылы?

Балалар:Яз.

 Тәрбияче: Әйтегез әле, яз нинди истәлекләргә бай ул?

Балалар:Г.Тукайның туган көне.

Тәрбияче: Бик дөрес, яз аенда күренекле шагыйрь Г. Тукай туган.Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле    кешеләр  тәрбиясендә яши. Кечкенәдән  үк шигырьләр укырга яраткан .«Кечкенә Апуш» үсэ дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә.  Бүген   бездэ   Тукайның    ижатына  багышланган   кичәгә   жыелдык.

.Уз телемдә шигырь укыйм,

Уз телемдәсойлиалам.

Туганжирем,туганилем

Мин бит синнән илһамалам.

 

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул минем туганилем.

Дөньяда иң-иңматур тел

Ул минем тугантелем.

 

Туган телемнән аерма ,Ходай!

Туган телемә табынам шулай.

Сихри моңнарын туган телемнен

Житкергән безгә сөекле Тукай.

Тәрбияче:Чыннан да туган илдән дә матур ил булый.Чөнки һәркемгә якын узенен туган авылы .туган иле.Әйдәгез бергәләп туган илебез турында бер матур җыр җырлап алыйк.

                                                Жыр:»Туган илем»

Тәрбияче: Г. Тукай кечкенәдән табигатьне, җан ияләрен яраткан, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булырга өндәгән. Хәзер  Камилә һәм Әдилэ башкаруында «Бала белән күбәләк» жырын тыӊлап үтик.

Бала:

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көнкүрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик  гомрем бик кыска:
Бары беркөн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

 

Бала: И, күбәләк, нишләп тиим инде мин сиңа. Син бит болын-кырларны бизәүче, җәйне ямьләүче. Әйдә, дус булыйк.

Күбәләк: Әйдә, бергәләп сәяхәткә китәбез. Мин сиңа бу дөньяның матур урыннарын күрсәтәм.

Бала: Әйдә, бик теләп ризалашам.

Бала белән Күбәләк музыка астында бии – бии чыгып китәләр.

Су анасы  чыга.

Мин буламын Су анасы

Шушы күлдә яшимен.

Зыян салу түгел уем

Беркемгә дә тимимен.

Күлнең йомшак суында

Чәчләремне юамын.

Алтын тарагым белән

Һәр бөртеген тарыймын.

Күл буена килеп чәчен тарап утыра, суга чума. Тарагы басмада кала.

Малай чыга, як-ягына карана.

Озын чәчләрен тарап җен карчыгы утырган.

Алтын тарагын басмада онытып та калдырган.

Чү! Туктагыз! Нишләргә?

Янымда юк һич беркем.

Җен карчыгы чыкканчы

Таракны алып элдертим.

 

 Басмадан таракны барып ала да чыгып кача.

Су анасы чыга, тарагын эзли башлый, тапмагач елый:

Кайда минем тарагым?

Чәчне ничек тарармын?

Тапмасам мин таракны,

Инде ямьсез каламын.

Бала белән Күбәләк керә.

Бала: Нигә елыйсың, Су анасы? Борчуың бармы әллә?

Су анасы:  Әле генә алтын тарак  белән

                  Чәчләремне тарадым.

                  Тик басмада онытып калдырганмын

                  Тарагымны урлаттым

                  Шуңа кайгыга баттым.

                  Каян табыйм тарагымны, берәр киңәш бирегез.

Бала: Кайгырма син, Су анасы, табарбыз тарагыңны. Әйдә, безнең белән, тарагыңны эзлибез.

Чыгып китәләр

Аланлыкта Кәҗә белән Сарык. Казан янында, сарык ботка болгата:

Сарык: И-и, Кәҗә дус, кызык иттек бит бүреләрне. Күпме ботка үзебезгә калды. Чү, кемнәр килә ул?

Кәҗә: Ми-ки-ки-ки, ми-ки-ки-ки! Ни бар? Нигә елыйсың, Су анасы?

Су анасы: Югалды алтын тарагым

        Чәчне ничек тарармын?

        Тапмасам мин таракны,

         Инде ямьсез каламын.

Сарык: Бә-ә-ә-ә, кайгырма, Су анасы! Мин беләм синең тарагыңның кая икәнен. Әле генә күреп тордым, бер малай синең тарагыңны тотып, авылга таба йөгерде.

Су анасы: И-и, рәхмәт инде, Сарык дус! Тик ул авылга юлны каян табабыз?

Кәҗә: Ми-ки-ки-ки, без беләбез авылга юлны, анда безнең әби белән бабай яши. Ә-ә-нә тегендә тау башын күрәсезме?

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул!

Шунда таба барыгыз, таракны сез табыгыз!

Бала: Рәхмәт сезгә, Кәҗә белән Сарык! Сау булыгыз!

Бергәләп музыка астында чыгып китәләр.

Аланлыкта малай белән Акбай күренә.

                            “Кызыклы шәкерт” –инсценировка

Малай:  Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Акбай:  Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Малай:  Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңайсыз ул!

Чү, нинди тавыш килә анда, Акбаем?

Бала белән Күбәләк, Су анасы  керәләр.

Акбай өрә башлый, Су анасы курка.

Малай:  Тукта әле, Акбай, өрми тор! Нишләп йөри монда авылда Су анасы?

Су анасы: Югалды алтын тарагым

        Чәчне ничек тарармын?

        Тапмасам мин таракны,

        Инде ямьсез каламын.

        Тарагымны урлаучы

        Шушы авылдан диделәр.

        Тарагымны эзләргә

        Дусларым да килделәр.

Ул малайның кайсы йортта яшәвен ничек белербез инде... (елый)

Акбай:  Һау – һау - һау! Елама, Су анасы, үзем табарга булышам ул малайны. (Су анасын килеп исни) Әйдәгез, минем арттан. ( Йөгереп чыгып китә Калганнар аның артыннан чыга.)

Авыл өе. Кич.  Малай караватта алтын таракны карап ята.

Алтын тарак, алтын тарак, туйганчы карыйм әле

Алтын тараклар белән чәчемна тарыйм әле.

Тәрәзә шакыйлар.

Әни: Кем бар анда? Кем ул? Кара төндә кем йөри? Ни кирәк сиңа, и пычагым кергере!

Мала         й: Төн караңгы, тәрәзәдән ялгыз ай миңа карый,

              Ай да ялгыз, мин дә ялгыз,

              Я, Ходай, кая барыйм?

Су анасы:

Ач! Бу мин – Су анасы

Кайда минем алтын тарак?

Кичә көндез аны урлап качты

Синең углың – карак!

Әни таракны тәрәзәдән тышка ата :

 

Ал да тарагыңны, бул син юлыңда.

Мондый эшкә бүтән улымның

Бармас кулы да.

Ник алдың син Су анасының тарагын!

Ник тидең аңа, балам?

Кеше әйберенә тимәскә дип

Кечкенәдән өйрәтеп барам.

Малай:

Ярый, әнием, тыңлыйм синең сүзеңне.

Кичер мине, бүтән алай эшләмәм.

Йә, иясе юк диеп бер әйбергә дә тимәм!

Барлык катнашучылар да чыгып басалар.

Малай алгарак чыгып:

Сез дә, иясе юк диеп, кеше әйберенә тимәгез!

Тәрбияче:Балалар! Сез дә, иясе юк диеп, кеше әйберенә тимәгез!Кеше әйберенә кызыксан да сорап кына алырга кирәк  .Бәйрәмне дәвам итик.

Ямьле бәйрәм иртәсендә

Утырмагыз торыгыз

Тыпыр-тыпыр биик әле

Сез кул чабып торыгыз.

 

                                                    Татар халык  биюе

                                                Көй астында шүрәле керә.

Шүрәле:Ай, бармагым авырта,уләм.Авырта бармагым.Абау кая килеп эләктем мин?

Тәрбияче: Исәнме ,шүрәле дус!Бу  Яңгул балалар бакчасы. Бармакларынга ни булды?

 Шүрәле: Исәнмесез!Былтыр исемле малай бүрәнәгә кулымны кыс тырды.Яратмыйм мин аны.

Тәрбияче:  Балалар,бу шүрәле кайсы әкияттән соң?

Балалар: “Шүрәле “-әкиятеннән.

Тәрбияче: Бу әкиятне кем язган?

Балалар:Г.Тукай.

Тәрбияче: Шүрәле дөрес сөйлиме?Былтыр исемле малай шүрәлене тик торганда кыстырганмы?

Балалар: Юк.Шүрәле  Былтырны кытыклап үтерәм дигән.

Тәрбияче: Кешеләрне кытыкларга ярыймы?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Шүрәле син үзен дөрес эшләмәгәнсен.Алай шаярырга ярамый.Аңладынмы инде?

 Шүрәле:Ярар бүтән алай  шаярмам.

 Тәрбияче: Әйдә шүрәле дус,бармакларында тазарыр бергәләп бер уен уйнап алыйк.

                                               “Түбәтәйле” уены уйнала.

Шүрәле :Карагыз әле, бармакларымның авыртуы бетеп тә китте.Моннан соң мин алай шаярмам.Былтыр белән дус булырмын.Ә хәзер  миңа китәргә вакыт Сау булыгыз !

Балалар:Сау бул Шүрәле.Тагын безгә кунакка килерсен.

Тәрбияче: Балалар,   тагын бер уен уйнап алыйк. . Бу уенныӊ исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары»дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә туры килә икәнен эйтерсез:

                       Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»

-алтын тарак.(“Су анасы”)

-капчык.(“кәҗә белән сарык әкияте”)

-күбәләк.(“Бала белән күбәләк”)

-эт.(”Кызыклы шәкерт”)

-бүрәнә.(“Шүрәле”)

-Әйе,бик дөрес әйттегез.Бүген безгә кунакка  кечкенәләр төркеме балалалары да килгәннәр.Аларда  Тукайнын   жырларын,,шигырьләрен бик яратып өйрәнделәр.Әйдәгез үзләрен сәхнәгә чакырыйк..Кечкенәләр төркеме безгә”Бишек җырын “- жырлап,курчак йоклату күренешен күрсәтеп китәләр.

                                                                                                                                                    ”Бишек җыры” Г.Тукай сүзләре.татар халык көе

 

Тәрбияче: Ә безнең  Алсинәбез  Г.Тукайнын  «Гали белэн кэжэ » шыгерен өйрәнеп килгэн.Тыңлыйк әле үзен

                                                                                                                                                                               «Гали белэн кэжэ».

Тәрбияче :Рәхмәт сезгә кечкенәләребез.Бәйрәмебезне дәвам итик.

Туган телем син–йөрәк җылысы,

Туган телем син-куңел тойгысы,

Туган телем син-тарих баскычы,

Туган телем син-белем ачкычы.

 

Чатнатып сөйлэшәм уз анателемдә.

Оялмыйм курыкмыйм-мин   бит  уз илемдә!

Башымда чигүле, укалы тубәтәй.

Догалар укырга өйрәтә  дәу  әни.

Тәуфыйклы булырга кирәген  беләм  мин.

Чын  татар малае  йөрәгем  белән мин.

                      «Родной язык» («Туган тел»)

 

Родной язык – святой язык,

отца и матери язык,

Как ты прекрасен!

Целый мир в твоем богатстве

я постиг!

 

Качая колыбель,

тебя мне в песне

открывала мать,

А сказки бабушки потом

я научился понимать.

 

Родной язык, родной язык,

с тобою смело шел я вдаль,

ты радость возвышал мою,

ты просветлял мою печаль.

 

Балалар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Хәзер бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкарабыз.

 

Бәйрәм Г.Тукайның  “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_tukay_izhatyna_iyarep.docx1.59 МБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Татар халкының “Кем нәрсә ярата?” әкиятенә ияреп

Балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әкиятче, әби,бабай, песи-Мыраубикә,әтәчләр, үрдәк – бәбкәләре, этләр-Акбай белән Кара борын, кәҗә-Мәкәрҗә, куяннар, керпеләр, аюла...