Сценарий новогоднего утренника "Путешествие по сказкам" для старшей группы на татарском языке
план-конспект занятия по музыке (старшая группа) на тему

Петрова Ирина Руслановна

Сценарий новогоднего утренника для старшей группы на татарском языке

Скачать:

Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Зурлар төркеме

Балалар бер – бер артлы  залга  йөгереп керәләр. “Яңа ел” биюен бииләр.

Алып баручы:

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз

Матур җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Бергә: Котлы  булсын Яңа ел!.


1 бала: Яңа елны каршыларга,

           Без җыелдык бу залга.

          Исән-саумы, Яңа ел,

           Хуш киләсең, уз алга.

                       

2 бала:Килде безгә яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы өстендә,

Йолдыз булып яна ул.

3 бала: Бәйрәм бүген – Яңа ел,  

Бөтен җиргә кар яуган.

Яңа елны каршыларга

Балалар да җыелган.

4 бала:Куяннар һәм аюлар,

Кунак булып килгәннәр.

Шук малайлар һәм кызлар

Матур кием кигәннәр.

5 бала:Котлы булсын Яңа ел,

Матур узсын кышыгыз.

Б езне котлаган өчен,

Рәхмәт, сиңа, чыршыбыз.


Җыр «________________________»

Урындыкларга утыралар.

Алып  баручы. Әйдәгез, бераз ял итик, чыршыны  читтән күзәтик. Бәйрәмебез  әле башланды гына, серле хәлләр дә  булыр сыман.

(Төшкән әйбер тавышы ишетелә.)

Алып баручы: Балалар,  бу нинди тавыш . Ишетәсезме? Нәрсәдер төште бугай. (көзгене күтәрә) Карагыз әле, бу бит көзге! 

Тылсымлы көзгегә ошаган.   Тикшереп карыйк әле.

Көзге, көзге,  дөресен әйт безгә, Кыш бабай хәзер кайда, ул безнең турында онытмады?

Көзге:  Урманда  көчле буран булды, юлларны кар каплады. Кыш бабагыз бәләгә юлыкты. Җеннәр, убырлылар, шүрәлеләр аны үзенең патшалыгына алып киткәннәр һәм йоклата торган үлән белән  агулаганнар. Кыш бабагыз бәйрәмгә килми, ул бик каты йоклый.

Алып баручы: Балалар, хәзер нишләргә инде? Әйдәгез, Кар кызын чакырабыз. Бәлки ул безгә ярдәм итәр?

Балалар: Кар кызы! Кар кызы!

(Көй астында Кар кызы залга керә.)

Кар кызы: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Исәнмесез, минем нәни дусларым! Яңа ел белән Сезне!

Балалар: Исәнме, Кар кызы!

Кар кызы: Балалар, сез мине чакырдыгызмы?

Балалар: Әйе!

Кар кызы: Ә Кыш бабабыз кайда соң? Ник ул безнең бәйрәмгә килмәгән?

Алып баручы: Кар кызы, безнең Кыш бабайга зур бәлага очраган. Начар көчләр аны үзенең патшалыгына алып киткәннәр. Һәм йоклата торган үлән биреп  йоклатканнар.  Кыш бабайнны уятырга кирәк. Син безгә  ярдәм итә аласыңмы?

Кар Кызы:

Тылсымлы кыңгыраубыз,

Хәзер үк шом сал.

Әкияттән безнең дусларны

Тизрәк чакырып ал. (кыңгырау шалтырый)

Экранда убырлы карчык өе күренә.Өстәл эстендә язу. Убырлы карчыкның  “Турагенство”сы. Кәрәзле телефон.Хәзерге заман убырлы карчыгы.

Озакламый кышкы каникуллар җитә,  бу – сәяхәтләр вакыты.

Мин, Убырлы  карчык, үземнең туристлык агентлыгын ачам.

Бик кыюлар безнең белән сәяхәт итә алалар. /обращается к зрителям/
Ай-һай!  
Нишләп шалкан кебек утырасыз? Килегез, кил, минем себеркегә утырып очарбыз. Комсыз булып йөрмәгез, күбрәк алтын-көмешләрегезне китерегез!

Кадерле әти-әниләр! Проспект-рекламаларга күз салыгыз.

Әле Панамада булганыгыз юкмы? Тизрәк ашыгыгыз – анда хәзер цунами.

Барыгыз да Испаниягә, эссе Мадридка! Кем бара, шул кояшта яна. Грециядә бик тәмле ашаталар: уксус, борыч һәм башка әче тәмләткечләр ашка күп кенә өстиләр. Төрек Анталиясендә ял итеп әрәм булырга онытмагыз. Ә Париж матурлыкларын күреп, акылдан язарсыз.

Убырлының телефоны шалтрый.

Убырлы: Алло, тыңлыйм!

Алып баручы: Без Кыш бабайны эзлибез!

Убырлы: Теләгегезне аңладым. Сезне барлык әкиятләргә сәяхәткә җибәрәм, тик Кыш бабайны таба алырсыз микән? (Убырлы көлә, экран сүнә)

Кар кызы: Тылсымлы кыңгырау, чыңла, безне беренче әкияткә алып бар!

.(кыңгырау шалтырый)

Экранда ай күренә.

Алып баручы: Алтын ай, безнең дустыбыз!

Һавада һәм урман – кырлар өстеннән йөрисең. Биектән Кыш бабайны күрмәдеңме син?

Ай: Һавада мин күптән йөрим. Күпне күрәм, күпне беләм. Сезгә бер карт кеше ашыга, кырдан килә турыга. Сакалы аның үскән – күрәсең Кыш бабай булган.

(Ярлы генә киемнән карт кеше керә.)

Алып баручы: Бабакай, син Кыш бабай түгелме?

Карт: Юк, мин монда диңгез эзлим. Алтын балык белән сөйләшергә кирәк иде. Дулкын тавышын ишетәм. Менә ул, диңгез!

(Көй яңгырый. Алтын балык чыга.)

Балык: Нәрсә кирәк сиңа карт?

Карт: Алтын балык, ачуланма мине. Явыз карчыгым тагын усаллана, миңа һич тынычлык бирми. Аңа синең патшалагың кирәк түгел, Яңа елга төсле телевизор “самсунг” сорый.
Балык: “Кайгырма, бар кит, хәерле юл.

Төсле телевизор “самсунг” булыр син кайтуга. (балык йөзеп китә).

Алып баручы:Тукта әле бабай. Синең әкиятеңдә Кыш бабай юкмы?

Карт: Минем  әкиятемдә Кыш бабай юк шул. Сау булыгыз, мин  өйгә, карчыгым  янына  ашыгам.(Китә)

Алып баручы: Кар кызы кыңгырауыңны ал. Кыш бабайны башка  әкияттән эзләп карыйк әле.

Кар кызы: Тылсымлы кыңгырау шалтыра! Башка әкияткә безне алып бар!        

(Экранда “Карсылу һәм җиде кәрлә”. Карсылу  чыршы артыннан чыга. Чыршыны бизи башлый.)

Карсылу:

Мин уенчыклар  ясадым, чыршыбызны бизәдем.

Бар анда муенсалар дә, шарлар да, төсле фонарьлар да.

Гном-туганнарым ауда хәзер, көн буе эштә алар.

Кемнәр җырлый анда кычкырып? Ә, бу гномнар кайталар! (Карсылу утыра)

                                              Гномнар биюе.

Карсылу (чыгып): Гномнар, сез аргансыздыр. Барыгыз, дусларым, ял итегез, ә мин өйне  тәртипкә китерәм.

(Гномнар үз урыннарга утыралар.)

Алып баручы: Тукта, Карсылу. Бездән ерак китмә. Сорауга җавап бир: Кыш бабайны күрмәдеңме?

Карсылу: Безнең әкияттә Кыш бабай юк! Сау булыгыз, мине эшләрем көтә.

Алып баручы: Бик кызганыч, балалар. Бу әкияттә дә Кыш бабайны тапмадык.

Кар кызы: Тылсымлы кыңгырау, чыңла, безне башка әкияткә алып бар!

Берничә бала курчаклар булып чыгалар.

Беренче курчак: Без гади курчаклар түгел, без шук һәм хәрәкәтчән.

Икенче курчак: Күзләрне ачып йомабыз, аяклар белән идәнгә тибәбез.

Биюле җыр “Без тартмада ятабыз” курчаклар урыннарда калалар

Көй астында Карабас килеп керә.

Алып баручы:Исәнме, Кыш бабай! Бүләкләр алып килдеңме?

Кар кызы: Бу нинди Кыш бабай булсын? Күрәсеңме, аның  бүләкләре дә юк.

Алып баручы: Ләкин ул сакал белән ...

Капчык та алып килгән үзе белән...

Кар кызы: Кыш бабай - киң күңелле,  менә шулай елмая! (күрсәтә)

Ап-ак сакалы Һәм кызыл борыны бар. Аның туны да бар: кызыл, шундый матур... Юк, бу кыш бабай түгел!

Карабас:

Мин куркыныч һәм коточкыч,

Мин ерткыч, комсыз, ачкүз.

Һәрберегезгә дә таныш:

Карабас, мин, Барабас!

Курчакларны биетәм,

Барысын да куркытам.

Кара чоланга ташлыйм,

Сусыз, иписез итәм.

Курчакларны алып китәм!

Алып баручы: Әйдә, Карабас. Курчакларыбызны эзләп кара.

“Карабас белән Сукыр тәкә уены”. Карабаска кузләрен ябалар, курчаклар урыннарга утыра.

Карабас:

Ардырдыгыз, ой-ой-ой! Аяксыз калдым! Миңа хәзер нишләргә? Курчакларны кем табар? Чыршы артыннан шуыша.

Кар кызы:

Тылсымлы кыңгырау, чыңла!

Кыш бабайны тизрәк китер!

Безне ишетсен өчен ул

Матур җыр җырлыйбыз хәзер!

“Кыш бабай”

Кыш бабай: (Ерактан ишетелә) Ау – ау!Киләм!

Алып баручы: Балалар, ишетәсезме? Кыш бабай килә!

Кыш бабай:

Исәнмесез, дусларым,

Нәни кыз һәм улларым!

Ерак-ерак илләрдән,

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә яңа елда шатлыклар,

тазалык, бәхет, мул тормыш алып килдем мин!

Сезнең җырларыгыз һәм биюләрегез миңа бик ярдәм итте. Рәхмәт сезгә! Котлы булсын Яңа ел! Капчыкны да алып килдем. Капчыкка бүләкләр салдым. Бүләкләр әз генә көтеп торыр. (чыршы янына капчык куя) Менә монда куеп торам.

Кар кызы: Бабайның күзләре хәйләкәр, үзе көлә, елмая. Балаларга бүләкләр өләшергә җыена. Туны да кызыл төстә аның! Исәнме, Кыш бабай!                        

Кыш бабай: Исәнме, оныкчыгым! Бигрәк күңелле сездә. Биисе килә башлады. Балалар,  миңа биергә ярдәм итегез! Кул чабып торыгыз!

Кыш бабай бии

Кар кызы: Кыш бабай, безнең чыршыбызда утлар янмый.

Кыш бабай: Бу куркыныч түгел: Кабын тылсымлы йолдыз! Балаларны куандыр.Чыршы матуркай утларыңны яндыр.Төсле күзләрең белән балаларга кара!

Утлар кабына. Залга Карабас керә.

Карабас: Монда кызу, бөркү, тыгыз. Сезнең белән кызык түгел! Курчакларны да миңа бирмәдегез... Мин сезгә үпкәләдем. Киткәндә дә хушлашмыйм. (китә) Карабас китә һәм кыш бабайның капчыгын алып китә.

Кар кызы: (Карабасны куып.) Әйбәт буласың килмәсә, тизрәк моннан кит. Усалларга бәйрәмдә урын юк!

Кыш бабай: Бик дөрес оныкчыгым.

Алып баручы: Кыш бабай, балаларның синең белән уйныйсы килә.

Кыш бабай: Әйдәгез, уйныйк!

Уен: Паровозик новогодний

Кыш бабай: Ардым мин. Оныкчыгым, әйдә, балаларга табышмаклар әйт, ә мин әз генә ял итәм.

Кар кызы:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?  (Кыш көне)

 

***

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)

 

***

Оча – юк канатлары,

Чаба – юк аяклары,

Тышта булса өелә,

Өйгә керсә, җәелә. (Кар)

 

***

Үкерә дә, котыра,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

 

***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

Алып баручы: Кыш бабай, шигырьләр тыңламыйча китмә инде.

Шигырьләр

Кыш килде.

Ураманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә, төшә генә.

Һава саф-рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын,

Кыш бабай килде кунакка.

Җир киде йомшак тунын.

Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безгә котларга.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да, бүләк тә!

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә!

Яңа елның бәхетле ел

Буласын без беләбез.

Шуңа күрә бергәләшеп

Яңа елга керәбез.

Кыш бабай: Ял иттем. Тагын уйныйк әле. Кайсыгыз чана шуарга ярата? Хәзер тикшереп карыйм. (Балалар ярыша, чана шуалар)

Бала: Кыш бабай килгән.

Безгә кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

Көттек сине сагынып,

Исән-саумы, Кыш бабай,

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш ,бабай.

Кыш бабай: Алып килдем, балалар, кая әле минем бүләкләрем.

Менә бит алар. (капчыкны чишеп, аннан чүп чыгара)

Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? Нинди хәл бу?

Кар кызы: монда Карабас булган. Бәлки ул безнең бүләкләрне алып киткән?

Кыш бабай:  Хәзер без аны кире кайтарырбыз!

(сихерли) Бозлар, сулар, салкын җилләр, Карабас белән бүләкләрне китерегез монда!

(Җил тавышы белән музыка астында туңган Карабас керә, кулларында бүләкләр белән капчык)

Кыш бабай: Син безнең бүләкләрне алып киттең? Ерткыч, комсыз! Кире бир бүләкләребезне! Балаларга бәйрәм бозма.

Карабас: Туңып беттем, сез мине җәлләгез! Алыгыз бүләкләрегезне, мине җибәрәгез, зинһар!

(Кыш бабай капчык ала, Карабас залдан чыга)

Кыш бабай: менә алар, күптән көткән бүләкләр!

(Кыш бабай бүләкләр өләшә, балалар рәхмәт әйтә)

Кыш бабай: китәргә вакыт җитте, балалар! Яңа ел белән сезне! Яңа елда да шулай ук тәртипле булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр, кадерлеләрем!

(Кыш бабай һәм Кар кызы залдан чыгалар)

Алып баручы:

Балалар залдан чыгалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника "СЕРЛЕ АЛМА" для старшей группы (на татарском языке)

Работая в двуязычном саду, столкнулась с   дефицитом сценариев на татарском языке.Приходилось либо переводить с руссого, либо повторять сценарии из года в год. Вот и приходится придумывать самой....

"КӨЗГЕ МАҖАРА" Сценарий осеннего развлечения для старшей группы (на татарском языке).

Сценарий осеннего развлечения для старших групп на татарском языке....

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

Сценарий весеннего праздника во второй младшей группе на татарском языке

сценарий на татарском языке для второй младшей группы...

План-конспект занятия по художественной литературе (старшая группа) на тему: Театрализация сказки "Репка" с детьми старшей группы на татарском языке

Театрализация русской народной сказки "Репка" детьми старшей группы получился отличной. Мы выступили перед самыми маленькими, перед мамами. Было интересно....

Сценарий новогоднего утренника "Золушка" для подготовительной группы на татарском языке

Сценарий новогоднего утренника для подготовительной группы на татарском языке...

Сценарий 8 марта старшая группа на татарском языке

Праздник наших любимых мам! 8 марта!...