Әниләр көненә багышланган “Әнием кояшым”дип исемләнгән кичә
материал по музыке (подготовительная группа)

Нуретдинова Гульзида Махсумовна

Әниләргә, әбиләргә  карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык  кебек хисләр тәрбияләү;  әбиләрне, әниләрне  бәйрәм  белән  тәбрик  итү. Җырлар , шигырьләр аша  балаларда  күркәм  сыйфатлар  тәрбияләү. Балаларның   сөйләм  телен  үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme_pod_gr_2018.docx156.89 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әниләр көненә багышланган

“Әнием кояшым”дип исемләнгән  кичә

                                     

Максат. Әниләргә, әбиләргә  карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлылык  кебек хисләр тәрбияләү;  әбиләрне, әниләрне  бәйрәм  белән  тәбрик  итү. Җырлар , шигырьләр аша  балаларда  күркәм  сыйфатлар  тәрбияләү. Балаларның   сөйләм  телен  үстерү.

 Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына көй яңгырый. Балалар музыка астында залга ярым түгәрәк ясап кереп басалар.

Алып баручы:   Хәерле көн, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле

булган көнне билгеләп узарга җыелдык. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы

кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен

расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчумәшәкатьләрегезне

оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. Бәйрәмнәрдә кешеләр

бер–берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында

ук бирергә булдык…Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!

1 бала

Бакча бүген  гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез.

 Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар.

Бәхетле елмая бүген

Җирдә барлык аналар.

 2 бала

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын  күңелдән  һәммәгезне

Бәйрәм  белән  котлыйбыз.

3 бала

Әниләрнең бәйрәме ул

Безнең дә көткән бәйрәм.

Җырлап биеп күңел ачыйк

Бүген әниләр белән.

 4 бала

От чистого сердца

Простыми словами

Давайте ребята

Расскажем о маме.

  1. Мама — это небо!
  2.  Мама — это свет!
  3. Мама — это счастье!
  4.  Мамы лучше нет!
  5. Мама — это сказка!
  6.  Мама — это смех!
  7.  Мама — это ласка!
  8. Мамы любят всех!
  9. Мама улыбнется,
  10.  10.Мама погрустит,
  11. Мама пожалеет,
  12.  Мама и простит.
  13. 13.Мама — осень золотая,
  14. Мама — самая родная,
  15. Мама — это доброта!
  16. Мама выручит всегда!
  17.  Мама, нет тебя дороже,
  18. Мама все на свете может,
  19.  Мам сегодня поздравляем,
  20.  Мамам счастья мы желаем.

Все вместе: Мама, я тебя люблю!

Җыр  “Мамочка мила, мама моя”  

(балалар утыралар)

Алып баручы:   сценка 2 бала белән

Әйе, без авыр вакытта да, шатлык килгәндә дә, күңелле булганда , куркыныч булганда да әниләрне искә төшерәбез.Алар безгә һәрвакыт кирәк. Безгә ярдәмгә килергә алар һәрвакыт әзер.Кадерле әбиләребез дә әниләрдән ким яратмыйлар безне.

Ә хәзер әйдәгез бергәләп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

  1. Әниләр өчен “Разминка-гимнастика ума”

 Әниләр турында бик күп мәкаль-әйтемнәр бар.Сез шуларны беләсез микән? Ягез әле тикшереп карыйк. Мин  мәкальнең бер өлешен әйтәм сез дәвам итәсез.

  1. Ана күңеле балада, ............... бала күңеле далада.
  2. Дөньяда иң йомшак нәрсә..............әнием кулы.
  3. Өйнең яме ....ана белән.
  4. Баланың бармагы авыртыр, ананың .........йөрәге авыртыр
  5. Әти- әни бердәм булса,.....балалары күркәм үсә
  6. Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, .............тыңламаган — әрәм булган.
  7.  Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)
  8. Ана куены ...(туннан җылырак)
  9. - Яктылык – кояш янында, яхшылык – ...(ана янында)

2.Балалар өчен “Әниеңне тавышыннан таны”

Балалар әниләргә артлары белән басалар,әниләр чиратлап  балаларына ягымлы сүзләр белән эндәшәләр. Үз әнисенең тавышын таныган бала кулын күтәрә.

3.Әниләр өчен “ Үз балаңны беләсеңме?”  (балалардан алдан бу сорауларга ведио язмага җавап алам.Бу сорау мәсәлән Аланның әнисенә бирелә, ул җавап бирә һәм экранда Алан җавабы чыга)

-Яраткан ризыгы?

-Яраткан төсе?

Яраткан ел фасылы?

Якын дусты?

Яраткан шөгыле?

4.Балалар өчен “Әниеңә прическа яса” (А3 формат кәгазь бит күренерлек итеп  түгәрәкләп киселгән була.Шуны балалар әниләренең битенә куеп маркер белән кәгазьгә прическа ясыйлар.

5. Әниләр һәм балалар бергәләп катнаша “Золушка” (Бала үз әнисен алып чыга,димәк ике бала үз әниләре белән чыгалар.Тәлинкәдән ярма аралыйлар.Тәлинкәдә ярмалар кушылган шуларны аерып тәлинкәләргә салырга.

Алып баручы: Булдырдыгыз балалар, менә ничек безнең балалар әниләренә булышалар, тырышлар.Әниләр уңган, булган.

6.Балалар өчен “Безнең әниләр нинди?”  (Балалар түгәрәк ясап басалар мызыка астында йөрәк формасын бер-берсенә бирәләр, һәм  һәр бала үз әнисенең уңай сыйфатларын әйтә)

 “Пусть всегда будет солнце» песня балалар үз әниләрен биюгә чакыралар

 Алып баручы: Без әниләргә бүләк ясадык, әйдәгез балалар әниләргә тапшырабыз

                  Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә

килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен

җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы

зат юктыр.

. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач

кебек булыр иделәр. Сезгә озын гомер, тән сихәте,

саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба

да яхшы тәрбия биреп яши яшәргә насыйп булсын.

             

C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\6SvXuPEaQws.jpg

C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\cw7Rd7quxXY.jpg

C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\mRPtYopgbME.jpg             C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\RxV0EUZSW5w.jpgC:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\RxV0EUZSW5w.jpg

          C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\SHGg03_zUY8.jpg

          C:\Users\Гульзида\Desktop\фотографии садик\lkhbNOC-WAo.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ачык дэрес: "Кояш гомере телим мин, энием сина"

Энилэр коненэ багышланган ачые дэрес. Дэрес алдыннан "Безнен энилэр" дигэн рэсемнэр кургэзмэсе эзерлэнэ.Балалар эни сузен тозилэр. Энилэренэ матур сузлэр эйтэлэр."Минем энием" - дигэн хикэя сойлилэр.Э...

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

"Кояш гомере телим әнием сиңа"

Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...

"Кояш - безнең дустыбыз"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын кояш системасы белән таныштыру....

Кояш һәм чебиләр

Әниләр бәйрәмендә куллану өчен сәхнәләштерелгән әкият. Әкиятнең максаты: әниләрнең җирдә иң кирәкле кеше икәнлекләрен төшендерү, бер- береңә ярдәмчел булу, җәлли белү сыйфатлары тәрбияләү, балаларның ...

Итоговое занятие в старшей группе на тему: " Кояш нурлары артыннан сәяхәт"

Итоговое занятие по развитию речи в старшей группе...