«Карт имәнне коткару»
план-конспект занятия по музыке (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар өчен
экологик юнәлештә көзге күңел ачу чарасы
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 41.34 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
«Карт имәнне коткару»
Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар өчен
экологик юнәлештә көзге күңел ачу чарасы
Костюнина М.Н., югары квалификацион категорияле музыка укытучысы;
Тохбатова Г.Н., югары квалификацион категорияле татар телен укыту тәрбиячесе;
Грачёва О.В., беренче квалификацион категорияле инглиз телен укыту тәрбиячесе;
Хананова А.Р., беренче квалификацион категорияле тәрбияче;
Закирова А.Ф., беренче квалификацион категорияле тәрбияче.
Максат:
Уңай эмоциональ кәеф булдыру, яшьтәшләре һәм педагоглар белән бергә эшләү шатлыгы тудыру
Бурычлар:
-балаларны көзге чор образларына тарту, моң аша әйләнә-тирәдәге матурлыкны тоя белергә өйрәтү;
-театраль эшчәнлеккә кызыксынуларын арттыру;
-төрле курчакларны хәрәкәткә китерү сәләтләрен камилләштерү;
- сөйләм телен үстерү;
- хезмәттәшлек, үзара аңлашу, игелеклелек, җаваплылык, табигатькә һәм тереклеккә сакчыл караш тәрбияләү.
Балалар залга тукыма, көзге ботаклар, флаглар, яфраклар белән йөгерәләр
Музыкаль композиция
«Көзге моннар» Рәсим Низамов репертуарыннан
1бала:
Күрәсез, дусларым, көз килде тышта,
Озак тормас , килер ак тунлы кыш та.
Китә башлады инде кошлар
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
2 бала:
По лесным дорожкам, по лесным тропинкам
Ходит-бродит где-то Осень-невидимка.
Только и слышно с утра до утра:
«Осень настала, осень пришла!»
3 бала:
Autumn leaves are falling down,
Falling down, falling down,
Autumn leaves are falling down,
Yellow, red, orange and brown!
4 бала:
Килә шаулы, алтын матур көзем,
Яфрак оча көзге җил исә.
Табигате бигрәк сокландыргыч
Зарыгып көткән көз килә.
Җыр «Үтте-Китте» Л. Хисматуллина
Бала:
Көз,көз, алтын Көз
Без сине көтәрбез.
Бик моңсу безгә синсез,
Килче, тизрәк безгә, көз!
Бергә:
Кө,көз, көз без сине котәбез!
Көз керә
Көз:
Исәнмесез,дусларым,
Мин-Көзсылу буламын!
Мин, Көз, килдем сезгә
Курайларда көз көйләрен уйнап,
Агачларны сары төскә буяп,
Куакларга җиләк-җимеш элеп,
Агач төпләренә гөмбә тезеп
Урман буйлап мин йөрим.
Бүләгемне сер итеп сакладым. Балалар, сезнең өчен әкият әзерләдем.
Әкият –тылсым иле. Аңа юл һәрвакыт ачык.
Бала:
Тылсым иле ачылсын!
Безнең әкият башлансын!
Имән һәм имән чикләвекләре чыга
Имән:
Хәерле иртә, минем дусларым!
Шаян, бүген иртән ни белән шөгыльләндең?
Шаян:
Бүген мин көзге яфракта аунадым
Баш түбәсендә дә торгаладым.
Ә, Тыйнак, ах-ух килеп
Көзге яфракларда казынды. Әкәмәт!
Имән:
Карагыз әле, безнең Зирәк нәрсәдер укый?
Шаян:
Тагын хыялланадыр инде!
Тыйнак:
Син көлмә, Шаян, кемдер көзге яфраклар ярата, ә безнең сеңлебезнең хыяллары бар.
Шаян:
Хыяллар! Ха-ха-ха . Менэ мондыймы(күрсәтә)
Бик гади һәм кечкенә
Имән:
Алай димәгез, гади хыяллар да зур була. Хыял – ул Йолдыз кебек!
Оныгым, безнең янга бире кил.
Зирәк:
Хәерле иртә, бабам,
Туганнарым сезгә дә кайнар сәлам!
Бабам, минем хыялым әйләнә-тирәне матур итү. Һәрвакыт кошлар сайрасын, чиста һава булсын иде. Бабам, ничек сакларга бу матурлыкны?
Имән:
Ничек Туган як табигатен сакларга мы? (уфтана)
Бу җиңел эш тугел. Без бернигә карамый урманга булышырга, аны сакларга тиеш.
Тыйнак:
Ә кемнән сакларга? Дошманнанмы?
Шаян:
Дошманнан! Ә мин барысын да җиңәргә әзер!
Имән:
Оныкларым, имән чикләвекләрем, сез нинди кыюлар! Сез әле өлгермәгән, вакыт җиткәч сез дә горур имәннәр булырсыз.
Имән һәм имән чикләвекләре биюе
«Полька» И. Штраус
Музыка астында Кадрия (карга)чыга
Кадрия:
Мин –танылган карга!
Аптырап карамагыз мина:
Мин сөйләргә дә яратам
Уйныйм, җырлыйм, биим кар…
Ай-да, мин!
Мин ничек матур
Гөмәр, кил монда тизрәк,
Кара, нинди матур алан.
Гөмәр (карга)очып чыга
Кадрия :
Син кайда йөрисен очып,
Миннән күпкә калышып.
Гомәр:
Җил миңа начар хәбәр китерде. Зур агач ботагы, минем дусларым яшәгән
кырмыска өенә төшкән. Аларга ярдәм кирәк.
Шаян:
Әлбәттә, без булышырбыз.
Кайсыбыз иң көчлесе?
Бер үзем дә ботакны
Алып ата алырмын
Зирәк:
Шаян, мактанырга кирәкми, Мин дә булышырга әзер.
Тыйнак:
Безгә ашыгырга кирәк, тиздән төн җитә бит
Имән чикләвекләре, каргалар чыгып китәләр
Чыршы кызлары чыга
Чыршылар биюе
Чыршылар чыгып китә, берсе кала, имән чикләвекләре янына килә
Чыршы:
Дусларым, сез кая ашыгасыз?
Мине дә үзегез белән алыгыз эле?
Шаян:
Чыршы, чыршыкай әйдә кушыл безгә
Тыйнак:
Чыршыкай, калышма бездән!
Чыгып китәләр
Имән:
Ой-ой, бигрәк тиз баралар, куып җитә алмам ахры, аз гына ял итеп алыйм әле. Төне буе йокы күрмәдем, яраткан урманымны сакладым.
Имән йоклый
Кортлар керә
1 корт:
Карт имән йоклаган,
2 корт:
Үзен урман сакчысы ди бит эле
3 корт:
Менә бит син нинди!
4 корт:
Ах, хәзер без сине
Син безгә агачларны кимерергә комачаулый алмассын!
Имәнне кимерә башлыйлар
Кортлар биюе
Чыршы белән имән чикләвекләре керә
Шаян:
Менә без дә килдек, бабай,
Кырмыскаларга булыштык.
Син йоклыйсын мәллә, бабай?
Тыйнак:
Тавышланмагыз! Ишетәсезме, ул ыңгыраша. Бабай авырый.
Зирәк:
Ботагында зур яралар, кызганыч!
Имән:
Булышыгыз, оныкларым!
Кортлар агач артыннан карыйлар да качалар, калганнар куркып чигенәләр
Шаян:
Безгә качарга ярамый.
Бабабызга булышырга кирәк.
Тыйнак:
Ә бәлки җыр җырлап, аның йокысын ачарбыз.
Җыр «Осень, привет» И. Осокина
Балалар урыннарына утыралар, имән ыңгыраша
Шаян:
Нишләргә безгә, нишләргә?
Ничек бабайны йокыдан уятырга?
Барысы да уйда
Зирәк яфраклардан ясалган китапны карый
Зирәк:
Таптым, бик файдалы киңәш!
Тс-с-с! Кортлар ишетмәсен.
Кадрия, Гомәр! Кошларым-дусларым
Очып килегез бире.
Кадрия:
Ишетәм, кемдер елый, кемдер кайгыга баткан
Зирәк әкрен генә Каргага сөйли имәнне күрсәтә
Гомәр:
Бөтен үтенечегезне дә үтим
Ярдәм алып килермен
Каргалар очып китәләр, Тукран тукылдаган тавыш килә
1 корт:
Нинди таныш шомлы тавыш,
Бу бит тукран тавышы.
2корт :
Тукран бит авыру агачларны дәвалый, әгәр монда очып килсә.
3 корт:
Мин куркам, әйдә качыйк.
Кортлар чыгып китәләр. Тукран керә
Тукран:
Исәнмесез, балалар!
Мин -Тукран , урман табибы!
Агачларны корткычлардан саклыйм.
Күзлеген киеп, агачны тыңлап карый карый, башын чайкый
Тукран:
Тук! Тук! Тук! Ничек дәвалау юлын таптым!
Барысы:
Сак булыгыз!
Тукран:
Алай борчылмагыз, балалар!
Имәннең кайрысы яраланган
Тамыры хәлсезләнгән
Тамырына су кирәк
Су сибегез аңа тизрәк
Бергә:
Рәхмәт , Тукран
Тукран очып китә
Лейка белән кырмыскалар чыга
1 Кырмыска:
Кырмыскалар, кырмыскалар,
Минем якын туганнар
Имән бит чирләп киткән
Ул бездән ярдәм көткән.
2 Кырмыска:
Әйдәгез, тизрәк, тизрәк
Тамырына су кирәк.
«Кырмыскалар Имәнгә су сибәләр»
Имән селкенә башлый, төчкерә
Барысы:
Исән бул, озак яшә имән!
Имән:
Ай-яй, озак йокланган
Гафу итегез, картаелган.
Шаян:
Юк,юк. Дусларын барында күңел белән яшь калырсың.
Имән:
Күрәм сезнең белән бары да тәртиптә, нәни табигать сакчыларым!
Зирәк:
Табигать сакчылары? Ул безме?
Тыйнак:
Нишләп безне шулай атадыгыз?
Имән:
Сезгә кызыкмы? Тынлагыз!
Бала:
Табигатьнең дуслары-
Урманның сакчылары!
Агачларны сындырмагыз!
Суларны пычратмагыз!
Табигать- уртак йортыбыз,
Аны һәрчак саклагыз!
Көй астында балалар сәйләнәрдән рәсем ясыйлар
1 бала:
Сарыларга сарган ак каенга
Шыбыр –шыбыр килеп кем дәшә?
Уттай янган кызыл миләш белэн
Пышылдашып кем ул сөйләшә?
2 бала:
Көзге жиргә гашыйк әрсез җиллэр
Яфракларга шулай эндәшә:
«Хушыгыз, хуш язга чаклы»,- диеп
Алар белэн уйнап сөйләшә.
3бала:
Fall is fun!
I like to run
I see the sun
Fall is fun!
4бала:
Прощаемся, осень с тобою,
Совсем уже рядом зима.
Спасибо тебе за подарки,
Бергә:
За всё, что ты, осень, дала!
Җыр «Волшебница осень» Ю. Фескина
Балалар М. И. Родинаның «Бусоград» иннавацион технологиясе буенча картина ясыйлар
Көз:
Барысы өчен дә рәхмәт, дуслар
Телим Сезгә уңышлар
Яшәгез сез тынычлыкта
Матур булсын тормышлар!
