Конспект открытого занятия по музыке в детском саду "Болытка утырып сәяхәт иленә"
план-конспект занятия по музыке (средняя группа)

Это музыкальное занятие для детей 4-5 лет с использованием творческих заданий в следующих видах музыкальной деятельности: музыкально-двигательных упражнениях, активном слушании, элементарном музицировании, пении, танцевальном творчестве. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_otkr_uroka.docx18.8 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә музыкадан ачык шөгыль

«Болытка утырып – сәяхәт иленә»

Әзерләде:

Шарипова Д.И.

2020 уку елы

Максатлар:

  1. Музыка характерын сиземләргә, таныш көйләрне танырга, алар турында фикерләрен әйтә белергә өйрәтү.
  2. Балаларны сәнгатьле итеп җырларга өйрәтү, сузып, хәрәкәтләр ясап җырлый алу күнекмәләрен формалаштыру.
  3. Балаларның музыкаль-хәрәкәтчән сәләтләрен үстерү.
  4. Гади генә көйләргә агач кашыкларда, шалтыравыкларда, барабанда, өчпочмакларда кушылып уйнау сәләтен формалаштыру.

Күңелле көй астында балалар залга биеп керәләр.

М.р.: Балалар, мин сезне шушы музыка залында күрүемә бик шатмын. Курәсезме, безгә бүген кунаклар да килгән һәм без алар белән дә исәнләшергә тиешбез. Әйдәгез әле, шушы исәнләшү белән бугенге шөгылебезне башлыйбыз.

Здравствуй говори.

М.р.:Әйдәгез әле балалар, бер беребезгә елмайдык, кояш кебек балкыдыгыз балалар, молодцы. Балалар, ә сез кояшның кайда яшәгәнен беләсезме?Дөрес әйтәсез, күк йозендә. Әйдәгез без кояшка кунакка барып кайтабыз?Ахх, ул ничек биек икән бииит. Нәрсәгә утырып барабыз соң без кояшка кунакка?Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавабын табып карагыз әле.

Зәңгәр диңгездә аккошлар йөзә. (Болытлар)

Бик дөрес балалар. Карагыз әле балалар, безне болытлар көтә икән бит. Киттек кояшка кунакка.

Сәяхәт җыры. Болытларга утырабыз.

Сәяхәттә күңелсез булмасын өчен без бармаклар гимнастикасы эшләп алыйк.

Уен барышы.

Бармаклар йодрыкка бөгәрләнгән, имән бармак белән урта бармак өскә күтәреләләр (бу – куян). Балалар имән бармак белән барабанга сугу хәрәкәтләре ясыйлар, 3тапкыр кул чабалар, башта бер, аннары икенче кулларын күтәрәләр.

Куян алаган барабан

Һәм каккан ул: трам-трам-трам!

Бәргәләгән: бух-бух-бух!

Аннан суккан: шап-шап-шап!

Бер-бер артлы кулларын

Күтәргән ул шалт та шалт.

М.р.: Балалар, карагыз әле, нәрсә икән ул агачта утыра? КОШ. Бу безнең Күке. Әйдәгез әле бер көй тыңлап китик “Кукушка” Л.Дакен дигән композитор язган. Балалар, бу көй күңеллеме әллә моңсумы?Кызумы әллә әкренме?

Молодцы, балалар. Ә хәзер инде без өйрәнгән җырыбызны да җырлап китик. Ә җырлаганчы без нишләргә тиеш әле? Тамакны җылытырга.(Сулыш  гимнастикасы)

Җыр “Рәхмәт, Әнием”

М.р.: Балалар, карагыз эле, болытлар безне тагын сәяхәткә чакыра. Әйдәгез, болытларга утырыйк.

М.р.: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, болытлар кук йөзендә йөзәләрме, әллә инде туктап торалармы?(йөзәләр). Э ничек алар йөзә?(жил ярдәмендә). Әйдәгез кулларны куйдык, җил чыгарабыз, кулларга өрәбез.

М.р.: ООй, карагыз эле, җил яңгыр болытлары куып китергән. Киттек тошәбез тиз генә яңгыр ява башлаганчы. Балалар, ә сезнең яңгыр жырын ишеткәнегез бармы? Нинди уен коралларында уйнаган кебек тавышлар чыга янгыр яуганда?(барабан, кашык, өчпочмаклар, колокольчик). Молодцы! Хәзер без сезнең белән кашыкларда яңгыр җырын уйнарбыз.

М.р.: Карагыз әле балалар, безнең янгыр бетте, кук йөзендә нәрсә чыккан?(салават купере)Ул нәрсә чыккач чыга?(кояш).Бик дөрес балалар, менә ул безнең кояшыбыз. Карагыз әле, ничек елмая безгә кояш, сез шатмы?

М.р.:Балалар, сезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Без кемгә кунакка бардык? Нәрсә ярдәмендә бардык? Юлда нәрсәләр эшләдек?(тыңладык, җырладык, уйнадык). Балалар, кояш безгә күчтәнәч итеп узенең нурларын һәм болытлар биргән. Әгәр дә сезгә бугенге шөгыль ошаган икән, кәефләрегез әйбәт икән, кояш нурларын алыгыз, кәефегез начар икән болыт алыгыз. Молодцы балалар, рәхмәт сезгә.

Ә хәзер инде саубуллашыйк.

Сау-бу-лы-гыз ба-ла-лар,

Сау-булы - гыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия по музыке

Конспект занятия разработан для 2-й младшей группы по программе "Ладушки" И. Каплуновой и Т. Новосольцевой...

Конспект открытого занятия по музыке

P { margin-bottom: 0.21cm; direction: ltr; color: rgb(0, 0, 0); }P.western { font-family: "Liberation Serif","Times New Roman",serif; font-size: 12pt; }P.cjk { font-family: "Droid Sans Fallback"; ...

КОНСПЕКТ ОТКРЫТОГО ЗАНЯТИЯ ПО МУЗЫКЕ С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ ЗДОРОВЬЕСБЕРЕГАЮЩИХ ТЕХНОЛОГИЙ В СРЕДНЕЙ ГРУППЕ «ПУТЕШЕСТВИЕ В ВОЛШЕБНЫЙ ЛЕС»

Конспект занятия по музыке в средней группе с использованием различных здоровьесберегающих технологий....

Конспект открытого занятия по музыке с использованием здоровьесберегающих технологий в средней группе

Сохранение и укрепление здоровья детей посредством применения здоровьесберегающих технологий во всех видах музыкальной деятельности....

конспект открытого занятия по музыке "Путешествие колобка"

Способствование  развитию у детей эмоциональной отзывчивости на музыку....