Правила дорожного движения в детском саду.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Хасаншина Альбина Миннулловна

 

Үз-үзебезне сакларга өйрәнәбез!

(Сакланганны алла саклар!)

Балаларның тормыш иминлеген саклау – һәр тәрбияченең иң зур бурычларыннан берсе, шуңа күрә без балалар бакчасыннан ук балаларга һәртөрле куркыныч очракларда үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәтә башлыйбыз. Бигрәк тә әңгәмәләр оештыру, төрле куркыныч очракны чагылдырган рәсемнәр буенча сөйләшү, уен рәвешендә өйрәнгәннәрне гамәли яктан ныгыту эшләренә әһәмият бирәбез. Әңгәмәләр вакытында куркыныч ситуацияләрне сурәтләүгә, мәсәлән, урамда ялгызың гына йөрергә ярамавын искәртү, таныш булмаган кеше белән сөйләшмәскә, аңа ияреп китмәскә (төрле уенчыклар яки тәмле әйберләр күрсәтсә дә) кирәклеген аңлату һ.б. игътибар итәбез. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәткәндә, әңгәмәләр, төрле рәсемнәр, альбомнар аша транспортта йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлекләрен аңлатабыз. Җәйге чорда, транспортта тәрәзәләр ачык вакытта, тәрәзәгә башны тыгуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлатабыз: баганага яки каршыга килүче транспортка бәрелү мөмкинлеген кисәтәбез. Велосипедта йөргәндә тиешле урыннардан гына йөрергә, транспорт юлына чыкмаска, туп белән бары тик балалар мәйданчыкларында гына уйнарга кирәклеген кат-кат өйрәтәбез. Шундый ситуацияләрне чагылдырган мультфильмнарны яки театрлар куя торган спектакльләрне караганнан соң, әңгәмә оештыру балага күргәннәрен хәтерендә сакларга ярдәм итә. Төрле куркыныч хәлләрне һәм аларның нәтиҗәләрен сурәтләп күрсәтү өчен, уенчыклар белән сюжетлы уеннар уйнау да әйбәт нәтиҗә бирә.

 

Мәсәлән: аю урман юлы буйлап велосипедта бара . Туп белән уйнаучы төлке балаларының тубы юлга тәгәрәп чыга, ә аю велосипедын туктатырга өлгермәячәк. Нинди хәл булуы мөмкин?

 

Балалар бу сорауга дөрес яки көтелгән җавапны биргәнче әңгәмә дәвам итә. "Ну, погоди!” мультфильмында юл кагыйдәләрен бозу (ул таныш булмаган сулыкта моторлы көймәгә утырып, куянны куарга чыга) очраклары күп. Аны карауны оештыргач, балалар белән әңгәмә оештырыла. Балалар төрле сорауларга җавап бирәләр: - Бүре нинди хаталар ясады? - Ул көймәне рөхсәтсез алырга тиеш идеме? - Бүре үзе белмәгән сулыкка кереп дөрес эшләдеме? Һәр сорауга да балалар дөрес җавап бирәләр. Монда тәрбия моментының икече ягы да бар. Балалар бүренең мактанчык булуын, уйламый-нитми эшләвен, шуның аркасында үзенең зур зыян күрүен дә ассызыклап үтәләр. рэсем Группа белән йөрергә чыккач, асфальтта акбур белән сызып, төп юлны, тротуарны билгеләп, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, дөрес йөрү һәм, киресенчә, кагыйдәләрне бозу очракларын күрсәтеп уйнау да кызык. Кайбер очракларда урамдагы хуҗасыз калган эт-мәчеләр дә балалар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Гадәттә, балалар мәчеләрне үз итә, кулларына тотып уйныйлар, өйгә алып кайталар,ә мондый хайваннарның йогышлы авырулары да булуы мөмкинлеген бала аңлап бетерми. Шуңа күрә әңгәмәләр үткәргәндә, бу турыда бик тулы итеп аңлату кирәк. Урам этләре дә вакыт-вакыт кешеләргә ташлана. Балалар андый этләргә якын барырга тиеш түгел, чөнки ул этләр тешләргә, кайвакыт әгъзаларны нык җәрәхәтләргә, ә котырган булулары сәламәтлеккә зур зыян салырга мөмкин. Балаларга урам хайваннары белән аралашуның нәтиҗәләре турында аерым әңгәмәләр үткәрү планда каралырга тиеш. Куркынычлы ситуацияләр өйдә дә җитәрлек. Балаларның үзләрен генә калдырган чакта шырпы белән уйнап, янып үлү очраклары, я булмаса, электрга тоташтырылган әйберләр, бигрәк тә үтүк яки башка приборлар белән уйнап, аяныч хәлләр килеп чыгу турында кат-кат аңлату бер дә комачауламый. рэсем Таныш булмаган кешене өйгә кертергә ярамаганны күп балалар аңлыйлар, ләкин начар кешеләрнең төрле оешмалардан килдек дип, мәсәлән, газны, электрны тикшерү сылтавы белән өйгә үтеп керергә мөмкин икәнлекләре турында да балалар бик яхшы белергә тиешләр. Җәйге айларда балаларның төрле агулы җимешләр яки гөмбәләр ашап хастаханәләргә керү очраклары бар. Агулы гөмбәләрне ашарга яраклысыннан аера белү, таныш булмаган җимешләрне авызга кабарга ярамау турында сөйләгәндә, аларның төсле рәсемнәрен күрсәтү дә мөһим. Җәй көне ата-анадан башка су буйларына барырга һәм суга керергә ярамавын бала һәрчак истән чыгармау кирәк.

 

*************

 

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«ПРАВИЛА ДОРОЖНОГО ДВИЖЕНИЯ В ДЕТСКОМ САДУ»

                           МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «АТЕМАРСКИЙ ДЕТСКИЙ САД №1 «ТЕРЕМОК» ЛЯМБИРСК...

Выступление на тему: "Правила дорожного движения в детском саду"

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ «АТЕМАРСКИЙ ДЕТСКИЙ САД №1 «ТЕРЕМОК» ЛЯМБИРСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО...

Проект по изучению правил дорожных движений в детском саду

[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"9353729","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"360","width":"480"}}]]...

ПРЕЗЕНТАЦИЯ «Правила дорожного движения в детском саду»

презентация к КОНСПЕКТу  ПЕДАГОГИЧЕСКОГО СОВЕТА НА ТЕМУ:...

«Правила дорожного движения в детском саду»

КОНСПЕКТ  ПЕДАГОГИЧЕСКОГО СОВЕТА...