Экологический проект (долгосрочный) "Лягушка"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Хасаншина Альбина Миннулловна

 

Экологик проект -тема:

"Бака" (зурлар төркеме)

I этап

Группада террариум эчендә бер пар бака утыралар. Балалар аларны ел дәвамында күзәтәләр һәм тәрбиялиләр.

Аңлату эш:Балаларны баканың балаларга карата файдасын аңлату( бака бөҗәкләр ашый: черки, чебен-бүлмәнең чисталыгын саклыйлар).

Барлык күзәтүләр дәфтәргә “Бака-бакылдык- күзәтү”-анда бакаларның төрләре һәм аларның исемнәре языла.

 

II этап (кыш)

Альбомның беренче битендә рәсемнәр теркәлгән:бакага яшәү өчен нинди шартлар кирәклеге (су, кояш, ләм, ком һәм бөҗәк).

Икенче биткә, балалар бака портреты ясап куйдылар: һәр бала бер бака портреты төшерә.

Балалар дәрес эшләсен өчен баканың параметрларын аңлатырга кирәк: бака баладан күпкә кечкенә, шуңа күрә балаларга бакаларны сакларга кирәклеген җиткерәм һәм аларны саклап калу турында әңгәмә уздырам.

III этап (яз)

Бакалар көз көне ләмгә күмелгәне турында, алар шунда язга кадәр йоклаганнарын балаларга аңлатам.Апрель аенда бакалар кышкы йокыдансың уяналар һәм уылдыкларын чәчәләр- иллюстрацияләр карау һәм дәфтәргә рәсемен төшерү.

Бака балалары- чукмарбашлар бишенче көнгә чыгалар (күзәтәбез һәм дәфтәргә бака баласының рәсемен ясыйбыз, чукмарбашлар дүрт айдансын гына бакага әйләнә (рәсем). Пластилин белән “Бака баласы” дигән тема буенча әвәләү занятиясе үткәрәбез.

Чукмарбаш!

Баш белән койрык кына

бар чукмарбашта.

сезгә бер серемне ачам

мин яшел бака булып үсәм!

Яз көне буага экскурсиягә төшәбез, буага җиткәнче без бака тавышы ишетәбез- “ сазлык җырчылары” дип йөртәләр баканы балалар.

Сазлыкка төшкәндә- су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләр кабатлыйбыз.

Су буенда бакылдам утыра торган баканы игътибар итеп күзәтүиже, Бака муенның ике яклап зур түгәрәк куык кабарганын карау, һәм алар һава белән тулып тавыш чыгаралар. Баканың куыгы булмаса аның тавышы да чыкмый икәне балаларга аңлату.

Балалар дөрес бака рәсемен ясау өчен тәрбияче белән фикер алмашалар- баканың яшәү рәвеше турында.

Группада уеннар үткәрү: “Кем беренче булып үзгәрешләр таба”, “Кем бакада иң күп үзгәрешләр таба?”

Балалар берен мәртәбә бака белән танышалар: бакага исен табалар, исем кушалар, якыннан танышалар, сак кына тотып карыйлар һәм һәр бала “Сәләм! Минем исемем Руслан!” дип чыгалар.Тәрбияче көн саен балалар белән кызыксындыру эше алып бара : иртән бала иптәшләре белән генә түгел, ә бакалар белән дә исәнләшә, кичтә саубуллаша.

Чагыштыру эше: баалалар бака белән кешене чагыштыралар.

  • баканың юеш тәне,

  • чыгып тора торган күзләр,

  • элпәле аяклар,

  • бака яхшы күрә, һәм зыян китүрүче бөҗәкләр тота

  • бака күп файда китерә.

  • кеше кебек бака һава белән сулый.

  • Баканың саңагы юк һәм шуңа күрә су астында сулый алмый ләкин бака бик озак су астында утырганын күзәтәбез.

  • Ничек бака һавасыз утыра су астында?- балаларга аңлату эше алып барабыз:

    (Бака үпкәсенә һава тулада һәм су астында һава кан тамырларына сеңә – һәм шуңа алар озак кына су астында утыра алалар.

  • Баканы күзе, ул ис сизә һәм ишетү сәләте дә бар,Бака кеше сыман авырту сизә, ул яши, үсә , картая һәм үлә.

  •  

IV этап (җәй)

Күзәтү:

1. Прогулка вакытында, су буена бару һәм күзәтү:

баканың җирдә сикергә, суга сикергәнен һәм кояшта җылынганын .

  1. Баканы таска салып йөзгәнен карап тору, тас эченә таш салып куеп һәм аның шул таш өстенә менгәнен күзәтү.

  2. Өченче прогулкада бака тавышын тыңлау.

  3. Бака төрле турында әңгәмә үткәрү:

    - иң күп бака(яшел бака), ул Европада, Африкада һәм Азияда яши.Бака буаларда, сазлыкта яшәргә ярата. Ул көндез кояшта җылып йоклап ята, ләкин бөҗәкләр оча башласа шунда ук уяна һәм теле белән тота.Яшел бакага куркынычсызлык янаса ул тиз генә суга чума һәм ләмгә кача.

Кич белән бакалар хор белән җырлый башлыйларшел бака -ерткыч җәнлек, ул үзе тоткан табыш кына ашый: әкәм-төкәм,бөҗәкләр, үрмәкүчләр.

Германияда,Францияда күл бака яши . Французлар аны ашыйлар.

Атлантикада,Америкада үгез-бака яши, аның тавышы бик көчле, кайбер кешеләр йоклый алмыйлар. Группада балалар бакаларның кәефләре кызыксыналар, нәрсә бәйле икәнен аңлатам.Балаларның баалар турында сөйләшүләрен язып бару аерым дәфтәргә, балаларның белемнәрен чагыштырам

Бик мөхим группадагы практик эшләр:

  • бакаларны күзәтү.

  • -аларны карау.

  • Баканы ашату.

  • Су алмаштыру

     

V этап (көз)

Йомгаклау:

Балалар рәсемнәр карыйлар һәм чагыштыралар: бакалар ничек һәм кайчан үзгәргәнен,алар нинди кыяфәттә икәнен искә төшерәләр, бакалар белән ел дәвамында ниләр булганы турында фикер алмашалар.Зур балалар бака турында әкият уйлап чыгаралар

 

Д/и "Экологик юллар".

Ел дәвамында матур әдәбият китабы уку:

- В. Бианки "Зәңгәр бакалар" ("Дүрт ел фасылы").

- Рус халык әкияте "Царевна - лягушка".

- "Лягушка - путешественница".

- "Квакша".

- В. Бианки "Бака турында" ("Бака ничек җырлый").

- Җыр “Бакалар".

- китаптан өзек уку С. Маршак "Надан тышкан турында әкият".

- Рус халык әкияте "Теремкәй" (инсценировка).

  • Физкульминуткалар.

Максат: Балаларга табигатька сакчыл караш тәрбияләү, аларның белемнәрен арттыру һәм ныгыту, сүз байлыгын үстерү.

Бакаларның кешегә файда китергәнен аңлату, баканың  яшәү рәвеше белән таныштыру. Бакалар турында күзәтү дәфтәрләрен алып бару эшен булдыру

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологический проект по теме "Экологическое воспитание в условиях ДОУ"

Мы-частичка природы.Наша цель беречь и пополнять ее богатства.Основной задачей моего проекта является всестороннее экологическое развитие  ребенка в условиях дошкольного учреждения , поставл...

Экологический проект "Экологическая тропа в детском саду"

Данный проект проходил летом во время работы в детском саду.  Целью проекта было развитие знаний об экологии, растениях и цветах, деревьях и кустарниках. На протяжении проекта дети трудились, наб...

экологический проект "Экологическая тропа "Здравствуй лето"

Данный проект разработан на летний период работы в детском саду. Цель: закрепление знаний о растениях и цветах, деревьях и кустарниках, природном явлении - радуга, экспериментировании и играми с ...

Экологический праздник "День Земли" (в рамках музыкально-экологического проекта)

Экологический праздник с элементами итгеграции (коллективная апликация),с использованием кукольного театра....

Статья на темя: "Экологические проекты - эффективный способ реализации экологического воспитания. Проект "Чудо дерево".

Статья на темя: "Экологические проекты - эффективный способ реализации экологического воспитания. Проект "Чудо дерево"....

Экологический проект экологический проект в день синички «Покорми птиц» 2

Экологический проект в день синички «Покорми птиц» Совместное изготовление кормушки для птиц. Размещении кормушки на территории ДОУ. Цель проекта:Изучение образа жизни и поведени...