Көзге кәрзин.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Исламова Гульфия Накиповна

Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итү, белемнәрен тирәнәйтү, яшелчәләрнең үхләренә хас сыйфатларын билгеләү. Платилинны турыга тәгәрәтеп һәм түгәрәкләп әвәләү күнекмәләрен формалаштыру. Вак моторика һәм фикерләү сәләтен үстерү. Әвәләү процессында балаларда пөхтәлек, әйләнә - тирәгә игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләу.Өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә активлаштыру: яшелчә бакчасы, озын түтәл, түгәрәк, уңыш, ачы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslarym.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

     Тиен малае – Җирәнкәй.

(уртанчылар төркеме өчен тирә - юнь белән танышу һәм әвәләү

                                   шөгыле конспекты)

Максат: балаларның ишетү, ис сизү, тоемлау аша җәйге урман аланын куз аллауларына ирешү, урманда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү, ярдәмчел, тапкыр, юмарт булу, җиләк – җимешләрнең һәм яшелчәләрнең узләренә хас сыйфатларын билгеләү.

Методик алымнар: сораулар, уеннар, күзәтү, сюрприз момент, мактау, инд. булышу.

Кулланган материал: җәнлек һәм кош маскалары, “Урман шавы” музыкасы, агачлар, чәчәкләр, тиен маскасы яки киеме, “Кем кайчан туган”, “Серле капчык” уеннары өчен материал, пластилин, салфетка, әвәләү тактасы, бүләк.

                                      Шөгыль барышы:

- Дусларым, бүген без әкият илендәге урманга сәяхәт кылабыз. Мин - әнкә куян (тәрбияченең башында куян маскасы). Ә сез урман җәнлекләренең балалары булырсыз.

- Син, Ландыш – карга кызы, кап – кара каурыйлы, бик акыллы карга баласы.

- Син, Диләрә - куян кызы, ап – ак тунлы, озын колаклы.....

- Син, Рәсим – бүре малае.....

(Һәр балага маска кидерелә)

Тәрбияче:

Ә хәзер кулларны тотыштык, күзләрне йомдык, сезнең белән әкияттәге урман аланына очабыз (балалар тотынып түгәрәккә басалар, күзлә йомык).

“Урман шавы” музыкасы ишетелә.

 Тәрбияче:

Мин , дусларым, агачлар шаулавын ишетәм. Яле тынлагыз, сез нинди тавышлар ишетәсез?

Балалар: Тукран тукылдата, кошлар сайрый, күке кычкыра, балта чабалар, бүре улый ......

Тәрбияче: Бик таныш тавышлар, димәк урманга якынлашабыз. Яле күзләрне ачмыйчы гына иснәп тә карыйк, нинди исләр сизәсез?

Балалар: Чәчәк исе, яфрак исе, ылыс исе, балчык исе, бал исе (умарталык якын), аш исе (умартачылар аш пешерәләр), төтен исе (учак ягалар), бензин исе (утын кисәләр).

Тәрбияче: Ай – ай, черки тешли (сугабыз). Менә хәзер, бал корты бәйләнә (куабыз).

(Балаларның күзләре йомык вакытта икенче тәрбияче тирә - юньгә агачлар, чәчәкләр, ә идәнгә балаларга утырыр өчен тукымадан тегелгән яфраклар тезә).

Тәрбияче: Менә хәзер күзләрне ачсак та була, урман аланына килеп җиттек. Яле, урман белән танышуны дәвам итик. Урман нинди?

Балалар: Зур, куе, яшел, чәчәкле, бик күп яфраклар коелган ....

Тәрбияче: Сез, дусларым урман турында бик күп беләсез икән. Ә урманда үзегезне ничек тотарга кирәклеген әйтә аласызмы?

Балалар:  Агачларны сындырмаска, чәчәкләрне күп итеп, тамырлары белән җыймаска, кырмыска ояларын, кош ояларын туздырмаска, иптәшләреңнән аерылмаска, таныш булмаган җиләкләрне ашамаска, җәнлекләрне кыерсытмаска ....

Тәрбияче: Чү нинди елау тавышы ишетелә ул дусларым, кемне рәнҗеткәннәр, ни өчен? (Агач атрында тиен елап утыра). Исәнме, тиен дус, ник елыйсын, кем рәнҗетте?

Тиен: Юк – юк, миңа бер кем дә тимәде, минем бүген туган көнем, ә искә алып котлаучы юк. Шуңа күнелем тулды. Әйдәгез танышыйк, минем исемем “җирәнкәй”. Ә сез кем?

Карга кызы: Без урман җәнлекләренең балалары, урман буенча сәяхәткә чыктык. Бер дә кайгырма Җирәнкәй, без сине котларбыз, бергәләп бәйрәм итәрбез.

Тәрбияче: Җирәнкәй, яле утыр безнең яңга. (Балалар яфракларга утырыша) Әйдәгез әле, туган көн турында сөйләшеп китик. Туган көн ниниди була? Сез нинди ел фасылында тудыгыз? (Балаларны тыңлау) Ә хәзер “Кем кайчан туган?” дигән уен уйныйбыз. Бу коробкада чәчәкләр, кояшлар, сары яфраклар һәм кар бөртекләре бар. Мин аларны идәнгә таратам һәм бер, ике, өч дигәч, яз аенда туганнар кояш, җәй аенда туганнар чәчәк, көз аенда туганнар сары яфрак, ә кыш аенда туганнар кар бөртеге алырга тиешләр. (Уен уйнала)

Ә хәзер, Җирәнкәйне котлап җырлыйк. (Тиенне уртага алып “Туган көн” җыры җырлана)  Туган көн бүләксез булмый, без дә тиен баласына файдалы һәм тәмле җиләк – җимешләр һәм яшелчәләр бүләк итик. (“Серле капчык” уены. Бала капчыктан бер предмет ала һәм ул нинди кыскача сөйләп китә. Мәсәлән: Алма. Ул түгәрәк, тәмле, файдалы, баллы, сусыл, кызыл ....)

Кулыгызда сезнең нинди җиләк – җимеш яки яшелчә, кирәкле төсне сайлап пластилин әвәлибез һәм менә бу кәрҗингә тутырабыз. (Балалар алдан әзерләнгән урынга әвәлиләр һәм кәрҗинне тиен баласына бүләк итәбез)

Тәрбияче: Менә Җирәнкәй, туган көнеңә бүләкләр дә, котлаулар да булды.

Тиен: Рәхмәт сезгә, дусларым.

Тәрбияче: Мин дә Җирәнкәйгә һәм сезгә бүләкләр әзерләдем. Ләкин аны табара кирәк. (Уен “Ул кайда?”)

                 Ул гөл чүлмәге янында.

                 Ул сәгатьнең уң ягында.

                 Ул ике тәрәзә арасында.

                 Ул аста да, өстә дә түгел. Урталыкта.

                 Ул .......

(Балалар тапканчы шулай әйтелә. “Эссе, суык” уенын алсаң да була)

Тәрбияче: Менә, дусларым сәяхәтебез ахырына якынлашты. Рәхмәт, сез бик күп белүче, ярдәмчел дуслар икәнсез. Шушы урман аланыда үзебезнең яраткан уеннарны уйныйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактик пособие “Искиткеч кәрзин"

Дидактическое пособие "Чудесная корзина"...