Интегрированное занятие на тему: “Прогулка по волшебному лесу”
план-конспект урока по окружающему миру по теме

Галимзянова Фардия Газизовна

Конспект занятия для второй младшей группы по развитию речи. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiyache.docx18.88 КБ

Предварительный просмотр:

                    Ел фасылларын өйрәнү.

II нче кечкенәләр төркеме өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кунакларга елмаеп белән матур итеп исәнләшик:

Балалар: - Исәнмесез!

Балалар без сезне бүген тылсымлы урманга сәяхәткә чакырам. Күрәсезме, биредә  серле сукмаклар, алар ел фасыллары. Ә сез нинди ел фасыллары беләсез?

Балалар: - Кыш, көз, җәй, яз.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, бирегә килегез әле, сез ничек уйлыйсыз, бу нинди ел фасылы икән?

Балалар: - Кыш.

Тәрбияче: Әйе, нәниләрем, бу кыш, әйдәгез бирегә утырыйк әле. Биредә безнең сәгать бар аның телен дөрес итеп борып куярга кирәк.

Балалар, әйтегез әле әлеге сукмак нинди?

Балалар: Салкын, кар төсле.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес кышын да шулай салкын, кояш кыздырмый. Карагыз әе матурларым, биредә нинди матур капчык бар, ул гади капчык түгел, ә серле капчык. Әйтегез әле кышын безнең нәрсә бик күп?

Балалар: Кар.

Тәрбияче: Әйе шул, биредә кар йомарлары. Мәгез әле тотып карагыз әле алар нинди?

Балалар: Йомшак, салкын.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, алар йомшак, әмма салкын һәм карны авызга кабарга ярамый. Әйдәгез кар йомарлары белән уйнап алабыз, мин сезгә ыргытам ә сез миңа, төшереп җибәрмәскә тырышыгыз яме, ике кул белән тотып алырга кирәк. Бик яхшы булдырдыгыз, әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Балалар, ничек уйлыйсыз, бу нинди ел фасылы?

Балалар: Яз.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, Илһам, бу нинди ел фасылы?

Илһам:Бу –яз.

Тәрбияче: Сәгатьнең телен борып куябыз.  Балалар, әйтегез әле яз җиткәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

Балалар: Агачлар яфрак яра, җылы яклардан кошлар кайта, бөҗәкләр уяна.

Тәрбияче: Әйе, матурларым, яз җиткәч барлык җан ияләре уяна, карагыз әле биредә дә нинди матур капчык бар, ишетәсезме анда нәрсәдер кыштырдый. Карый әле нәрсә бар икән монда .

                 Тәрбияче капчыктан күбәләкләр алып өскә ыргыта.

Балалар, әйдәгез тотыгыз күбәләкләрне. Ә хәзер учларыгызга салыгыз һәм аларга өрәбез. Күрәсезме, күбәләкләр нишлиләр?

Балалар: Күбәләкләр очалар.

Тәрбияче: Әйе шул, күбәләкләр ничек матур очалар, ә хәзер күбәләкләрне чәчәкләргә очырыйк һәм ел фасыллары буенча сәяхәтебезне дәвам итик. Сәгатьнең телен күчерәбез һәм кая килеп җитәбез?

Балалар:Җәйгә.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйтегез әле җәй инди ул?

Балалар: Җылы, кояшлы, якты, ягымы...

Тәрбияче: Ә җәен нәрсә бик күп була, серле капчыкны карыйк әле.

        Тәрбияче капчыктан җиләк-җимешләр алып сукмакка сала..

Балалар: Җиләкләр күп була.

Тәрбияче: Әйе шул, җәен безнең берсеннән-берсе тәмле җиләкләр өлгерә. Ә без алардан компот әзерлик.

 Тәрбияче балаларга матур савытлар, кашык, җиләк муляжлары бирә.

Регина: Мин слива компоты кайнатам.

Артур: Мин алма компоты кайнатам.

Дилбәр: Мин чия компоты кайнатам.

Илһам: Мин җиләк компоты кайнатам.

Тәрбияче: Бигрәк тырышлар инде үзегез, ә хәзер кайнаткан компотларны кабып карагыз әле, тәмле булганмы?

Балалар: Әйе, бик тәмле.

Тәрбияче: Үзең тырышкач шулай тәмле була ул, балалар. Азрак көч җыеп алдык әйдәгез юлны дәвам итик. Сәгатебезнең угын тагын күчерәбез һәм кая килеп җитәбез?

Балалар: Көзгә.

Тәрбияче: Әйе, әлбәттә бу нинди көз?

Балалар: Алтын көз.

Тәрбияче: Әйдәгез бирегә уңайлы итеп урнашыгыз. Игътибар белән карагыз әле, кем кыштырдап йөри икән биредә?

Балалар: Бу керпе. 

Тәрбияче: Балалар керпене кар йомарларын тоткан кебек тотып буламы?

Балалар: Юк, ул энәле, чәнчи.

Тәрбияче: Әлбәттә, керпе энәле, без аңа кул белән тимибез. Балалар, ул кышка үзенә азык әзерли, әйдәгез аңа ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Биредәге серле капчыкта керпе ярата торган әйбер бар, сез ничек уйлыйсыз ул - нәрсә?

Балалар: Гөмбә, алма.

Тәрбияче: Әйе, хәзер без сезнең белән керпегә гөмбәләр җыябыз.

                                           Гөмбә җыю уены.

Тәрбияче: Афәрин, булдырдыгыз, бигрәк уңган, булган балалар инде үзегез. Сезнең белән куе урманга сәяхәткә баырга да күңелле.  Ә хәзер мин сезне тылсымлы бүлмәгә чакырам, барабызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче балаларны сенсор бүлмәгә алып керә һәм шөгыльне психолог дәвам итә.

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ ДОШКОЛЬНОЕ  ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ  “ДЕТСКИЙ САД №127 КОМБИНИРОВАННОГО  ВИДА  С  ТАТАРСКИМ  ЯЗЫКОМ  ВОСПИТАНИЯ  И  ОБУЧЕНИЯ”  СОВЕТСКОГО  РАЙОНА                                                                                                                                                         Г.КАЗАНИ

Интегрированное занятие

на тему: “Прогулка по волшебному лесу”

Подготовила воспитатель

2 младшей группы

Галимзянова Ф.Г.

Казань 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия Тема: «Путешествие в волшебный лес» Средняя логопедическая группа

Конспект интегрированного занятия в средней логопедической группе детского сада Лексическая тема: "Лес, грибы"          Цель: Развитие связной речи в процессе расши...

Конспект занятия тема: «Прогулка в осеннем лесу».

Интегрированное занятие по ФЦКМ, тема недели "Осень в гости к нам пришла". (Расширение кругозора детей, речевое развитие, экологическое воспитание.)...

План- конспект развлечения для детей второй младшей группы. Тема: «Прогулка по волшебному лесу».

Интеграция образовательных областей:Познавательное развитие, социально - коммуникативное развитие, речевое развитие, художественно - эстетическое развитие, физическое развитие....

Конспект открытого интегрированного занятия. Тема: «Приключения в осеннем лесу».

Цель: - всестороннее развитие личности ребенка, его ценностных представлений об окружающем мире, кругозора, личностных качеств....

Интегрированное занятие "Путешествие колобка по волшебному лесу"

Занятие для детей подготовительной группы по обучению грамоте и математике....

Конспект занятия . Тема: «Прогулка по зимнему лесу»

Учить детей складывать квадрат приемом сгибания, складывания;продолжать закреплять умение детей читать схемы, чертежи.добиваться согласованности своих действий;развивать художественный вкус, творчески...