Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Марданова Альфия Рашитовна

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yul_yoru_kagyydlren_oyrtu_buencha_kvn.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Командаларга сүз бирелә

  1 нче команда кызлар — күбәләкләр.

Әй без шат күбәләкләр,

Матурлар, чибәрләр,

Килдек чебиләр белән,

КВН уйнарга

  ҖЫР: Күбәләк

  2 нче команда малалайлар — чебиләр.

Без сары чебиләр,

Йомшаклар түгәрәкләр,

Килдек бүген сезнең белән,

Көч сынашырга.

  ҖЫР: Чебиләр.

  Жюри билгеләнә.

1 бирем. Әкиятләр буенча сораулар.

  1. Кызыл калфак әкиятендәге кызның башлыгы нинди төстә ?
  2. Өч дуңгыз әкиятендәге дуңгыз малайларының исемнәре ?
  3. Әкияттә хайваннарны дәвалаучы бабайның исеме ?
  4. Куян кызы әкиятендәге куянның аяклары ни өчен авырткан ?
  5. Каз белән аккош әкиятендәге каз малаена ни өчен велосипед бирмәгәннәр ?
  6. Өч аю әкиятендәге кечкенә аюның исеме ?
  7. Шүрәленең бармагын кем кыскан ?
  8. Озын чәчле су кызы ?
  9. Йомры икмәкне кем ашаган ?
  10. Төлке белән куян әкиятендәге төлке ни өчен куянны куып чыгара ?

Песи базилио белән төлке Алиса керәләр.

Т: Әйдә инле тизрәк бул.

Тәрб: туктагыз әле кунаклар сез ялгыш кердегез бугай. Без монда көч сынашабыз, тапкырлыкны, зирәклекне күрсәтәбез, көч сынашабыз. Ә сез монда ничек килеп чыктыгыз соң ?

Т: Сезнең ишеткәнегез бардыр инде, без акча, байлык эзлибез.

Тәрб: Монда балалар көч сынаша аларда акча каян килсен ?

Т: Менә без шулай ерак — ерак әкиятләр иленнән килеп чыктык. Менә балалар беләсезме, без  шулай барабыз, барабыз, безгә машиналар кычкырталар, кайсылары йодрык күрсәтәләр юлдан чыкканда..

Тәрб: Әй кунаклар сез бит юлдан йөри белмисез икән бит. Ә безнең балалар беләләр алар сезгә аңлатып күрсәтәләр.

Т: Алай бик күп белгәч кая әле карап торый үзләрен.

Тәрб: Менә балалар сезгә аңлатырлар

Сорау:

  1. Юлдан ничек чыгарга кирәк ? (Җәяүлеләр юлынан)
  2. Юлдан балаларга үзләренә генә чыгарга ярыймы ?

Т: Балалар менә без башта Казан шәһәрендә йөрдек. Сезнед анда барганыгыз  бармы ? Менә шунда бер баганада төрле-төрле утлар яна.

Тәрб: Безнең балалар аның да нәрсә икәнен беләләр

СВЕТОФОР.

Тәрб: Безнең балалар аны да сезгә аңлатып бирерләр.

  1 сорау: Светофорның ничә күзе бар ?

  2 сорау: Светофорның күзләре ?

Тәрб: Безнең балалар уйнарга да бик яраталар.

УЕН: СВЕТОФОР.(балалар светофорның төсләренә карап хәрәкәт итәләр.)

2 УЕН: «СВЕТОФОР» төзү (ике командадан 5 шәр бала катнаша)

Кайсы команда беренче төзеп бетерә.

3. УЕН «ДӨРЕС ИТЕП ҖЫЙ»(төрле төстәге түгәрәкләр арасыннан светофорда булган төсләренә генә җыярга кирәк)

Т: Үзегез кечкенә генә булсагыз да, ничек күп беләсез. Сезгә боларны кемнәр өйрәтте соң ?

Песи: Менә балалар без балалар бакчасына йөрмәдек, барасы килми дип еладык. Әниләрнең сүзләрен тыңламадык, менә бер нәрсәдә белми калдык. Балалар менә бүген сездән бик күп әйберләр өйрәндек, рәхмәт сезгә.

Жюри җиңүчеләрне билгели, медальләр тапшыра.

                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Кечкенәләр төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Уртанчылар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Уртанчылар  төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Зурлар төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план

Зурлар  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план...

Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив план.

Мәктәпкә  әзерлек  төркемендәге  балаларга  юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча перспектив  план....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...