Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру.
план-конспект занятия (окружающий мир, подготовительная группа) по теме

Тимергалиева Лилия Наилевна

Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, бүлмә гөлләренең исемнәрен истә калдыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulm_gollre.docx17.67 КБ

Предварительный просмотр:

                 Тема: “Бүлмә гөлләре” белән танышу.

      Максат: Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, гөлләрне ничек тәрбияләү      төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү.

       Эшчәнлек барышы:

        Табышмак:

     Патша түгелмен – таҗым бар,

     Кешеләргә бирер назым бар.  ( чәчәк )

      Т: Балалар әйе бу табышмакның җавабы чәчәк. Без сезнең белән бүген чәчәкләр ягни бүлмә гөлләре турында сөйләшәбез.

        Бүлмә гөлләре.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Хуш исле нәфис гөлләр,

Үсәләр биек булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Балалар менә минем каршымда да гөлләр бар. Балалар бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән нәрсәләре белән аерылалар?

Б: Бүлмә гөлләре чүлмәктә тәрәзә төпләрендә үсә, кыр чәчәкләре урманнарда, кырларда.

Т: Әйе балалар Бүлмә гөлләрен чүлмәкләргә, утыртып тәрәзә төпләрендә үстерәләр.

Чөнки күп бүлмә гөлләренең туган яклары җылы яклар, ел буе җәй була торган яклар. Шуның өчен дә кешеләр бу гөлләрне өйдә җылыда тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Әгәр дә гөлләрне урамга алып чыгып утыртсак гөлләр көннәр салкынайгач үләрләр иде.

Т: Балалар искә төшерик әле гөлләр үссен өчен нәрсәләр кирәк икән.

Б: Балчык, яктылык, җылылык, һава, су.

 Гөлләргә үсәргә булышучылар бишәү. Бүлмә гөлләрен иң беренче чүлмәккә утыртыр өчен балчык кирәк. Шуннан соң гөлләргә су кирәк аларга һәрдаим су сибеп торырга кирәк. Әгәр дә су сипмәсәк гөлләр безнең сулачак. Менә бер шагыйр матур шигыр дә чыгарган.

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра.

Кулы юк шул эчә алмый,

Суны сузылып кына.

Балалар без ни өчен гөлләрне тәрәзә төпләренә куябыз?

Б: Гөлләргә яктылык кирәк.

Т:Дөрес балалар гөлләр безнең яктылыкка үрмәләп үсәләр аларга яктылык кирәк. Балалар ә ни өчен без бүлмә гөлләрен урамга бакчага утыртмыйбыз?

Б: Чөнки безнең гөлләр җылыны яраталар ә көз һәм кыш көннәрен безнең салкын безнең гөлләр үләләр.

Т: Балалар безнең тагын гөлләргә яхшылап үссеннәр өчен нәрсә кирәк?

Б: Һава кирәк, һава булса алар яхшырак үсәләр.

Т: Балалар безгә нәрсә эшләргә кирәк гөлләргә суларга җиңелерәк булсын өчен?

Һава гөлләрнең тамырына кадәр үтсен өчен аларның төпләрен йомшартып торырга кирәк, һәм һәрдаим зур яфраклы гөлләрнең яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп торырга, ә кечкенә һәм юка яфраклы гөлләрне коры чүпрәк белән, ә бик кечкенә вак яфраклы гөлләрне су сиптерә торган җайланма белән сиптерергә кирәк.

Балалар әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алабыз. “исемең матур кемнәр куйган” уены. Туп белән гөл сүзе кергән исемнәр әйтеп туп ыргыту.( Гөлнур, Гөлнара, Гөлсара, Гөлназ, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсия, Гөлчәчәк, Гөлбану, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөләндәм, Айгөл, Гөлсәрия, Гөлдания, Гөлфия, Гөлгенә)

Гөлләр безнең чисталыкны ярата. Аларның яфракларына тузан җыела. Ни өчен икәнен беләсезме?

Алар безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга һава бүлеп чыгара.Менә тагын ни өчен кирәк безгә гөлләр.

Гөлләрне су белән коендырганнан соң алар яшәреп матураеп китәләр. Гөлләр тора торган тәрәзә төпләрен юеш чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк.

Сезнең өйләрегездә дә матур матур гөлләр бардыр. Әйткәнемчә гөлләр безгә бик ераклардан җылы яклардан килгәннәр.

Менә хәзер без сезнең белән бүлмә гөлләрен карап китәрбез.

Әйдәгез хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз “кайсысы артык” дип атала.

Кактуслар кыргый хәлдә чүлдә үсәләр.

Алоэ да безгә җылы яктан килгән, ул анда бик зур агач булып үсә. Хәзер мин сезгә менә бу алоэ гөле турында бер риваят сөйлим.

Борын-борын заманда җылы якта яшәгән ди бер кабилә. Бер төркем кеше. Кабилә кешеләре урманга ауга йөри торган булганнар. Бервакыт бер аучы, каты яраланып, аягын авырттырып, хәлсезләнеп, агач күләгәсенә яткан икән, агач телгә килеп: “Син минем бер яфрагымны алып яраңа куй, яраң тиз төрелер ди” ди. Аучы шулай эшләгән дә. Аягы тиз тазарган. Агачка рәхмәт йөзеннән ул аның ботагын алып өендә чүлмәккә утыртып куя. Шулай итеп алоэ гөле бүлмәдә үсә башлаган. Менә балалар каян ерактан килгән безгә алоэ гөле.

Балалар әйтегез әле безгә үсәр өчен нәрсә кирәк? ( ашарга кирәк )

Ә гөлләргә үсәр өчен нәрсә кирәк?

Б: Һава, балчык, су, җылылык, яктылык кирәк.

Балалар без сезнең белән бүлмә гөлләре турында сөйләштек сез бүген бүлмә гөлләре турында нәрсәләр белдегез?

Т: Сезнең бүген миңа җавпларыгыз бик ошады рәхмәт сезгә балалар молодцы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Балаларны яз бәйрәмнәре белән таныштыру.

Балаларны яз көне үткәрелә торган яз бәйрәмнәре белән таныштыру, гореф гадәтләргә йолаларга игтибар мтү....

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....