ҖИР ШАРЫ ҺӘМ АНЫҢ ХАЙВАННАРЫ
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Сафина Раушания Фатиховна

Это конспкект занятий для ознакомления детей окружающему миру. расширяет представление о образе жизни животных. Воспитывает любознательность, развивает речь

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx18.77 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: ҖИР ШАРЫ ҺӘМ АНЫҢ ХАЙВАННАРЫ

Максат: Балаларның җир шары турындагы белемнәрен киңәйтү.

Җир шарында яшәүче хайваннар һәм аларның яшәгән урыннары белән бәйләнешләрен ачыклау. Урманнарны чиста тоту, анда яшәүчеләргә сак караш тәрбияләү эшен дәвам итү.

Күргәзмә әсбап: глобус, кыргый һәм йорт хайваннары төшерелгән олы рәсемнәр, “Кызыл китап”, “Гөлбакча” китабы.

Таратма әсбап: “Үз өеңне тап” уены өчен хайваннар төшерелгән карточкалар.

Балалар белән алдан эшләнгән эшләр: китаплар, рәсемнәр карау, табышмаклар, шигырьләр уку һәм өйрәнү.

Тәрбияченең эшчәнлеге:

“Балалар энциклопедиясе”, “Мир вокруг нас” журналлары белән танышу, “Кызыл китапны” өйрәнү.

Шөгыльнең барышы:

1.        - Балалар, без нинди планетада яшибез?

Җир планетасында яшибез.

Нәрсәләр сөйли алабыз?

Җир шар формасында. Моны глобустан карап беләбез, космостан карточкага да төшергәннәр. Шуңа күрә җир планетасын җир шары дип атаганнар. Җирдә күп төрле халыклар яши: татарлар, русслар, башкортлар, марилар, удмуртлар һәм башка халыклар.

Кешеләрдән тыш безнең җир шарында тагын кемнәр яши?

Хайваннар.

Җир шарының төрле почмакларында яшәүче хайваннар белән танышасыгыз киләме?

Килсә, хәзер сезнең белән экскурсиягә китәбез.

  1. Оча торган палас самолетка утырып ерак себергә очып килдек. Монда ак аюлар, себер боланнары, моржлар яши.

Рәсем буенча әңгәмә үткәрәләр, балалар сөйлиләр.

Себердә яшәүче хайваннар ни белән тукланалар, аларга ни өчен салкын түгел?

Боланнар мүк ашыйлар, агач кайрылары белән тукланалар. Аюлар суда балык тотып ашыйлар.

Аюларның, моржларның тиреләре калын, озын йоннары, калын май катламы аларны салкыннан саклый.

  1. Салкын себердән җылы якларга юл алабыз. Юлда барганда туннарны салабыз (имитировать итәбез).

Монда юлбарслар, филләр, арысланнар, жирафлар һәм башкалар яши. Аларга ашау табарга һәм яшәргә җиңелрәк. Ни өчен?

Балалар картина буенча сөйлиләр.

  1. Катнаш урманнарга, үзебезнең якларга әйләнеп кайтабыз.

Безнең урманнарда нинди хайваннар яши?

Бүре, төлке, куяннар, соры аюлар, болан һәм пошилар яши.

Аларга ашау табу җиңел, чөнки безнең урманнарда үләннәр озын булып үсә, агач - куаклар да күп.

Табышмаклар әйтәләр (“Гөлбакча”, 220 бит).

Шигырьләр укыйлар (“Гөлбакча”, 170 бит, 135 бит).

IV. Йорт хайваннары янына авылга киләбез. Алар күбәү: сыер, сарык, ат, кәҗә, песи, эт һәм башкалар.

Ни өчен йорт хайваннары дип атыйлар?

- Чөнки алар авылда, сарайда, кешеләр янында яшиләр. Аларны кешеләр ашата, асларын җыештыралар.

Шигырьләр сөйлиләр. (“Гөлбакча”, 136 бит, 137 бит, 138 бит).

Табышмаклар әйтәләр (”Гөлбакча”, 220 бит).

  1. Уен: “Үз өеңне тап”.

Балаларга хайваннар төшерелгән карточкалар өләшенә. Алар шул хайваннар яши торган урманны яки йортны табарга тиешләр.

  1. Күргәнебезчә җир шарында төрле хайваннар яшиләр. Аларның кайберләрен без өй яннарында, басуларда, урманнарда еш очратабыз, ә кайберләрен зоопаркта гына күрәбез. Ләкин кайберләре бик сирәк очрый, алар җир йөзендә бик аз калган. Бу җан ияләрен сирәк калган хайваннар дип йөртәләр. Мәсәлән, зубрлар, ак аюлар, моржлар һәм башкалар.

Бу хайваннарны тыюлыкларда үрчетәләр, алар “Кызыл китапка” кертелгән. Аларны тоту, үтерү тыела.

  1. Табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшереп үтик. Урманга кергәндә 3 төп кагыйдәне онытмаска: шауламаска, чүпләмәскә, рәнҗетмәскә!
  2. Йомгаклау.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хайваннар дөньясында"

Занятие по татарскому языку "Хайваннар дөньясында" для детей средней группы...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: Кыргый хайваннар.Тирә-юнь белән танышу(уртанчылар төркеме)

Максат:  Балаларның кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, нәрсә  белән туклануы турында аңлату.Ярдәмлек: Кыргый хайваннар рәсеме, маскалар.  Барышы:Тәрбияче...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Йорт һәм кыргый хайваннары. Презентация

Йорт һәм кыргый хайваннары...

Хайваннар кышка әзерләнә

Балаларны хайваннарның кышка әзерләнүе турында мәглумат бирү....