"Безнең геройлар"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Закиржанова Лилия Рамзилевна

Балаларны Советлар союзы геройлары белән таныштыру.  Үстерешле лего кулланып, хәрби техникалар төзү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Актаныш районы 2 нче санлы «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы.

“Без бергә көчле”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен үстерешле лего кулланып танып-белү эшчәнлегеннән конспект.)

Максат: Балаларның  Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен арттыру, күзаллауларны киңәйтү.( Хәрби техникаларны үзе уйлап чыгарып төзүне камилләштерү)

Тәрбия бурычы: сугышта катнашкан  ветераннарга карата хөрмәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: картадан файдалану, илләрне күрсәтә белү, советалр союзы геройлары турындагы белемнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы:, хәрби техникаларны легодан мөстәкыйль төзүне ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Интеграль  белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, эстетик-сәнгать, физик үсеш, социальләштерү.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, дидактик уен,  күрсәтү, мөстәкыйль эш, музыка, аңлату, уен мизгеле, сюрприз момент.

Җиһазлау: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр, Хәтер китабы, лего, УМК рәсемнәре, гади карандаш, шакмаклы дәфтәр бите, поднослар, хәрәкәтле лего, маскалар, шарлар.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, һәрбер илнең, халыкларның үз традицияләре һәм бәйрәмнәре бар. Исегезгә төшерегез әле, сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

- Ил өчен хәзерге вакытта иң зур бәйрәм дип, кайсы бәйрәмне атый аласыз?

- Әлбәттә, балалар! Сез бик дөрес әйтәсез!

-1941 елда нинди вакыйга булган?

- Сугыш башында кем торган?

- Алар безнең илдән нәрсә теләгән?(картадан курсәтү)

- Сугышка кемнәр киткән соң?

Дидактик уен “Бу кайсы гаскәринең киеме?” (слайдтан чыгып бара- танкист, пехотачы, чик сакчысы, очучы,  моряк,  артеллерия)

- Карагыз әле, минем кулда нинди китап?

(Хәтер китабы.)

- Ә бу китап ни өчен Хәтер китабы дип аталган?

-Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен солдатларга Советлар Союзы герое медале бирелгән. Актанышның нинди советлар союзы геройларын беләсез?

(Заманов Хасан, Хадимухаметов Гумир, Гатаулла Минаев, Фадеев Серей балалар слайдтан танып әйтергә тиешләр).

-Мин сезне бүген тагын бер советлар союзы герое белән таныштырам- Баян Дәүләтов.

Биографиясе, батырлыкларын әйтеп үтү.

-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, сугышта солдатлар нинди кораллар кулланып, нинди техникаларда йөргәннәр икән?

(Пулемет, автомат, танк, самолет, төрле йөк машиналарыһ.б.)

- Әйе, дөрес!

- Әйдәгез әле сезнең белән бергәләп вакыт буенча сәяхәткә чыгып карыйк! Сез ризамы!

- Ләкин башта безгә вакыт машинасы ясарга кирәк! Минем арттан дөрес итеп сызып барыйк!

Математик диктант.

Билгеләнгән ноктадан:

3 шакмак өскә,

1 шакмак уң як диагональ буенча аска,

8 шакмак өскә,

1 шакмак уңга,

1шакмак өскә,

1 шакмак уңга,

2 шакмак өскә,

1 шакма уңга,

2 шакмак аска,

1 шакмак уңга,

1 шакмак аска,

1 шакмак уңга,

8 шакмак аска,

1 шакмак диагональ буенча уңга өскә,

3 шакмак аска,

ике башын тоташтырабыз.

- Вакыт машинасы килеп чыктымы? Молодцы , балалар! Менә без сугыш кырына килеп тә җиттек! Карагыз әле бу солдатларга! Сез аларны нишли дип уйлыйсыз? Йөзләре бик хәсрәтле күренә.

- Аларга кораллар, көч бик күп кирәк. Сез нинди хәрби транспортлар беләсз?

( Самолет, танк, машина һ. б.)

Синквейн төзү.

Хәрби техника.

2 сыйфат

3 фигыль

3-4 сүздән торган хәрби техникага кагылышлы җөмлә төзү.

Реклама.

- Балалар, солдатларга ярдәм итү йөзеннән , безгә мультфильмдагы фиксикларга әйләнергә кирәк!

Маскаларын киеп, фиксикка әйләнәләр.

Физкультминут:

До чего же фиксики
Маленького роста!
Нам их и через очки
Разглядеть непросто.
Они такая мелочь,
Что их почти что нет
А кто такие фиксики –
Большой, большой секрет!
Они чинят изнутри
Утюги, моторы,
Телефоны, MP3,
Прочие приборы.
Без них часы не ходят,
Без них не светит свет.
А кто такие фиксики –
Большой, большой секрет!

- Менә сезнең алдыгызда подносларыгыз бар! Хәзер һәрберегез заманча  хәрби техникалар төзеп солдатларга булышыйк!

Үстерешле легодан һәр бала үзе теләгән хәрби техниканы төзи.

 Музыка астында төзиләр. А. Гайнетдинов сүзләре һәм көе "Җиңү көне"

Балалар төзегән предметларын алга чыгарып тезеп куялар!

  • Балалар, сез төзегән предметлар барысы нәрсә дип атала?

(Хәрби техника)

Сюрпиз момент.

Дим Димыч керә!

- Менә бит минем фиксикларым кайда икән! Ә мин сезне эзлим дә эзлим!Әләй, нәрсәләр бу? Нәрсәләр эшләп куйдыгыз монда?

  • Без сиңа башта бер табышмак әйтеп карыйк, бәлки син үзең белерсең.

Дим Димычка табышмак әйтү.

Самолет ләкин пассажирлар утыртмый,

Чылбырлы тәгәрмәчле, ләкин трактор түгел,

Ата ләкин ук түгел,

Шартлый ләкин шар (фейрверк) түгел

............

Дим Димыч:

-Белдем, бу хәрби техника!Әләй нәрсәләр бу? Ниләр төзедегезсез?

 (Балалардан кем нәрсә төзегәнен сораштыру)

Төрле техникаларны сорап кемнеке, ни өчен кирәк икәнен әйттерү.

 (Нинди өлешләрдән тора? Ни өчен кирәк? Син аны ничек итеп эшләдең?)Балаларның җаваплары.

Дим Димыч:

- Карап, карап торам да , бөтен әйберне дә беләсез, белемегез бик күп икән! Сез замана балалары! Мин  ераклыктан идарә итә торган уен алып килдем, кызыкмы? Менә ул!  Ә хәзергә мин мәктәпкә ашыгам, кайтуыма уенның төзелешен өйрәнә торыгыз!!( Хәрәкәтле легоны күрсәтә).

Сезнең белән бергәләп менә шушы хәрәкәтле легоның да төзелешен өйрәнербез. Ә хәзергә гади балаларга әйләнеп, үзебезнең балалар бакчасына кайтыйк! Маскаларын көй астында салалар.

-Балалар, сезгә бүгенгее сәяхәтебез ошадымы?

- Иң ошаганы нәрсә булды?

- Сезнең тагын ниләр беләсегез килә?

- Нинди Советлар Союзы герое белән танышытк?

- Балалар хәзерге вакытта сугыш кайда бара соң?

- Сез бик күп беләсез икән! Барыгыз да бүген молодцы!

- Күкләр якты булсын өчен

Кирәкми сугыш!

Якыннарыбыз исән булсын өчен

Кирәкми кан коеш!

Күгебез якты булсын өчен

Яктыртсын кояш

Сәламәтлек һәм тынычлык

Булсын безгә юлдаш!

- Әйдәгез әле, дөньялар тыныч булсын өчен бер җыр җырлап алыйк!

Шарлар тотып “Тынычлык” җырын җырлау.

 Җыр тәмамлангач, шарларны ыргыту, баш иеп саубуллашу



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Сценарий "Тукай геройлары"

Сценарий "Тукай геройлары"...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Җиңүнең 75 еллыгына багышланган шөгыль Тема: « Җиңү геройлары - балалар» (мәктәпкә әзерлек төркеме)

-   Бөек Ватан сугышы чоры балалары турында белемнәрен гомумиләштерү;-   сүзлек запасын баету һәм үз фикерләрен төгәл әйтә белү;- балаларның-Бөек Ватан сугышы Геройларының сугышчан...