Тема: Кукмара бистәсе промышленносте белән таныштыру
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Тема: Кукмара бистәсе промышленносте белән таныштыру( Кукмара итек фабрикасы, итек басучы һөнәре)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eshch_1241_nlek_1.docx18.16 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кукмара бистәсе промышленносте белән таныштыру( Кукмара итек фабрикасы, итек басучы һөнәре)

Максат:

- Кукмара итек фабрикасына карата кызыксынучанлык, хезмәт кешесенә ихтирам тәрбияләү.

-Сөйләм телләрен үстерү.

-Балаларны сорауларга җавап бирергә өйрәтү, Кукмара бистәсендәге җитештерү тармаклары белән таныштыра башлау.

Җиһазлау: презентация “Кукмара итек фабрикасы”, күрсәтмә материал: сарык йоны, теткән йон, итек калыбы, бизәлгән итек.

Бизәү өчен итек силуеты, бизәкләр, салфетка, клеенка, клей.

Эшчәнлек барышы:

Т.-че:-Бергәләп басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле,  табышмак әйтәм сезгә,

Нәрсә йон бирә безгә?(сарык)

-Бик дөрес балалар, Сарык йоны ни өчен кирәк?

Б.-р:- Сарык йоныннан итек басалар)

-Сарык нәрсәләр бәйлиләр? (Носки, бияләй, башмак)

-Балалар итек ни өчен кирәк?

Б-р:-Кыш көне салкында аяклар туңмасын өчен.

Т-че:-Ә сез белмисезме , Кукмарада  итекне кайда басалар?(балалар җавабы)

Мин сезне бүген Кукмара бистәсендәге итек фабрикасы һәм итекче һөнәре белән таныштырып китәрмен.

Сезнең итек басучыларның ничек итек басканнарын беләсегез киләме?.

Б-р:-Әйе.

Т-че: -Балалар, Кукмара итек фабрикасының даны бөтен илгә таралган, анда баскан итекләрне Рәсәйнең барлык өлкәләрендә кияләр. Игътибар итегез әле, (презентация карау)монда: «Кукмара итек фабрикасы»

Бу бинада итек фабрикасы урнашкан. Аның җитәкчесе Ахметшин Шамил.Ул күп еллардан бирле фабриканы җитәкли. Ә хәзер итек басуны карап китәрбез.  Сарыктан алган йонны , йон тетә торган машинада тетәләр.Аннары итекне түшиләр. Түшәгән итек зур була. Аны эссе суга салып  кечерәйтәләр. Итекләрне төрле төскә маналар ,  аннары калыпка салып киптерәләр. Итекләр матур булсын өчен төрле бизәкләр белән бизиләр.

Сезне  итек басучының һөнәре белән дә таныштырып китәм.Әйдәгез, өстәл яныны килегез әле.Бу сарык йоны, ә монысы тетелгән йон. Карагыз әле,нинди зур итек. Бу түшәлгән итек. Түшәлгән итек нинди (зур, йомшак).  Ә бу итек балалар эссе суга салып кечерәйткән итек. Калып киертеп төрле төскә манганнан соң гына итек үз формасын ала. Карыйк әле, бу итек нинди? Кара төстә, каты. Бу инде балалар баскан итек.( күрсәтеп , тотып карап бару)

Безнең Ильсафның әтисе, Динә белән Диләнең әниләре дә итек фабрикасында  эшлиләр . Алар безгә әти-әниләре турында сөйләсеннәр әле.

- Минем әтием Илхам. Ул итек фабрикасында эшли. Ул итек баса торган станокта итекләр баса. Ул баскан  итекләр матур. Мин әтиемне яратам.           -   Минем әнием- Энҗе.  Ул  итек фабрикасында эшли. Итекләргә матур бизәкләр ясый. Аның хезмәте авыр. Ул үз эшен ярата, мин әниемне яратам.

-Рәхмәт, балалар, сез бик дөрес әйттегез, Итек басучы һөнәре мактаулы, күп көч куя торган хезмәт.

Ә хәзер аз гына ял итеп алабыз.

Мин курыкмыйм салкын кыштан,

Мин курыкмыйм бураннан,

 Минем бар җылы итегем.

Ул чын сарык йоныннан.

Уң аякта итегем,

Сул аякта итегем,

Аны кия нәниләр,

Аны кия әбиләр,

Әтиләр һәм әниләр.

Ә хәзер балалар сезнең белән без  дә итекләргә матур бизәкләр төшерербез.(Үрнәкне аңлату)

Өстәл янында итеккә бизәкләр төшерү. Күргәзмә ясау. ( Балаларны мактау.)

-Сезгә эшчәнлек ошадымы? Без нәрсә турында сөйләштек? Нинди яңалык белдегез.? Тагын нәрсә турында беләсегез килә? (Балалар җавабы)

-Рәхмәт, балалар, сез яхшы җавап бирдегез, миңа ошадыгыз.Рәхмәт сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рәсәйләрдә дан тота Кукмара итекләре...

Конспект про родной поселок который славится своими Кукморскими валенками....

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

Конспект занятия по окружающему миру. Тема: «Знакомство с профессиями нефтедобывающей промышленности". Подготовительная группа 6-7 лет.

Сценарный план организованной образовательной деятельности по образовательной области "Познавательное развитие"  Тема: «Знакомство с профессиями нефтедобывающей промышленности&quo...