Открытое занятие. Тема.“Кызыл китап белән таныштыру”
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

 Экологик инспектор белән берлектә оештырылган ачык эшчәнлек.   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл krasnaya_kniga.docx16.15 КБ

Предварительный просмотр:

 

“Кызыл китап белән таныштыру” дигән темага әңгәмә.

                                  Зурлар төркеме

 Максат: Балаларны “Кызыл китап “белән таныштыру һәм шул китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләгә карата кызгану хисе уяту.

Экологик яктан белемле балалар тәрбияләү һәм тәртиплелеккә өйрәтү.

 

Җиһазлау: Рәсемнәр.

Эшчәнлекне барышы.

 Тәрбияче: Балалар, бүген бездә  кунакта авылыбызның  хөрмәтле кешесе- әйләнә- тирәне саклау  буенча инспектор- Гимадиев Фаниль Камилевич.

 

Инспектор: Балалар, карагыз әле, минем кулымда китап.Ул нинди төсле?(“Кызыл китап” буенча әңгәмә).

-Менә бу күбәләкне карагыз әле. Ул да “Кызыл китапка” кертелгән. Ә ни өчен кертелгәнен беләсезме?  Чөнки алар берничәләп кенә калганнар, кешеләр аларны үтереп бетерә язганнар.

Бүгенгесе көнгә140 төр күбәләк билгеле. Шулардан апполон, адмирал, тавискүз күбәләге, ак күбәләк, зәңгәр күбәләк “Кызыл китапка “ кертелгән.

-Китап үзе ни өчен кызыл төстә соң?

Кызыл төс хәвеф-хәтәрне белдерү сигналы.Бу китап күп төр хайваннарның һәм үсемлекләрнең  юкка чыгуларын белдерә.

 Мәсәлән,  кайбер төр маймыллар крокодил, юлбарыс, барс, мөгезборыннар, бөркет, ак торна ,аккошлар һ.б. аз калды, Аларны саклау нәтиҗәсендә күп кенә хайваннар, кошларның саны күбәйде. Мәсәлән, кыргый үгезләр-зубрлар хәзер бик күбәйде. Кешеләрнең кайгыртуы аркасында бу хайваннарны коткарып калып булды.

Тәрбияче: Балалар, минем сезгә энҗе чәчәк турында сөйлисем килә. Бу

бик матур чәчәк. Үзен өзәрләр дип куркып ул агач астында качып үсә.Әйдәгез, энҗе чәчәк турында шигырьне искә төшерик.

Күрче , исемен халкым аңа

Биргән бит ничек белеп:

Ак мәрҗәннән өзелеп төшкән

Ап-ак энҗеләр кебек

Гүя, нәни кыңгыраулар

Тынлык саклап торалар.

Чак кына җил кагылса да

Чыңлап китәр күк алар.


Бу чәчәкләр яктылык яраталар, алар агачларда яфраклар, җирдә озын үләннәр булмаганда чәчәк аталар.Аларны өзәргә ярамый.Өзсәң ул тиз шиңә. Алар бик аз калганнар. Аларга сокланып, таптамыйча үтәргә кирәк.Әгәр берәрсе таптаса , яки өзсә сез нишләрсез?Сез чәчәкләрне саклауда булыша аласызмы?(аларның файдасы турында башкаларга да сөйләргә кирәк)

“Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр си чәчәк өзсәң,

Икәү бергә: син дә мин

Әгәр без чәчәк өзсәк,

Бөтенләй корыр алан,

Булмас бүтән матурлык.

Инспектор: Әйе, бик дөрес. Кешеләр”Кызыл китапка”кергән хайваннарны, үсемлекләрне генә түгел, ә бөтен тирә- яктагы табигатьне, елгаларны, күлләрне, урманнарны сакларга тиеш.Үзебез эчә торган сулыкларны, сулый торган һаваны да без сакларга тиеш. Чөнки шул һаваны сулап яшбез.

- Табигатьне саклау турында закон бар, аны бозарга беркемнең дә хакы юк.Бу законны олылар да, балалар да үтәргә тиеш. Балалар, сез дә табигатьне сакларга тиеш. “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый” дигән кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш.

Болар УРМАН кагыйдәләре:

Кызыл төс- тыю, рөхсәт итмәү;

Зәңгәр төс-рөхсәт төсе;

-Кош ояларын ерактан күзәтергә ярый,ә тотып карарга, якын килергә ярамый.

-Кырмыска оясын күзәтергә ярый,  җимерергә ярамый;

-Рогатка, кош тоткычлар ясарга ярамый.

Инспектор:Балалар,  табигать белән дус булыгыз.Кошларны, хайваннарны җәберләмәгез,агачарны сындырмагыз  һәм чәчәкләрне өзмәгез!

Тәрбияче: Балалар, бүген без “Кызыл китап”  турында бик кирәкле белем алдык. Гимадиев Фаниль Камилевичка  мондый эчтәлекле мәгълүмат өчен зур рәхмәтебезне җиткерик һәм табигать байлыкларын саклауда үз өлешебезне кертергә сүз бирик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

конспект открытого занятия Конспект открытого занятия с элементами театрализации по развитию лексико – грамматической стороны речи у детей с ОНР (подготовительная группа)

Конспект открытого занятия с элементами театрализации по развитию лексико – грамматической стороны речи у детей с ОНР (подготовительная группа) ТЕМА: «Почему медведь зимой спит» (по мотивам сказки В. ...

открытое занятие для родителейКонспект открытого занятия во второй младшей группе. Сенсорика, Логоритмика, Театрализованная деятельность, как средство всестороннего развития детей дошкольного возраста Тема: «Путешествие в страну Вообразилию»

Цель: развитие актерских способностей детей.Задачи:- побуждать детей к импровизации с использованием доступных средств выразительности (жестов, мимики, интонации, движений);- развивать память, во...

Конспект открытого занятия по развитию речи во второй младшей группе с презентацией (фотографии в альбоме "Открытое занятие с элементами ТРИЗ)

Конспект открытого занятия по развитию речиво второй младшей группепо сказке "Теремок"Цель: Активизация и обогащение  словаря прилагательными (серый, рыжая…) Развитие диалогическ...

Конспект открытого занятия "Будем солнышко искать и зверушкам помогать" конспект открытого занятия

Цель: Художественно – эстетическое развитие, социально - коммуникативное развитие, познавательное развитие, физическое развитие, речевое развитие...