"Наши маленькие друзья" (на татарском языке)
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Васильева Лилия Табрисовна
Максат: балаларда хайваннарга  карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру, йөрт һәм кыргый хайванннарның  үзенчәлекләре һәм яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.
Тәрбия бурычы: , йөрт һәм кыргый хайванннарга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.
Үстерү бурычы:  логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау  сәләтләрен үстерү.
Белем бирү бурычы:  хайваннарның  файдасын искә төшерү,
Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү
 Интеграль белем бирү өлкәләре:  социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, физкультура.
Ысуллар һәм алымнар: уеннар, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү,сюрприз,аудиоязма .
Җиһазлар:кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсемнәре,кроссворд,уечнык Куян,яшеләләр,куян маскалары .
Сүзлек өстендә  эш:букча,сикергәк,куыш,өн,кетәклек.
Эшчәнлек төзелеше: 
1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.
2. Дидактик уен “Дөрес сайла!”  
3.  Сүзле уен “Булсаң зирәк –әйт тизрәк?”
4Дидактик уен Нәрсә кайда яши ?”
5.  Хәрәкәтле уен “Ак куян “.
6. Дәфтәрләрдә эш (“Мәктәпкәче яшьтәгеләр әлифбасы” 11шөгыль 4,5 кисәге)  Р.К.Шаехова.
7.Кроссворд (табышмаклар )
8.Куянкайны яшелчәләр белән сыйлау.
9.Йөмгаклау.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_duslarybyz_-zhnleklr.docx23.46 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларда хайваннарга  карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру, йөрт һәм кыргый хайванннарның  үзенчәлекләре һәм яшәү рәвешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Тәрбия бурычы: , йөрт һәм кыргый хайванннарга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.

Үстерү бурычы:  логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау  сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы:  хайваннарның  файдасын искә төшерү,

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү

 Интеграль белем бирү өлкәләре:  социальләштерү, танып-белү, аралашу, матур әдәбият уку, иҗат, физкультура.

Ысуллар һәм алымнар: уеннар, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү,сюрприз,аудиоязма .

Җиһазлар:кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары рәсемнәре,кроссворд,уечнык Куян,яшеләләр,куян маскалары .

Сүзлек өстендә  эш:букча,сикергәк,куыш,өн,кетәклек.

Эшчәнлек төзелеше:

1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

2. Дидактик уен “Дөрес сайла!”  

3.  Сүзле уен “Булсаң зирәк –әйт тизрәк?”

4Дидактик уен Нәрсә кайда яши ?”

5.  Хәрәкәтле уен “Ак куян “.

6. Дәфтәрләрдә эш (“Мәктәпкәче яшьтәгеләр әлифбасы” 11шөгыль 4,5 кисәге)  Р.К.Шаехова.

7.Кроссворд (табышмаклар )

8.Куянкайны яшелчәләр белән сыйлау.

9.Йөмгаклау.

 Эшчәнлек барышы.

Балалар минем яныма килегез, бер беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер беребезгә карап  елмаешыйк ,үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Менә ниек  рәхәт булып китте

Балалар бүген безгә кунакка Куянкай килгән. Куянкай безгә хат алып килгән.Әйдәгез, укып карыйк .

Балалар мин сезгә безнең дусларыбыз,җәнлекләр турында уеннар алып килдем. Сезнең аларны уйнап караугызны  телим .

Әйдәгез ,балалар эшебезне башлыйк.

Менә монда “Дөрес сайла !”уены.Безгә рәсемнәрдән кыргый хайваннарны йөрт хайваннардан аерып аермаларын ачыклау: нәрсә белән  тукланалар , кайда кышлыйлар, дошманнардан ничек сакланалар .(куян,төлке, керпе, тиен ,эт,кәҗә,мәче) ?(кыргый хайваннарны –урман рәсеменә,йөрт хайваннарны –йөрт рәсеменә кую.)

Балалар,карагыз әле Куянкай җәйне сагынып  чәчәкләрдә алып килгән,ләкин алар серле чәчәкләр. Аларда сораулар бар икән?

“Булсаң зирәк- әйт тизрәк!” уены.Әйдәгез бу җазаларны чишеп алыйк(һәр чәчәктә сорау).Кем ул хайваннарның патшасы ? Буй буй майка кигән ат? Кем балны бик яратсада,умарта асрамый ?Бучкалы (сумкалы) сикергәк? Кемнең мөгезе борынында? Елгаларда плотина төзүч е җәнлек? Урман докторын өйт?

Бик әйбәт балалар бу сынауныда үтәдек.

Карагыз әле,монда буталган рәсемнәр ята.Дидактик уен”Нәрсә кайда яши?”уены.Бу хайванннарны кайда яшәүләренә карата аерырга кирәк. Һәр бер хайванның өясын,өнен,яшәү урынын табып сөйләп күрсәтергә кирәк. (Балалар рәсемнәрне парлаштыралар –аю,бүре,тиен,тавык,тычкан,эт,сыер,кош –абзар,кетәклек,өн,агач  куышы,оя, эт оясы,туфрак,бүре өне .)

Булдырдыгыз балалар бик әйбәт.

Ә хәзер әйдәгез “Ак куян!”уены уйнап ,җырлап алыйк.(Аудиозапись музыка уйный ). Балалар маскалар киеп җырлыйлар һәм хәрәкәт ясыйлар.

Балалар,хәзер әйдәгез утырып безнең дәфтәрләрдә эшләп алыйк.

(“Мәктәпкәче яшьтәгеләр әлифбасы” 11шөгыль 4,5 кисәге)  

Бу биттә без нәрсәләр күрәбез?(Сарык,сыер,арыслан ,бүре,көңгерә,керпе ).Бу сүзләрдә нинди  аваз һаман кабатлана?

“Р” авазы ишетелә. Бу сүзләрне тикшерәбез.Кайсы сүзләрдә “р” авазы кырыс әйтелә без аны Кырыс малай белән тоташтырабыз.

.Кайсы сүзләрдә “р” авазы ягымлы әйтелә без аны Ягымлы малай белән тоташтырабыз .Нәрсә белән охшаш,нәрсә белән аерылалар

бу сүзләр? (Сарык ,сыер,арыслан –бу сүзләрдә “р” кырыс әйтелә

алар охшаш , бүре,көңгерә,керпе - бу сүзләрдә “рь” ягымлы әйтелә, алар охшаш).  Беречне төркем икенчесеннән әйтелешләре белән аерылалар. Булдырдыгыз ,әйбәт.

Балалар, Куянкай тагын безгә кроссворд  алып килгән.Аны чишү

өчен безгә табышмаклар  белергә кирәк .

1.Урманнан чыгар     3.Сорыдыр төсе,     4.Асрамый да умарта

Корсак асты ч уар.         Үткендер теше.     Балны бик –бик ярата.

Койрыгы сырлы ,        Урманда йөри,        Кышын сөя йөкыны,

Хәйләсе күптөрле.      Бозаулар күзли.      Яэгача тормый ята.

  (Төлке)                         (Бүре)                          (Аю)

2.Әнә алан ,

Әнә урман,

Аланда өйри ....

(Болан)

 

5.Кош түгел,оча.

Ябалактан курка.

чикләвекне ярата.

1

К

2

А

Б

3

А

4

5

Н

Сызгырса,урманны яңгырата.(Тиен)

Менә кроссвордныда  чиштек,барыгызда булдырдыгыз.

Балалар менә монда безнең Куянкайга күчтәнәләребез бар.Әйдәгез без Куянкайны  яшелчәләр ,печән белән сылыйбыз.

Балалар яшелчәләр алып  Куянкайның кәрзиненә салалар.Сөйләп

бирәләр (Мин куянны кишер белән сылыйм....)

Сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәләр турында сөйләштек? Җәнлекләр безнең дусларыбыз.Аларга ярдәм итик,саклыйк,язмышларына сизгер булыйк.

Шөгылебез шуның белән тәмам.


“Миләшкәй”балалар бакчасының

татар төркемендә мәктәпкә әзерлек

балалар  белән белем бирү эшчәнлек конспекты.

Тема:”Безнең дусларыбыз”

(кыргый  һәм йөрт хайваннары)

 “Миләшкәй” балалар бакчасы татар

                                                               төркеменең беренче

                                        категориялы тәрбиячесе

                                                               Васильева Лилия  Тәбрисовна

                                                    2013 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

НОД по художественному творчеству: Л.Такташева «Загадка» из серии «Наши маленькие друзья»

Учить лепить медведя, передавая характерные особенности внешнего вида, обратить внимание на способы крепления деталей – примазывание, использование зубочисток или трубочек для коктейля; Создать усло...

Наши маленькие друзья

Интегрированное занятие для 2-й младшей группы...

Наши маленькие друзья

Интегрированное занятие по ознакомлению с окружающим во второй младшей группе...

Познавательно-исследовательский проект "Наши маленькие друзья насекомые".

Проект по окружающему миру, проведенный совместно с детьми группы раннего возраста № 2....

Классный час "Наши маленькие друзья"

Разработка классного часа...

Конспект познавательного занятия в подготовительной к школе группе на тему: "Наши маленькие друзья".

Обобщить знания детей о перелетных птицах. Закрепить умение строить причинно-следственные связи.Выявлять умения планировать этапы своей деятельности. Учить понимать и принимать задания взрослого и вып...