Комплексное занятие по развитию речи"Минем бакча"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) по теме

Конспект комплексного занятия занятия по развитию речи и лепке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_minem_bakcha.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

               

Төзеде:  64 нче балалар бакчасы  тәрбиячесе  Гимазетдинова  Р.А.

             Сөйләм үстерү шөгыле

             Тема:”Минем бакча”

Максат: Балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәтенә карата кызыксыну хисе, хөрмәт тәрбияләү. Балаларга балалар бакчасы турында төшенчә бирү,күзауллауларын киңәйтү. Шәфкать  туташы, пешекчеләр, музыка җитәкчесе белән  таныштыру.Туган телдә дөрес ,матур итеп сөйләшергә өйрәтү,сүзлек запасын баету.

Әсбаплар: ноутбук, балалар бакчасының бүлмәләре төшерелгән фотосүрәтләр, тозлы камыр.

Балаларны оештыру: балаларны  төркем  бүлмәсендә  ярымтүгәрәк итеп утырту.

Чараның структурасы:

Кереш өлеше: 1-2 мин.Балалар бакчасы турында шигырь  уку.

Төп өлеш: 15 мин.

Ноутбукта балалар бакчасы бүлмәләре төшерелгән фотосүрәтләр карау,җыр җырлау,ял минуты.

Йомгаклау өлеше.

Алдан үткәрелгән эш: Балалар бакчасы буйлап сәяхәт,бүлмәләрне фотосүрәткә төшерү.

Сүзлек  өстендә эш: һөнәр,музыка җитәкчесе, шәфкать   туташы , пешекче, фотосүрәт, эш кораллары.


Тәрбияче: Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь  сөйлим

Бари  Рәхмәт” Безнең бакчабыз”

Ямь  яшел бакчада

Бик матур бакча бар.

Чын бакча түгел тик,-

Ул ике катлы өй,

Салганнар безгә дип.

Эче дә,тышы да

Матур бик, чиста бик.

Шул өйне без инде

Йөртәбез “Бакча” дип

Бик матур бакча шул-

Балалар бакчасы.

Тәрбияче:Балалар бу шигырь  нәрсә турында?

Балалар без сезнең белән балалар  бакчасы буйлап сәяхәт ясаган идек. Шуларны искә төшерик әле.Сәяхәт вакытында фотосүрәтләр ясаган идек, әйдәгез ,аларны хәзер карап үтик.

(тәрбияче музыка залының фотосүрәтен ноутбукта күрсәтә)

Балалар бу нинди бүлмә?

 Музыка залында без нәрсә эшлибез ?

Бу залда кем эшли?

 Сезне  матур җырлар җырларга,биергә музыка җитәкчесе өйрәтә.Әйдәгез бергәләшеп кабатлыйк-музыка җитәкчесе.

Музыка җитәкчесенең нинди эш коралларын беләсез?(җаваплар)

Без балалар бакчасы турында җыр өйрәнгән идек .

(балалар җыр башкаралар)

(тәрбияче шәфкать  туташы бүлмәсенең фотосүрәтен күрсәтә)

Балалар,сез ничек уйлыйсыз, бу нинди бүлмә?

Монда кемнәр эшли?

Безнең бакчага шәфкать  туташлары ни өчен кирәк?

Аларның нинди эш кораллары бар?

Балалар, кеше сәламәт булсын өчен ул һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш,юкка әйтмиләр бит: “хәрәкәттә-бәрәкәт без сәламәт”.Әйдәгез хәзер хәрәкәтләнеп алыйк.

Бездә балалар бик иртә уяналар(кулларны өскә куеп сузылу  хәрәкәте)

Битләрен дә юалар,кулларын да юалар

Аннары тезелешеп физарядка ясыйлар(чүгәләү хәрәкәтен ясыйлар)

Алга да иеләләр,артка да иеләләр,

Сулга борылалар,уңга борылалар,

Аннары тыпырдашып урыннарына утыралар.

(Тәрбияче Аш пешерү бүлмәсенең фотосүрәтен күрсәтә)

Ә бу нинди бүлмә балалар?

Ә аш пешерү бүлмәсе ни өчен кирәк?

Бу бүлмәдә кемнәр эшли?

 Эйе пешекче апалар.Алар тырышып-тырышып сезгә тәмле ризыклар пешерәләр. Пешекче апалар нинди ризык пешерәләр?

Әйдәгез без аларга әз генә ярдәм итик, камырдан очпочмаклар әзерлик.Очпочмак- ул татар халкының яратып пешерә торган милли ризыгы.

Әзерли башланганчы  бармаклар белән уйнап алыйк.

Баш бармагым биюче,

Имән бармак итекче.

Урта бармак-укытучы,

Атсыз бармак-аучы,

Чәнти бармак кем була?

Читек чигүче була.

Балалар сезнең өстәлләрдә тозлы камыр .Менә карагыз  әзер очпочмак,ул нинди геометрик фигурага ошаган?

 Очпочмак әвәләр өчен түгәрәкне якынча 3 өлешкә бүләбез һәм бармаклар белән почмакларны кысабыз(тәрбияче күрсәтә,аңлата).

Ә хәзер үзегез ясап карагыз

Булдырдыгыз балалар !

Балалар әйдәгез хәзер уйнап алыйк.

Дидактик уен”4 нче артык”(балалар бакчасының һөнәр ияләренең эш кораллары)

Балалар без бүген нәрсәләр эшләдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дидактические игры в мини-музее по развитию речи

Консультация поможет воспитателям использовать дидактические игры для развития речи дошкольников....

"Минем бакчам"

Балалар  белән әңгәмәләр кору (“Мин әнигә ничек булышам“, Нинди  һөнәр ияләрен беләм?”), табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәтү, сәяхәтләр үткәрү, һөнәр ияләре  турында  рәсемнәр...

Статья Развитие речи детей с общим недоразвитием речи посредством использования экспонатов мини-музея Народных промыслов

В статье представлен опыт работы по использованию игр и игровых упражнений на развитие лексико-грамматических категогий в условиях мини-музея ДОУ. Данные игры и игровые упражнения успешно могут быть и...

Конспект открытого занятия по развитию речи во второй младшей группе на тему: Звуковая культура речи. Звук «С». Мини-театр - показ сказки «Рукавичка».

1) Знакомство со звуком С. Учить произносить звук С; произносить сочетание звуков СА, АС, СО, ОС, СУ, УС, СЫ, ЫС.2) Закреплять знания о домашних животных.3) Воспитывать любовь к сказкам.4) Уметь отвеч...

"Минем бакчам"

Тема: «Минем бакчам».Максат : Балалар бакчасы темасына кагылышлы  сүзләрне хәтердә ныгыту, балаларга  өлкәннәр хезмәте турында мәгълүмәтләр бирүне дәвам итү, татар телендә үзләренең ...

Конспект НОД по развитию речи Мини-викторина по сказкам К.Чуковского. Чтение сказки Чуковского «Федорино горе»

Цель:Помочь детям вспомнить названия и содержание  сказок К. И. Чуковского. Познакомить со сказкой «Федорино горе».Задачи:Закреплять знания о произведениях К. И. Ч...