"Минем бакчам"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Балалар  белән әңгәмәләр кору (“Мин әнигә ничек булышам“, Нинди  һөнәр ияләрен беләм?”), табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәтү, сәяхәтләр үткәрү, һөнәр ияләре  турында  рәсемнәр  карау, хикәяләр  уку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon minem_bakcham.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Минем бакчам».

Максат : Балалар бакчасы темасына кагылышлы  сүзләрне хәтердә ныгыту, балаларга  өлкәннәр хезмәте турында мәгълүмәтләр бирүне дәвам итү, татар телендә үзләренең  бакчалары  турында сөйләргә өйрәтү.

Бакчада эшләүче апаларның  һөнәрләре турында сөйләү; сөйләмдә мәкальләр, шигырьләр куллану, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Төрле һөнәр ияләре турында рәсемнәр, сюжетлы-рольле уеннар  өчен атрибутлар.

Сүзлек өстендә эш: Шәфкать туташы, мөдир, пешекче, кер юучы.

Алдан эшләнелгән  эш: Балалар  белән әңгәмәләр кору (“Мин әнигә ничек булышам“, Нинди  һөнәр ияләрен беләм?”), табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәтү, сәяхәтләр үткәрү, һөнәр ияләре  турында  рәсемнәр  карау, хикәяләр  уку.

Шөгыль барышы.

Балалар ярым түгәрәк формада утыралар.

─Исәнмесез балалар. Әйдәгез  әле без бүген сезнең  белән сәяхәткә барыйк.

Бик матур бер бина,

Эче тулы балалар.

Берсеннән берсе матур

Укып белем алалар.

─Әйе  балалар, бу шигырь безнең  бакчабыз турында. Безнең Түбән Кама шәһәрендә дә 93 балалар бакчалары бар, аларның  яртысыннан артыгы  татар балалар бакчасы итеп исәпләнә, аларга бик матур исемнәр дә  бирелгән, мәсәлән: ”Миләшкәй”, ”Тургай”, ”Ал чәчәк”, ”Чиякәй “, “Сөембикә” Һ.б.

Милләтебезне саклап  калу өчен  балаларыбызны  ясле-бакчаларда, татар мәктәпләрендә барлык белем-тәрбия эшен бары тик ана телендә алып бару безнең зур бурычыбыз. Ата-аналарга балам  татарча укып, татар балалар бакчасына йөреп, югары  уку йортына керә алмас диеп куркырга кирәк  түгел. Балаларга ана телендә тәрбия һәм  белем бирүнең  күп өстенлекләре бар. Бакчаларда  татар төркемнәрендә  йөрүче, мәктәпләрдә татар классларында  укучы татар балалары ике телне дә  әйбәт белергә тиешләр. Балалар, без дә сезнең белән балалар бакчасында өйдә әти-әниләрегез белән үзебезнең ана телебез─татар телендә  сөйләшергә тиешбез!  

“Татарча белмәүче  кәҗәләр”  Фирая Зыятдинова.

Шундый безнең Алиябез:

Үлеп әкият ярата.

Сөйли аны әнисе  дә

Сөйли аны  Марат та.

“Козлятушки, дитятушки,

Ваша мать пришла,

Вам молочко принесла ..”

Кәҗә шулай җырлый, диеп

Сөйләп китә әнисе....

Урысчалап такмаклауга

Алия соң ни дисен?!

Тыңлап-тыңлап тора да ул

(Тыңлый белә ул үзе!),

Әнисе сөйләп бетергәч,

Әйтеп куя  үз сүзен:

-Бу кәҗәләр бер генә дә

Татарча белмиләрме?

Татарчаны белмәгәнгә

Урысча сөйлиләрме?

Бәхеткә, безнең  балалар бакчасында да андый тапкыр балалар бик күп һәм алар ата-аналар тырышлыгы, тәрбиячеләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә “ана теледәй белә рус телен һәм сандугачтай  сайрый ана телен”. Алар  әле сәяхәт итәргә дә  яраталар. Менә  бүген  без үзебезнең бакчабыз эчендә  сәяхәт итәрбез, уйнарбыз.

Балалар әйтегез  әле безнең  балалар бакчасының исеме ничек һәм нинди урамда урнашкан?

-“Сөембикә” исемендәге 64 нче балалар бакчасы Тынычлык урамында  урнашкан. Әйе балалар безнең бакчабызның исеме дә бик матур: ”СӨЕМБИКӘ”. Анда бик ягымлы  апалар эшлиләр, безнең  бакчабызда  музыка, физкультура, су керү, сауна,  галокамера бүлмәләре бар. Анда балаларга югары квалификацияле тәҗрибәле белгечләр  хезмәт күрсәтә Балалар, безнең ”Сөембикә” балалар бакчасы  һәрвакытта  яхшы урыннар белән бәяләнә. Балалар  төрле фестивальләрдә катнашалар: бию, сәнгатьле шигырь сөйләү, төрле язучыларның әкиятләреннән рәсемнәр ясау һ.б. Кыскасы безнең балаларыбыз бик тырышлар, бик  җитезләр.

-Сез  беләсезме балалар “Сөембикә” исемле ханбикәне? Игътибар белән  тыңлагыз.  Сезгә Камилә  Лена Шакирҗанның “Сөембикә манарасы” дигән шигырен сөйләп күрсәтер:

Кремльнең эчендә

Биек, биек, биеккә

Ашкан бер манара бар,

Исеме-Сөембикә....

Балкып тора алтын ай

Шул манара очында.

Карыйсы килә кереп-

Ни бар икән эчендә?

Их, бер күрәсе иде,

Очып менәсе иде!

Шул биек манараның

Серен беләсе иде!...

Бик борынгы  манара,

Исеме –Сөембикә.

Беләсебез бик килә:

Кем икән ул, кем икән?..

Хәзер үк әйтим  микән,

Хәзер  үк сөйлим  микән?-

Патшабикә-ханбикә

Булган ул Сөембикә....

Сөекле бикә булган,  

Сөйкемле бикә булган.

Җырларымда  җырланган,

Бәет итеп укылган ....

Аннан тагын ни булган?

Бик тә беләсе  килә....

Шул манара очына

Очып менәсе килә!...

─Балалар безнең  якты  матур бакчабызда нинди һөнәр  ияләре эшлиләр икән? (мөдир, пешекче, шәфкать туташы, юучы, тәрбияче)

─Әйдәгез әле  хезмәт турында  мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерик.

─Эш- кешенең  көзгесе.

─Яхшы кеше эштә беленер.

─Тирләп эшләсәң,тәмләп ашарсаң.

─Эш беткәч, уйнарга ярый.

─Бакча ясамый,алма булмый,

─Калган эшкә кар ява.

Балалар урыннарыннан торалар да  алдан әзерләнгән  уен почмагына киләләр.

─Балалар, карагыз әле менә монда кем  эшли ─ нинди һөнәр иясе икән?

─Әйе, бик  дөрес пешекче, безнең Диния апабыз!

─Исәнмесез, балалар!

─Исәнмесез!

─Диния апа, сез безгә нинди тәмле ризыклар пешерәсез? (Диния апа үзенең эше турында сөйли).

─Ә бүген мин  сезгә бик тәмле аш пешерәм!

─Сез ул ашка нәрсәләр  саласыз?

─Мин сезгә табышмаклар әйтәм,  шуларга җавабын тапсагыз, нәрсәләр салганын белерсез.

Җир астында алтын казык,

Алдык без  аны казып         (Кишер)

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм     (Бәрәңге)

Үсеп утыра бер чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.    (Кәбестә)

Туп түгел –түгәрәк,

Күсе түгел-койрыклы.         ( Чөгендер)

─Бик дөрес.

─Диния апа бик зур рәхмәт сезгә безгә  үзегезнең эшегез турында сөйләгәнегез  һәм тәмле  ашларыгыз өчен!  Сау булыгыз!

─Балалар әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Шәфкать туташы  турында шигырь укыйм:

Кем иң  элек безнең хәлне белә?

Кемнең ап-актан өсте башы?

Сәләмәтлегебез сагында тора

Ул мөләем шәфкать туташы.

─Бик дөрес  монда  безнең шәфкать туташлары эшли

Ишек шакыйлар, ишектән Айболит керә.

─Исәнмесез, балалар!

─Исәнмесез, Айболит!

─Айболит без бик зур сәяхәт ясый идек һәм менә сезнең бүлмәгез янына килеп җиткәндә безнең балаларыбыз тукталып калдылар, бик куркалар сезнең бүлмәгез янына килергә.

─Курыкмагыз балалар, мин сезне  дәвалаучы Айболит булам. Минем  сезгә бернинди  начарлыгым тимәс, сез мине игътибар белән генә  тыңлагыз һәм мин кушканны эшләгез.

─Балалар сез урамда уйныйсыз, әниегез сезне өйгә  чакыра, сез иң беренче эш итеп нишлисез?

─Әйе, бик дөрес, сабынлап кулларны юасыз, шуннан соң гына табын артына утырасыз.

Әй син, чиста су

Йөгерек су,

Син минем  кулымны

Чиста ю, ю, ю.

─Табын артында утырганда ничек утырабыз?

─Әйе, бик дөрес тигез, төз итеп утырабыз, сөйләшмичә, ашыкмыйча гына чәйнибез.

─Балалар, әгәр сез мин өйрәткән барлык кагыйдәләрне  үтәсәгез, сез һәрвакытта сәләмәт булырсыз һәм  минем яныма да бик сирәк килерсез.

─Балалар, ә хәзер миңа  башка балалар бакчасына да барып аларга да  үземнең кагыйдәләремне исләренә  төшерәсем бар. Сау булыгыз.

─Балалар, без сезнең  белән  пешекче  һәм  шәфкать туташлары белән  таныштык, аларның хезмәтләре турында  бик күп белдек.

─Сәяхәтебезне дәвам итеп уен бүлмәсенә кайтыйк (анда Эльмира апалары  каршы ала).

─Исәнмесез балалар, исән сау кайтып җиттегезме?

─Балалар, безнең төшке аш вакыты да җиткән икән, рәхим итеп дежурныйлар минем  янга килегез әле (балалар бер-берсенә альяпкыч  кияргә булышалар, Эльмира  өстәлгә ничек  кашык-чәнечкеләрне, тәлинкәләрне куярга икәнен  аңлата).

─Балалар,   Айболит  әйткән  сүзләрне истән чыгармыйбыз  ─ кулларны юабыз.

─Ашларыгыз тәмле булсын!

Төшке табын янында

Кашык, чокыр, тәлинкә

Уртага чәчәк куелган

Барысы нурга коенган

Кояш уйный тәрәзәдә

Бии өстәл өстендә

Кояш минем битләремдә

Коена чәем эчендә.

Ә.Шәрифуллина “Кояшлы  табын”.

(Балалар әкрен генә ашыйлар )

─Балалар, мин сезгә өй эше бирәм:  бүгенге сәяхәтебез турында рәсем ясап килегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Бакчам минем!

Доклад!...

Комплексное занятие по развитию речи"Минем бакча"

Конспект комплексного занятия занятия по развитию речи и лепке...

"Минем бакчам"

Тема: «Минем бакчам».Максат : Балалар бакчасы темасына кагылышлы  сүзләрне хәтердә ныгыту, балаларга  өлкәннәр хезмәте турында мәгълүмәтләр бирүне дәвам итү, татар телендә үзләренең ...