"Көзге байлык"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Зурлар һәм икенче кечкенәләр төркемендә танып белү эшчәнлеге.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kozge_baylyk.docx24.86 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларның яшелчәләр турында белемнәрен системалаштыру, камилләштерү. Уй – фикерләү сәләтләрен үстерү. 

Тәрбия бурычы: Икенче кечкенәләр төркемчәсе  балаларында сөйләм этикеты осталыгы (исәнләшү, танышу, саубуллашу) тәрбияләү.

Зурлар төркемчәсе балаларында кечкенә төркемчекләрдә, бер-берсе белән килешеп эшли белергә, хезмәтне сөяргә, коллективта хезмәт итәргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк  тәрбияләү.

Үстерү бурычы:Икенче кечкенәләр төркемчәсе балаларының    логик фикерләү сәләтен үстерү. Көзге уңыш турындагы күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр   турындагы белемнәрен ныгыту; тышкы күренеше буенча яшелчәләрне аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү;

Зурлар төркемчәсе балаларының логик фикерләү сәләтен үстерү.  Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, 4-5 сүздән торган җөмләләр төзүләрен, монологик сөйләмнәрен камилләштерү. Сүзләрне дөрес табып, яшелчәләрне сүрәтли һәм нәтиҗә ясый белергә күнектерү.  

“к”, “кь” авазларының әйтелешен сүзләрдә ныгыту.

Ашхана приборлары белән куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: яшелчәләрне гомумиләштерү мәгънәсен ныгыту. Исем һәм фигыльне килештерә, берлек санын күплек санына әйләндерә белергә өйрәтү.  

Табышмакның образлы  мәгънәсен аңларга булышу.

Төп белем бирү юнәлеше: танып белү.  

Интеграль белем бирү юнәлешләре:  аралашу, эстетик сәнгать үсеше, физик үсеш, сөйләм үсеше.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар куллану, мактау, практик эш, техник чаралар куллану, сюрприз.

Җиһазлау: төрле яшелчә, җиләк-җимеш, орлык, җир, кояш, яңгыр, төшкән предметлы картиналар; һәр балага кәстрүлләр, уенчык “Эт”, әби (кече тәрбияче); пешкән бәрәңге, кишер, чөгендер; такта, пычак, алъяпкычлар; проектор, презентация “Яшелчә бакчасы”, ноутбук.

Сүзлек өстендә эш: кузгалак, кабык, җете кызыл, винегрет.

Алдан үткәрелгән эш: “Бакчада ниләр үсә?”, “Өстәл артында утыру кагыйдәләре” дигән темаларга әңгәмә. Рәсемнәр карау, шигырьләр уку, табышмаклар әйтү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты;
  2. Төп өлеш:
  • Сүзле уен,
  • Шигырь уку,
  • Табышмак әйтү,
  • Актәпи белән уен “Танышу”
  • Дидактик уен “Авазларны табу”
  • Үсемлекләргә кирәкле шартларны искә төшерү,
  • Физминутка
  1. Практик эш:
  • Әбинең биремнәрен үтәү,
  • Яшелчә салаты ясау.
  1. Йомгаклау.

 

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, исәнләшик. Исәнмесез, балалар.

Ялкауланмыйк әле дуслар, моңаймыйк, кулга кулны тотышып, бер-беребезгә елмайыйк.

Балалар,тыңлагыз әле,  мин шигырь укыйм, ә сез, мин тыналыш ясаганда төшеп калган сүзләрне урынына куярга ярдәм итәрсез һәм шигырьның исемен уйлап табарга булышырсыз. (шигырь укыган вакытта балаларга яшелчәләрнең рәсемнәре күрсәтелә)

Мин помидор, таныйсыздыр

Үсәм мин бакчаларда.

Үзем кызыл, үзем түгәрәк,

Ашыйлар мине бик тәмләп.

Ә мин кыяр, беләсездер,

Өлгерәм бераз иртәрәк.

Салатка да ярыйм мин,

Тозлагач та бик әйбәт.

Ой – ой – ой мин таныш,

Таный мине һәр бала,

Кабыгымны салдыруга

Күзләреннән яшь ага (суган).

Мин тәмле дә, бик баллы да,

Озын булып мин үсәм.

Минем белән дус баланы

Сау – сәламәт үстерәм (кишер).

Төсем минем җете кызыл,

Исемем минем – чөгендер.

Пешерәләр бакчада да,

Пешерәләр өйдә дә.

Озынча да, түгәрәк тә

Булып үсәм түтәлдә.

Тәрбияче: Бу шигырьгә нинди исем бирер идегез? (“Яшелчәләр”)

Балалар, ә яшелчәләр кайларда үсә?

Хәзер мин сезне шушы яшелчәләр үсә торган авылга кунакка алып барам. Анда  нәрсәләр генә үсми, баргач үзегез күрерсез. Ул авылда минем бер таныш әбием яши. (Баралар)

 Әбинең өен һәм бакчасын эт “Актәпи” саклый. Ул  акыллы, тыйнак, бик уйнарга ярата. Балалар, без этләр турында тагын нәрсәләр беләбез әле?! Әйдәгез зурлар, кечкенәләргә сорулар бирегез. Этләр турында нинди сораулар биреп була?(Этләр нәрсә ярата?; нинди төстә була?; ул нишли? Һ.б.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, әйдәгез, Әминә әби белән танышыйк. Хәерле көн, Әминә әби, син өйдәме?

Балалар:Исәнме , әбекәй.

Әби: Исәнмесез, балалар. Нинди йомыш белән килдегез? Яшелчәләр кирәкме әллә? Башта табышмакларымны чишегез, аннары үзегезне сыйлармын. (Әби табышмак әйтә, балалар җавабын таба. Тәрбияче һәр җаваптан соң балаларга сорау бирә: Каян белдегез җавабын? Бәрәңге икәнен нинди сыйфатлардан аңладыгыз? Әби табышмакта кәбестәне ничек сүрәтләде? Ә сез кыярны турында нәрсәләр әйтер идегез? Кайсы табышмакның җавабын табу сезгә авыр булды?)

Табышмаклар:

1. Кекенә генә йорт,

   Эче тулы корт. (Кыяр).

2.Үскәндә яфрагын ашыйлар,

   Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар (Суган).

3. Түгәрәк кенә кызыл йорт,

 Эче тулы корт.(Помидор)

4.Кат-кат тунлы,

 Карыш буйлы (Кәбестә).

Әби: Бик зиһенле балалар булдыгыз әле сез.Җәй буе әти-әниләрегез белән бакчада эшләгәнсез ахры.

 (Балалар  экран  янына басалар. Тәрбияче шигырь укый, экранда шигырьдәге яшелчәләр, җиләк-җимешләр күренә)

“К”лар тулган бакчага.

Бу бакчага ни булган

Бакча “К” белән тулган

Карлыган һәм кәбестә,

Кишер, карбыз һәм кабак,

Крыжовник, кукуруз,

Кыяр, кавын, кузгалак...

Әйдә, рәхим итегез!

Авыз итеп китегез!

Роберт Миңнуллин.

Кечкенәләргә сораулар: Кыяр нинди төстә?; Карбыз  ачымы, баллымы?; Кабактан нәрсә пешерәләр?;Кишер яшелчәме, җиләк -җимешме?.

Әби: И-и, апалары, сорыйсың да сорыйсың  балалар арыганнардыр инде.Әйдәгез әле, бәбчекләрем озатып куйыйм үзегене, ял итегез.

(Кечкенәләр чыга)

Тәрбияче: Балалар, сез бу шигырьдә нинди җиләк-җимеш, яшелчә исемнәре ишеттегез?  Игьтибар белән тыңлагыз әле: к-к-кабак, к-к-кәбестә, к-к-кыяр,  к-к-кишер, к-к-карбыз, к-к-кавын, к-кукуруз.

  • Кайсы авазны мин яшелчәләрдә басым ясап әйттем? Дөрес, бу “к” авазы.

-Балалар, бакча яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән тулып торсын өчен нинди шартлар кирәк? Сез ничек уйлыйсыз?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

-Әйе, балалар, иң беренче яхшы орлык кирәк, икенче-уңдырышлы җир, өченче-җылы кояш, дүртенче-вакытында яуган яңгырлар һәм бишенче вакыт.

(Эзлеклек экранда күренә).

Әминә әби: Кечкенә генә булсагыз да бигрәк күп беләсез.  Минем дә сезгә бүләгем бар.  Яшелчәләрдән аш пешереп куйдым. Кастрюльләрне алыгыз, кемгә нинди аш эләкте икән?

Тәрбияче: Минем кастрюльлемдә борчак рәсеме, шулай булгач, миндә борчак ашы (балалар үзләренең кастрюльләренә карап нинди аш икәнлеген әйтәләр).

Әминә әби: Балалар, мин сезгә яшелчә салаты да ясармын, дигән идем, өлгермәдем.

Тәрбияче: Рәхмәт әби, без балалар белән үзебез бик тәмле салат ясый беләбез. “Яшелчә салаты” дип атала.

 (Тәрбияче яшелчәләрне өстәлгә тарата).

Тәрбияче: Әйдәгез балалар кулларыбызны яхшы итеп юабыз да, салатка яшелчәләрне турарга керешәбез.

  • Кулларны нәрсә белән юабыз?
  • Ни өчен юабыз?
  • Яшелчәләрне нәрсә белән турыйбыз?
  • Туралган яшелчәләрдән салат ничек диеп атала?

(Тәрбияче эш барышында пычак белән эшләгәндә игътибарлы булырга, бик җыйнак эшләргә кирәклеген исләренә төшерә)

Балалар музыка астында яшелчәләрне турыйлар һәм салат савытына  салалар. Тәрбияче тоз, борыч, май өсти.

“Яшелчә салаты әзер”. Өстәл янына рәхим итегез.

Йомгаклау. Балаларның фикерләрен тыңлау, аларның эшчәнлек барышында алган тәэсирләре белән уртаклашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшел байлык.

Урманнар республикабыз җирләренең 1/5 өленен алып тора.Алар – туган ягыбызның бизәге, дым саклаучы, яхшы ял итү урыны. Монда шифалы салкынча саф һава, яфраклар кыштырдавы, кошлар чырчуы тынычлан...

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”

“Балаларда рухи байлык тәрбияләү”( ата-аналар алдында чыгыш)Яхшы кеше булыр өчен гәүдә саулыгы гына җитми, рухи саләмәтлек тә кирәк.(Абдрахман Кайа)Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әх...

Сәламәтлек – зур байлык

Бурычлар:  1. Шапшалыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.  2. Яшелчәләр белән таныштыруны дәвам итеп, алардагывитаминнарны хәтердә калдырырга булышу, аларның исемнәрен истә калдырырга...

Интегрированное занятие в подготовительной группе "Көзге байлык"

Цель: ЗакрепЦель: Закреплять знание детей об овощах и фруктах, их название на двух языках, где растут, как собирают, что из них можно сделать....

"Дуслык-зур байлык"

Тема: «Дуслык –зур байлык»” Максат:1.Балаларның дуслык турындагы белемнәрен киңәйтү, үз-ара эмоциональ бәйләнеш булдыру2. Сөйләм телен камилләштерү 3.Татар халык авыз иҗаты аша татар теленә ...

Ата – ана өчен тәрбияле баладан да зур байлык булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык китерсә, ахирәттә йөзгә аклык китерер. ( Р.Фәхретдин) авторская разработка

            Кеше дөньяга бәхет өчен туа. Туган нигез, туган туфрак, ата – ана биргән тәрбия киләчәктә бәхетле, әхлаклы  шәхес формалашуга мөһим роль уйный....