Без һәм безнең зур дөнья.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Газизянова Эльмира Саматовна

Занятие по окружающему миру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_2.docx9.11 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Без һәм безнең зур дөнья”.

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе: Социаль-коммуникатив үсеш; танып белү үсеше; сөйләм үстерү; сәнгати үсеш.

Төре: Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

Балалар катнашында эшчәнлекнең үзенчәлекле төрләре: Сюжетлы-ролле уен, хәрәкәтле уен, коммуникатив, танып белү, иҗади эшчәнлек.

Максат: Балалар эшчәнлегендә интегральләшкән төр белән уңышлы шартлар тудырып танып белү эшчәнлегендә тирә-юньдә ориентлашырга өйрәтү.

Бурычлар: Балаларда тирә-юньдә ориентлашу сәләтен формалаштыру.

Схемалардан, планнардан файдалана белергә, шартлы билгеләр ярдәмендә теге яки бу объектны табарга өйрәтү. Схема, планнарның чынбарлык белән бәйлелеген аңлату.

Балаларда үзләренең туган якларына карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Төркемдә балаларның үзара яхшы мөгалләмәдә булуларына ирешү.

Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм оештыру эшенең формалары: 

  • Уен шартлары булдыру.
  • Күрсәтмә җиһаз булдыру (схемалар, планнар, карталар).
  • Әңгәмә үткәрү.
  • Иллюстрацияләр күрсәтү.
  • Уен оештыру.
  • Физминут үткәрү.

Җиһазлар һәм материаллар:

  • Пазл кисәкләре салынган конверт.
  • Тылсымлы таяк.
  • Интерактив такта.
  • Ике пират костюмы.

Күрсәтмә җиһаз: төркемнең планы. Балалар бакчасы территориясе планы. Глобус, сандык.

Таратма җиһаз: Ябыштыру өчен ак альбом битләре, клей, салфеткалар, пумалалар, әзер геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, овал, турыпочмаклык, квадрат).

Алдан эшләнгән эш: Музыка сайлау. Пазллар ясау. Таратма һәм күрсәтмә җиһазлар әзерләү. Балалар белән берлектә планнар, схемалар төзү, алар белән танышу.Түбән Кама шәһәре турында әңгәмә үткәрү, аның истәлекле урыннары белән танышу.

Алда эшләнәсе эшләр: Түбән Кама шәһәре турында белемнәрен ныгыту. Тирә- якта ориентлаша белергә өйрәтүне дәвам итү. Лэпбук төзү.

Белем бирү эшенең барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Хәзер елның яз вакыты.(Бер бала Б.Рәхмәтнең “Яз килә” шигырен сөйли).

Тәрбияче: Язның кайсы ае?

Балалар: Март ае.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә без кемнәр һәм кайдан килдек?

Балалар: Без – кешеләр, малайлар һәм кызлар. Без зурлар төркеменә йөрибез. (Бүлмәгә ике пират үзара сөйләшә-сөйләшә керәләр, як-якларына карамыйлар).

1нче пират: Менә хәзер аларның барлык  хәзиләләре безгә булачак.

2нче пират: Ә син аларны яхшылап яшердеңме?

1нче пират: Әйе, аларны хәзер бер кеше дә таба алмый.

2нче пират: Ә алар безнең картаны табып, бөтен хәзинәне дә алып китмәсләрме?

1нче пират: Юк, алар бит картаны да яхшылап белмиләр. (пиратлар чыгып китә)

Тәрбияче: Балалар бу кемнәр булды?

Балалар: Алар пиратлар.

Тәрбияче: Ах, дусларым, сез беләсезме нәрсә булганын? Бу өстәлгә мин безгә кирәкле сандык белән пакет әзерләгән идем. Ә хәзер алар юк. Пиратлар шуларны хәзинә дип әйткән булып чыга түгелме соң? Хәзер инде безнең шөгылебез дә килеп чыкмас.

Балалар, карагыз әле (тәрбияче өстәл астына күрсәтә, анда кәгазь төргәге ята; тәрбияче аны ачып, балаларга күрсәтә), бу бит пиратлар картасы. Монда нәрсәләр күрсәтелгән?

Балалар: Бу картада без утырган бүлмә ясалган.

Тәрбияче: Ә сез моны ничек белдегез? (балалар җавап бирә, алар бүлмәне картадагыча  тасвирлыйлар. Карта интерактив тактада да чыгарыла).

Тәрбияче: Ә болары нинди сәер билгеләр? (билгеләргә күрсәтә). Минем уйлавымча, бу билгеләр, хәзинәләр яшерелгән урыннарны күрсәтә.

(Балалар картада сәер билгеләрне күрсәтәләр һәм шулар ярдәме белән бүлмәдә яшерелгән хәзинәләрне-сандыкны, пакетны, тылсымлы таякны-эзләп табалар. Бүлмәгә яңадан пиратлар керә).

1нче пират: Кайда, кайда безнең карта?

2нче пират: Безнең картаны тапканнар!

Тәрбияче: Гафу итегез, хөрмәтле пиратлар! Без сезнең картагызны алып, үзебезнең хәзинәләребезне таптык.

1нче пират: Ә без?

2нче пират: Без бит бер нәрсәсез калдык. (елыйлар)

Тәрбияче: Бик теләсәгез без үзебезнең хәзинәләребез белән бүлешә алабыз.

1нче пират: Урра! Алтыннар,көмешләр белән бүлешәләр!

Тәрбияче: Юк, алтыннар, көмешләр бездә юк. Ләкин без хәзер башка төрле хәзинәләрне табып, алар турында сезгә дә сөйләрбез. Әйдәгез, безгә кушылыгыз. (пиратлар балалар янына киләләр).

Тәрбияче: Хәзинәләребезне табар өчен, безне үзебезне өскә, күккә күтәрелгән итеп күз алдына китерергә кирәк. Кайда әле безнең тылсымлы таягыбыз? Бәлки безгә кошларга әверелеп очаргадыр? Юк, әйдәгез космонавтларга әверелик.Космонавтлар бик көчле, уңган,акыллы.Алар һәрвакыт спорт белән шөгыльләнәләр һәм тирә-якта әйбәт ориентлашалар. Әйдәгез без дә космонавтлар зарядкасы ясап алабыз:

Бергәләп басыйк әле,

Түгәрәк ясыйк әле.             (басалар,түгәрәк ясыйлар)

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк!          (уртага керәләр)

Кулга кулны тотынып,

Артка таба барабыз.           (артка чигенәләр)

Менә нинди түгәрәк!

Бик зур түгәрәк!                 (зур түгәрәк ясап, басыпторалар)

Уңгатабабарабыз,

Тырышабыз барыбыз!       (уңга баралар)

Ә хәзер сулга китик,

Йөрүнедәвам итик.             (сулга баралар)

Түгәрәктә йөрибез,

Бик тырышып йөрибез.       (тыпырдый-тыпырдый уртагакерәләр)

Тыпыр-тыпыр тыпырдыйбыз,

Бер дә туктап тормыйбыз. (тыпырдап артка чигәләр)

Менә шулай ял иттек,

Вакыт күңелле үтте.

Тәрбияче: Бик яхшы,хәзинәләр эзләргә сез әзер. Ләкин космик корабелебез кайда икән? (тәрбиячеяк-ягына карый. Интерактив тактага космик корабль сурәте чыга). Менә бит ул! Һәр корабльнең, аның белән идарә итүче пульты була, әйдәгез без хәзер өстәлләр янына утырып шуныясыйбыз.Һәрберегез алдында ак кәгазь битләре һәм карандашлар.

  • Хәзер битнең уртасына өчпочмак ябыштырыгыз, бу -кузгалып китү кнопкасы булыр.
  • Аскыуң почмакка шакмакябыштырыгыз,бу - тукталу кнопкасы була.
  • Өске сул почмакка турыпочмаклык ябыштырыгыз, бу - җир белән элемтәгә керү кнопкасы булыр.
  • Өске уң почмакта овал ябыштырыгыз, бу - иллюминаторны ачу яки ябу кнопкасы була.
  • Аскы сул почмакка түгәрәк ябыштырыгыз, бу - утны кабызу кнопкасы булыр.

Пульт та әзер кузгалырга вакыт. Әйдәгез космик корабльгә керәбез. Кузгалу кнопкасына басабыз һәм нольдән унга кадәр саныйк.

Балалар: 0,1,2,3,4,5,6,7,8,9,10.

Тәрбияче: (музыка яңгырый). Тотыныгыз,без очабыз.  Менә тәрәзәдән очып чыктык, инде күккә күтәреләбез (интерактив тактага күк йөзе сурәте чыгарыла).

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, аста безнең балалар бакчасы түгелме соң? (интерактив тактага балалар бакчасы планы чыга). Әйдәгез тукталу кнопкасына басыйк һәм план белән танышып чыгыйк. (балалар бакчаның коймаларын,верандаларын,бакчасын һ.б.күрсәтәләр).

Тәрбияче: Кәрим, әйт әле, син балалар бакчасына кайсы юлдан киләсең?

Кәрим: Без әни белән капкага уң яктан керәбез,аннары турыга барабыз,сулга борылып баскычтан менәбез һәм балалар бакчасына керәбез.(планда күрсәтә).

Тәрбияче: Айгөл, төркемнең мәйданчыгын күрсәт әле безгә. (бала планда участокка юлны күрсәтә).

Тәрбияче: Балалар, пиратлар бездән хәзинә көтәләр.Участокта без нинди хәзинә таба алабыз соң?

Балалар: Без сикерәбез, йөгерәбез, саф һава сулыйбыз,безнең сәламәт буласыбыз килә.

Тәрбияче: Менә сезгә хөрмәтле пиратларыбыз беренче хәзинәбез - саф һава.

Юлны дәвам итик, кузгалып китү өчен безгә кузгалу кнопкасына басарга кирәк (өчпочмак).

Карагыз әле без хәзер нәрсә күрәбез?

Балалар: Шәһәр.

(Тактага шәһәр картасы (гибрид) чыгарыла.)

Тәрбияче: Монда да тукталып алыйк. (тукталу кнопкасына басу) Без сезнең белән нинди шәһәрдә яшибез?

Балалар: Без Түбән Кама шәһәрендә яшибез.

Тәрбияче: Бу карта, балалар, Түбән Кама шәһәре картасы. Әйтегез әле, ни өчен картада күп урынны яшел төс алган? (балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Безнең шәһәрдә агачлар күп утыртылган. Ни өчен, ничек уйлыйсыз?

Балалар: Алар шәһәрнең һавасын чистарталар.

Тәрбияче: Балалар, тактага карагыз әле,бу нәрсәләр? (тактадабер-бер артлы шәһәрнең истәлекле урыннары күрсәтелә.

Балалар: Истәлекле урыннар.

Тәрбияче: Чыннан да балалар, безнең шәһәребездә истәлекле, матур урыннар күп. Һәм бу безнең икенче хәзинәбез.

Тәрбияче: Юлыбызныдәвамитик. Кузгалу кнопкасына басыйк.(өчпочмак). Туктагыз әле, безнең корабелебез ял итеп алырга уйлаган,без дә ял итеп алыйк. Мин сезгә бүләк әзерләгән идем.(тәрбияче сандыктан конверт чыгара, аннан өлешләргә киселгән рәсем ала). Ай-яй, пиратлар, бу сезнең эшегезме?

Пиратлар: Гафу итегез,без бүтән алай эшләмибез.

Тәрбияче: Ярар,ләкин сез безгә рәсемнәрнең кисәкләрен тоташтырырга ярдәм итәргә тиеш буласыз. (балалар төркемләп утырып пазлларны җыялар,пиратлар ярдәм итәләр).

Тәрбияче: Нәрсәләр килеп чыкты? (Россия, Татарстан герблары һәм флагы, Түбән Кама шәһәренең гербы, шулай ук бу сурәтләр тактага чыгарыла). Инде юлыбызны дәвам итик (кузгалу-өчпочмак- кнопкасына басалар).

Тәрбияче: Балалар,безнең шәһәр  яныннан нинди елга ага?

Балалар: Кама елгасы. (тактада Кама елгасы сурәте күрсәтелә).

Тәрбияче: Кама елгасы ул шундый озын. Аның аша без башка шәһәрләргә кунакка туганнарыбызга,дусларыбызга бараалабыз. Алдагы хәзинәбез - халыклар арасындагы дуслык.

Тәрбияче: Балалар,безгә бакчабызга кайтырга кирәк, безне анда көтәләр.

Безнең җир планетасы шундый зур һәм могҗизалы. Анда су, җир, һава һәм тере организмнар бар. Ул шундый матур. Җир планетасы - ул безнең уртак йортыбыз, безгә аны сакларга кирәк.

 Менә кайтып та җиттек, тукталу кнопкасына басып, уннан нольгә кадәр саныйк.

Балалар: 10,9,8,7,6,5,4,3,2,1,0.

Тәрбияче: Сезгә сәяхәтошадымы? Ә нәрсә ныграк ошады? (балалар җавабы).

Тәрбияче: Пиратлар, ә сез нинди хәзинәләр турында белдегез?

Пиратлар: 3 хәзинә турында белдек. Беренчесе - саф һава, икенчесе - истәлекле урыннар, өченчесе - Халык арасындагы дуслык.

Тәрбияче: Дөресме,балалар?

Балалар: Дөрес.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

"Безнең канатлы дусларыбыз"

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату....

Әдәби- музыкаль кичә "Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә"

Музыкально- литературный вечер с детьми средней, старшей группы посвящённый 125-ти летию Габдуллы Тукая на татарском языке....