"Кызыклы сәяхәт"
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гатина Гузель Хаметхафизовна

конспект итогового занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon berenche_kechkenlr_torkemend_tir1.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Беренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән танышу буенча                                             йомгаклау шөгеле.

Тема: Кызыклы сәяхәт.

Тәрбияче: Гатина Г.Х.

Максат: 1.Балаларның уку елы дәверендә алынган белемнәрен ныгыту,искә     төшерү.Кыргый һәм йорт хайваннарын,аларга хас сыйфатларын атап чыгу, пред-                                                                                                        метларның төсләрен,зурлыкларын,нинди формада булганын ачыклау,искә       төшерү.Транспортларны,аларның өлешләрен, киемнәрне атау.

              2.Балаларны сүзләрне,2-3 сүздән торган җөмләләрне дөрес итеп әйтергә,кабатларга күнектерү.Балалрның сүзлек запасын баету,хәтерләрен,сөйләм телләрен,игътибарлыкларын,фикерләү сәләтләрен үстерү. Балаларның өре һәм вак моторикаларын үстерү.

              3.Балаларны коллективта бердәм булырга,шөгелдә актив катнашырга, тәрбияченең сорауларына җавап бирергә кызыксындыру.Балаларның өре һәм вак моторикаларын үстерү.

Җиһазлар:агачлар макеты,куян,аю,бүре,кишер ,йок машинасы,самолет,автобус,руль уенчыклары,әби,бабай сүрәтләре,өй,йорт хайваннары:сыер,әтәч,тавык,ат,песи,эт муляжлары)

  Шөгельнең структурасы:

1.Сәяхәт өчен транспорт сайлау.

2.Урманга килү,кыргый хайваннарны карау,табигатҗ күренешләренең төсләрен билгеләү.

3.физ.минутка”Ап-ак куян утыра” җырын җырлау.

4.Авылга килү,андагы йорт хайваннарны карау,аларга хас сыйфатларын ачыклау.

5.Бармак уены.Йомгаклау.

     Шөгель барышы:

Балалар безгә бүген кунакка апалар керде,әйдәгез әле аларга”исәнмесез” диеп әйтәбез.

Хәзер без сезнең белән еракка-еракка сәяхәткә барабыз.Сәяхәткә без нинди транспортка утырып барырбыз микән?Бу нәрсә?(самолет) Самолет нишли?(самолет оча).Күрсәтегез әле самолет ничек оча?(Күрсәтәләр).Ә бу нәрсә?(йөк машинасы).Йөк машинасы зурмы,кечкенәме?(йөк машинасы зур).Ул нинди өлешләрдән тора,аның нәрсәсе бар?(кузов,кабина,тәгәрмәч-ләре).Ә бу нәрсә?(автобус).Автобус нинди,зурмы,кечкенәме?(автобус зур).

Дөрес,балалар хәзер без сәяхәткә автобуска утырып барырбыз,автобус зур,без анда барыбыз да сыябыз.Муса шофер(автобус тавышын чыгарып барабыз).Балалар.без бит урманга барып җиттек.Карагыз әле урманда күпме агач үсә.Бу нинди агач?(чыршы агачы)Чыршы нинди төстә?(чыршы яшел төстә).Ә бу нәрсә чыккан монда?(кояш).Кояш нинди төстә?(кояш сары төстә).Монда чәчәкләр дә үсә,аларның төсләре нинди төстә?(зәңгәр,кызыл,сары).

Балалар,карагыз әле ,чыршы артына нәрсәдер качкан,бу нәрсә?(куян). Куянның колаклары нинди?(озын).Куян нинди?(йомшак,куркак).Балалар,ә куян нәрсәдән качкан микән?Ул нәрсәдән курка?(төлкедән,бүредән).Дөрес.(төлке ,бүре рәсемнәрен карау).Әйдәгез әле куянга булышабыз,төлке белән бүрене куркытабыз,аяклар белән тыпырдыйбыз,кул чабабыз(төлке,бүре кача).Балалар куянны шатландырабызмы?Аның турында җыр җырлыйбызмы?(“Ап-ак куян утыра” җырын җырлау).Куянга аның иң яраткан ризыгын бирик әле,бу нәрсә?(кишер).Куян бик шат,ул сезгә рәхмәт әйтә.Балалар төлке,бүре,куян кайда яшиләр?(урманда).Дөрес,ә урманда тагын нәрсә яши?Бу нәрсә?(аю яши).Аю зурмы,кечкенәме?(аю зур).

 Балалар,карагыз әле,без бит авылга килеп җиттек,авылда матур өй тора,анда  кемнәр яши?(әби,бабай).Әйе,аларның йортында нәрсәләр яши?Бу нәрсә?(сыер).Сыер безгә нәрсә бирә?(сыер сөт бирә).Сыер ничек кычкыра?(му-му).Ә бу нәрсә?(кәҗә)Ул да безгә сөт бирә,аның мөгезләре бар.Кәҗә нинди төстә?(кәҗә ак төстә).Ул ничек кычкыра?(мә-мә).Ә бу нәрсә?(әтәч)Әтәч ничек кычкыра?(кикрикүк).Ә бу нәрсә?(тавык).Тавык ничек кычкыра?(көт-көт).Ә бу нәрсә?(ат).Ат ничек кычкыра?(иго-го).Ә бу нәрсә?(песи).Песи ничек әйтә?(мяу-мяу).Песи йомшак.Ә бу нәрсә?(эт).Эт ничек кычкыра?(Һау-Һау).Бик дөрес,бу хайваннар авылда яшиләр.Әйдәгез әле бармак уенын уйнап алабыз.”Бу бармак-бабай бармак(баш бармак),бу бабай- әби бармак(имән бармак),бу бармак әти бармак(урта бармак),бу бармак-әни бармак,ә бу бармак бәби,аның исеме чәнти)”.Балалар ,сез шундый әйбәт җавап бирдердегез,молодцы.

Шөгель тамам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыклы очрашу

Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү....

Кызыклы математика

Мәктәпкә әзерлек төркемеИң гади математик күзаллаулар формалаштыру  проектыПроектның дәвамлыгы 1 атна (3-9 сентябрь)Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   пр...

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар.

"Кызыклы Математика" дидактик материаллар....

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация.

"Кызыклы Математика" дидактик уеннар, презентация....

Поездда кызыклы сәяхәт

Итоговое занятие по ФЭМП...

«Кызыклы китап» Многофункциональное авторское дидактическое учебно-игровое пособие по УМК Говорим по-татарски - Татарча сөйлəшəбез для детей 5 -6 лет.

Это самодельная бумажная книга с кармашками, коробочками, подвижными деталями,  которые ребенок может доставать, перекладывать, складывать по своему усмотрению. В ней собран материал по УМК Говор...