Презентация "Дидактик уеннар "Күчмә һәм кышлаучы кошлар""
презентация по окружающему миру на тему

Гатина Гулия Минхарисовна

Максат: балаларның  кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы  белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

1. Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгына) карап кышлаучы,күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту;

2.  Балаларның фикерләү сәләтен үстерү; җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

3. Кошларга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koshlar.pptx723.13 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Дидактик уеннар : “Күчмә һәм кышлаучы кошлар” Уенны төзүче:Гатина Г.М. 2016 ел.

Слайд 2

Максат : б алаларның кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Бурычлар: 1 . Кош исемнәрен дөрес әйтү h әм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү; т ышкы билгеләренә (төсе, зурлыгына ) карап кышлаучы,күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен ныгыту ; 2 . Балаларның фикерләү сәләтен үстерү ; җөмләләр төзү , ишетеп аңлау , сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү ; 3. Кошларга карата кайгыртучанлык , сак мөнәсәбәт хисләре тәрбияләү .

Слайд 3

Дидактик уен « Җимлектә кошлар ». Җиһаз: җимлек,кышлаучы кош рәсемнәре. Уен барышы : тәрбияче балаларга кошлар турында табышмак укый,балалар җимлектән шул кошны табып алалар һәм шул кош турында сөйлиләр .

Слайд 4

Уен барышы : балалар сүзле уен барышында кошларны танып белергә һәм җимлеккә киттереп куярга тиеш . Кыш җиттеме – кошлар өчен Без ашханә ачабыз : Җимлекләр ясап эләбез , Кошларны ашатабыз . Килегез , кил кошкайлар , Сез бит безнең дускайлар . Бакчабызга куныгыз , Көн дә кунак булыгыз . Песнәк, песнәк, кил тизрәк,җим сибәм сиңа әзрәк. Чыпчык, чыпчык-чык-чырык,җим сиптем, кил тиз очып! Гөлдер,гөлдер күгәрчен сибәмен кабак төшен. Тукран,тукран,син кара,кабып кал азык барда. Кызылтүшем оялма,җим сибәмен бер оя. Саескан ала канат, җ им сибәм кабат – кабат . Сүзле уен: “Килегез,кил,кошкайлар”шигыре буенча.

Слайд 5

Дидактик уен : « Кошлар ояда » Җиһаз: агач макеты,кышлаучы һәм күчмә кош рәсемнәре . 1 вариант. “ Кайсы кош очып китте ?” Уен барышы : Күзләрне йомабыз , көчле җил чыкты һәм бер кош очып китте . 2 вариант. “Кошларны аер” Уен барышы:бала агачка кышлаучы (яки күчмә) кошларны гына куярга тиеш. 3 вариант.“Кайсы артык?” Уен барышы:кошлар арасыннан бала кайсы кошның артык икәнлеген танырга тиеш. 4 вариант.“Кош агачның кайсы җиренә кунган” Уен барышы: бала кошны агачның кайсы җиренә(уң,сул якка,өскә,аска) утырганын әйтергә тиеш. 5 вариант.“Сана һәм әйт” Уен барышы: бала кошларны исемләп санарга тиеш.

Слайд 6

Уенның нәтиҗәлелеге: Балаларның фикерләү, уйлау сәләте үстерелә; Балаларның кошлар турындагы белемнәре тулыландырыла . Сүз байлыгы арта , сөйләм теле үсә .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Кышлаучы кошлар

Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....

Кышлаучы кошлар

кошлар турында...

“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...

ООД "Бездә кышлаучы кошлар"

ООД по познавательному развитию в старшей группе...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...