Проект Тылсымлы су
проект по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

ПРОЕКТНЫҢ ТӨРЕ :ТАНЫП –БЕЛҮ .

 

Проектныңэтаплары:

 

1.     Проектныңмаксатын кую, проблеманыбилгеләү.

2.     Проектның план-схемасынтөзү.

3.     Кирәклематериаллартуплау.

4.     Проект беләнэшләү.

5.     Нәтиҗәясау, презентация үткәрү.

 

Проектныңмаксаты

 

 

            Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү.

            Су турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар,         

            өйрәтү, әкиятләр уку.

 Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Суныңүзнчәлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру  һәм тирәнәйтү

 

 

 

 

Бурычлары :

 

Баланың иҗади мөмкинлекләрен  үстерү ,туган төбәккә мәхәббәт

тәрбияләү ,сүзлек хәзинәсен  баету,дөньяны  танып белүгә

кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү, акыл эшчәнлеген анализлау, синтезлау,чагыштыру,гомумиләштерү ысулларын куллану .

 

 

 

 Проектта  катнашучылар:

 

                          Балалар, педагоглар ,балалар бакчасы сотрудниклары .

 

Материал:

 

Пластик  бутылкалар , фотографияләр, слайд, стаканнар,маршрутның карта

схемасы, ташлар, чишмә суы, ком,балчык.

 

Эш  төре :

Шөгыльләр ,танып –белү  уеннары , экскурсияләр ,альбом  ясау ,викторина,

экспертизалар.

 

 

 

 

 

 

    

 

 

 “Сабырлык  һәм тырышлык белән алынган белем , хәтер белән бирелгән белемгә караганда артыграк”. Л.Н.Толстой.

Әйләнә-тирә белән аралашу һәм аның белән элемтәгә керү, яңадан- яңа максатлар куеп аларга ирешу кешенең иң яхшы сыйфатлары. Бала тууының беренче көненнән алып үзен әйләндереп алган дөньяны ача һәм  өйрәнә.

Кытай халык мәкале болай ди: “Сөйлә - мин онытырмын, күрсәт - мин истә калдырырмын, үземә эшләтсәң - мин аңлармын ди.” Балаларда мәкальдәгечә үзләре күргән, ишеткән һәм тотып караган әйберләрне генә исләрендә калдыралар. Шуңа күрә, безнең күзәтү эшчәнлеге балалар бакчасында бик ныклы урын алып тора. Ул балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызык һәм мавыктыргыч күренеш.

Беркем өчендә сер түгел, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең табигатьләре белән үк эзләнүчеләр. Яңа кичерешләргә омтылу, экспериментларга омтылу, яңа мәгълуматлар эзләү балаларның уз – узләрен тотышының гадәти күренеше. Эзләү, ачу, өйрәнү, табу ул танылмаган, тикшерелмәгән дөньяга таба бер адым. Матурлыкны куреп, һәм матурлык турында ишетеп торган кеше үзе дә гел матурлыкка омтыла. Шуңа күрә без балаларны бары тик матурлык белән генә чорнап алырга тиеш.

Проект эшләү вакытында ул (бала) яңадан- яңа белемнәргә омтыла,  ижади сәләтләрен ача, һәм үз чиратында  мөстәкыль үсеш юлына баса. Проект методының төп үзенчәлеге шунда , аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге , тикшеренү эше ята. Бала иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы чишәргә, уйланырга, төрлечә фикер йөртеп карарга тиеш. Мәсәлән, бала нәрсә дә булса ясарга теләде дә, карандаш алып , бу хыялын тормышка ашырды, ди. Бу әле проект эшчәнлеге була алмый. Бала эшли башлаганчы төрлечә план корырга, ничек эшләсәң ничегрәк килеп чыгасын уйларга, күз алдына китерә белергә, алар арасыннын иң отышлысын сайлап алып ахыргы максатына ирешергә тиеш.Билгеле , күп вакытта баланың күзаллавы аның техник мөмкинлекләреннән калышырга мөмкин. Шуңа күрә бергәләшеп эшләргә, ярдәмгә әти-әниләрне дә тартырга мөмкин. Проект эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге- аның мотивы булуда. Бу гади кызыксыну гына түгел, ә бәлки ахыргы ахыргы нәтиҗәнең кирәклеген тоюда чагыла. Без моны нәрсә өчен эшлибез, бу нәрсәгә кирәк дигән сорау куелырга тиеш һәм һәр катнашучы ахыргы нәтиҗәнең уңышы өчен тырышырга тиеш. Проект эшчәнлегенең өченче аермалы ягы – ул

 эшчәнлек кемгә дә булса тәкъдим ителергә тиеш. Проект эшчәнлеге дөрес оештырганда ул баланың иҗади фикерләвен үстерүдә ярдәм итә, күзалларга , план төзеп эшләргә,чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтә. Балаларбакчасышартларындапроектныңтүбәндәгетөрләренкулланыпбула:

1.     Иҗади-тикшеренүэшчәнлеге: балаларниндидәбулсатәҗрибәясыйлар,нәтиҗәләренүзләренфотогатөшереп стенгазета яки альбомнарясаргамөмкин, яисәкечкенәгенәбалалариртәсеуздырыпаласың. Мәсәлән : “суның үзлекләре “ ,

“суда  нәрсә үсә”.

2.     Сюжетлы-иҗадиуеннар: Бу проект иҗадиуенэлементларыбеләналыпбарыла. Балаларәкиятперсоналларысүрәтенәкерепүзләренеңалдынакуелганпроблемаларынчишәләр.

3.     Магълүмати–практик  юнәлештәгеэшчәнлек: Балаларниндидәбулсакүренеш, предмет турында  төрлечыганакларданүзләренәкирәклебелемнәртуплыйлар. Һәмаларнысоциалькызыксынучанлыкларынакараптормышкаашыралар.

4.     Иҗади: кагыйдәбуларакалардаөлешләргәбуленгән структура катнашучыларның  бергәэшләнелгәннәтиҗәбалаларбәйрәмерәвешендәоештырыла, яки газета һәмальбомнаррәвешендәкүрсәтелә.

 

Проектның этаплары булып түбәндәгеләр тора:

 

1.     Проектныңмаксатын кую, проблеманыбилгеләү.

2.     Проектның план-схемасынтөзү.

3.     Кирәклематериаллартуплау.

4.     Проект беләнэшләү.

5.     Нәтиҗәясау, презентация үткәрү.

 

Узган уку елында без үзебезнең  ”Алтынчәч” балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Су һәркемгә” дигән проект өстендә эшләдек. Без аны тугыз айга төзедек .Балалар белән сентябрь аенда чишмә тирәсендә күзәтү эшләрен башладык. Бу эш балаларда бик зур кызыксыну уятты , чөнки алар барсын да үзләре күреп, нәтиҗәләр ясап эшләделәр. Су турында бик күп мәгьлүмәт алдылар.Шул нәтиҗәләрдән чыгып тугыз айга план –схема төзелде, түбәндәге максатлар билгеләнде.

Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү.

 Су турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар, өйрәтү, әкиятләр уку.

Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Суның үзенчәлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар (альбом,

 

картиналар, дидактик материаллар),кулланма материаллар (балчык ,

савытлар,стаканнар) ,күзәтү көндәлеге булдырылды. Проект эшчәнлеге

белән ата-аналарны да таныштырдык , ата-аналар җыелышында аларга үзебезнең максатыбыз турында аңлаттык . Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Бу проект тугыз айга дип исәпләнелде, план-схема  төзедек . Балаларга  шөгыль вакытларында суныңүзенчәлекләре турында мәгълүматлар бирелде, рәсем шөгыльендә бу тема буенча рәсем ясадылар. Матурәдәбиятшөгыльләрендәәкиятләртыңладылар, шигырьләрөйрәнделәр .Проектнытормышкаашырубуенча без эксперементшөгыльуздырдык. Балаларүзкулларыбелән су белән тәҗрибәләр ясадылар. Проект барышындабезкөндәлек алып бардык. Бупроектбалалардазуркызыксынууятты. Без бу проект өстендәэшләпбалалардасугахөрмәт, күмәкэшләү, бер-берсе беләндус-тату эшләүнетәрбияләдекдипуйлыйм.

        Минем уйлавымча бу проект буенчабашкарганэшләрбалаларкүңелендәзуртәэсиркалдырды. Чөнки, проектныңэшчәнлегетөгәлләнгәннәнсоң да балаларүзләренеңсу беләнкызыксынуларындәвамиттеләр , аларныңяңасораулары, яңафикерләре  туаторды. Шуңакүрә мин үзебезнеңалгакуйганбурычыбызүтәлдедипуйлыймһәм проект методыныңбалаларныңиҗадисәләтенүстерүдәотышлы алым икәненүзтәҗрибәмдәкүрдем.

 

1 ЭТАП –ӘЗЕРЛЕК

 

ҮТӘЛҮ

ВАКЫТЫ

 

 

 

 

     ЭШНЕҢ        ЭЧТӘЛЕГЕ

 

1.

СЕНТЯБРЬ

 

 

ПРОЕКТНЫ ЭШКӘ АШЫРУ ӨЧЕН ПЛАН  ТӨЗҮ .

2.

СЕНТЯБРЬ

 

 

ИҖАДИ ТӨРКЕМ ТӨЗҮ :АТА-АНАЛАР ,СОТРУДНИКЛАР.

3

СЕНТЯБРЬ

 

 

СӘХИЯ  ЧИШМӘСЕ  ТИРӘСЕНДӘГЕ  ҮСЕМЛЕКЛӘР.

 

4

 

ОКТЯБРЬ

 

 

СӘХИЯ ЧИШМӘСЕНӘ ЭКСКУРСИЯ :ӘҢГӘМӘ ,КҮЗӘТҮ.

5

ОКТЯБРЬ

 

 

ТАТАРСТАННЫҢ  СУЛЫКЛАРЫ :ӘҢГӘМӘ.

6

ОКТЯБРЬ

 

 

“ЧИСТА СУ ҺӘРВАКЫТ  ҺӘМ  ҺӘРКЕМГӘ  КИРӘК” УЕН –ШӨГЫЛ .

7

 

НОЯБРЬ

 

 

“ТЫЛСЫМЛЫ  СУ” УЕН-ШӨГЫЛЬ

8

 

НОЯБРЬ

 

 

“хәнифә  чишмәсенә”экскурсия ,әңгәмә, күзәтү.

9

 

НОЯБРЬ

 

 

“ТАМЧЫГА  БУЛЫШЫЙК” ЭЗЛӘНҮ ТРЕНИНГЫ.

10

НОЯБРЬ

 

 

“ТАМЧЫ ТҮГӘРӘК БУЙЛАП ЙӨРИ “УЕН- СӘЯХӘТ


2 ЭТАП –ТИКШЕРҮЛӘР ЭЗЛӘНҮЛӘР ЭТАПЫ

 

 

ҮТӘЛҮ ВАКЫТЫ

              ЭШНЕҢ   ЭЧТӘЛЕГЕ

 

1

 

 

ДЕКАБРЬ

 

 

“АВЫЛЫМ ЧИШМӘЛӘРЕ”  ЭКОЛОГИК ТУРНИР .                             

 

2

 

ДЕКАБРЬ

 

 

  КАРНЫ  КҮЗӘТҮ – ТӘҖРИБӘЛӘР БЕЛӘН  ШӨГЫЛЬ .

 

3

 

ДЕКАБРЬ

 

   СУ-ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ  -ӘҢГӘМӘ .

 

 

4

 

ЯНВАРЬ

 

 

  СУГА САКЧЫЛ  КАРАШ  ТӘРБИЯЛӘҮ    -  КҮЗӘТҮ  ТӘҖРИБӘ.

 

5

 

 

ЯНВАРЬ

 

  “ ТЫЛСЫМЛЫ СУ “-СУ ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР   ТӨЗҮ                          

 

6

 

 

ЯНВАРЬ

 

   “ ЕЛГАДА  КЕМ ЯШИ “? –ИНЕШКӘ ЭКСКУРСИЯ .

 

7

 

 

ФЕВРАЛЬ

 

  “ ЧИШМӘЛӘР –ҖИРНЕҢ КҮЗЛӘРЕ “-ТАНЫП-БЕЛҮ ЧАРАСЫ .

 

 

8

 

 

ФЕВРАЛЬ

 

СУ  ҮСЕМЛЕКЛӘРЕ ТУРЫНДА  ӘҢГӘМӘ .

 

9

 

 

ФЕВРАЛЬ

 

 

БАЛЧЫК ,КОМ БЕЛӘН ТАНЫШУ .

 

10

 

 

ФЕВРАЛЬ

 

СУ ҺӘРКЕМГӘ КИРӘК –СУ ҺӘРВАКЫТ КИРӘК .АЧЫК  ШӨГЫЛ .

 

11

 

 

МАРТ

 

КОМ КАЙДАН АЛЫНА ? ТАНЫП –БЕЛҮ ШӨГЫЛЕ .

 

12

 

 

МАРТ

 

КЕШЕ  БАЛЧЫКТАН НӘРСӘ ЯСЫЙ ?-ТӘҖРИБӘ.

 

 

 

13

 

 

АПРЕЛЬ

 

ТАШ БЕЛӘН ТАНЫШУ . –ЭКСКУРСИЯ ВАКЫТЫНДА ТӘҖРИБӘ.(ФОРМА ,ЗУРЛЫК ,ТӨС ,КАЙДА КУЛЛАНЫЛА )

 

14

 

АПРЕЛЬ

 

 

БЕЗНЕҢ СЕМьЯ СУ ЯНЫНДА .(АЛЬБОМ ЯСАУ АТА-АНАЛАР ,БАЛАЛАР .)

15

 

МАЙ

ЧИШМӘ ТИРӘСЕНДӘГЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР .

а) КЫРГЫЙ    б) КУЛТьУРАЛЫ в) ДАРУ      ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕҢ ОХШАШЛЫКЛАРЫ  ҺӘМ АЕРМАЛАРЫ ,ДАРУ ҮЛӘННӘРЕН ҖЫЮ ,ГЕРБ


 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...

Проект " Тылсымлы су"

Цель пректа : использование произведений Г.Тукая   в изучении свойства воды....

Проект "Тылсымлы чәчәк"

Детский сад -это первое звено в системе образования. Чтобы стать высокообразованным, человек должен овладеть всеми богатствами татарского языка. Поэтому одна из главнейших задач детского сада &md...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...

Тылсымлы бизәкләр проекты

Тылсымлы бизәкләр  проекты...