Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»
учебно-методический материал по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Саматова Лейля Исмагиловна

 Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен арттыру, тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү. Табигый материал кулланып үз теләккә ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht.docx21.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Максат: балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен, хәрәкәт координациясен, кул чукларының хәрәкәтчәнлеген һәм сөйләмнәрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларның табигатьне саклауга файда китерүләре турында белемнәрен арттыру, тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү. Табигый материал кулланып үз теләккә ясау.

Җиһазлау: рәсемнәр, нарат күркәләре, көрән һәм соры төстәге пластилин, көнбагыш орлыклары.

Эшчәнлек барышы:

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр сезгә. Балалар, әйтегз әле, бүген сезнең кәефләрегез ничек? (Балалар җавабы) Минем дә кәефем яхшы. Әйдәгез әле кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп елмаеп алыйк.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

-Балалар, сез саф һавада йөрергә, сәяхәткә барырга яратасызмы? (Балалар җавабы)

Мин сезне бүген кышкы урманга сәяхәткә барырга чакырам. Кышкы урманда без нәрсәләр күрербез икән? (Балалар җавабы) Балалар, табигатьтә үз-үзеңне тотуның өч кагыйдәсен әйтегез әле. (Шаулама! Чүпләмә! Рәнҗетмә!) Әйе, дөрес. Ләкин юлга чыкканчы безгә тагын нәрсәдер эшләргә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә? (Балалар җавабы)

(Җавапны таба алмасалар, юнәлтүче сораулар бирергә: хәзер кайсы ел фасылы? Кышын урамга чыкканда без нишлибез?)

Уен-разминка: балаларның киенү хәрәкәтләре.

Киендек барыбыз да

Кышкы юл алдыбызда

Бер-бер артлы басабыз

Без урманга барабыз

Ашыкмыйча атлыйбыз

Һәм артка да калмыйбыз.

(Балаларның атлап бару хәрәкәтләре. Кар шыгырдавы тавышы, кышкы юл рәсеме).

– Балалар, без кая килеп чыктык? (Балалар җавабы). Дөрес, балалар, без сезнең белән кышкы урманда. (Активлаштыру). Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч. Әйдәгез урман тынычлыгын тыңлап карыйк әле. Тып-тыныч кына тыңлагыз. Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы. Бик яхшы!

– Чү, туктагыз, мин куакта ниндидер кошларны күрәм.

(Рәсем карабүрекләр. Аларның чыркылдаган тавышлары).

– Балалар, сез бу кошларны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Әйе, дөрес. Балалар, ә карабүрекләрне икенче төрле балан чыпчыклары дип тә йөртәләр. Беләсезме, алар нәрсә ашарга ярата? (Балалар җавабы). Әйе, алар балан һәм миләш җимешләре белән туклана. Сез монда ничә балан чыпчыгы күрәсез? (Балалар җавабы). Алар нинди төстә? (Балалар җавабы). Балалар, ата балан чыпчыгының гына түше кызыл, анасыныкы көрән төстә була.

– Карагыз әле, чыршы агачында тагын ниндидер кошлар утыра, сез аларны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Сез монда ничә песнәк күрәсез? (Балалар җавабы). Алар нинди төстә? (Балалар җавабы). Кыш көне песнәкләр нәрсә ашый, беләсезме? (Балалар җавабы). Әйе, кыш көне песнəклəргə чи итнең маен элеп куярга була. Алар шуны чукыйлар. Беләсезме, бер пар песнәк кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

 (Шул ук тәртиптә тукраннар турында сөйләшү)

Урман тыныч йокыда, күрәдер тәмле төшен.

Тик тырыш тукран гына онытмый үзенең эшен.

– Балалар, сез беләсезме тукран (дятел) агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итеп, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны “урман докторы” дип йөртәләр. Ул каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп, үзе дә туклана, урманга да файда китерә. Тукраннар агач куышына оялый.

– Балалар, ә бу агачтагы кошны таныйсызмы? (Балалар җавабы). Нинди ул? (Балалар җавабы). Балалар, миңа чыпчык бик күңелсез кебек тоела, нигә икән? (Балалар җавабы). Без аңа ничек ярдәм итә алабыз? (Балалар җавабы). Мин сезгә аңа дуслар әвәләргә тәкъдим итәм.

Əй, минем кошчыккаем,

Əй, минем чыпчыккаем,

Шулкадәрле туңгансың,

Нəкъ шар кебек булгансың

Әйдә кайт безнең белән

Җылы безнең бакчабыз.

Җылытырбыз, ашатырбыз

Сиңа дуслар ясарбыз.

– Балалар, безгә очраган кошлар ничек аталалар? (Балалар җавабы). Кышлаучы кошларга без ничек ярдәм итәбез? (Балалар җавабы).

Кыш җиттеме – кошлар өчен

Без ашханә ачабыз:

Җимлекләр ясап эләбез,

Кошларны ашатабыз.

– Балалар, әйдәгез тизрәк кайтыйк, чыпчыкка дуслар ясыйк.

Физминутка: “Кышкы урманда”

(Ял минутына экранда слайдлар күрсәтелеп бара, балалар сүзләрен атап хәрәкәтләнәләр)

Кышкы урманга килдек (йөрү хәрәкәтләре),

Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).

Ак зифа каен уңда

Ямь-яшел чыршы сулда (күрсәтү).

Кар бөртекләре оча,

Әйләнеп җирне коча (кулларны өскә күтәреп, фонарик ясап әйләнү).

Әнә куян сикерә (ике аякта сикерү),

Ул бүредән элдерә (бер урында йөгерү).

Без дә аннан качабыз (чүгәләп, куллар белән башны каплау),

Тапмас безне ул явыз.

Аю бабай ял итә (күзләрне йомып, башны кулларга кую).

Карабүрекләр очалар (басып кулларны җилпү),

Бигрәк матурлар алар.

Урманда рәхәт булса да (йөрү хәрәкәтләре, кар шыгырдаган тавыш)

Өйгә кайта балалар.

– Менә без бакчага кайтып та җиттек, киемнәрне салабыз да өстәл артларына утырабыз. Әйдәгез башта бармакларыбызны эшкә әзерлик.

Бармак уены:

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, яшел агач!

Исәнме, җылы җил!

Исәнме, ямьле көн!

Яшибез тату бергә,

Бездән күп сәлам сезгә.

Әвәләү алымнарын күрсәтү.

– Балалар, һәрбер кошның да нәрсәләре бар? (Балалар җавабы) Дөрес әйттегез.

Гәүдә урынына мин нарат күркәләрен кулланырга тәкъдим итәм.

Бер кисәк көрән пластилиннан шар формасында баш әвәлибез һәм нарат күркәсенең тупас башына беркетәбез.

Икенче кисәк көрән пластилиннан шар әвәлибез, ике уч төбе арасына куеп сытабыз (сплющиваем) һәм килеп чыккан түгәрәкне стека белән ике ярымтүгәрәккә бүләбез. Ике канат килеп чыга. Канатларны гәүдәсенә үз урынына беркетәбез. Кемнәрнең тагын өстәп кышкы урманны ясыйсылары килә, алар яңадан чыршылар ясау өчен күркәләр, ә кар өчен мамыклар ала.

Балалар әвәлиләр. Тәрбияче балаларга ярдәм күрсәтә: киңәшләр бирә, мактый. Күпчелек балалар әвәләгәч.

Балалар бергə:

Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Җимлеккә сез куныгыз,

Көн дə кунак булыгыз.

Тәрбияче балаларны ясаган чыпыклары белән алдан әзерләнгән җимлек янына чакыра. Балалар кошларны җимлеккә утырталар.Йомгаклау.

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, без урман кунагын – чыпчыкны сөендерә алдыкмы? (Балалар җавабы) Сез үзегез шатмы? (Балалар җавабы)

– Булдырдыгыз.

Рефлексия: - Балалар, бүген без сезнең белән кая бардык (балалар җавабы), нәрсәләр турында сөйләштек? (Балалар җавабы)

- Нинди кош исемнәрен истә калдырдыгыз? (Балалар җавабы)

- Тагын нәрсә эшләдек? (Балалар җавабы)

– Сез бүген кошлар һәм аларның тормышы турында бик күп нәрсәләр белдегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...