Тема:"Кышкы урманга сәяхәт"
план-конспект занятия (младшая группа) по теме

Сабирова Рахиля Расиховна

Ачык эшчәнлек

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ach.dres_.kyshky_urmanga_syaht._2_gr.docx24.31 КБ

Предварительный просмотр:

     «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 1нче  «Шатлык» балалар бакчасы»

мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет  учреждениесе

 

   

Тема: “Кышкы урманга

             сәяхәт”                          

(Өлкән тәрбиячеләр өчен район күләм семинарда икенче кечкенәләр төркеме белән ачык эшчәнлек)

  Икенче кечкенәләр төркемендә  танып белү һәм  кисеп  ябыштыру, элиментар математик күзаллауларын  формалаштыру(ФЭМП ),физик тәрбия,сөйләм телен  үстерү эшчәнлекләре буенча  интеграль  эшчәнлек.

Белем бирү бурычы: балаларны табигатьнең  характерлы үзенчәлекләре белән  таныштыруны дәвам итү;кыргый  хайваннар  турында күзаллауларын  киңәйтү;төрле зурлыкта булган ,мамыктан ясалган түгәрәкләрне  бер тәртиптә тезеп ябыштырырга өйрәтү.

Сүзлек өстендә эш:күркә, өн.

Тәрбия бирү  бурычы:табигатькә ,кыргый  җәнлекләргә карата кызыксынучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы:балаларның игътибарын ,хәтерен  үстерү,танып-белү активлыгын  формалаштыру, “бер”,”күп”,”берәү дә юк” төшенчәләрен ныгыту.

Методик алымнар  һәм чаралар:күзәтү,сорау-җавап,уен,әңгәмә,табышмак әйтү.

Алдан эшләнгән эш: “Шәүлә”төшенчәсен аңлату.

Җиһазлау:проектор,экран,ноутбук, хат, “кар бабай” элементлары өчен мамык,Кар бабайның баш өлеше өчен  күзләр,борын ябыштырылып ясалган  йомарлам, кара катыргыдан киселгән  чиләк рәсемнәре,ике яклы скотч, өслек өчен  зәңгәр  төстәге катыргы,әзер  күзләр,борыннар ябыштырылган  мамык  йомарлам,күркәләр, кәрзин,аудиоязма “Нәни куяннар”№75,мольберт такта,магнитлар

                                Эшчәнлек барышы.

-Исәнмесез,балалар!Әйдәгез,бер-беребезне  матур итеп сәламлик әле.

-Хәерле иртә безгә дә,

Хәерле  иртә сезгә дә,

Хәерле иртә  барыбызга да.

(Ишек шакыган тавыш ишетелә .Ишек артыннан хат тапшыралар.

-Сезгә хат бар.Рәхим итеп алыгыз.(Слайд №2).

Тәрбияче:Рәхмәт.(Хатны укый).

Хат.

Кадерле балалар,мин  урманда яшәүче Кар бабай. Кыш бабайдан адашып шушы урманда калдым.Урман миңа бик ошый.Ләкин үземә генә бик күңелсез.Сез миңа дуслар табарга ярдәм итмәссез микән.Мин сезне түземсезлек белән үземнең урманымда котеп калам. Сәлам белән Кар бабагыз.

-Балалар,Кар бабайга ярдәм итәбезме? Барабызмы урманга.(Әйе).

- Ә хәзер ,кайсы  вакыт икән? Искә төшерик әле .(Кыш ае).

-Ә сез каян белдегез?(Бөтен җирне кар каплаган ,урамда суык,агачлар да ак күлмәк кигәннәр).

-Балалар,урманда үзебезне ничек тотарга кирәклеген беләсезме?(Кычкырмаска,агачларны сындырмаска,җәнлекләрне куркытмаска).

-Ә урманга нинди транспротка утырып барырбыз икән?Машина,автобуслар карга керсә батар,самолет белән барсак ,төшергә урын табып булмас.

Әйдәгез,урманга чаңгылар  белән барабыз.Менә болай гына урамга чыгып китеп буламы?(Юк).

-Нишләргә кирәк?(Җылы итеп киенергә кирәк).

-Әйдәгез ,башта-җылы чалбарлаыбызны киябез,шапкаларыбызны да киик,курка,итекләрне кидек,бияләйне дә онытмыйк.Хәзер чаңгыларны аякларыбызга кидек,инде юлга кузгалыйк.

(Кар шыгырдаган тавыш,экранда кышкы юл рәсеме)(слайд№4,5 ).

-Балалар,карагыз әле ,без урманга  килеп тә җиттек.Нинди матур кышкы урман!Нинди чиста,саф һава.(Слайд №6)

-Әйдәгез тирән итеп сулыйк әле,урман һавасын.(2 тапкыр).

Нинди тыныч бу кышкы  урман,бер тавыш юк.Җәнлекләрнең күбесе  йоклый,ә кошлар җылы якларга очып киттеләр.

-Сез монда нәрсәләр күрәсез?(Агачлар).Урманда агачлар ничә?(Күп).Алар нәрсә белән капланган?(Алар кар белән капланган).(Слайд №7).

-Урманда нинди агачлар үсә икән карыйк әле.(Чыршылар ,каен агачлары үсә).

Агач башында нидер  утыра.Нәрсә микән анда?(Тиен).(Слайд№8)

-Әйе,бу тиен.Балалар,карагыз әле,тиеннең күркәләре җиргә коелган.Әйдәгез,аңа күркәләрне  җыярга  ярдәм итик.(Идәндә күркәләр таралып яталар).

-Балалар,сез агач төбендә ничә күркә күрәсез?(Күп).

-Безнең алдыбызда кәрҗин тора,шул кәрҗингә  күркәләрне җыярга кирәк.(балалар берәрләп җыялар).

-Әйдәгез  хәзер һәрберегез берәрне алыгыз әле.Сезнең кулларыгызда ничә күркә булды?(Бер күркә булды).

-Азалия,синдә ничә күркә бар?

-Самир,ә синдә ничә күркә булды?(Бер).

-Җир өстендә ничә күркә калды инде?(берәү калды).

-Ә бу күркә кемгә икән,сез барыгыз да берәрне алдыгыз.(Апага).

-Рәхмәт балалар,әйе монсы миңа.

- Ә хәзер җир өстендә ничә күркә калды инде?(берәү  дә калмады).

-Булдырдыгыз,балалар,кәрҗиндә ничә күркә булды?(Күп).

Бу кәрҗин белән күркәләрне тиенгә калдырыйк.(слайд№ 9).

-Менә сезгә тиен рәхмәт әйтеп елмайды.Саубул ,тиен.(Китәләр).

-Ә хәзер ,юлыбызны дәвам итик.(Кар шыгырдаган тавыш)

-Балалар,карагыз әле,безнең каршыбызда  ниндидер  өем бар .Нәрсә  икән бу? Сез ничек уйлыйсыз?Мин сезгә табышмак әйтәм,сез җавабын  әйтеп карагыз әле.

Табышмак: 

Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю).(Слайд 10 )

-Бик дөре балалар,ул аю.

-Димәк бу өем аю өне була икән.

-Кыш көне  аю нишли?(Йоклый).(Слайд №11).

-Әйе,аю кышка  үзенә  өн ясый.Шул өнендә  кыш буе йоклый.

-Балалар,әйтегез  әле ,аюга өнендә җылымы,салкынмы?(Җылы).

-Әйе,бик дөрес .Аюга өнендә җылы,чөнки аның өне йомшак кар белән капланган.Әйдәгез әкрен генә  узып китик,аюны уятмыйк,йокласын.

-Бу агач артында нидер кыштырдый.Нәрсә икәнлеген белер өчен табышмакны тыңлагыз.

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.(Куян).(уенчык куян чыга).

-Әйе,ул куян.Карагыз әле,куян туңып утыра.Әйдәгез,балалар,куян белән исәнләшик.

-Исәнме куян.(Слайд №12)

-Балалар,куян бик  туңган ,әйдәгез,ул җылынсын өчен,аның белән  уйнап алыйк.

-Сез барыгыз да куян балалары буласыз(Маскалар киертелә).Нәкь куян балалары кебек уйнап ,ял итеп алабыз.Сез әзерме?(Әйе).

   Физкультминутка.( Музыка “Куян балалары җыры”)(Слайд №13).

Без куяннар,куяннар,

Бик  шаяннар,наяннар.

Көне буе уйныйбыз,

Һич уеннан туймыйбыз,

Тәпиләрне  чәп-чәп-чәп,

Колакларны шап-шап-шап.

Биибез дә җырлыйбыз,

Көне буе уйныйбыз.(Музыка га ияреп балалар хәрәкәтләнәләр).

-Булдырдыгыз,балалар,куян да җылынып китте.

-Куян белән саубуллашыйк .(Саубул ,куянкай).

-Юлыбызны дәвам итик.(Кар шыгырдаган тавыш).

-Балалар,карагыз,каршыбызга нәрсә килә?(слайд14 ).

-Төлке.

-Балалар,төлке  безгә  бирем  әзерләгән.

(Тартманы карыйм)

-Нәрсәләр бар икән монда.Безгә җәнлекләрнең  шәүләләре бирелгән, безгә җәнлекләрне  танырга кирәк.(экрандада күрсәтелә ,өстәл артында уйныйлар).(Слайд №15)

-Сөмбел,синең кулыңда нинди җәнлек ?(Куян)

-Х.Самир,синең кулыңда нәрсә(Төлке)

-Аю,төлке,тиен ,бүре ,куян.

-Киттек.(Кар шыгырдаган тавыш).

-Карагыз әле,балалар,агач артында  кемдер качып тора?(Кар бабай).Ул нинди?(Зур ,ак,ямансу).Нигә ямансу икән ул?Сорыйк әле үзеннән.         (Слайд № 16).

Кар бабай:

-Исәнмесез,балалар.(Исәнмесез,Кар бабай).

-Нигә кәефең юк синең,Кар бабай.

Кар бабай:

-И балалар,бик ямансу миңа.Үземә генә күңелсез.Җәнлекләрнеңдә күбесе йоклый,кошлар тавышы  да ишетелми.Көне буе шулай моңаеп,күңелсезләнеп йөрим. Менә бүген сез килдегез.Сез дә кайтып китәсез,мин тагы үзем генә калам.(Елап җибәрә).

-Борчылма әле син,Кар бабай.Без сиңа ярдәм итәрбез.Ярдәм итәбезме.(Әйе)

 -Әйдәгез,балалар,кар бабайга булышыйк, без аңа иптәшләр  ясап бирик,күңелсезләнмәсен.(Балалар өстәл  янына  утыралар).

Эш тәртибе белән таныштыру.

Искә төшерик әле,кар бабай нинди фигуралардан тора?(Түгәрәкләрдән).(Слайд №17 )

-Иң аста зур түгәрәк,уртада кечерәк,өстә иң кечкенә.

-Ә бүген без сезнең белән,Кар бабайларны  мамыктан ясарбыз.Сезнең алдыгызда төрле зурлыктагы мамыклар тора.

Мин башта  зур мамыкны алам һәм йомарлам ясыйм.

Аннан кечерәген алам,шулай ук йомарлам ясыйм.

-Балалар ,карагыз әле нинди серле кар йомарламы!Бу йомарламны кайсы урынга куярбыз икән?(Кар бабайның баш өлешенә).

Менә кар бабай өчен йомарламнары килеп чыкты.Мин аларны зәңгәр төстәге өслекләргә беркетеп чыгам.(күрсәтәм).

Әйдәгез кулларын да куябыз.

-Карагыз әле Кар бабайга тагын нәрсәдер  җитми?(Башына чиләк).

-Әйе,бик дөрес .(Кара төстәге катыргыдан кисеп ясалган чиләкне ябыштырам).

 Хәзер  эш тәртибе белән таныштык,үзебез дә Кар бабайларны  әвәләп карыйк.Тик башта кулларыбызны җылытып алыйк.

Бармак гимнастикасы.

 Бер,ике,өч,дүрт,биш

 Без кар әвәлибез ич.

Түгәрәк ул,шома ул,

 Ашарга ярамый шул.

“Бер”дигәндә атабыз,

“Ике” дигәч тотабыз,

“Өч” дигәч төшеп китә,

 Ватыла,эреп бетә.(Балалар хәрәкәтләрне күрсәтеп эшлиләр).

Аска нинди түгәрәк  куябыз?(Зур).Аннан соң нинди түгәрәк беркетәбез?(Кечерәк),Иң өскә нинди түгәрәк куябыз?(Кечкенә).Башына  нәрсә кидерәбез?(Чиләк).

-Әйдәгез хәзер Кар бабай килеп чыгарлык итеп ,катыргыга беркетик.

(Балалар тәртип белән  ябыштыралар,талгын гына көй уйный,тәрбияче һәм Кар бабай аларның эшен күзәтәләр,ярдәм итәләр).

Менә  килеп чыкты нәни Кар бабайлар.Нәрсәдер җитми бит.Карый әле.(Башына чиләк киертергә кирәк).(Әзер , катыргыдан киселгән чиләкләрне тәрбияче балаларга тарата,балалар Кар байның баш өлешенз ябыштыралар).

-Балалар ,әйдәгез кар бабайны дуслары белән таныштырыйк,(Балалар эшләрен мольберт тактага тезеп куялар).

-Булдырдыгыз,балалар.Әнә ничек шатлана Кар бабай.

Кар бабай:

-Бик зур рәхмәт сезгә,балалар .Миңа  хәзер үземә генә күңелсез булмас.Менә никадәр дуслар ясап бүләк иттегез миңа.Рәхмәт сезгә.

-Балалар,ә безгә урман белән саубуллашып,бакчабызга кайтыр  вакытта җиткән.Сезгә  кышкы урманга сәяхәтебез ошадымы?(Әйе).

Әйдәгез,чаңгыларны киеп,бакчабызга кайтыйк.(Кар шыгырдаган тавыш).

Урманнан кайту,урындыкларга утыру)

Рефлексия:

-Балалар,без бүген кая сәяхәткә бардык?(кышкы урманга,урманга).

-Урманда нәрсәләрне күрдек?(Аюның өнен,төлкене,куянны)

-Без кемгә булыштык?(Кар бабайга дуслар ясадык).

-Рәхмәт,балалар!Сез  бүген миңа бик ошадыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгель. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт».

Интегрированное занятие в подготовительной группе на тему "Путешествие в зимний лес" на татарском языке...