Кышкы урманга сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему
Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.71 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: “ Кышкы урманга сәяхәт ”.
Пр. эчтәлеге: балаларның кыш турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру ; тәрбияче биргән сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү ; кыш турындагы өйрәнгән шигырьләрне сөйләп бирү осталыкларын ныгыту; өс-баш, аяк киемнәренең; кыргый хайваннарның исемнәрен, аларның кайда яшәүләрен дөрес итеп әйтә белү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; хәрәкәтле уеннарда актив катнашу теләген уяту; туган як табигатенә, кыргый хайваннарга карата сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Методик алымнар: а) ситуация: – елап Алия керә (курчак) – аны киендерү; б) экскурсия – урманга; в) аю өнендә – бал калдыру ; г)чыршы төбендә – куян – аны сыйлау, җылыту – уен “Ак куянкай” д) сораулар – шигырьләр сөйләү е) йомгаклау – поездга утыртып кайтып китү.
Дәрес барышы: балалар ярым түгәрәк ясап утыралар.-Балалар тыңлагыз әле. Мин сезгә бер матур шигырь сөйлим. Салкын саф һава,йомшак кар ява. Урамга чыксаң чыксаң, битләр кызара. Кар бөртекләре, өстеңә куна. Үзләре йомшак, тик салкын була. Бу шигырь кайсы ел фасылы турында? Кыш икәнен каян беләбез? (агачлар шәрә, кар күп яуган, тышта салкын, буран, җил исә һ.б.). Кыш турында балаларның шигырьләре (Чулпан, Илназ). Уен оештырыла “ Кар бөртеләре ”.
Елаган тавыш ишетелә (Алия керә). – Балалар.Минем дә сезнең белән урманга барасым килә. Миңа киенергә булышыгыз әле.
Киенү тәртибе (колготки, оекбашлар, чалбар, свитер, башлык, шарф, бияләйләр, итекләр һәм тун кигезү). Һәрбер бала килә һәм әйтә. –Апа бу чалбар. Мә киерт Алиягә һ.б.
-Алия әзер балалар, әйдәгез поездга утырышыйк. Китәбез, чуф-чуф (ш-ш) авазларын әйтеп бару.
-Менә кышкы урманга килеп җиттек. Ә урманда нинди хайваннар яши? (кыргый хайваннар).
-Әйдәгез, саныйк әле (куян, тиен, бүре, төлке, аю, керпе). Дөрес, балалар. Балалар карагыз әле кар өеме.
Тау башында ята кар.
Тау башында бик күп кар!
Урманда чыршы төбендә
Йокыга талган аю бар.
Шыпырт, тавышланмагыз!
Аюны уятмагыз!
-Аю балалар кыш көне йоклый. Менә тиздән яз җитәр, ул йокыдан уяныр. Без аңа күчтәнәч алып килдек. Бу нәрсә? Бу аюга - бал. Ул балны бик ярата. Әйдәгез күчтәнәчне калдырыйк. Ул уянгач шатланыр, безгә рәхмәт әйтер.
- Әйдәгез, алга таба барыйк. Монда, чыршыда кем утыра? Бу тиен. Тиен турында сөйләшу. Тиенгә күчтәнәч – кәрзин белән күркәләр калдыру.
-Куянкай, нигә елыйсың? Ул өшегән балалар, әйдәгез җылынып алыйк! Уен “ Ак куянкай утыра “. Куян нинди? Ул ап-ак төстә, йомшак,йонлач,колаклары озын. Куян кишер, кәбестә ярата. Әйдәгез, аны да сыйлыйк. Мәгез, кишерләр, бирегез куянга. (Балалар һәрберсе әйтә. Мә куян кишер аша).
-Рәхмәт балалар. Миңа күңелле булды. Сезнең белән җылынып та алдым. Күчтәнәчегезгә, зур рәхмәт. Тагын килегез. Саубулыгыз.
-Балалар, без сезнең белән кая килдек? (Кышкы урманга. Урманда кемнәрне күрдек? (куянны, тиенне, агачларны һ.б.).
-Без сезнең белән бик күп нәрсәләр белдек, бик күп нәрсәләр күрдек. Сезгә ошадымы сәяхәт? Тагын килербез урманга. Әйдәгез, поездга утырабыз. Бакчага кайтабыз. (Кайтып китү, поезд белән).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кышкы урманга сәяхәт
Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)
НОД в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты
Итоговое комплексное занятие в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»
Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...



