Кышкы урманга сәяхәт
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Шарифуллина Дульфира Киямовна

Кышкы урманга сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht.docx41.12 КБ

Предварительный просмотр:

Кышкы урманга сәяхәт

                                              Файзрахманова Хиндия Хамитовна

                                              МАМББУ №9 “Алан” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: кышкы чорда кыргый хайваннарның яшәү рәвешләре хакындагы белемнәрен камилләштерү.

ОББЭ нең бурычлары:

Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, кабул итүләрен үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Белем бирү бурычы:балаларның кыш һәм кыргый җәнлекләрнең яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен камилләштерү; табышмаклар чишәргә өйрәтү. 2-3 кисәктән торган предметларны, бер-берсенә кысып ябыштыру юлы белән әвәләргә өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә: 

-балаларның кыргый хайваннар хакындагы белемнәре  һәм  яңа сүзләр нәтиҗәсендә сүз байлыгы арта;                                                                          

-халык-аваз иҗатына карата кызыксынулары , логик фикер йөртүләре үсә;  

-әвәләү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртеп, табигатькә карата сак караш тәрбияләнә.

  Бердәм эшчәнлекнең формасы: танып-белү, сөйләм, нәфәсәти сәнгать.

 Шәхси эш:  куян сынын әвәләгәндә ярдәм итү (кыенлык туган очракта).

Алдан башкарылган эш: И.Шишкинның “Зима”,”Утро в сосновом бору” рәсемнәрен карау.

Җиһазлау: ноутбук, экран, проектор, кыргый хайваннарны чагылдырган слайдлар.

 Тарату материаллары: әвәләү такталары, пластилин, салфеткалар.

Оештырылган белем бирү эшчәнлегенең эчтәлеге:

I.Оештыру өлеше.

        Эмоциональ кәефне булдыру.

        Без түгәрәккә бастык,

        Син- минем дус, мин – синең дус,

        Кулны кулга тотындык,

       Матур итеп елмайдык!

-Балалар, сезгә Г.Тукайның “Бу кайчак, туган?” шигырен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм уйлап җавабын әйтегез.

      Һәр җир карланган,

      Сулар бозланган,

      Уйный җил-буран,

      Бу кайчак, туган?         (Балаларның җаваплары)

-Балалар, искә төшерик әле, без кыш  турында нәрсә беләбез?

(Балаларның җаваплары: кыш салкын, кыш көне саф һава, кыш чиста, кыш ак төстә).

II. Төп өлеш

-Кыш көне урманда тагын да ямьлерәк була. Балалар, сезнең кышкы урманда булганыгыз бармы? Телисезме, без хәзер бергәләп кышкы урманга сәяхәт итәрбез? Урманга ничек барырбыз икән? (Балаларның җаваплары) Урманга без җәяү барырбыз. Кар көртләре аша атлап чыгарга кирәк. (Аякларны югары күтәреп йөрү)

-Менә без урманга килеп тә җиттек. Әлеге урманда безгә табышмаклар ярдәмгә килер. Әйдәгез, бергәләп табышмак әйтешеп уйныйбыз.

-Җәен киенә, кышын чишенә. Нәрсә ул? (Балаларның җаваплары)

-Кышын да, җәен дә бертөсле. Нәрсә ул? (Балаларның җаваплары)

-Балалар, урманда нинди хайваннар яши?  Ни өчен аларны кыргый хайваннар дип атыйлар? (Балаларның кыргый хайваннарның яшәү рәвешләре хакында җаваплары).

-Кем кыргый хайваннар хакында табышмак белә?

-Җәен урманга патша, кышын кардан да аста. Нәрсә ул?

- Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли.  Нәрсә ул?

-Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста,

Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка. Нәрсә ул?

-Әйдәгез бергәләп “Куянкай” уенын уйнап алыйк.

-Биредә куянкай безне каршы ала. Ул пластилиннан үзенә дуслар әвәләргә тәкъдим итә . Куянның теләген үтибезме? (Балаларның җаваплары). Куян уенчыгының гәүдә өлешләрен, аларның ничек урнашуын карау. Пластилинны ике тигез өлешкә бүләбез. Беренче кисәген тәгәрәтеп куянның гәүдәсен әвәлибез. Икенче кисәген тагын ике өлешкә бүләбез һәм бер кисәгеннән тәгәрәтеп куянның башын әвәлибез һәм гәүдәсе белән тоташтырабыз. Калган пластилинны тагын ике өлешкә бүләбез. Бер өлешеннән уянның ике колагын тәгәрәтеп әвәлибез һәм куянның башына ябыштырабыз, сыпырып тигезлибез. Калган пластилиннан куянның тәпияләрен тәгәрәтеп әвәлибез. Ә хәзер урыннарга утырышабыз һәм эшкә керешәбез. Балаларның мөстәкыйль эшләре.(балаларга ярдәм итү, аларның эшләрен хуплау)

-Ә хәзер урман белән саубуллашып, балалар бакчасына кайтырга кирәк.

III. Йомгаклау өлеше. Рефлексия.

-Балалар, сезгә кышкы урман ошадымы? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады? Кыенлыклар булдымы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

"Кышкы урманга сәяхәт".

quot;Кыш" темасын йомгаклап дәрес сценарие....

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...