"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)
план-конспект занятия по физкультуре (младшая группа) по теме

Шарифуллина Фарзания Халиулловна

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_seyahet.docx25.34 КБ

Предварительный просмотр:

«Кышкы урманга сәяхәт»

(II нче кечкенәләр төркемендә «Сәламәтлек» өлкәсе буенча әти-әниләр hәм бакча тәрбиячеләре өчен ачык шөгыль)

                Тәрбияче:

                Шәрифуллина Ф.Х.

Алабуга шәhәре

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Белем бирү өлкәсе: сәламәтлек, физик тәрбия, куркынычсызлык, аралашу, матур әдәбият, танып-белу эшчәнлеге.

Бурычлар:

  • Предметлар аша атлап чыгарга өйрәтү
  • Үрмәләү осталыгын ныгыту
  • Йөрү hәм йөгерү күнекмәләрен камилләштерү
  • Сәламәт яшәү теләген формалаштыру
  • Күтәренке кәеф булдыру, матурлыкка соклану уяту

Җиhазлау: hәр балага кәгазьдән киселгән кар бөртеге (2), бруслар (2) – биеклеге 25 см, дугалар (2), 3-4 конус, аудиоязма «Табигать авазлары», мамыктан ясалган кар йомарламнары.

Алдан эшләнгән эшләр: матур әдәбият әсәрләре белән танышу, күзәтү, әңгәмә, физик күнегүләр ясауны ныгыту.

Шөгыльнеңбарышы:

Балаларкулларынакар бөртекләре тотып залга кереп басалар, кунаклар белән исәнләшәләр.

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Мин сезгә бер табышмак әйтәм, уйлагыз әле

hәр җир карланган

Сулар бозланган        

Уйный җил-буран

Бу кайчак туган? (Г.Тукай)

Балалар: Кыш

Тәрбияче: Ә сез кышны яратасызмы? (Әйе)

Ни өчен? Кыш көне без нәрсәләр эшлибез?

Балалар: Чаңгы-чанада шуабыз, кар ява, кар бабай ясыйбыз һ.б.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, кыш турында шигыребезне сөйләп күрсәтик.

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

hәм салкын була.        

        Ә.Бикчәнтәева

Ә кышын урманда бик матур була. Әйдәгез кышкы урманга сәяхәткә барыйк, ул безгә үзенең серләрен ачар.

  • Бер-бер артлы йөрү (аякларны югары күтәреп кар көртләре аша йөрү)
  • Аяк очларында йөрү
  • Үкчәләрдә йөрү
  • Салмак йөгерү

Менә кышкы урманга да килеп җиттек. Күрегез, балалар, нинди матур монда, саф hава! Бөтен җир ап-ак. Табигать йокыга талган.

«Табигать авазлары» дигән аудиоязма куела.

Төп өлеш:

Борын белән тирән итеп саф hаваны сулыйк әле.

  1. Т.т. аяклар бергә, куллар кар бөртекләре белән аста.

Күнегүне ясау: Әкрен генә кулларны алга, өскә күтәрү(1-2).

(3-4) төшерү (4 тапкыр).

  1. «Кар бөртекләре матурлармы без?»,- дип бер-берсенә карыйлар.

1-2 кулларны алга сузу, күрсәтү

3-4 төшерү (4 тапкыр).

  1. «Җил исте, кар бөртекләрен уңга-сулга очырды”.

1-2 куллар өстә  уңга иелү

3-4 сулга иелү

5-6 төшерү. (3-4 тапкыр)

  1. «Кар бөртекләре hавада бии башладылар».

Кулларны өскә күтәреп, уң hәм сул якка әйләнү.

«Җил тынды». Кар бөртекләре җиргә төште.

Балалар бер рәткә тезелеп басалар.

Тәрбияче: Урман буйлап юлыбызны дәвам итәбез.

Урман юлы бик авыр, безгә төрле каршылыклар аша үтәргә кирәк була.

Тәрбияче күрсәтә, аңлата.

  1. «Ауган агачлар аша чыгу» (балалар бруслар аша аякларын күтәрепатлап чыгалар).
  2. «Карлы ботаклар астыннан үрмәләп чыгарга кирәк, сак булыгыз, кар төшмәсен» (дугалар астыннан үрмәләп чыггу).
  3. «Кечкенә чыршылар арасыннан сындырмыйча гына йөрибез»(конуслар арасыннан борылып йөрә).

Балалар бер рәткә тезелеп басалар.

Тәрбияче: Суык булып китте балалар, әйдәгез җылынып алыйк.

Нокталы массаж:

  • «Кулларны җылытабыз» (ышку).
  • «Борын очларын җылыту» (ышку).
  • «Нечкә борын» (тарту).
  • «Колакларны җылыту» (өстән аска йөртү).
  • «Аккош муены» (куллар белән күкрәктән ияккә кадәр сыйпау)

Тәрбияче белән бергәләп:Без суыктан курыкмыйбыз (аяк очларына басып, кулларны өскә күтәрү hәм чәбәкләү).

Йомгаклау өлеше:

Тәрбияче: Ныграк җылыну өчен уйнап алабыз.

Бу нәрсә? (кар йомарламнары)

  • Карны ашарга ярыймы?

Балалар: Юк, авырыйсың.

Уен: «Карны кем ераграк ата?»

Тәрбияче: Шуның белән кышкы урманга сәяхәтебез тәмам. Ошадымы сезгә, балалар (Әйе).

Димәк, сәламәт hәм көчле  булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк: (балалар җаваплары)

  • Зарядка ясарга
  • Физкультура беләншөгыльләнергә
  • Саф hавда йөрергә, чыныгырга
  • Яшелчә hәм җиләк-җимешләр ашарга h.б.

Ә хәзер бакчага кайтабыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. «Физическое развитие детей 2-7 лет». Сюжетно-ролевые занятия. Е.И.Подольская
  2. «Туган телдә  сөйләшәбез» (3-4 яшь). Ф.В.Хәзрәтова


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Открытое занятие во второй младшей группе: "Ложечка точеная - ручка золоченая", углубление в тему «Посуда» во второй младшей группе

Открытое занятие «Ложечка точеная - ручка золоченая»,  углубление в тему «Посуда» во второй младшей группе № 10 детского сада №115.Цель и задачи:1.     Обучение детей украшать...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...

Картотека физкультминуток во второй младшей группе; Картотека гимнастики после сна во второй младшей группе; Картотека подвижных игр во второй младшей группе; Картотека утренней гимнастики во второй младшей группе.

Картотека физкультминуток во второй младшей группе; Картотека гимнастики  после сна во второй младшей группе; Картотека подвижных игр во второй младшей группе; Картотека утренней гимнастики...

Аналитическая справка результатов мониторинга во второй младшей группе «Капитошки» в 2016-2017 учебном году. Воспитательно-образовательный процесс во второй младшей группе выстроен на основе образовательной программы дошкольного образования «От Рождения

Аналитическая справка результатов мониторинга во второй младшей группе «Капитошки»  в 2016-2017 учебном году.Воспитательно-образовательный процесс во второй младшей  группе выстр...

Конспект НОД во второй младшей группе по теме «Активизация связной речи детей второй младшей группы в процессе театрализованной деятельности».

Цель: Развивать у детей творческое воображение, совершенствовать средства выразительности в передаче образов, обогащать и активизировать речь через театрализованную деятельность.Задачи:·...

Подвижные игры во второй младшей группе. Предлагаю картотеку прогулок для второй младшей группы.

Подвижная игра «Воробушки и автомобиль»       младшая группа Цель: приучать детей бегать в разных направлениях, не наталкиваясь друг на друга, начинать движение и ...