"Кышкы урманга сәяхәт".
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Мингазова Зиля Амирзяновна

"Кыш" темасын йомгаклап дәрес сценарие.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht.docx22.67 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: 1.Балаларның кышкы табигать, андагы  үзгәрешләр, һава торышы, кошлар, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен ныгыту; кыш турындагы шигырьләр, кошлар турындагы табышмаклар кулланып балаларның сүз байлыгын арттыру.

2.Балаларның игътибарын, кызыксынучанлыкларын үстерү.

3.Кошларны, хайваннарны хөрмәт итү, аларны рәнҗетмәү, аларга карата ихтирамлылык тәрбияләү.

Җиһазлау:ак йомгак, агачлар, кайчы, ак кәгазь битләре, монитор, магнитафон, өй.

Әзерлек эшләре:кышкы урманга сәяхәт, урманга кошларга, хайваннарга азык илтү, хайваннарның, кошларның кышын ничек яшәүләре турында сөйләшү; кыш турында шигырь, хикәяләр уку, табышмаклар чишү.

Төркем бүлмәсенә тәрбияче һәм балалар керә.

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә кунакка әти-әниләрегез килгән. Алар белән исәнләшик әле. Исәнмесез! Балалар, минем кулымда кар йомгагы (ясалма). Бу йомгакны кулына алган кеше бу вакытта нәрсә эшләргә яратуын әйтер. Миннән башлыйк. Мин ябалак-ябалак кар яуганда урамда йөрергә яратам. (Йомгакны янындагы балага бирә. Һәр бала нәрсә эшләргә яратуы турында әйтә). Бик яхшы! Балалар, без тоткан йомгак нинди төстә? (Ак). Кайсы ел вакытында бу төс күбрәк? (Кыш көне). Ә сезнең кыш буйлап сәяхәт итәсегез киләме? (Балалар җавабы). Әйдәгез кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Түгәрәккә басып, кулга-кул тотыныйк. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз. (Әкрен генә җил искән тавыш ишетелә).

Глазки закрывайте,

Немного помечтайте.

Ветерок нас подхватил.

В зимний лес переместил.

(Тәрбияче шигырь сөйләгән вакытта агачлар куела, кышкы урман ясала).

Тәрбияче. Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Без кышкы урманга килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, тирә-якта нинди матур, саф һава! Әйдәгез әле тирән итеп саф һаваны сулыйбыз, ә аннары чыгарабыз. Барлык борчу-күңелсезлекләр шул һава белән чыгып китсен. (3 тапкыр).

Тәрбиче. Балалар, урманда үзеңне ничек тотарга икәнен дә онытмыйк, искә төшереп алыйк әле.

Балалар:

- агачларны сындырмаска;

- кошларны, хайваннарны, бөҗәкләрне рәнҗетмәскә;

- урманны чүпләмәскә.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бөтен җирне ак кар каплаган. Әйтегез әле, кар ул нинди? (Ак, йомшак, көмешсыман, чиста, саф, салкын, җиңел.) Сезнең үзегезнең дә кар бөртекләрен ясап карыйсыгыз килмиме? (Балалар җавабы). Әйдәгез бергәләп кәгазьдән кар бөртекләрен кисик.

(Өстәл янына килеп утыралар).

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, эшне башлаганчы кайчы белән дөрес эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. (Кайчы белән уйнамаска, иптәшеңә төртмәскә....)

(Кар бөртекләре киселә, агачка эленеп куела.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, кар бөртекләре нинди, алар бер-берсенә охшаганмы? (Балалар җавабы.) Дөрес, табигатьтә дә кар бөртекләре төрле.

Шулвакыт агач төбеннән кар астыннан Аю килеп чыга.

Аю. Кемнәр тавышлана монда? Кемнәр мине уятты?

Балалар. Кар яуган! Яуган

                Мамык кебек кар,

                Ап-ак булганнар

                Урманнар, кырлар.

                Җыелып бергә,

                Килдек урманга.

                Сагынып көткән

                Дуслар янына.

Аю. Ә хәзер елның кайсы вакыты? Нишләп тирә-якта ап-ак? (Хәзер кыш вакыты).

Кыш?! Ә нәрсә соң ул? Җәйдән соң көз килә. Ә көзен мин йокларга ятам. Ә уянам мин бары язын гына.

Балалар. Салкын саф һава                                  Кар бөртекләре

                Йомшак кар ява.                                  Өстеңә куна.

                Урамга чыксаң                                     Үзләре матур

                Битләр кызара.                                     Һәм салкын була.

                Белый снег пушистый

                В воздухе кружится.

                И на землю тихо

                Падает, ложится.

Аю. Ә хәзер аңладым инде, карның нәрсә икәнен. Мин дә карны тотып карыйм әле. Чыннан да салкын микән. (Аю карны кулына ала. Кулында кар эреп бетә.)Кар юкка чыкты. Ул кая югалды? (Кар җылы учта эри.) Нишләп минем кулым пычранды? (Завод-фабрика, мунча, машинадан чыккан төтен һавага күтәрелеп кар белән җиргә төшә.) Ай-яй, өшеп киттем әле.

Тәрбияче. Кышын салкын. Балалар, әйдәгез аю белән җылынып, уен уйнап алабыз.

Кышкы урманга килдек,                               Балалар бер урында атлап торалар,

Матур урыннар күрдек.                               кулларын як-якка җәяләр,

Тун кигән каен – уңда,                                 уңга күрсәтәләр,

Ямь – яшел чыршы сулда.                           сулга күрсәтәләр.

Кар бөртекләре оча,                                     Кулларын өскә күтәреп

Әйләнеп җирне коча.                                   әйләнәләр,

Әнә куян сикерә,                                          ике аякта сикерәләр,

Ул бүредән элдертә.                                     бер урында йөгерәләр.

Кызылтүшләр очалар,                                  кулларын җилпиләр,

Бигрәк тә матур алар.                                  кулларын як- якка җәяләр.

Аю. Менә җылынып та киттек. Ә минем дусларым кая? Алар да кышын йоклыйлармени?

Балалар. Керпе, йомран, бурсык кышын йоклыйлар. Алар да кышны өннәрендә үткәрәләр.

Аю. Куян, төлке, бүреләр кышын ничек азык таба? Алар өшемиләрмени?

Балалар. Аларга урман хуҗалары ярдәм итә. Без дә ярдәм итәбез.

Аю. Ничек ярдәм итәсез? (Мониторда балаларның урманга барып, кошларга, хайваннарга азык куйганда төшкән фотолар чыга.)

Шулвакыт Аю җирдәге эзләрне күреп ала.

Аю. Балалар, бу нинди эзләр?

Балалар. Кошлар эзләре.

Аю. Нинди кошларның эзләре?

Тәрбияче. Нинди кошларның эзләре икәнен белү өчен мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез җавап бирерсез. (Экранда һәр кошның рәсеме чыгып бара.)

Гөрли-гөрли җырлый ул,

Кызыл читек кия ул.

Күлмәкләре күгелҗем

Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен.)

Чуар киемле урам малае,

Борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык.)

Аю. Җавапларын бик тиз белдегез, ягез әле, балалар, ә сез кошлар  турында үзегез нинди табышмаклар беләсез?

Балалар. Җәй шакылдый бу чүкеч.

                Кыш шакылдый бу чүкеч.

                Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран.)

                Койрыгын алса – башы ябыша,

                Башын алса – койрыгы ябыша. (Саескан.)

Тәрбияче. Балалар, ә бәлки үзебез табышмак уйлап табарбыз.

Бала. Башы кара, яңаклары ак, түше сары. Ул нинди кош? (Песнәк.)

Экранда бу кошлар барысы бергә күренә.)

Тәрбияче. Ә бу нинди кошлар?

Балалар. Кышлаучы.

Тәрбияче. Бу кошлар турында сез тагын нәрсә беләсез?

Балалар. “Чыпчык” (Ф.Яруллин шигыре.)

1 нче бала. Тәрәз каршына                                          Алдый ул, беләм,

                   Килгән бер чыпчык.                                  Гел шулай итә.

                   Миңа кычкыра:                                         Йөгереп чыксам

                   Чык әле, ди, чык.                                      Оча да китә.

2 нче бала. “Урман докторы”.

Тукран һәр агачны                                        Агач кимергән кортларны

Тук-тук-тук сугып карый.                             Эзләп, чукып бетерә.

Көчле һәм очлы борыны                               Урман докторы булып, ул

Шундый зур эшкә ярый.                               Бик күп файда китерә.

Кар-кар дип кычкырып, Ала карга очып керә. Томшыгында хат.

  • Кар-кар

Канатымда хатым бар.

Ярдәм итегез!

Тәрбияче. Ни булды сиңа, кошкаем? Нинди хат ул?

Ала карга. Сезнең урманга килгәнегезне күреп, барлык кошлар хат язып җибәрделәр.

Тәрбияче. Яле, бир хатыңны, укыйк. (Укый.) Кадерле, балалар! Безгә ярдәм ит! Балалар, без кошларга ничек ярдәм итә алабыз? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче балаларны өстәл янына алып килә.

  • Әйдәгез, шушы җимлеккә кошларга кирәкле азыкларны салыйк. (Балалар кайсы кош нинди азыкны ашарга яратуы турында сөйли-сөйли җимлекне тутыралар.) Ә хәзер шушы җимлекне тышка кошларга алып чыгыйк.

Аю. Мин дә сезнең белән барып карыйм әле.

Чыгып китәләр.

Ютазы районы Кече Урыссуы “Ләйсән”

балалар бакчасы 1 квалификацион  

категорияле тәрбиячеләр

Минһаҗева Зилә Әмирҗан кызы,

Фәхеретдинова Флүзә Камил кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кышкы урманга сәяхәт

Конспект занятия...

"Кышкы урманга сәяхәт" (вторая младшая группа)

НОД  в рамках методической недели по теме: «Двигательная активность детей в режиме дня» для воспитателей и родителей групп на  базе МБДОУ детский сад №34 «Радуга» г. Елабуга....

Кышкы урманга сәяхәт.(Путешествие в зимний лес)

( 2 нче кечкенәләр төркеме өчен)...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Кышкы урманга сәяхәт

Балаларның кыш, киемнәр, кыргый җәнлекләр турындагы белемнәрен барлау һәм тулыландыру....

Кышкы урманга сәяхәт

Кышкы урманга сәяхәт...

Тема: «Кышкы урманга сәяхәт»

Балаларның бездə кышлаучы кошлар турында белемнәрен киңәйтү, ныгыту; аларны танырга, табышмаклар әйтергә, пластилин һәм табигый материал белән пөхтә эшләргә өйрәтү.Тәрбия бурычы: балаларда табиг...