Һава һәм аның үзлекләре
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Латыйпова Лейля Миннехазивна

Педагогик максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

Танып белү белем бирү өлкәсе:

- һаваның кешегә әһәмияте, аның үзлекләре белән таныштыру, эксперимент үткәрергә өйрәтүне дәвам итү;

Сөйләм үсеш өлкәсе:

- эксперимент үткәреп ,характерлы үзгәрешләрне күреп әйтә белергә күнектерү.

Физик үсеш өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Иҗтимагый – коммуникатив үсеш өлкәсе:

-бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

 

Алдан әзерлек: Саф һавада һәм бүлмәдә сулыш гимнастикалары ясату, бүлмәне җилләтүне балаларга аңлату.

Сүзлек өстендә эш: җилпәзә, көпшә .

Шәхси эш: үткәргән эксперимент ярдәмендә алган белемнәрен ныгыту өстендә эш.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек

Тема: “Һава һәм аның үзлекләре ”

Педагогик максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.

Бурычлар:

Танып белү белем бирү өлкәсе:

- һаваның кешегә әһәмияте, аның үзлекләре белән таныштыру, эксперимент үткәрергә өйрәтүне дәвам итү;

Сөйләм үсеш өлкәсе:

- эксперимент үткәреп ,характерлы үзгәрешләрне күреп әйтә белергә күнектерү.

Физик үсеш өлкәсе:

-физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру.

Иҗтимагый – коммуникатив үсеш өлкәсе:

-бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Алдан әзерлек: Саф һавада һәм бүлмәдә сулыш гимнастикалары ясату, бүлмәне җилләтүне балаларга аңлату.

Сүзлек өстендә эш: җилпәзә, көпшә .

Шәхси эш: үткәргән эксперимент ярдәмендә алган белемнәрен ныгыту өстендә эш.

Уен эшчәнлеге барышы

1.Оештыру. Психологик әзерлек.

-Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык.

-Кулларны кулга тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы китте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Иркен итеп сулыш алдык,

Рәхәт иркен суларга.

-Балалар кәефләрегез ничек?(бик әйбәт,шәп,күтәренке,күңелле)

-Минем дә,балалар,кәефем бик әйбәт.

Балалар сез ничек уйлыйсыз, ни өчен безнең кәефләр яхшырды?

Минем уйлавымча, безнең кәефебезне яхшыртуга саф һава ярдәм иткәндер.

-Без бүген кешегә бик кирәк булган һава турында сөйләшербез.

Балалар без бүген һава турында сөйләшеп кенә калмабыз, ә экспериментлар үткәрербез.

Тәрбияче. Балалар һава безгә кирәкме? Без ансыз яши алабызмы?

Эйдәгез әле тикшереп карыйк.

I эксперимент

Монын өчен борын яфракларын кысабыз да суламыйча торабыз.

Ой,  балалар суламыйча торып буламы? Сез нәрсәләр тойдыгыз? Минем башым әйләнеп күз алларым карангылана башлады.

Ә хәзер нәтиҗә ясыйк, димәк суламыйча торып буламы?

- Без һава суламый яшәп булмавын тикшердек, ә һаваны без күрә алабызмы соң? Мин сезгә һава бөтен җирдә дә бар дип әйтәм, ләкин ул күзгә күренми.

II  эксперимент “Һаваны тоемлау” уены

   Сезнең алда кәгазь җилпәзәләр. Әйе бу җилпәзә. ( кабатлыйлар) Аны менә болай кулланалар . Һаваны хәрәкәт иттерсәк , аның барлыгын җиңел генә сизеп тә була. Сез дә минем кебек эшләгез әле. Сизәсезме нәниләрем , безнең битебезне йомшак җил сыйпый. Бу һава йомшак җил рәвешендә безгә барлыгын сиздерә. Безнең бит тиресе нәфис аны тоя ала. Сезнең битләр һаваны сиздеме? Кем бу җилне тагын бүтәнчә әйтә ала? Йомшак, җылы, ягымлы, иркә. Ул бит сезнең битләрне сыйпый иркәли. Әгәр эссе җәй көне булса, һава нинди булыр?Эссе, кызу һава. Әгәр хәзер, кыш көне урамга чыксак, безнең битебезгә нинди һава бәрелер? Салкын, ачы. Димәк балалар җил һаваның хәрәкәте икән. Һаваны хәрәкәт иттереп кенә без аны тоя алдык. Тормышта һаваның хәрәкәтен без һәрчак күрә алабыз, ул кайвакытта безгә ярдәм итә, кайчагында киресенчә комачаулый. Мәсьәлән: ул елгада , диңгездә җилкәнле көймәләрне йөртә. Ләкин көчле дулкыннар хасил итеп кеше тормышына комачаулык та итә.

-Балалар,ә хәзер әзрәк ял итеп алабыз. Бастык,түгәрәк ясадык.

Физкульминутка

Күренмәс һава,                                                     куллар өскә уңга сулга

Чык әйдә урамга!                                                 “чакыру” кул изәп

Күренмәс һаваны                                                 куллар өскә уңга сулга

Ничек тотарга?                                                     төрле җирдә кул чабу

Тиз-тиз болыннан йогерсәм,                              урында йөгерү

Иң чиста һава табармын!                                    кулларны ышку

Бабай белән урманга барсам,                              урында атлау

Файдалы һава табармын!                                    кулларны чалыштырып җилкәгә кую

Әти белән тауга менсәм,                                     аяк очларына басып өскә үрелү

Иң шәп һава табармын!                                      “Фонариклар”

Балалар, без ботен җирдә һава бар дидек, ә һаваны тотып буламы?...

Әйдәгез тотып карыйбыз. (Пакет өләшәм)

III  эксперимент“Һава тот” уены

Балалар, карагыз әле пакет безнең нинди? Аның эчендә берәр нәрсә бармы?

Пакетны өскә-аска селкеп алабыз да һава чыгармыйча гына авызын борып ябып куябыз..

Пакет эчендә нәрсә бар? Нәрсәгә охшаган? (Пакет эчендә һава , ул шарга, мендәргә ошаган.)

Балалар, без һаваны күрәбезме? Ни өчен күрмибез? (Юк, ул күренми. Чөнки һава төссез, үтә күренмәле.)

Димәк, балалар, безнең тирә ягыбызда һава чолгап алган икән.

 (Магнитофонда жил тавышы)

Балалар,  игътибар белән тыңлагыз әле, нәрсә тавышы бу? Эйе, бик дөрес, бу җил тавышы.

Балалар, ә һава тавышын ишетергә мөмкинме? Ничек ишетеп була икән аны?

 IV эксперимент      “Һаваны ишетәбез”

Әйдәгез, фломастер капкачына өреп карыйбыз.

 Фломастерның капкачын кулга аласыз һәм кырыеннан гына өреп карыйсыз.

Нәрсә  ишетәсез? Тавыш. Һава.

Безнең өстәлдә кабарган шар ята. Сез ничек уйлыйсыз, һава тавышын ишетү өчен бу шарны нишләтергә кирәк? Шарны ачыр авызын тартып, әкерен генә һаваны чыгарырга кирәк. Без нәрсә ишетәбез? Һаваның сызгыруын.

Без һава тавышын нәрсә ярдәмендә ишеттек? Һава тавышын ишетү өчен безгә нәрсәләр ярдәм итте?

V эксперимент

Бик дөрес. Ә хәзер икенче өстәл янына килик. Өстәл өстендә сез нәрсәләр күрәсез? сулы стаканнар куям һәм көпшәләр

- Дусларым, ә сез беләсезме, һава безнең үзебездә дә бар. Сез шул көпшәләрне сулы савытыгызга төшереп, борын белән тирән итеп сулап, шул һаваны  өреп карагыз әле. Нәрсә күрдегез? Суда нәрсәләр барлыкка килде? (Куыклар)

Куыклар нинди формада, Алар нишли? (түгәрәк, өскә менә)

- Күрдегезме, димәк безнең эчебездә һава бар. Без көпшәгә өргәч ул чыга. Яңадан өрер өчен безгә яңадан һаваны суларга кирәк, шуннан соң гына көпшәләргә өрәбез, суда күбекләр барлыкка килә.

Балалар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь сөйлим:

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште дип,

Чү, Әминә елама,

Туп батмый ул елгада.

  Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әгәр дә тупны суга салсак ул нишләр?

Әйдәгез,  без тикшереп карыйбыз. Менә сезгә туплар.

VI  эксперимент     Уен “Бата, батмый”

Ни өчен батмый? Анын эчендә нәрсә бар? Аңа һава каян килгән?

3. Йомгаклау.

-Ә хәзер минем янга килеп бастык. Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? Без һаваның кайларда булуын күрдек?

- димәк һава безнең тирә ягыбызда;

- димәк һава кешедә дә бар;

- димәк һавадан башка яшәп булмый;

- ул бөтен предметларның эчендә дә бар;

-җил - һаваның хәрәкәте.

-Сезгә ошадымы?

-Шуның белән безнең тәмам. Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән бик күңелле булды.

Мин сезгә бүгенге дәрестә әйбәт, акыллы булганыгыз өчен шарлар алып килдем.

Әйдәгез, ул шарларны кабартып карыйк. Моның өчен борын белән тирән итеп сулыйбыз һәм шул һаваны шарга тутырабыз.

“Шар очырту уены”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре

Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....