Һаваның үзлекләре
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)
Конспект по окружающему миру в подготовительной группе
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 15.78 КБ |
Предварительный просмотр:
“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомүми үсеш бирүче төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
“Һаваның үзлекләре”
темасына
мэктэпкэ хэзерлек төркемендә тирә-юньне өйрәнү буенча шөгыль эшкәртмә
Тәрбияче Гилемханова Әнисә Әминовна
Тема: Һава үзлекләре
Максат: балаларны һава үзлекләре белән таныштыру, тәҗрибә үткәреп һаваның күзгә күренми, исе юк, хәрәкәт итә ала, җиңел, урын алып тора икәнен исбатлау; һаваның барлык тереклек ияләренә әһәмиятен аңлату, һава турында белемнәрен ныгыту. Җир йозендә яшәүче һәр кешегә сулау очен чиста хава кирәк булуын аңлату, һаваны пычратмыйча саклап тотарга кирәклеген төшендерү.
Сүлек өстендә эш: үтәкүренмәле, төссез, тәҗрибә.
Методик алымнар: уен, табышмак чишү, тәҗрибәләр үткәрү, сюрприз мизгел, физкульминутка, нәтиҗә ясау.
Таратма кулланмалар: һәр балага – пластмасс стаканнар, трубочкалар, савыт белән су, кәгазь салфеткалар, полиэтилен пакетлар, сабын куыклары, кәгазь көймәләр, төсле шарлар.
Барышы:
Балалар түгәрәкләнеп басалар һәм тәрбияче белән берлектә кабатлыйлар:
Исәнмесез, күзләрем! (күзләрне сыпыралар)
Сез уяндыгызмы?
Сез яңалык күрергә эзерме?
Исәнмесез, колакларым! (колакларын сыпыралар)
Сез уяндыгызмы?
Сез ишетергә әзерме?
Исәнмесез, кулларым! (уч төпләрен күрсәтәләр)
Сез уяндыгызмы?
Сез уйнарга әзерме?
Балалар үзләренең әзер булуын әйтәләр.
(Алдан идәнгә зәңгәр җәймә әзерләп куела)
Тәрбияче: Балалар җәймәнең баш – башларыннан тотып җилпеп карыйк әле, җәймәбез нишләр икән?
Балалар: Оча, оча
Тәрбияче: Әйе, балалар без баш-башыннан тотмасак ул очып та китәр иде.
Җәймәне җилпегәч җил барлыкка килә һәм һава агымы аны өскә күтәрә.
Тәрбияче:
Балалар, игътибар белән табышмакны тыңлагыз һәм җавап бирегез әле.
Ипи түгел, су түгел
Авыр түгел, аз түгел
Ансыз яшәү мөмкин дә түгел.
Нәрсә икән бу балалар?
Балалар: Һава.
Т-че: Дөрес, бу һава. Бүген без сезнең белән һава турында сөйләшербез, зур галимнәр шикелле тәҗрибәләр үткәрербез. Моның өчен безнең лабораториябез бар. Әйдәгез, өстәлләр янында үз урыннарыбызга утырыйк әле. (балалар утыралар)
(Клоун керә, кулында 2 шар – 1 се тутырылган, 2 нчесе шиңгән.)
Клоун: Исәнмесез, балалар. Ә сез монда нишлисез?
Тәрбияче: Без балалар белән һава турында сөйләшергә уйлыйбыз әле.
Клоун: Һава турында? Ә ул һаваның кемнең күргәне бар. Бәлки ул бөтенләй юктыр? Менә минем үземнең аны бер дә күргәнем юк. Ә сезнең балалар күргәнегез бармы?
Тәрбияче: Балалар, Филяга әйтегез әле, сез тирә - яныгызда һаваны күрәсезме?
Балалар: Юк, күрмибез.
Тәрбияче: Без аны күзебез белән күрмәгәч, ул нинди була инде?
Балалар: Һава ул үтә күренмәле, төссез, күренми торган.
Клоун: Менә, менә. Күренми торган диләр бит. Димәк, ул бөтенләй юк.
Тәрбияче: Тукта әле, тукта. Филя. Менә минем дә һаваны бер дә күргәнем юк, ләкин безнең яныбызда һәр җирдә һава бар икәнен беләм.
Клоун: Ой-ой-ой, сез барсын да беләсез имеш. Мин сезгә ышанмыйм. Менә сез миңа чыннан да һаваның бар икәнен исбатлап күрсәтегез әле.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, Филяга һаваның чыннан да бар икәнен күрсәтик әле. Нишләптер бүген аның кәефе дә юк кебек. Әйт әле, Филя нишләп син бүген кәефсезрәк соң?
Клоун: Кәефем юграк шул. Менә минем кулымдагы шарларны күрәсезме? Аның берсе алсу, күңелле, ә икенчесе – ябык моңсу, төссез. Шиңгән. Әллә нәрсә булган икенчесенә, менә шуңа кәефем юк.
Тәрбияче: Балалар, ә икенче шарга нәрсә булган, сез беләсезме?
Балалар: Икенче шарның һавасы чыккан.
Тәрбияче: Бик дөрес балалар. Ә шар беренче шар кебек түгәрәккә әйләнсен өчен нишләргә кирәк?
Балалар: Каты итеп шарны кабартырга кирәк.
Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, шарны өреп күперткәннән соң аның эчендә нәрсә барлыкка килә?
Балалар: Һава.
Тәрбияче: Ә һава шар эчендә каян барлыкка килә?
Балалар: Без аны өреп тутырабаз.
Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Филя, менә белдеңме инде, синең шарыңның да һавасы чыккан, шуңа күрә ул шиңгән. Ә өрсәң, аның эченә һава тула һәм ул матур түгәрәк шарга әйләнә.
Клоун: Белүен белдем, ләкин һаман да ышанып бетмим әле мин ул һаваның барлыгына.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, тәҗрибәләребезне үткәреп Филяга һаваның барлыгын күрсәтик. Һаваны күрер өчен аны тотып карарга кирәк. Һаваны тотарга телисезме?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Кулларга пакетларны алыйк әле. Аның эчендә нәрсә бар?
Балалар: Юк.
Тәрбияче: Аны берничә кат кабатларга була. Ул бик юка. Ә хәзер аны ачабыз да һава тутырабыз. Пакетның башын бөтереп ябып куябыз. Пакет эчендә һава күп, ул мендәргә охшады. Ә хәзер пакетны ачып һавасын чыгарабыз. Ул кабат элекке хәленә кайтты, ни өчен?
Балалар: Аның һавасы чыгып бетте.
Тәрбияче: Менә, Филя, күрдеңме. Һава ул төссез, күзгә күренми торган, үтә күренмәле, аны күрер өчен тотарга кирәк һәм без моны эшләдек. Һаваны тотып пакет эченә бикләп куйдык, ә аннары чыгардык.
Клоун: Бик кызык тәҗрибә булды бу. Ә сез тагын эшлисезме әле?
Тәрбияче: Әйе. Безнең әле үткәрәсе тәҗрибәләр күп. Безнең өстәлләрдә кәгазь салфеткалар бар. Әйдәгез, аларны кулларга алыйк та өрик әле. Сизәсезме, без сулап кире өрсәк кәгазь салфетка селкенә, җәй көне агачлардагы яфраклар шикелле. Без бит сезнең белән яфракларны җил селкетә дигән идек. Ә монда җил каян барлыкка килгән соң? Филя, бәлки син әйтерсең.
Клоун: Хәзер инде мин аңлый башладым. Без суладык һәм кире һаваны чыгардык. Безнең һава йөри һәм җил барлыкка килде.
Тәрбияче: Димәк, һава йөрсә, җил барлыкка килә дигән нәтиҗә ясыйбыз инде. Ә хәзер барыбыз бергә ял итеп алыйк әле. Син дә бас Филя.
Кинәт җил исеп китте (куллар өстә)
Чәчәкләрне селкетте (ян-якка селкү)
Уңга-сулга, сулга-уңга (куллар билдә)
Иелеп баш калкытты
Күбәләкләр килеп кунды (кулларны җилпеп утыру)
Матур чәчәк өстенә
Утырып ял итәләр
Җылы кояш нурында.
Тәрбияче: Хәзер кулларыбызга стаканны алабыз. Аның эчендә берәр әйбер бармы?
Балалар: Юк. Буш.
Тәрбияче: Стаканнарның астын өскә әйләндереп суга төшерәбез. Стаканга су керәме? (Юк)
Тәрбияче: Ни өчен су керми. Су керергә нәрсә комачаулый?
Балалар: Стакан эчендәге һава стаканга су кертми.
Клоун: Менә сиңа фокус! Мин стаканны буш дип уйлаган идем, анда һава бар икән, шул һава стаканга су кертми икән.
Тәрбияче: Ә хәзер трубочкаларны алып стакандагы суга өреп карыйк әле. Нәрсәләр барлыкка килде?
Балалар: Пузырьки – куыклар барлыкка килде.
Тәрбияче: Менә күрдегезме! Димәк, һава безнең эчебездә дә бар. Без трубочкаларга өрәбез һәм ул чыга. Ә яңадан өрәбез, суда куыклар барлыкка килә. Балалар, ә тагын нинди куыклар чыгарырга була?
Балалар: Сабын куыклары – мыльные пузыри.
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер сабын куыклары өрәбез.
Тәрбияче: Филя, сабын куыкларының эчендә нәрсә бар икәнен беләсеңме?
Клоун: Сабын инде, нәрсә булсын!
Тәрбияче: Балалар, ә Филя дөрес әйтәме? Нәрсә икән куыклар эчендә?
Тәрбияче: Бик дөрес, һава. Сабын күбеге һава белән тула да өргэчтен аерыла. Һәм һава белән тулган куыклар һавада очып йөриләр.
Клоун: Аңладым, аңладым. Сез һаваны сулыйсыз. Димәк, ул безнең эчтә була. Ә анда каян керә соң ул? Борын ашамы?
Тәрбияче: Билгеле. Бар кешеләр дә борын аша сулыйлар. Балалар, Филяга борын аша сулап күрсәтик әле. Ә без сулаганда һаваны күрәбезме?
Балалар: Юк.
Уен “Көймәләр”
Тәрбияче: Ә хәзер без сезнең белән суда көймәләр йөздереп карыйбыз. Йөзәләрме? Юк. Ә алар йөзсен өчен нишләргә кирәк? Аларга өрергә кирәк. Әйдәгез, әкрен генә өреп карыйк әле. Ә хәзер катырак өрик. Тизрәк йөзеп киттеләрме? Димәк, без өреп чыгарган һава агымы җил барлыкка китерә һәм безнең көймәләр йөзә башлый. Һава предметларны йөртә ала икән.
Клоун: Сез өреп һаваны этәсез. Шунлыктан көймәләр йөри икән инде. Сез сизәсезме, (як-ягына карана) сарымсак исе килә түгелме? Ой, яратмыйм мин бу исне. Борынымны каплыйм да бу ис беткәнче суламый торам.
Тәрбияче: Син нәрсә инде, Филя. Суламыйча торып булмый бит. Җирдә яшәүче һәр нәрсәгә – кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә һава кирәк. Һава булмаса алар үлә. Хәзер сәгатькә карыйк та ничә минут суламыйча тора алырсыз икән. Авызларны ябып, борыннарны бармак белән кысып тотыйк та суламыйча торып карыйк әле. Менә, Филя, күрдеңме, суламыйча хәтта бер минут та торып булмый. Ә инде сиңа сарымсак исе ошамый икән, форточкаларны ачып бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Урамнан саф һава керә. Саф һаваны сулавы да рәхәт.
Клоун: Менә рәхмәт. Ничек күп әйбер белдем мин бүген. Менә саныйм әле:
- Һава – ул төссез, шуңа без аны күрмибез.
- Һаваны күрер өчен, аны тотып карарга кирәк.
- Һава – ул куык эчендә дә була, хәтта кешенең эчендә дә һава бар.
- Җир йөзендә бер генә тереклек тә һавасыз яши алмый.
- Һаваның исе юк.
- Ә иң кызыгы: мин җилнең каян барлыкка килүен белдем. Җил ул һаваның агымы, һава дулкыны икән. (тиз генә икенче бүлмәгә кереп китә)
Тәрбияче: Ә икенче шөгыльдә мин сезгә һава буйлап шар белән сәяхәт итеп булганын сөйләрмен. Әй, Филя, кая югалдың син?
Клоун: Мин монда. Һава өреп шарлар күперттем әле. Бу шарларны минем балаларга бүләк итәсем килә. Чөнки алар миңа һаваның нәрсә икәнен аңлаттылар. Бик зур рәхмәт аларга. Бүгенге өйрәнгәннәремне үземнең дусларыма да сөйләячәкмен. Сау булыгыз, балалар.
Тәрбияче: Сау бул, Филя. Безгә дә балалар лабораториядән үзебезнең төркемгә кайтырга кирәк. Тиз генә киеник тә урамга саф һава суларга чыгыйк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы Тема: “Авыл урамына сәяхәт” (Өлкәннәр төркеме.)
Максат:балаларны җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр белән таныштыруны дәвам итү.Җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләр хәрәкәт итүче транспортка юл читеннән каршы бару, юлны аркылы чыгу тәртибен аңлату....

Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре
Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү....
“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”
Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

Һава һәм аның үзлекләре
Педагогик максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.Бурычлар:Танып белү белем бирү өлкәсе:- һаваның кешегә әһәми...
“Кызыклы ком һәм аның үзлекләре”
материал...

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы
Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....

Сценарий праздника на День матери: "Авай, авай, авинем!"
Сценарий праздника на День матери: "Авай, авай, авинем!"...
