“Кызыклы ком һәм аның үзлекләре”
учебно-методический материал по окружающему миру (младшая группа)

материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kom.docx22.71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба№2 “Әллүки” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Беренче кечкенәләр төркемендә тирә-юнь белән таныштыру  белем бирү эшчәнлеге

Тема:” Кызыклы ком һәм аның үзлекләре”

1 кв. категорияле тэрбияче

Гараева М.М.

                                                                                                                                               

 Тема: “ Кызыклы ком һәм аның үзлекләре”

Максат:

.Бармакларның хәрәкәтчәнлеген, ике кулның да координациясен, бармак мускулларының хәрәкәтчелеген ныгыту, комның үзлекләре турында күзаллаулар булдыру.

Бурычлар:

Тәрбияви:Табигатькә, аның үзгәрешләренә мәхәббәт, кызыксыну, бер – берләренә карата дустанә мөнәсәбәт, килгән кунакларга карата хөрмәт хисе   тәрбияләү.

Үстерешле:  Коры, дымлы, юеш, сибелүчән.сибелә,  пәрәмәч, әвәләү сүзләре хисабына балаларның сүз байлыгын үстерү

Белем бирү: Комны тикшерергә, ( комны учка алырга. йомарларга, сибәргә) төсе буенса дымлылыгын билгеләргә өйрәтү

Җиһазлау: яз вакыты тасвирланган рәсемнәр, уенчык  бака һәм тычкан,  кечкенә көрәкләр һәм формалар, кувшин белән  су,   кечкенә савытлар ташларны җыеп алу өчен,  махсус  савыт белән ком. Ком эчендә чуер ташлар.

Оештыру.    Балаларны язгы табигать почмагына чакырып алам.

  Эшчәнлек барышы: Балалар белән исәнләшәм.Бер- берсенә матур итеп елмаерга кушам.

Бер- берегезгә карап елмайганнан сон сезгә рәхәт булып киттеме балалар? Менә сез  бер- берегезгә никадзәр шатлык бүләк иттегез. Игътибарларын тәрәзәгә ,урамга юнәлтәм.

Балалар хәзер тышта елның нинди фасылы?( җаваплар) Дөрес.  Ә яз көнне урамда нинди үзгәрешләр була? (Кар эри, гөрләвекләр барлыкка килә, кояш җылырак яктырта, яфраклар күренә башлый) Балаларның игътибарын рәсемдәге  яфрак ярып килүче каен агачларына, язгы кояшка  юнәлтәм, сораулар бирәм.

 Балалар белән “Яз” шигырен  кабатлыйбыз(Балачак аланы- 23 бит)

Балаларны мактыйм.  Кунакка  бака белән тычкан килеп керәләр.

-Исәнмесез!

 Тәрбияче : исәнмесез кунаклар, әйдәгез түребездән үтегез, сез кайлардан килдегез, кемнәр буласыз? Балалар,әйдәгез килгән кунакларыбыз белән исәнләшик әле.(исәнләшәләр)

Кунаклар(бака һәм тычкан):  Сезгә кунакка килергә булдык әле дуслар, кондә бик матур булгач сәяхәткә чыгып керик дип уйлаштык , үтеп барышлый бакчагызнын бик матур булуы кызыктырды, аннары сезнең бакчадагы балаларны бик акыллы. бик күп беләләр диләр.

Тәрбияче: Әйе, хөрмәзтле кунаклар, сезгә бик дөрес сүзләр әйткәннәр. Безнең “Әллүки” балалар бакчасындагы балалар бик акыллылар  , бик тыңлаулылар.

Кунаклар:  Без сезгә  бер сорау- табышмак бирик әле, сез ничек уйлыйсыз  ә без кайсы әкияттән  соң?( җаваплар)

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар, менә хөрмәтле кунаклар чыннанда безнең балалар бик күп беләләр.Алар бик дуслар бер- берсе белән, кызыклы, матур уеннар уйныйлар . бик күңелле яшибез.

Бака- бакылдык: әй, без үзебездә бик дус булып кызыклы уеннар уйныйбыз. Менә әле дустым тычкан чыелдык белән су коенганда  бик матур ташлар  җыеп алдык. Менә шул матур  ташлар белән  бик күңелле уеннар уйныйбыз.  Тычкан – чыелдык: Менә шундый ташларны дусларым сезгә дә бүләк итәсебез килгән иде, ләкин теремкәйдә онытып калдырганбыз бит

Тәрбияче:  Ә сез аларны кайдан җыйган идегез соң?

Бака- бакылдык: Без аларны суга чумып уйнаганда су төбендәге комнан җыеп алган идек шул.

Тәрбияче: иии  кунаклар, әйдәгез безнең үзебезнең  төркемебездә дә комлыгыбыз бар бит. Без анда балалар белән бик күңелле итеп уйный беләбез, тәмле пәрәмәчләр пешерәбез. Бәлки әле сезнеке кебек матур ташлар безнең комлыкта да юкмы икән?(“ ком терапеясы” почмагына барабыз)

Тәрбияче: Балалар,  кунакларга  матур ташларны комнан  эзләп табырга ярдәм итәрбезме?(җаваплар) Балаларга комны күрсәтәм. Балалар комны тотып уйныйлар . Кунаклар белән бергәләп ком арасыннан  тигез, шома чуер ташлар җыеп алалар)

Балаларга бу ташларны һәрберсенә тотып карарга вакыт бирәм, сораулар бирәм:  бу ташларны без кайдан табып алдык? Бу ташларны тагын кайдан табып алырга мөмкин?  Бака- бакылдык белән тычкан чыелдык бу ташларгны кайдан табып алганнар?( җаваплар) Балаларга ташларның шома, тигез. матур булуын әйтеп үтәм.

Тәрбияче: балалар әйдәгез әле кабатлыйк әле, бу ташлар нинди?( шома, тигез, матур)

Балалар белән комны тотып карыйбыз. Ком турында күрсәтеп, сөйләп үтәм ( комның сибелүчән, таралып торуын  күрсәтәм.) Ком турында сораулар аша әңгәмә корабыз. Комның үзлекләрен кабатлап әйттерәм( ком коры, сибелүчән, таралып тора)

Балалар, безнең кунакларыбызның тамаклары да ачыккандыр, алар бит безгә нинди матур ташлар табарга ярдәм иттеләр,әйдәгез без аларны комнан  тәмле  пәрәмәчләр пешереп сыйлыйбызмы? Аларның үзләрендә бу комнан  пәрәмәчләр  пешерергә өйрәтәбезме?. Ә бу комнан  пәрәмәчләр пешереп буламы соң?(җаваплар) Ә ни өчен юк? Әйе, чөнки ком коры. Коры комнан  пәрәмәч пешереп булмый. Комны  пәрәмәч пешерү өчен нәрсә эшләтәбез соң? (җаваплар) Әйе комны юешләргә кирәк.   (Кувшиннан  комга су агызам) Комны кулларына алыра кушам.Сораулар бирәм. Ком нинди? Әйе ком юеш ул шуңа кулга ябышып тора. Юешләнгәч ком нинди төскә керде соң?(җаваплар) Әйе комның төсе үзгәрде ,  ул караңгырак төскә керде.,аннан  килгән кунакларга  пәрәмәч әвәләп күрсәтергә бик мөмкин икән.    Пәпәмәчләр пешерү өчен безгә нәрсә кияргә кирәк?(җаваплар) Әйе, безгә пычранмас өчен алдыбызга алъяпкычлар ябып  куярга кирәк булачак.( вакыт бирәм)

-Ә хәзер балалар юеш комнан   пәрәмәчләр пешерик (балалар куллары белән  пәрәмәчләр ясыйлар).( шигырь юлларын кабатлыйбыз: “Пеш- пеш пәрәмәч, ике тавык бер әтәч”)

- Без бүген пешекче,  пәрәмәчләр пешерәбез. Балалар, кулларыгыз нинди булган?(җаваплар) Менә пәрәмәчләребез пешептә чыктылар.

-Безгә нишләргә кирәк?(җавалар)Әйе, кулларны юарга һәм сөртергә кирәк.

-Кулларны юдык, корытып сөрттек, алъяпкычларны салабыз һәм үзебез пешергән  пәрәмәчләр белән кунакларыбызны сыйлыйбыз. Балалар белән бергәләшеп  алдан әзерләп  куелган  уенчык өстәл артына утыртып кунакларны  сыйлыйбыз( өй почмагында уйнап алабыз).

Кунаклар(тычкан- чыелдык, бака -бакылдык):

-Сез бик уңган балалар икән. Балалар,  безнең  сезнең белән бер уен уйныйсыбыз килә.  Без сезгә “Кояш-болыт”дип әйтәбезә сез аларны уйнап күрсәтерсез.(бармак уены)

(“кояш” дигәндә бармаклар ачыла, “болыт” дигәндә бармаклар ябыла.)

 Теремкәй кунаклары балаларны мактап,  рәхмәт әйтәләр, саубуллашып чыгып китәләр. Балаларга сораулар бирәм. Безгә кунакка нинди әкият хайваннары килде? Алар ташларны кайдан җыеп алганнар? Ә безнең бакчага килгәч бу ташларны кайдан җыеп алдык соң? Бу ташлар нинди? Коры комнан пәрәмәч пешереп буламы? Юеш ком ничек барлыкка килә? Ком кулда торамы?(җаваплар)  Ком белән уйнавы кызык булдымы? Тагын уйныйсыгыз киләме?(җаваплар)  Сәламәт булу өчен безгә су да, ком да, дуслар да бик кирәк. Булдырдыгыз балалар! Без сезнең белән җәй конендә ком белән рәхәтләнеп уйнарбыз алла бирса.Рәхмәт сезгә.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кызыклы очрашу

Татар халык авыз иҗатын кулланып, балаларның сөйләм телен баету; төрле хәрәкәтләр ясап, балаларның кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү. Эндәшләр, әйтенүләр өйрәнүне дәвам итү....

Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре

Тема: Тылсымлы су. Суныӊ үзлекләре.Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү....

Кызыклы математика

Мәктәпкә әзерлек төркемеИң гади математик күзаллаулар формалаштыру  проектыПроектның дәвамлыгы 1 атна (3-9 сентябрь)Танып   белү,   күзаллау   киңәйтү   пр...

“Суның табигатьтәге әйләнеше һәм үзлекләре”

Балаларны суның табигатьтәге әйләнеше белән таныштыру....

Һава һәм аның үзлекләре

Педагогик максат: балаларга һаваның кеше тормышында әһәмиятле булуын, һаваның үзлекләрен тәҗрибәләр аша тикшереп күзаллау формалаштыру.Бурычлар:Танып белү белем бирү өлкәсе:- һаваның кешегә әһәми...

“Һава һәм аның үзлекләре” Зурлар төркемендә танып белү өлкәсе буенча эксперименталь эшчәнлек язмасы

Белем бирү эшчәнлеге язмасы зурлар төркеме балалары белән эксперименталь эшгчәнлек оештырганда куллану өчен....