Экологик КВН
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Экологик КВН

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx499.12 КБ

Предварительный просмотр:

        “Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба №2 “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен

2016

Максат:Табигатьне яратырга,сакларга,аңларга,матурлыгына сокланырга,табигый байлыкларны ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы,әхлакый аңлы,иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү.Балаларны тулы җөмлә белән җавап бирергә,логик фикерли белергә;үз эшләреннән  канәгатлек  алырга,бер-берсенә ярдәмчел,булышу теләге уяту.кошларга карата миһербанлылык тәрбияләү

Бурычлар:- терек һәм тере булмаган табигать,аларның үзара тыгыз бәйләнештә торуын балалар аңына җиткерү;
- балаларда табигатькә карата эмоциональ- уңай караш тәрбияләү;

  • Әйләнә- тирә мохитның пычрануын булдырмау юллары белән таныштыру;
  • Тәҗрибәләр белән шөгыльләнеп,тикшерелгән әйберләр турында яңа мәгълүмәт алу,нәтиҗәләр чыгару.

Методик алымнар: - Әңгәмә,сорау- җавап,шигырь уку,уен алымы,балалар белән эш,нәтиҗә чыгару ,анализ.

Төп таләпләр:

  • Табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту;
  • Хайваннар,табигать күренешләре турында тематик,иҗади рәсемнәр,әкиятләр,кулдан ясалган әйберләр уйлап чыгара белергә тиешләр.

Ярдәмлек:рәсемнәр,кошлар тавышы,смайликлар,кош оясы,киселгән рәсемнәр(кояш,тамчы рәсемнәре)экран,проектор.

 

Динамик пауза:“У жирафа...”

Эшчәнлек барышы:

Музыка.Балалар залга керәләр.

Т:Балалар бүгенге эшчәнлегебез биктә үзенчәлекле булачак.Без сезнең белән экологик КВН үткәрербез.

Т: Балалар,мин сезгә киселгән рәсемнәр бирәм,һәр бала үзенә бер рәсем ала.Киселгән рәсемнәрне дөрес итеп җыегыз.

Балалар эшлиләр.

Т: Нинди рәсем килеп чыкты?(“Кояш”,”Тамчы”)Ә хәзер командаларга туры килгән маскаларны киегез.Менә сез ике команда булдыгыз.КВН уенында ике команда ярыша.Команда дөрес итеп җавап бирсә очколар куела(очколарны сез үзегезгә – үзегез куярсыз, ә ярдәмгә смайликлар киләчәк)

1 тур:Командалар белән танышу.

Командаларны сәламләү өчен уен уйнап алабыз.

Т:Булдырдыгыз балалар!

Үзегезгә смайликлар куегыз.

2тур: “Сорау – җавап” дип атала.

1.У какого дерева белый ствол?(березы)

2.Как называется дом у муравья?(муравейник)

3.Как называется домик для птиц?(скворечник)

4.Каким словом называют птиц,которые зимуют у нас?(зимующие)

5.Когда над полем бабочки летают?(летом)

6.Какая птица подбрасывает свои яйца в чужие гнезда(кукушка)

Т:Булдырдыгыз балалар!(смайликлар куегыз)

Кошлар сайраган тавыш ишетелә.

Т:Балалар ишетәсезме? Ниндидер тавышлар ишетелә?

Агач янына баралар.

Т:Мондагы матурлык,хуш ис, кошлар сайрый,балалар без сезнең белән кайда?(Урманда).

Т: Егылып төшә оясыннан

Сыерчыкның баласы

Тирәсендә очып йөри

Бик кайгылы анасы.

Бакчадан кайтып килгәндә

Күрә моны бер бала

Сыерчыкның баласын

Нәни кулына ала.

Кечкенә генә булсада

Акыллы була бала.

Сыерчыкның баласын

Ояга илтеп сала.

Т:Балалар,сез ничек уйлыйсыз бу бала дөрес эшләгәнме?

Сыерчык  бу балага нәрсә дип әйткән?

Ишетәсезме балалар “сыерчык” бу акыллы балага “рәхмәт” әйтә ничек матур итеп сайрый ул.

Балалар урыннарга баралар.

3тур:”Бу кайсы Җир” дип атала.(Экран,проектор)

Т:Балалар ничек уйлыйсыз,без кая килдек икән?

- “Солнышко” командасына бирем.

Тирә якта үләннәр,матур чәчәкләр,монда бер нинди агач та юк,күбәләкләр оча,бал кортлары безелди (басу).

-“Капельки” командасына бирем.

Монда күләгә,салкынча,үләннәр куп-куе.Монда каен агачы,миләш ,имән агачы үсә,кошлар сайрый(урман).

Т:Булдырдыгыз балалар! (смайликлар куегыз)

4тур. Суган утырту.

Яз җитә,табигать яшәрә,җиргә яшелчәләр утыртабыз.Балалар бездә сезнең белән суган утыртабыз Суган кайсы төргә керә?Ни өчен яшелчәгә керә?(Чөнки ул җирдә үсә)

Ике командагада схема бирәм.Сез шул схемага карап суганны дөрес итеп утыртырга тиеш буласыз.(савыт,балчык, суган, лейка белән су)

Музыка. Балалар эшлиләр.

Т:Булдырдыгыз балалар үзегезгә смайликлар куегыз!

Ял минуты: “У жирафа...”

5 тур:Коллектив эш.

Т: Балалар, һәр ел фасылында кешеләр, зифа каенны котлап, Каенсылу янына килә торган булганнар.Сылу каенга үзләренең бүләкләрен биреп, теләкләр теләгәннәр.

Балалар тасмалар алалар.

Т: Зәңгәр тасма – зәңгәр күк төсе. (каенга зәңгәр тасма эленә)

     Кызыл тасма – кояш көзгесе. (каенга кызыл тасма эленә)

     Яшел тасма -  яшел үлән төсе. (каенга яшел тасма эленә)

     Ә ак тасма – сафлык билгесе. (каенга ак тасма эленә)

Т:Балалар, сез тасмалар белән Туган ягыбызның матур да, киң дә, бай да, саф та булуын аңлатып бирә алдыгыз.(смайликлар)

6 тур:Йомгаклау туры “Син нинди кагыйдәләр белергә тиеш табигатьтә” дип атала.

1.Агачларны сындырма.

2.Күбәләкләрне тотма.

3.Урманда тавышланма.

4.Чүп ташлама.

5.Кош ояларын туздырма

6.Суны пычратма.

7.Өлкәннәрдән башка ут якма

8.Чәчәкләрне өзмә.

Музыка. Балалар үзләренә карточкалар алалар.

Карточкалар белән эшләү.

Т:Булдырдыгыз балалар! Ике командада үзенә смайликлар куя.

Т:Уеныбыз ахырына якынлашты.Җиңүчеләрне белү өчен безгә смайликларны санарга кирәк.

Смайликларны санау.

Т:Димәк, безнең кайсы команда җиңде? Балалар сез бүген барыгызда “Яшь экологлар” булдыгыз.Молодцы!

Музыка. Балалрга медальоннар тапшыру.

Т:Рәхмәт, балалар!

Музыка. Балалар залдан чыгалалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү концепциясе

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника каза...

Бакчада экологик тәрбия

Бакчада үткәрелгән экологик тәҗрибә белән уртаклашу....

Әкият аша экологик белем һәм тәрбия.

В данной статье приводится пример как через сказку мы можем дать экологическое воспитание....

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Сәяхәтләр аша балаларга экологик тәрбия бирү

Минемчә, табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү-балаларга экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки  яшьтән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган...

доклад "Экологик тэрбия биру"

Балалар бакчасында эшләгәндә төп максатларымның берсе булып балаларга экологик тэрбия бирү  тора. Балаларда өлкәннәргә хөрмәт, тереклек ияләрен яклау, аларны саклау, табигатькә сак караш, узара я...