Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр.
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Гатина Гульсина Ильдусовна

Тема: Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр.

Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: танып белү, нәфасәти үсеш, сөйләм телен үстерү.

Максат:

1)балаларда хайваннарга карата мәхәббәт һәм кайгырту хисе тәрбияләү, сәйләм телен үстерү;

2) йорт хайваннарга һәм кыргый җәнлекләр, аларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләре турында сөйләшү.

Әзерлек эше: йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр сурәтләнгән рәсемнәр карау; әҗгәмә, табышмаклар әйтү, ятлау, трафарет белән сарык контурын ясау, йомшак мамык бөтәрләү.

Сүзлек: өн, оя, куыш, колын, берлога, нора, волк, медведь, овца.

Җиһазлау: балалр санынча урындыклар, йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр сурәтләнгән рәсемнәр, предметлы рәсемнәр, клей, пумала, кәгазь салфеткалар, слайд-шоу.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx20.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр.

Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: танып белү, нәфасәти үсеш, сөйләм телен үстерү.

Максат:

1)балаларда хайваннарга карата мәхәббәт һәм кайгырту хисе тәрбияләү, сәйләм телен үстерү;

2) йорт хайваннарга һәм кыргый җәнлекләр, аларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләре турында сөйләшү.

Әзерлек эше: йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр сурәтләнгән рәсемнәр карау; әҗгәмә, табышмаклар әйтү, ятлау, трафарет белән сарык контурын ясау, йомшак мамык бөтәрләү.

Сүзлек: өн, оя, куыш, колын, берлога, нора, волк, медведь, овца.

Җиһазлау: балалр санынча урындыклар, йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр сурәтләнгән рәсемнәр, предметлы рәсемнәр, клей, пумала, кәгазь салфеткалар, слайд-шоу.

1. Кереш.

(Шөгыль уен формасында (автобуста, урамда, авылда, өстәл янында) бара.)

Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек?

Балалар. Яхшы.

Тәрбияче. Мин бик шат, балалар. Әйдәгез, тирә-юньдәгеләрнең дә кәефләре яхшырсын, аларга да хәерле иртә телик.  

Балалар. Хәерле иртә, Әнигә. Хәерле иртә, Әтигә. Хәерле иртә, уземә. Хәерле иртә, дусларым. Хәерле иртә, апалар.

2. Төп өлеш.

Тәрбияче. Балалар, сезнең сәяхәткә барасыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Бүген без сезнең белән авылга кайтырбыз. Безнең юлыбыз урман аша уза. Без урманда кыргый җәнлекләр, ә авылга кайткач, йорт хайваннары турында сойләшербез. Тик нәрсә белән барырбыз?  

Балалар. Автобус.

Тәрбияче. Безгә шофёр кирәк булачак. (Сынамыш ярдәмендә шофёр сайлап алу.

1 нче слайд – урман рәсеме.

Тәрбияче. Әйдәгез,балалар ял ил итеп алыйк. (Кышку урман турында сөйләү)

(Тәрбияче белән балалар арасында мондый сөйләшү була.)

- Балалар, урманда нәрсәләр яши?

- Кыргый хайваннар. Аю, бүре, куян, төлке, тиен, керпе...

- Сез алар турында нинди табышмаклар беләсез?

(Балалар тәрбияче ярдәмендә түбәндәге табышмакларны әйтәләр.)

  • Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе:

“Йомшагым”, - диеп сөя. (Керпе)

  • Алгы тәпие кыска,чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да ак тунын кия кышка.(Куян)

  • Урманнан чыгар, корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке)

  • Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда йөри, бозаулар эзли. (Бүре)

  • Җәен урманга патша, кышын кардан аста. (Аю)

  • Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

(Балалар җавапларны тәрбияче белән бергәләп табалар.)

Дидактик уен: “Рәсем җыю уены.”

Физкультминут.

Тәрбияче.  Ак куянкай утырган,

                   Колакларын селкетә.

Балалар.    Менә шулай, менә шулай

                   Колакларын селкетә.

Тәрбияче.  Куян туңа башлаган,

                   Аякларын җылыта.

Балалар.    Менә шулай, менә шулай

                   Аякларын җылыта.

Тәрбияче.  Куян һаман да туңа,

                   Сикергәләп тә куя.

                    Кемдер аны өркетте,

                    Ул урманга элдертте.

(Автобуска утырып, авылга бару. Тәрбияче балалар белән әңгәмә кора. Алардан нинди йорт хайваннарын белүләрен сорый. Балалар рус һәм татар телендә җавап бирәләр.)

2 слайд – авыл рәсеме.

Дидактик уен: “Кайсы нинди тавыш бирә?”

(Сыер – му-у, сарык – бә-ә, эт – һау-һау, песи – мияу, ат – миһаһай, кәҗә – мә-ә, ди.)

Дидактик уен: “Балаларын тап”.

(Ат – колын, сыер – бозау, кәҗә – бәти, мәче, песи – песи баласы, эт – көчек.)

Тәрбияче. Балалар, йорт хайваннары кыргый җәнлекләредән ничек аерылалар? (Балалар сөйли: йорт хайваннары кешегә якыннырак була, ә кыргый хайваннар кешедән куркалар.)

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче.  Автобус, автобус,

                   Без бакчага кайтабыз.

                   Бакчага, бакчага,

                   Без бакчага кайтабыз.

Интегральләштерү.

(Сарык контурына бөтерелгән кәгазь салфеткалар ябыштыру.)

3. Йомгаклау.

Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар. Урманда һәм йортта яши торган хайваннар турында сөйләштек.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....