Әйләнә-тирә дөнья (уртанчылар төркеме).Тема:Исәнмессез,кошкайлар!
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Галимуллина Венера Имельевна
План-конспект. Әйләнә- тирә дөнья белән танышу.4-5 яшь.
Воспитатель:Галимуллина Венера Имельевна.
МБДОУ «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского района Р.Т.
 Тема: Исәнмессез,кошкайлар!
Максат:Балаларның кошлар турындагы белемнәрен арттыру; күчмә кошлар турында төшенчә бирү; яңа сүзләр өйрәнү.
Белем бирү эшчәнлеген интегральләштерү: физик тәрбия,танып белү,коммуникация,матур әдәбият уку.
Әзерлек эше: саф һавада,режимның төрле вакытларында кош рәсемнәрен карау, аларның исемнәрен кабатлау,шигырьләр,әйтешләр өйрәнү.
Җиһазлау: кошлар тавышы яздырылган флешка, кош рәсемнәре,сыерчык,карга,карлыгач битлекләре (маскалар).
Сүзлек:каурый,канат,томшык,перья,оперение,клюв.
Индивидуаль эш: сыерчык турында шигырь ятлау.
Методик алымнар: нәфис сүз,әңгәмәләр, сораулар,күзәтүләр.
1.Кереш.
(Балалар  төркемдә ярымтүгәрәк ясап утыралар.Түрдә “Яз килә” картинасы эленгән.Ковролинда кош рәсемнәре.Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.)
2.Төп өлеш.
Тәрбияче.Балалар, әле генә сез нинди тавышлар ишеттегез?
Балалар.Кошлар тавышы.
Т-че.Ә рәсемдә нәрсәләр күрәсез? (Балаларның җаваплары.)Сез аларның кош икәнен каян беләсез?
Балалар.Чөнки аларның канатлары бар һәм алар очалар.
Тәр-че:Кошлар гына тугел,күбәләкләр,төрле бөҗәкләр дә очалар бит.
Балалар:Кошлар йон белән капланган,аларның томшыгы,очлы тырнаклары аяклары бар.
Тәр-че:Шулай,балалар,ләкин кошларның канат һәм каурыйлары төрлесенеке төрлечә.Сез боларны рәсемдә чагыштыра аласыз.Әйдәгез әле,канат,каурый дигән сүзләрне рус телендә дә кабатлыйк. (Балалар кабатлыйлар.)Игътибар белән тыңлагыз әле,мин сезгә бер шигыйрь укыйм.
Кышның салкын бураннары үтә,
Менә  кабат җиргә язлар килә.
Таллар бөре ача,кояш көлә,
Язгы кошлар җиргә тавыш бирә.
Балалар, бу шигырь нәрсә турында?
Балалар.ЯЗ ТУРЫНДА.
Тәр-че.Дөрес.Тиздән туган ягыбызга ямьле язлар киллер,җылы яктан кошлар кайтыр.Әйдәгез әле,җылы яктан кайта торган кошларны искә төшерик. (Кара карга,сыерчык,карлыгач,тургай һ.б.).
Менә бу кошның исеме ничек,кем әйтер икән?
Балалар .Кара карга.
Тәр-че.Тыңлагыз әле:кара карга үзе турында ничек әйтә?
(Карга  битлеге кигән бала шигырь сөйли.)
Кырда иген уңсын дип,
Никадәрле тырышам.
Кортлар чүпләп басудан,
Игенчегә булышам.
(Игенче,иген,басу,кыр сүзләре ныгытыла.)
Әйе, балалар,кошлар – безнең дусларыбыз.Алар табигатькә бик зур файда китерәләр.Зарарлы бөҗәкләрне чүплиләр,матур җырлары – сайраулары белән безне шатландыралар.Кара каргаларны яз хәбәрчеләре дип тә атыйлар.Элек-электән кешеләр.карлар эреп сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә “Карга боткасы” бәйрәме ясаганнар.Бәйрәм көнне  авыл балалары. Төрле азык-төлек : ярма,май,тоз,йомырка алып,су буена яки тау итәгенә җыелганнар.Алар,ярманы бер казанга салып,ботка пешергәннәр.Ботка пешкән арада,төрле уеннар уйнаганнар.Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган.
Без дә бергәләп “Чума үрдәк, чума каз”уеның уйнап алыйк.
(Башына сыерчык битлеге кигән бер бала керә.Тәр-че табышмак әйтә.)
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы.
Бу табышмак кайсы кош турында икән?
Балалар.Сыерчык турында.
Тәр-че.Сыерчыклар килүгә кешеләр матур оялар ясап куялар.ә алар безне үзләренең матур җырлары белән шатландылалар.Хәзер Раяз безгә  сыерчык турында шигырь сөйләр.
РАЯЗ. Яз килә! Яз килә!
           Сыерчыклар килә!
           Гөрләшеп,сайрашып,
          Җырчы кошлар килә.
Тәр-че.Бу кошның исеме-карлыгач. (Карлыгач рәсемен күрсәтә.)Аның каурыйлары бик матур,аклы-каралы.Карлыгач язын бала чыгара һәм шуның өчен оя ясый.Ул, авызына кабып,балчык ташый һәм оясын, гадәттә, өй кыекларына ясый.
Наиль.Рус телендә каурый сүзе ничек була әле?(Бала кабатлый:перо.пёрышко.Балаларга төрле каурыйлар күрсәтелә,аларны кулларына тотып карыйлар.)
Хәрәкәтле уен: “Очты-очты....”   (Балалар,кошлар исеме әйтелгәндә,кулларын селкетергә тиешләр.)
Тәр-че:Кошлар-табигать сакчылары.Шуңа күрә аларны яратыйк,саклыйк,ярдәм итик һәм түбәндәге кагыйдәләрне беркайчанда онытмыйк.
-Кошлар өчен оялар һәм җимлекләр эл.
-Кошларны куркытма.рәнҗетмә.
Кош оялары янында кычкырма,шаулама.
-Кош оясын туздырма.Андагы йомыркаларны,нәни  кошчыкларны кулыңа алып карама. 
3.Йомгаклау.
Тәр-че.Без бүген сезнең белән ниләр турында сөйләштек? Сезгә бүгенге әңгәмә ошадымы?Кошлар бик зур файда китерәләр.Шуңа күрә аларны яратыйк,саклыйк.
Интегральләштерү (кул эше). (Режим вакытында индивидуаль рәвештә һәм төркемләп үткәрергә мөмкин.)
Кошлар һәм кош оясы ясау. (Пластилин,нечкә каен ботаклары һәм төрле каурыйлар кулланыла.)
Сүзлек:каурый-перо; канат-крыло;оперение,томшык – клюв;кош- птица,птичка;нәни кошчык- птенчик; оя- гнездо.
 
Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

"Әтәч үзенең гаиләсе белән" (уртанчылар төркеме)

 Максат : Балаларны әкият белән таныштыру, аларны әкияткә карата кызыксыну уяту,кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту, хәрәкәт активлыгын арттыру, сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү, фикерләү сә...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...