Туган көнгә күчтәнәч.
план-конспект урока по окружающему миру (подготовительная группа)

Багутова Назира Миннахметовна

Квест уен “Туган көнгә күчтәнәч”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmt_trbiyase27.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

Квест уен “Туган көнгә күчтәнәч”

Максат: Балаларда хезмәт ияләренә һәм хезмәткә карата кызыксыну формалаштыру.

Тәрбия бурычлары:  Өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, хезмәткә кызыксыну уяту;

Үстерү бурычлары: Балаларга бер команда булып тупланып, алга куелган максатка ирешү юлларын эзләү, пространствода ориетлашу күнекмәләрен ныгыту мөмкинлеге тудыру.

Белем бирү бурычы: алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү, сүзлек запасын баету, коллектив эшенә яраклашырга, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләү.

Танып белү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗадый сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: квест- уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, табышмаклар, мәкалләр, җырлау, слайдлар карау.

Сүзлек өстендә эш: пешекче, хат ташучы, укытучы, архитектор.  

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, хезмәт ияләре һәм хезмәт кораллары белән таныштыру, слайдлар карау.

 Эшчәнлек барышы

1. Оештыру. Уңай халәт булдыру. Балалар әйдәгез бер- беребезгә елмаеп, хәерле көн телик.

Хәерле көн, минем бакчам

Хәерле көн, бар табигать

Хәерле көн, дуслар

Хәерле көн, кунаклар!

Здравствуй, солнце золотое,

Здравствуй, небо голубе.

Здравствуй, вольный ветерок,

Здравствуй, маленький дубок.

Мы живем в одном краю.

Я вас всех приветствую.

-Дети, а у вас как дела? (хорошо)

Как настроение? (отлично )

Тәрбияче. Балалар минем электрон почтама бер хат килде бит әле. Үземдә шаккаттым, кемнән икәнен беләсегез киләме? Чебурашкадан! Аның дусты кем әле? Ә ә әйе Крокодил Гена, аның туган көне икән. Чебурашканың бүләккә торт бирәсе килә икән. Торт пешерә торган бер рецепт тапкан ул. Ә Шопакляк, торт өчен кирәкле әйберләрне каядыр яшереп куйган. Чебурашка бездән ярдәм сорый.  Ә безгә аларны каян эзләргә? Моның өчен безгә әлеге карта ярдәмгә килер. Анда ниндидер хәрефләрдә күрәм мин. Ул хәрефләр нәрсәнедә булса аңлатадыр.

Тәрбияче. Ә менә ул әйберләрне эзләп табар өчен юлга чыгабызмы???

 Юлда безгә каршылыклар очраячак, шул каршылыкларны җиңә алсак без Шопакляк яшергән әйберләрен эзләп  табачакбыз

-Кем батыр, каршылыклардан курыкмый, чыгабызмы юлга? Менә без бер команда булдык. Киттек.

1-2-3-4-5

 - Кто идет –Мы идем

- Кто поет? – Мы поем,

-Мы веселые ребята,

-Некогда не подведем.

 

Тәрбияче.  Балалар карагыз әле картада шар рәсеме ясалган. Димәк безгә кая барырга кирәк?

Балалар:-Уенчыклар кибетенә юл тотарга кирәк.

Тәрбияче.  Бу гади кибет тугел  шарларны сатып алу өчен  мәкальләр әйтергә кирәк. Мин сатучы, ә сез сатып алучылар буласыз.  “Мин башлыйм, син дәвам ит” уены.  (Мәкалләр әйтү).

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән матур.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Башланган эш - беткән эш.

Бер калган эш кырык елга калыр.

Бүгенге эшне иртәгә калдырма

Калган эшеңә кар явар.

Кем эшләми, шул ашамый.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәрдә аз.

Эш сөйгәнне ил сөяр        

Хезмәт төбе- хөрмәт. 

Шарларны балалар алалар. (Ике шар эчендә йомарланган кәгазь, (туп рәсеме). 

Тәрбияче –Балалар шушы шар эчендәге кәгазьне ничек алырга мөмкин? Балалар җаваплары. (Шарларны шартлатып, чишеп... (эченнән чыккан кәгаздән туп “төзиләр”)

Тәрбияче.  Менә бу шар эчендәге туп сер сүз яки подсказка була инде.Туплар кая тора?

Балалар. Физкультура почмагында.

Тәрбияче.  Шулай булгач безгә кая таба юл тотасы була?

Балалар. Физкультура почмагында.

Тәрбияче  Балалар безгә әлеге каршылыклар аша үтәргә кирәк.

- гимнастик скамейкадан шуышып бару,

- дуга астыннан үтү,

- киглилар арасыннан йөрү,

- арканнан бару.

 Эзләргә басып бару (соңгы эз астында  С  хәрефен табалар )

Балалар без бик нык тырыштык, менә безнең беренче хәреф!

Балалар.  УРА!          

Картага карыйк. Гөл рәсеме ясалган

Тәрбияче Балалар әлеге эзләр безне тәрәзә төбенә китерде. (Анда корып бара торган гөлне күрәләр.)

Тәрбияче  Нишләргә икән безгә, әлге гөл үсеп китсен өчен? (балалар җаваплары. Су сибү, төбен йомшарту, тузанын сөртү)

Тәрбияче Лейка белән су сиптек, көрәкчек белән төбен йомшарттык,салфетка ...,  Әнәрсәне кулланмадык?  Нәрсә артык?

Балалар.  Яулык.

Тәрбияче Яулык кая тора.

Балалар.   Раздевалкада, киенү –чишенү бүлмәсендә.

Тәрбияче. Шулай булгач, безгә кая барасы?

Балалар җаваплары. Эзлилр. (А  хәрефен табалар. Яулык табалар)

Тәрбияче   Менә тагын бер хәрефне таптык бит.

 

Динамик пауза “ Без яулыклар юабыз” җырлы хәрәкәтләр.

Тәрбияче. Картага карыйбыз.  Матрешка рәсеме ясалган. Сезнең җырлап – биегәнегезне ничек яраттылар.

Тәрбияче. 1 нче торган матрёшканы күрсәт һәм ачып кара, иң ахыргы торган матрёшканы күрсәт һәм ачып кара.... (Берсенең эченнән кәгазь чыга. Анда табышмак.) Алма дисәңдә -алалар, нәрсә соң ул балалар? – Алма.

 Тәрбияче. Димәк безнең –алма сер сүз.Алма кая усә?

Балалар Агачта- Табигать почмагында.

Тәрбияче. Хәзер  чираттагы хәрефне  каян эзләргә кирәк.(Табигать почмагыннан Н хәрефен табалар) Алмагачта алмалар. ( Бер бала бер алманы өзеп ала, Анда профессияләр турында табышмаклар сораулар)

1. Хат , газета – журналларны

Ул бар өйгә тарата.

Пенсия биргәнгә күрә,

Бар өлкәннәр ярата.   (Почтальон)

 2. Әйтегезче, кем соң шулай

Тәмле ашлар,

Хуш исле котлетлар,

Салат, венегретлар

Әзерләп, безне сыйлый? (Повар (пешекче)

 3. Без ут белән көрәшергә тиеш,

Без көчле һәм кыюлар.

Бар кешегә кирәк һөнәр –

Әйтегезче, без кемнәр? (Янгын сүндерүчеләр (пожарниклар)

 4. Без иртә торабыз.

Безнең бурыч –

Сезне эшкә өлгертү.  (Шофер (автобус йөртүче)

 5. Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы).

 6. Ул шәһәрләр төзи

Кәгазьдә еллар буе.

Хыялы һәм оста кулы

Бүләк итә өй туе.   (Архитектор)

7. Үскәч кем булачаксыз? (балалар җавабы)

8. Кем тәмле пироглар пешерә? Кем матур күлмәкләр тегә? Кем кешеләрне давалый? һ.б сораулар.

Тәрбияче. Агач төбендә ниндидер уеннар тартмасы бар.

Карыйк әле. Беренче уен “Тыңла һәм җавап бир” ( Балаларны ике төркемгә, малайларга, кызларга бүләм. Ике төркемгәдә профессияләр турында картиналар бирәм. Балалар төркем белән уйлашып, бер- берсенә сораулар бирәләр. Картинада кем сурәтләнгәнен сорауларга җаваплардан белеп әйтергә тиешләр.)

 Икенче уен “Уенчыкларны аер”  Мондагы уенчыклар боталып беткәннәр бит. (Малайлар- төзү материалларын, кызлар врач уенчыкларын аерып җыя)

Тәрбияче.  Монда нәрсә артып калды соң? (Кастрюл)

Шулай булгач безгә кая юл тотасы була? (Буфетка) (Буфеттан Д хәрефен табалар)

Тәрбияче. -У –у-у монда юасы савыт – саба икән. Боларны юмасак без нинди савыт- сабалар белән торт әзерләрбез икән? ( Алъяпкычларны кияләр. Кызлар юа, малайлар сөртә) Су төбеннән Ы хәрефе хәм К хәрефе чыга.

Тәрбияче.  Барлыгы нинди хәрефләр таптык инде без балалар? Ә хәзер  укып карагыз? (табылган хәрефләрне молбертка тезеп баралар)

 ( САНДЫК сүзе килеп чыга.)

Тәрбияче  Ә сандык үзе кая соң? (балалар бүлмәдән эзлиләр, табалар)

- Бу гади генә сандык түгел, ә серле бу. Ничек ачарбыз икән без аны?

Балалар. Серле сүзләр әйтеп.

(Ә сандыкта торт пешерү өчен әйберләр. Карыйк әле. Май, тоз, шикәр комы, йомырка, бизәү өчен әйберләр чыга)  

Тәрбияче.  Балалар иң беренче ризык әзерли башлаганчы нишләргә кирәк?    ( кулны юарга, алъяпкыч кияргә, яулык ябарга, бисмилланы әйтеп эшкә тотынырга.)

Тәрбияче.   Бер табакка хәзер кирәкле әйберләрнедә салып болгатабыз. Ә хәзер күзләрне йомабыз һәм кем нинди сихри сүзләр белә шуны әйтәбез. (Өстәлгә алдан ясала башлаган торт куела. Ул бизәлеп бетмәгән)

Тәрбияче.   Балалар кайсыгыздыр күзен ачты ахры? Торт ясалып бетмәде бит... Менә хәзер тортны үзегез  бизисе була инде.  

Балалар эшлиләр сгущенка – (куертылган каймак) сылыйлар һәм конфетлар белән бизиләр.

Тәрбияче.  Балалар торт әзер булды. Чебурашкага хәбәр итәргә кирәк. (шалтырам)

Чебурашка керә. Балалар бу сез әзерләгән тортмы әллә?

Рефлексия. Нәрсәләр эшләдек без бүген, кайларда булдык балалар. Әйдәгез Чебурашкага сөйлик әле...

Чебурашка. Ай рәхмәт сезгә балалар, сез бик зур эш башкардыгыз бүген.

Җырлап Крокадил Гена керә. (балалар б-н бергә җырлау русча вариантын)

Крокадил Гена. Зур рәхмәт сезгә мине шулай олылаганыгыз өчен. Менә минемдә сезгә күчтәнәчем бар. Рәхим итеп алыгыз! Балалар. Рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...