Конспект: “Тузганак чәчәк атты”
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Шаманова Альфинур Котдусовна

2 нче кечкенәләр төркеме

Максат: яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү; пумаланы дөрес тотып, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе: аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: тузганак чәчәге турында әңгәмә, табышмак әйтү, шигырьләр сөйләү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын уйнау.

Җиһазлау: язгы табигать, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар һәм акварель буяулар, салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш: тузганак, кулләвекләр.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әңгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;

2. Төп өлеш:

– Сүзле уен.

– Шигырь уку.

– Җыр тыңлау.

– Уен “Әйдәгез, өрик әле”

– Ял минуты.

– Сюрприз: күбәләк кунакка килә.

3. Практик өлеш: Рәсем ясау.

–         Түгәрәк уены “Чәчәкле болын”

–         Әңгәмә.

–         Хәрәкәтле уен “ Күбәләкләр оча”

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.

Куңелле яз житә,

Бөтен жир уяна,

Табигать яшәрә,

Урамнар куана.

– Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче төрле күлләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (Күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама.)

– Балалар, сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.

Җыр яңгырый, балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнәләр.

Тып, тып итеп тамчы тама

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре

Куаныша шуңарга, куаныша шуңарга.

– Булдырдыгыз, балалар! Бик матур биедегез.

Бу җыр нәрсә турында булды, балалар?

– Әйе, бик дөрес әйттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

– Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

– Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дә тузганак кебек уйнап алыйк.

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

– Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

– Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.

Балаларның күмәк эше.

Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый, өстәмә детальләр ясаган балаларны мактый.

– Менә нинди матур болын барлыкка килде.

Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.

Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.

Күбәләк: Чыннан да бигрәк матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

“Чәчәкле болын” түгәрәк уены.

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

Болындагы сукмакны

Безгә кояш яктырта,

Матур сары чәчәкне

Һәрберебез ярата.

Күбәләк: Рәхмәт сезгә, балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Китә)

Урамга чыккач, ишегалдында үскән чәчәкләрне күзәтү.

– Карагыз әле, балалар, күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан. Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. (Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, чәчәк сүзләре активлаштырыла. )

“Күбәләкләр оча” уены уйнала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1.docx21.96 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Проект "Тузганак чэчэк атты"

Проект включает в себя непосредственную образовательную деятельность по развитию познавательных и коммуникативных способностей детей....

Тема: Тузганак чәчәк атты

аша дөрес сөйләм формалаштыру....

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Атте-аннерен хакли сук

Аттем-анне, сире телей сунатăп! Çуратнăшăн, ÿстернĕшĕн – тавах!...

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...