Тема: Тузганак чәчәк атты
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

аша дөрес сөйләм формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tuzganak_chchk_atty.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тузганак чәчәк атты

(2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат: яз билгеләрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү; пумаланы дөрес тотып, рәсем ясау күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе:  аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: тузганак чәчәге турында әңгәмә, табышмак әйтү,  шигырьләр сөйләү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча” уеннарын уйнау.

Җиһазлау: язгы табигать, тузганаклар төшерелгән рәсемнәр, яз турында жыр язылган компакт диск, пумалалар һәм акварель буяулар,  салфеткалар.

Сүзлек өстендә эш: тузганак, кулләвекләр.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтү, әңгәмә үткәрү, тузганак чәчәге турында шигырьләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле;
  2. Төп өлеш:

- Сүзле уен.

- Шигырь уку.

- Җыр тыңлау.

- Уен “Әйдәгез, өрик әле”

- Ял минуты.

- Сюрприз: күбәләк кунакка килә.

  1. Практик өлеш: Рәсем ясау.
  • Түгәрәк уены “Чәчәкле болын”
  • Әңгәмә.
  • Хәрәкәтле уен “ Күбәләкләр оча”

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер матур шигырь сөйләп күрсәтәм.

Куңелле яз житте,

Бөтен жир уяна,

Табигать яшәрә,

Урамнар куана.

- Балалар, мин нәрсә турында сөйләдем? (Рәсемне күрсәтә) Бу рәсемдә ниләр күрәсез? Дөрес әйттегез, балалар. Хәзер елның кайсы вакыты? Әйе, яз җитте. Язны барыбыз да көттек. Әйтегез әле, яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Әйе дөрес, балалар, кояш ныграк җылыта, кар эри, түбәдән тамчылар тама, сулар җыела. Җыелган кар суларын икенче төрле күлләвекләр диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: күлләвекләр. (күмәк һәм индивидуаль кабатлаулар. Язын тамчылар тып-тып тама. Нәрсәләр тама? Дөрес, тамчылар тама, тып-тып тама. Әйдәгез бергәләп кабатлыйбыз. Тамчылар нишли? Тамчылар тып-тып тама.)

- Балалар, сез бик матур сөйләдегез. Шуңа күрә минем сезгә яз турында җыр тыңлатасым килә. Ә сез тамчылар кебек биерсез.

Җыр яңгырый, балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләнәләр.

Тып, тып, итеп тамчы тама

Тамчы тама талларга,

Талларымның бөреләре

Куаныша шуңарга, куаныша шуңарга.

- Булдырдыгыз балалар! Бик матур биедегез.

 Бу җыр нәрсә турында булды , балалар?

 - Әйе, бик дөрес әйттегез, яз турында, язгы тамчылар турында.

Әйтегез әле, балалар яз көне безнең бакчабызда иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый? Күптән түгел без сезнең белән урамда аны күзәттек.

Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте

Күр, матур булып!

- Нинди чәчәк турында бу шигырь? Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге. (Фланелеграфка тузганак чәчәге рәсеме беркетелә). Нинди матур! Ул нинди төстә? Әйе, дөрес, сары төстә. Ләкин ул гел шул килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә.

Кояштай сары тузганак

Әйтерсең безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

- Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Әйе, дөрес, очып китә. Әйдәгез әле, без дәтузганак кебек уйнап алыйк.

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар.

Җил искәндә серләшәләр

Пышылдап чайкалалар.

Балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

- Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен.

Балалар учларына өрәләр.

- Булдырдыгыз, балалар. Менә хәзер безнең тузганакларыбыз тагын үсеп чыгарлар, сап-сары булып, бөтен болынны бизәрләр. Хәзер без шул чәчәкләрне рәсемдә сүрәтләрбез. Ә нинди буяулар ярдәмендә ясарбыз икән без, балалар? Бик дөрес, чәчәкнең сабагын һәм яфракларын яшел төс белән ясарбыз, Ә инде чәчәгебезне сары төс кулланып ясарбыз. Бер төстән икенче төскә күчкәндә пумалаларыбызны суда әйбәтләп юарга онытмыйбыз.

Балаларның күмәк эше.

Тәрбияче мольбертта тузганак чәчәген ясау алымнарын күрсәтә, балаларның эшләренә нәтиҗә ясый, өстәмә детальләр ясаган балаларны мактый.  

-Менә нинди матур болын барлыкка килде.

Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.

Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле болын эзләп оча торгач, бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар синең өчен матур болын ясап куйдылар.

Күбәләк: Чыннан да бигрәк матур болын, минем бу болынлыкта уйнап очасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

“Чәчәкле болын”  түгәрәк уены.

Без болынга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

Болындагы сукмакны

Безгә кояш яктырта,

Матур сары чәчәкне

Һәрберебез ярата.

Күбәләк: Рәхмәт сезгә,балалар, сезнең болыныгыздан китәсе дә килми. Тик минем башка болыннарны да карап очасым бар. Сау булыгыз, балалар, бу болынга мин тагын очып килермен. (Китә)

Урамга чыккач, ишегалдында үскән чәчәкләрне күзәтү.

-Карагыз әле, балалар, күпме тузганак чәчәге үсеп чыккан. Чәчәкләр нинди өлешләрдән тора? Искә төшерик әле. (Чәчәкнең төзелеше ныгытыла. Сабак, яфрак, чәчәк сүзләре активлаштырыла. )

“Күбәләкләр оча” уены уйнала.

Тема: «Кар бөртеге кун кулга»

(2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат:  балаларның кар бөртекләре турында  күзаллауларын формалаштыру;

Тәрбия бурычы:  табигать матурлыгына соклана белү хисләре тәрбияләү

Үстерү бурычы: балаларның конструкцияләү буенча эшчәнлекләрен үстерү;

Белем бирү бурычы: иң гади билгеләр-символлар кулланып, кар бөртегенең үзлекләрен әйтергә өйрәтү;

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,  иҗади сәнгать, музыка, социальләштерү,  сәләмәтлек, матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, табышмак чишү, сүзле уен, әңгәмә, сорауларга җавап.

Җиһазлау: карточкалар (символлар), кар яву күренеше сурәтләнгән иллюстрация, 2x30 см зурлыгында  ак картон тасмалар, кар шыгырдавын күрсәтү (имитация) өчен нык шытырдый торган берничә полиэтилен пакет һәм алар өстенә җәю өчен ак тукыма.

Сүзлек өстендә эш: кар бөртеге, канатлары, ак,заңгәр, йомшак, салкын, эри, шыгырдый

Алдан үткәрелгән эш: «Кар ява» сюжетлы картинасын карау; «Кар кая китте?» тәҗрибә үткәрү, урамда кар явуын күзәтү

Эшчәнлек төзелеше:

1. күзәтү

2.Төп өлеш:

- табышмак әйтү.

- Сүзле уен «Кар бөртеге кун кулга»

- кар бөртеге символы белән таныштыру,

- дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

3. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы:

1.Тәрбияче балаларны тәрәзәдән урамны күзәтергә чакыра һәм табышмак әйтә:

«Йолдыз-йолдыз вак кына

Ак мамык сымак кына

Өс киеменә куна

Тәнгә тисә, су була».

2.- Табышмак нәрсә турында, балалар? Табышмакка җавапны әйткәч, тәрбияче кар бөртекләренең бик матур булулары, аларның җиргә әйләнә-тулгана, бөтерелә-бөтерелә төшүләре турында сөйли.

- Сезнең дә кар бөртекләре буласыгыз киләме?

3. Сүзле уен «Кар бөртеге кун кулга»

(А.Вивальди «Ел фасыллары. Кыш. Декабрь» әсәре бик акрын тавышта гына куела)

-Әйдәгез, балалар, түгәрәккә басыгыз да, игътибар белән мине тыңлагыз:

«Кар бөртеге кун кулга (уң кулны алга сузабыз)

Азрак ял ит син шунда (уң кулга сул кул белән сыйпыйбыз)

Бер карасам гел боз син (өшү хәрәкәтләре)

Бер карасам йолдыз син,

Искитәрлек матур син (өскә карап сокланабыз)

Җил иссә. буран булып ,(чайкалу хәрәкәтләре)

Барыбызны кочасың. (кочаклау хәрәкәте)

Җил тынгач, юрган булып,

Җирне каплап куясың (әйләнәләр, чүгәлиләр).

Уенны 1-2 тапкыр уйныйлар

(Бу уен кыш дәвамында өйрәнелә)

 4. Тәрбияче балаларгы өч картон тасмадан җыелган кар бөртеген күрсәтә, кар бөртекләрен бик күп төрле булуларын әйтә һәм аларның берничә канаты булуын аңлата, салкында кар бөртегенә бассаң шул канатлары сына һәм шыгырдаган тавыш чыгаруын әйтә.

- Әйдәгез әле, балалар, «карны шыгырдатып» карыйк әле.

Балалар тукыма җәелгән урынга киләләр һәм «карны шыгырдатып» йөриләр.

- Кар нишли, балалар? (Кар шыгырдый)

(Хор белән һәм индивидуаль әйтелә)

5.- Балалар, әйдәгез хәзер бергәләп кар бөртекләре җыеп карыйк әле (һәрбер балага бер картон тасма бирелә, өч бала бергә бер кар бөртеге җыялар)

6. - Символлар белән эшләү; дидактик уен «Кар бөртеге нинди?»

(Балалар урындыкларга утыралар, тәрбияче тактага кар бөртеге символын эләктереп куя һәм сораулар бирә:

- Кар бөртеге нинди төстә була? (ак, кар бөртеге астына ак кәгазь куела)

- Кар бөртеге нинди була? (йомшак, балаларга мамык ябыштырылган карточка күрсәтә һәм һәрбер бала бу карточкага кулын тидереп ала.)

 - Тәрбияче зәңгәр төстәге карточка элә, аның нинди төстә булуын сорый һәм зәңгәр төснең салкынны аңлатуын әйтә.

- Димәк, кар бөртеге нинди? (салкын)

Тактага чиләк сүрәте төшерелгән карточка эленә – урамнан чиләккә салып кергән кар бөртекләре нишләделәр? (эределәр)

-Димәк, җылыда кар бөртекләре нишлиләр? (эриләр)

Тәрбияче кашык рәсеме төшерелгән карточка элә һәм сорый:

-Мин кашыкны нигә элдем микән? Кашык ни өчен кирәк?(ашарга)

-Ә карны ашарга ярыймы? (ярамый)

Балалар алдында тәрбияче бу карточкага кызыл фломастер белән «ярамый билгесен» аңлата торган аркылы ике сызык сыза.

Йомгаклау: Балалар, без бүген кар бөртеге үзенчәлекләре белән таныштык, Ә хәзер киенеп урамга чыгарбыз һәм бияләебезгә кунган кар бөртекләрен күзәтербез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Домашние задания для родителей по лексическим темам. Тема «Транспорт". Тема "Посуда".

Предлагаемые задания помогут расширить словарный запас ребенка, сформировать грамматический строй речи, развить внимание, вербальную память, логическое мышление....

Проект "Тузганак чэчэк атты"

Проект включает в себя непосредственную образовательную деятельность по развитию познавательных и коммуникативных способностей детей....

Тема: «Времена года. Осень».Тема: «Времена года. Зима».Тема: «Времена года. Весна».

Формирование представлений детей о времени года (зима).Формирование представлений детей о времени года (весна).Формирование представлений детей о времени года (осень)....

2020-2022 гг: Тема по самообразованию №1 за 2020г; Тема по самообразованию № 2, 3 за 2021 г; тема по самообразованию № 4 за 2022 г.

                ГБОУ Школа №1400 8ДКМладшая  группа № 2Воспитатель- Фролова Елена Владимировна Тема по самообразованию 2020-2021 уч. год. ...

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью»

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью» Цель: закрепить ...

Конспект: “Тузганак чәчәк атты”

2 нче кечкенәләр төркемеМаксат: яз билгеләрен ныгыту.Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.Үстер...

Атте-аннерен хакли сук

Аттем-анне, сире телей сунатăп! Çуратнăшăн, ÿстернĕшĕн – тавах!...